Татарча көрәш үзгәрә?

Татар көрәше кагыйдәләренә тагын үзгәрешләр кертәләр икән дигән хәбәр көрәшчеләр җәмәгатьчелегендә янә фикер каршылыклары китереп чыгарды.

«Курэш теперь за любое падение на спину даже с отрывом дается предупреждение, роспуск кушака предупреждение если улетел на бал то предупреждение нету, три балла в сумме подряд предупреждение, больше не будут активности и замечания сразу предупреждение, прошу довести до своих учеников». Кичә көрәшчеләр һәм көрәш сөючеләр теркәлгән мессенджерда әнә шундый хәбәр урын алды.

Баксаң, «Ак Барс» Көрәш сараенда Россиянең көрәш федерациясе төбәкләрдән җыелган тренерлар, федерация җитәкчеләре белән берлектә, көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр турында семинар-утырыш уздырган була. Утырыш кичә һәм бүген дәвам итә, ә 12 сентябрьдә исә  Федерация президиумы утырышы узган. Оешманың рәсми сайтында урын алган хәбәргә караганда, биредә бердәм календарь план расланган һәм көрәш кагыйдәләрендә үзгәрешләр расланган.

«Ак Барс»та узган семинарда катнашучыларның кайберәүләре кагыйдәләр әле гамәлгә кермәде, апробация булачак дип белдерде. Исегезгә төшерәбез, кагыйдәләр узган сезонда да үзгәргән иде. Ел саен үзгәрешләр кертү мантыйкка туры киләме, көрәшчеләр һәм тренерларга эшләргә комачауламасмы — анысын без фаразлый алмыйбыз. Барысын да ярышлар күрсәтәчәк. Кайбер көрәшчеләр һәм тренерлар фикеренчә, татарча көрәш хәзер билбаулы көрәштән аерылмаячак та. Кемдер накрыванияләр башланачак, шуңа бәйле җәрәхәтләр дә артачак дигән фикердә. Татарстанның иң танылган көрәшчеләреннән берсе, сүз уңаенда, Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллин фикеренчә, хәзер Татарстан көрәшчеләренә Россия ярышларында авырга туры киләчәк, чөнки башка төбәкләрдә көрәшкә башка төрләрдә шөгыльләнгән егетләр тартыла.  «Ирекле көрәштән килүчеләр басып торып, накрывать итеп җиңәчәкләр» ди ул.

Дөрес, кагыйдәләргә үзгәрешләрне яклап тавыш бердәм бирелмәгән. Каршы килүчеләр арасында Фәрит Шәйхетдинов, Марат Әхмәдиев, Вакыйф Дәүләтшин, Николай Крылов кебек атказанган тренерлар бар.

Спорт журналисты Илнар Хөснуллинның фикере гыйбрәтле: «Акча булганда, традиция икенче планда кала инде ул. Итпарклар, инвестицияләр дип телсез калдык бит инде»… Традиция, гореф-гадәтләр турында чыннан да онытылмасын иде дип телисе кала. Әнә, кыргызлар, татарлар бездә көрәшә дип, кагыйдәләрен үзгәртмәде, үзләренчә көрәште. Безгә дә алардан үрнәк аласы иде…

Манзара2

Комментарий язарга