Татарстан — бәхет җырым син!

Әлмәт ягы җырга, моңга, шагыйрь-шагыйрәләргә, җырчы- композиторларга бай төбәк. Әлеге язма безнең төбәкнең йөзек кашы булган шагыйрә – Клара Булатовага багышлана.


Күкрәгеңнән кара алтын аккан,
Илгә җырлар биргән урын син.
Беркая да китмим туган яктан,
Татарстан – бәхет җырым син!
Клара Булатова

Булатова…1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә алып бара: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы – лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Университетны тәмамлаганнан соң Клара Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.
Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгара. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.

Клара Булатова – 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены».

Укучыларның чыгышларын игътибар белән һәм гаять дәрәҗәдә дулкынланып тыңлап утырган Клара ападан күземне алалмыйм. Әле кичә генә Клара апа белән якыннан танышкан идек кебек. Баксаң 30 ел тулып килә икән. 1985 ел, Клара апа җитәкчелегендә уздырыла торган шигърият бәйрәмнәренең берсендә, Әлмәт шәһәренең Горький исемендәге клубында, шагыйрәнең яттан укыган шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Моңа кадәр китаплардан гына укып белгән шигырьләрне шагыйрәнең үзенә генә хас аһәң белән сөйләгәнен шундый ук дулкынлану белән тыңлаган идем. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез. Шул көннән алып Клара Булатова исемле якты Йолдыз шигърият күгендә яңа балкыш белән балкыды. Аның катнашында һәм ул үткәргән кичәләргә кешеләр бөтен дөньяларын онытып, гаиләләре белән бергәләп йөриләр иде. Олысы да, кечесе дә мөкиббән китеп, таң калып тыңлап, хисләнеп, моңланып утыра. Заллар шыгрым тулы, гөрләтеп кул чабулар, кат-кат сорап сәхнәгә чыгарулар. Бу, әлбәттә, бүген дә шулай. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, без генә бераз үскәнбез дә, азрак олыгаеп барабыз, бугай. Ә Клара апаның иҗаты тагын да саллыланып, көчәеп, халыкның ихтирамын казанган. Иҗатын яратып, зурлап Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә берничә ел рәттән тәкъдим итәләр икән, бу инде моның ачык мисалы. 50дән артык китап авторы, халкым тормышын яктырткан иҗат җимешләре: шигырьләр, поэмалар һәм проза әсәрләре язган шагыйрә – укытучы моңа лаек.

Иҗатына кечкенә генә күзәтү ясыйм: туган илгә, җиргә, кешеләргә булган мәхәббәт, сөйгәненә, хезмәтенә тугрылык, намус белән яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу һәм игелеклелек эшләү, туры сүзлелек. Бу сыйфатлар шагыйрәнең геройларына гына түгел, үзенә дә хас. Әйткән сүзендә тору, килешкәнчә һәм һәр эшне үз вакытында эшләү, киләчәк буын алдында җаваплылык тоеп яшәү – аның тормыш принцибы. Укучыларын да шуңа өнди, өндәп кенә дә калмый, аларны тәрбияли, үстерә.

Әйе, бүгенге көндә Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (һәм атказанган мәгариф хезмәткәре дисәк тә дөрес була) Клара Гариф кызы Булатова иҗатын балалар да, яшьләр дә, олылар да яратып укый, яттан өйрәнә, шигырьләренә көйләр яза. Һәм үзләре дә иҗатка тартыла.

Уйлап, барлап, санап утырам да: искитмәле ич, Клара Булатова белән очрашмаган балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, техникум, институт студентлары, укытучылар коллективы, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорларында авыл хезмәтчәннәре калмагандыр, мөгаен. Әле, Әлмәт районы гына түгел, күрше Сарман, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама районнары да керә.

«Кызыл каурыйлар»ны оештырып, никадәр яшь иҗатчыларга канат ярдырып, аларны ныгытучы да ул. Мәктәпләрдә укучыларга мәгърифәт нуры чәчеп лаеклы ялга чыккач, шәһәребездә ачылган муниципаль институтта тел һәм әдәбият укытучыларының мөгаллимәсе дә. Үзе ачкан «Җомга» тапшыруының ун ел дәвамында режиссеры да, алып баручысы да, монтажлаучысы да, оештыручысы да (сәләтле балаларны, талантлы шәхесләрне, әбиләрне, бәбиләрне, гади хезмәтчәннәрне, үз эшен яратып башкаручыларны телевизор экраны аша халыкка чыгаручы). Шәһәребездә татар телендә алып барылган телевизион тапшыруларның иң беренчесе ул, ә Клара Гариф кызы Булатова дәүләт телебезне саклау һәм хаклау үрнәге.

Мәдәният, мәгариф өлкәсендә үткәрелгән чаралар берсе дә Клара ападан башка узмый, берәр җитди сәбәп белән булалмаса, аны бар да юксына. Ел әйләнәсендә иҗат кешеләре белән очрашуларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә – һәркайда кадерле кунак һәм актив катнашучы, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова. Чын мәгънәсендә халык шагыйре, нинди генә милләт вәкиле булмасын, бар да аны якын итә, иҗатына хөрмәт белән баш ия.

