Татарча интернет бармы? 2нче өлеш

Хәзерге тормышны интернеттан башка күз алдына китерү шактый кыен. Анда җаның теләгән бөтен әйберне дә табарга була кебек. Әмма татарча сайтлар, бигрәк тә сыйфатлы сайтлар, әлегә бик үк күп түгел. Күп булмаса да, алар бар!
Мондый сайтларны популярлаштырырга, алар турында сөйләргә генә кирәк

http://insha.ru/ — Бу сайт күбрәк мәктәп укучылары өчен файдалы булачак. Сайтта төрле темаларга караган татарча иншалар язылган. Сайт даими яңартылып, яңа иншалар өстәлеп тора. Биредә укырга, фикерләр белән уртаклашырга, үз иншаларыгызны тәкъдим итәргә була. Татарча инша язу үрнәкләре белән әлеге сайтта танышырга була.
http://watan.su/ — “Минем йорт” дип аталган сайт идея ягыннан шактый кызыклы. Әлеге “йортта” бик күп бүлмәләр бар. Һәр бүлмәнең үз төсе һәм үз темасы бар. Мәсәлән, “Аш бүлмәсе”ндә төрле-төрле рецептлар, “Балалар бүлмәсе”ндә — әкиятләр, буягыч рәсемнәр, “Ял бүлмәсе”ндә башваткычлар, уеннар. Моннан тыш “Минем йорт”та шигырьләр укырга, татар рәссамнары иҗат иткән картиналар белән танышырга, җырлар тыңларга һәм эксклюзив татар теленә кагылышлы сүзлекләр йөкләргә мөмкин.
http://tatarkino.jimdo.com — Татар кионосы күп булмаса да бар. Әлеге сайт татар киноларын тупланып куелган. Татар киносыннан кала, татар режиссерлары турында язмалар, киноларны он-лайн карау өчен сылтамалар бар. Һәрбер киноның кыскача сюжеты, кайчан төшерелүе, актерлары, нинди бәйгеләрдә катаншып, нинди бүләкләр яулавы турында мәгълүмат бирелгән,

котлыйм.рф — татарча котлаулар сайты. Биредә төрле вакыйгаларга (туган көн, никах, әниләр бәйрәме һ.б.) бәйле тәбрикләүләр, матур сүзләр, шигъри юллар табарга мөмкин.

Мәкаләнең 1 нче өлеше:  idel-tat.ru

student-849825_1280

Комментарий язарга