Татарның Австралиядәге амбассадоры

Ирек Гарипов Казанда туып үссә дә, үзе әйтмешли, исеме генә каланыкы, җисеме белән сала кешесе ул. Үзе дә, сеңлесе Лилия дә бала чакларын әниләре Рабигәнең туган ягы Теләче районы Күкчә авылында уздыра…

Хәзерге вакытта Австралиядә гомер итүче Ирек Гарипов туксанынчы еллар башында милли хисләр белән янган иң актив яшьләрнең берсе була. Ул «Азатлык» татар яшьләре берлеге, «Төрки яшьләре берлеге»н оештыруда, Татар яшьләре көннәрен уздыруда үзеннән зур өлеш кертә. Аның шул еллардан бирле йөрәк түрендә йөрткән хис-кичерешләрен, күңелендәге истәлек-хатирәләрне язып бетерергә тулы бер журнал да аздыр кебек.

Гарипов глБелешмә:
Туган урыны: Казан;
Туган елы: 12 июнь, 1964 ел;
Белеме: Казан ветеринар институтын тәмамлаган;
Яшәү урыны: Австралия, Аделаида;
Эш урыны: Австралия социаль үзәгендә тәрҗемәче, «Туран» Австралия төрки халыклар ассамблеясе җитәкчесе.

Ирек Гарипов Казанда туып үссә дә, үзе әйтмешли, исеме генә каланыкы, җисеме белән сала кешесе ул. Үзе дә, сеңлесе Лилия дә бала чакларын әниләре Рабигәнең туган ягы Теләче районы Күкчә авылында уздыра. Бу юлы да Татарстанга аяк басуга чирәмендә аунап, үзәнлекләрендә көтү көтеп үскән авылына ашыкты ул. Берникадәр вакыт Күкчә һавасын сулап, әнисе әзерләгән милли ашлар белән сыйланып, Сабан туенда кунак булып, авылдашлары белән авыз тутырып туйганчы татарча сөйләшеп утыргач кына Казанга килде. Камал театры каршында очраштык та, җәяүләп, Тукай урамына чыктык. Күренеп тора, Ирек абый яшьлеге узган мәркәзебезне сагынган. Юлда очраган мәчет-биналарның һәркайсысын фотога төшерергә ашыга. Ә үзе яшьлек йомгагын сүтә, «Татар яшьләре көннәрендә, егет-кызлар белән өмә ясап, Кабан буе һәм Печән базары мәчетләрен чистарткан идек», – дип хатирәләрен яңарта…

– Ирек абый, сезгә сокланмый мөмкин түгел. Ничә ел Австралиядә яшәсәгез дә матур итеп саф татарча сөйләшәсез. Бу әле дә татарлар арасында кайнау нәтиҗәсеме, әллә инде туган телгә булган мәхәббәтме?

– Казанның 112 урыс мәктәбендә укыдым, программага татар теле кертелгән иде. Ул елларда балаларны туган теленнән биздерү өчен бөтен нәрсә эшләнде. Татар теле дәресен нуленче итеп сәгать иртәнге җидегә яки төштән соң икегә, өчкә куялар, укытучылар ата-аналар җыелышында балаларыгыз белән татарча сөйләшмәгез, урысчаны белмәсәләр институтка укырга керә алмый дип тукыйлар иде. Мөгаллимәбез Мөршидә Рәкыйпова үҗәт булып чыкты, ничек итсә итте, безне татар теленә өйрәтте. Әнигә рәхмәт! Үзе Себердә үскәч, туган телнең кадерен яхшы аңлаган. Математика кебек төгәл фәннәрдән өлгерешне тикшерми, «татар теленнән нинди билге алып кайттың», дип сорый иде. Каникулларны авылда – татар мохитендә уздыру да үз ролен уйнады, билгеле. Австралия паспортына «австралин» дип язылсам да, сөйләшкәндә үземне «Австралия татары», дим.

– Чит җирдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул, ди татар халкы. Сезгә чит-ят арасында яшәве авыр түгелме?

