Татарча интернет бармы? 1нче өлеш

Хәзерге тормышны интернеттан башка күз алдына китерү шактый кыен. Анда җаның теләгән бөтен әйберне дә табарга була кебек. Әмма татарча сайтлар, бигрәк тә сыйфатлы сайтлар, әлегә бик үк күп түгел. Күп булмаса да, алар бар!

Мондый сайтларны популярлаштырырга, алар турында сөйләргә генә кирәк.

http://tazbash.ru —  Бу сайтта бик уңайлы  татарча-урысча, урысча-татарча электрон сүзлек, бар. Аны шактый кеше яратып куллана. Сүзләр базысы бик зур һәм туктаусыз яңартылып тора. Моннан кала «Тазбаш»та мәкаль-әйтемнәр, татарча аудиокитаплар, төрле бәйрәмнәр котлаулары бар.

http://tatarfantast.moy.su/ — Бу сайтны бик әз кеше белә. Кеше әз кергәнлектән, аның эшчәнлеге дә бик актив түгел. Әлеге сайт фантастик әсәрләр укырга яратучылар өчен. Биредә фантастика һәм язучылар турында укырга, аудиокитаплар күчереп алырга, видеолар карарга була. Теләсәгез, үзегез язган фантастик һәм фэнтази хикәяләрегезне җибәрә аласыз.

http://shigriyat.ru —  Иң зур татарча шигырьләр тупланган сайт. Әлеге сайтта татар классик язучыларының һәм хәзерге заман шагыйрьләренең шигырьләре куела. Авторның кычкача гына биографиясе дә язылган. Үзедә кирәк булган шагыйрьне табу уңайлы булсын өчен, авторларны алфавит тәртибендә урнаштырганнар.  Сайт базасын укучылар да тулыландыра ала.

http://erlar.ru/ — җырлар ру сайтында 3500дән артык җыр сүзләре бар.  Әлеге сайтта бик күп җырларның сүзләрен табып, бу җырны кем иҗат иткәнен ачыклап була. Әмма тыңлап булмый. Берзр җырны табасың килсә, зләү юлына җырның исемен, исемен белмәсәң бер-ике сүзен язу да җитә. Авторлары яки башкаручысы буенча эзләргә дә мөмкин.

season-1985856_960_720

 

Комментарийлар

  1. Олег
    Ноя 24, 2017 @ 14:13:50

    Татарский сайт Dustem.ru

Комментарий язарга