Татарлар кино төшерергә өйрәнгән?

2017 нең азакларында интернетта «Татарометражки» дигән кыска метрлы татар фильмнары барлыкка килә башлаган иде. Шактый кызык сюжетлы, яхшы төшерелгән фильмнар никтер халык арасында әлегә кадәр бик популярлашып китә алмады. Фильмнар җиңел карала, кайбер актерлар хаттә яхшы уйныйлар да!

Шулай да тәнкыйтьләргә дә урын юк түгел. Мәсәлән кадрлар тигез күчми һәм бу күзгә бәрелә. Фильмда логик яктан бик үк аңлатып булмаган әйберләр шактый (хәер, бәлки аңлатып торырга кирәкмидәдер). Актерлар бик театраль итеп уйный. һ.б.

Аның каравы фильмнарның музыкаль бизәлеше шактый әйбәт. Фильмнарның саф татарча булуы да шатландыра.

Кызык Исәр кино   бу турыда нәрсә әйтер икән?

Әлеге фильмнарга матди ярдәм күрсәтергә була: ikarta.tatar

 

Комментарий язарга