– Австралиягә киткәнемә егерме өч ел инде. Яшел континентның Көньяк Австралия штатында татарлардан рәсми төстә беренче булып Маһирә исемле ханым 1949 елның 5 маенда аяк баса. Үзе ул Кырымнан. 1941 елда немецлар бәреп кергәч, аны сеңелесе белән Германиягә алып китәләр. Бу вакытта берсенә – 15, икенчесенә 16 яшь була. Шунда алар полякларга кияүгә чыга. Маһирә ханым Австралиягә ире белән пароходка утырып диңгез кичеп килә. Ул өч ел элек дөнья куйды. Кызганыч, нәселен дәвам итүчеләр юк. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр тәрҗемәче булып эшләде. Документлары, истәлекләре миндә саклана. Арасында Германия концлагеренда буй-буй сызыклы киемнән төшкән фотосы аеруча тетрәндерә. Анда читкә эшләр өчен генә чыгарга рөхсәт, башка вакытта атып үтерергә, дип язылган. Дөрес, Маһирә апага кадәр дә Австралиягә барып урнашучы татарлар булган. Алар Австралия тарихына ак мөселманнар булып кереп калган. Беренче Бөтендөнья сугышында Казан егете Абдулла Ганиваховның Австралия ягында сугышуы моңа дәлил. Аның исеме Канберра шәһәрендәге мемориаль тактада теркәлгән. Ул – Австралиянең милли каһарманы.

Яшел континентта милли мәсьәләдә үзеңне чит-ят хис итмисең. Анда Татар-башкорт, Аделаида татар җәмгыятьләре бар. Бөтен Австралия буенча милләттәшләребезнең саны бер меңгә җыела. Ислам дине исә Индонезия тарафыннан XVI гасырда ук килгән. Беренче мәчетнең ташы 1882 елда Аделаида шәһәрендә кәрван йөртүче әфганнар тарафыннан салына. Хәзер инде гыйбадәтханәләрнең саны дистәләгән. Австралия штатларында һәр мәхәлләнең – төрек, гарәп, малайзияле, әфган һ.б үз мәчетләре бар, мөселман җәмгыятьләре утыздан артып китә. Аллага шөкер, татарлар да муллалы булды: Татарстаннан имам итеп җибәрелгән Булат Ишмөхәммәтов, хәләл җефете Халидә абыстай, уллары Нариман үз кешегә әйләнде.

Дөрес, мин Австралиягә барып урнашканда андагы татарларның төрлесе төрле якка таралган иде. Аларны бергә туплау өчен җәмгыять башлыгы Зыя абыйга Сабан туе уздырырга тәкъдим иттем. Ул: «Кем килә анда», – дисә дә, «Биш-алты кеше җыелса да, уздырыйк», – дип үз сүземдә нык тордым. Беренче мәртәбә Сабан туен 1997 елда оештырдык. Аллага шөкер, хәзер бу эштә татарлар, бигрәк тә яшьләр үзләре башлап йөри.

– Сезнең татар милли хәрәкәтенең башында торучыларның берсе, «Азатлык» яшьләр берлеген тергезеп җибәрүче буларак беләбез. Милли хәрәкәткә кушылырга нәрсә этәрде?

– Мәктәп елларым урамга урам сугышкан заманга туры килде. Тотып дөмбәсләр өчен дәрестән чыкканны көтеп торалар иде. Шул шпаналарга ияреп китмәскә авылда алган тәрбия, әнинең, әбинең үгет-нәсыйхәте ярдәм итте. Андый вәхши төркемнәргә өендә милли аңы тәрбияләнмәгән, үз теленнән аерылганнар күп кушылды. Сигезенче сыйныфтан соң, Театр училищесына укырга керергә теләп, имтихан бирдем. Әбием гаиләдә «педсовет» үткәрде дә, артист булырга рөхсәт итмәде. Заманында әнине дә артистлыкка укырга җибәрмәгән. Владимир өлкәсенә авыл хуҗалыгы техникумына киттем. Берсендә басуда бәрәңге алып ятабыз шулай. Башымда – төлке бүрек. Виктория Викторовна дигән укытучы: «Гарипов, на этих полях твои предки убивали моих предков», – димәсенме! Икенче мәртәбәсендә шул хатын: «Незваный гость хуже татарина», – дип тагын мыскыллагач, төркемдә дүрт татар егете идек, барыбыз да торып дәресеннән чыгып киттек. Язгы чакырылышта армиягә алдылар. Карелиядә чик сагында хезмәт итеп кайткач, университетның тарих бүлегенә укырга керергә уйлаган идем, хәрби частьтән язылган характеристика килмәгән дип, рабфакка да уздырмадылар. Биофакка абитуриентлар саны җитми иде, документларны шунда тапшырдым. Анда да Бәдретдинова фамилияле шовинист укытучы, җитмәсә, ире татар, университетның комсомол җитәкчесе иде, җанымны ашады. «Сез болай да томана, тагын да наданрак булачаксыз», дигән сүзләре төер булып бугазыма утырды. «Урысларны да ун ел бер телдә укытып, имтиханны башка телдә бирдерергә кирәк, бәлки акыл керер», дип йөзенә бәреп әйттем. Укытучы бер кызарды, бер агарды. Имтихан вакытында күчерүдә гаепләп куып чыгарды. Аннан инде укырга ветеринар институтка кердем. Шунда теге вакытта характеристиканың соңга калмавы, алдаулары ачыкланды.

Болар барысы да иҗтимагый эшчәнлегемне җанландырып җибәрү өчен бер сәбәп булды. Өстәвенә, үзем укыган төркемнең комсомол секретаре итеп сайладылар. «Мәрҗани» яшьләр җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе дә идем. Ислам дине кабул ителүне билгеләп узу форсатыннан 1989 елда хәзерге Тинчурин театры бинасына дин әһелләрен халык белән очраштырдык. Бу аңарчы күрелмәгән чара булды. Тәүге тапкыр Туган тел бәйрәме, Нәүрүз уздырдык. Яшьләрне җәлеп итү өчен татарлар яшәгән төбәкләргә йөри идек. 1990 елда беренче мәртәбә Татар яшьләре көннәренә җыелдык. Иганәчеләр табып, пароход белән 400ләп егет-кызны Болгарга алып бардык, анда Кече манарага менеп азан әйттем, корбан ашы пешердек. Арча районы Кырлай авылына да сәяхәт кылдык. Һәр көн Илһам Шакиров башкаруында «Уян, татар!» дигән җыр белән башлана, аннары вәгазь сөйләнелә иде. Сәясәтчеләр, язучылар, дин әһелләрен чакырып, татар милләтенең вәзгыятен аңлатырга тырыштык. Бу көннәр бөтен төрки яшьләрнең берләшүенең чишмә башы булды. «Азатлык», Төрки яшьләр берлекләре шуннан соң калкып чыкты. Ул вакытта танышкан яшьләрнең кайберләре бакыйлыкка күчте инде. Мәскәү, Әстерхан, Самара һ.б. шәһәрләрдә яшәүчеләр белән дә элемтәдә торам. Күбесе милләт өчен эшли. Яшьлегебез файдасыз узмады дип куанабыз.

– Шул дәвердән бирле Татар яшьләре көннәре ел саен уздырыла. Ул сез күрергә теләгән чарамы?

Гарипов– Балаларга татар лагере узса да, халык җыйналып милләткә хезмәт итсә дә, сөенәм. Быел Татар яшьләре көннәренә мине дә чакырдылар. Июнь аенда өченче мәртәбә изге Болгар җыенында катнашырга насыйп итте Ходай. Татарстанның аны бер генә көн түгел, ә өч көнлек итеп уздырырга мөмкинлеге бар. Зур эш башкарылган, кунакханә төзергә җыеналар. Музеен аеруча ошаттым. Узган юлы бер хәл күңелгә тиеп калган иде, быел тагын шуны күреп кенә йөрәк әрнеде. Хәләл дигән туклану урыннарында урыс милләтеннән булган ханым-туташлар эшли. Пекарняда да ипи пешерергә татар хатыннары юкмы икән? Тәһарәтсез кеше ничек хәләл азык әзерли алсын? Вак кына булып тоелган менә шундый нечкәлекләр дә игътибарга алынырга тиеш. Читтән кайткан кешегә болар яхшы күренә. Болгар туристлык үзәк кенә түгел, ата-бабаларыбызның мирасын саклау өчен хезмәт итәргә тиеш дип саныйм.

– Суверенитет турындагы Декларация кабул ителүенә 25 ел тула. Шушы чорда ирешелгән уңышларны һәм уңышсызлыкларны бизмәнгә салсак, кайсы өстен чыгар иде икән?

– Заманында Татарстан кайнамаса, яшьләр мәйданга чыкмаса, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков, Рафаэль Хакимов һәм меңләгән милләтпәрвәр берләшеп эшләмәсәк, бүгенге яшәешне күрми идек. Татарстан кебек республикаларны бармак белән санарлык. Эт өрер, караван йөрер, дигәндәй, үз юлыбыз белән максатыбызга барырга кирәк. Теләче районы Янбулат авылында Сабан туен Коръән укып, Татарстан байрагын күтәреп, гимнын җырлап башлауларын күргәч, күзем яшьләнде. 30 ел элек мондый хәл турында хыяллана да алмый идек бит! Камыр кабарсын өчен әчетке салалар. Ул әчетке – зыялыларыбыз. Милли кадрларны, телне, милләтне үстерергә кирәк. Җитәкчеләрне тегене эшләмиләр, моны болай итмиләр, дип сүгәбез. Ә бит халыкның милли горурлык хисеннән дә күп нәрсә тора. Беркөнне йомышым төшеп кибеткә кердем. Сатучы кызның исем-фамилиясе татарча булса да, мин туган телемдә эндәшкәч, борынын чөереп «говорите по русски» диде. Милли хисең кайда, дип эт итеп сүктем үзен. Австралиягә киткәндә инглизчә ипи-тозлык та сукаламый идем. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Хәзер инглизчәне су урынына эчәм. Милләтебезгә дә татар телен өйрәнергә 25 ел җитәрлек вакыт иде. Тел юк икән, милләт бетә, милләтсез дәүләт тә була алмый. Моны һәркайсыбыз колагына киртләп куярга тиеш. Татар милләте өчен иң кирәкле сыйфат – үзара киң күңеллелек. Күңел тар булса, эш харап инде, ул хөсетлеккә, үчлеккә китерә. Бу – хасталык. Ырылдарсың – капмассың, үзеңнән дә яхшырагын тапмассың, дия иде әбием. Татар милләте бердәм булып, ызгышмыйча, талашмыйча яшәсен иде. Бердәм чакта гына үзебезне яраттыра, хөрмәт иттерә алабыз.

9

– Бәйсезлек өчен көрәштә сез – вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кеше. Аеруча истә калган мизгелләрне исегезгә төшерегез әле.

– Мөстәкыйльлек игълан ителгән көнне, Фәүзия Бәйрәмованың ачлык мәйданына чыгуын, Иҗтимагый Үзәк Корылтайларын – барысы да бүгенгедәй истә, йөрәк түрендә. Берсендә шулай Рабит Батулла, Вафирә Гыйззәтуллина, Айдар Хәлим һ.б. активистлар өч-дүрт автобуска төялеп Әлмәт районына андагы нефть торбаларын ябарга дип киттек. Анда йөреп, нефтьчеләргә безнең нефтьне бирмәгез дип, митинглар уздырып, кайтыр юлга кузгалдык. Кама аша паром белән чыгып, тауга менгән генә идек, безгә махсус җибәрелгән унлап кеше һөҗүм итте. Янәсе, безне куркытмакчылар. Вак таш бар иде, аларга шуны атып котылдык. Төнне милиция бүлекчәсендә утырып чыктык. Без беркайчан закон бозмадык, конституция буенча эш иттек. Безне сепаратист дисәләр, андый эш кылмадык. Фәкать үз милләтебезне, үз хокукларыбызны гына якладык. Безнең максат – татар телен тулы хокуклы тел итү, туган телебездә белем алырга мөмкинлек тудыру, Татарстан халкы эшләп тапкан байлыкның күп өлешен үзебездә калдыру иде…

3

Әңгәмәне тулысынча «Идел» журналының август сайтында яки журналның электрон версиясендә укырга мөмкин.

Комментарий язарга