Халкым гаме җыр булып,
Телемә күчкән җирем син,
ТАТАРСТАН!
Соңгы бишьеллыкта елына икешәр китап бастырып чыгарган “Чичән” шагыйрәбезнең шигырьләрендә ватанпәрвәрлек тагын да көчле, җитлегеп яңгырый:

Татар иле!
Балаларың бүген
Тугрылыкта сиңа ант итә.
Безнең рухта бүген яшәп килә
Сөембикә атлы ханбикә. (“Сөембикә” шигыре).

Дөньяны иңләп буйлаган
Юлларны кичеп тә, син
Татарлар турында яман,
Начар сүз ишетмәссең.

Аларның асыл сыйфаты
Кешегә уртак, бөек.
Әйтерләр,
“тыйнак” диярләр,
Әйтмәсләр “куркак” диеп.

“Ул телсез, моңсыз” димәсләр
Тукайны ишеткәннәр,
“Эшсез, булдыксыз” димәсләр
Уңганны иш иткәннәр.
“Кунакчыл”, “Матур” диярләр
Илемне күргәннәре.
“Үлемсез”, “Батыр” диярләр
Җәлилне белгәннәре.

Тарихны өйрән, Дөнья гиз,
Юлда йөр, ничек тә син!
Юк, минем халкым турында
Начар сүз ишетмәссең! (“Тарихны өйрән!” шигыре)

25 ел шәһәрдән авылга, 35 елдан артык авылдан шәһәргә йөреп укыткан мөгаллимә – шагыйрә иҗатында туган телгә, илгә, халкына булган мәхәббәт таң калырлык.

… Ялгышмыйм, хезмәт юлымда
Туган тел терәк дисәм:
Тел яшәсә – милләт исән,
Милләт сауда – тел исән! (“Бишек җыры гына түгел” шигыре)

…Мин кулыма утлы корал алмам
Мылтык тотмам, тотмам кылыч та.
Мин – шагыйрә, мин тик җырлар язам,
Җир яшәсен өчен тынычта… (“Мин – шагыйрә” шигыре).

…Әҗерен генә бирик тә
Кадерен генә белик.
Кадерләп, сөеп үз җирен,
Кем яши эше белән –
Безнең як куйган көчеңне
Кайтара бише белән. (“Туган як” шигыре)

Якташыбыз Гәрәй Рәхим “Келәү” китабына язган кереш сүзендә шагыйрә иҗатына бик дөрес һәм төгәл бәя бирә: “Мин Клара Булатованың бу китапка тупланган әсәрләрен халкыбызга, тормышка, яшәешкә изге теләкләре дип кабул иттем. Шагыйрә үзенең халыкчан, үзенчәлекле, кешелекле шигырьләре, керәшеннәр тормышына багышланган повесте белән якты дөньяга, дус-ишләренә изге теләк тели – келәү итә!…”

Мин халыкның бәйрәмнәрен барлыйм:
Керәшеннәрдә җыен-бәйгеләр,
Асылына төшсәң, эш-хезмәткә,
Табигатькә, җиргә бәйлиләр. (“Бәйрәмнәрне барлыйм” шигыре)

Олылар биргән үгеткә
Без колак сала идек,
Яшәүнең яхшы – яманын
Аера ала идек.
Мөселман – христианын
Аера белми идек.
“Бер Алла балалары” дип,
Тәүфыйклы йөри идек. (“Мин балачактан хәтерлим” шигыре)

“Сәяхәтнамәләр” китабындагы шигырьләре дә туган якны сагыну, горурлану хисләре белән сугарылган:

…Ә туган як – ул диңгезсез иде,
Кыр – басулар диңгездәй киң иде,
Кайда гына йөрмик, шул якларда
Сагынуыбыз диңгезгә тиң иде.
Диңгездә гөжли акчарлаклар,
Бездә гөрли әнә күгәрченнәр.
Акчарлаклар күчкән җирдәгеләр
Безнең яктан әле көнләшерләр. (“Безнең яктан әле көнләшерләр” шигыре)

Туган ягында, үз илендә бәхет тапкан шагыйрә – халкымның чая, батыр кызы үз фикерен “Башта бер көй йөри” шигырендә ачык итеп, өзеп әйтә:

Көнне төнгә ялгый – ялгый эшләдек без,
Арганда да зарлануны белмәдек.
Туган илне ташлап чыгып китмәдек без,
Җиңел яшәү юлы эзләп йөрмәдек.
Күңелләрдә чиста дуслык хисе иде,
Беркемгә дә беркем ташлар атмады.
Бер байракка табынулар көчле иде,
Бер аяктан бер җыр белән атладык.
Нигә бүген бөтенесен җимерергә?
Ник таптарга бар тарихын буынның?
Безнең буын – гадел хезмәт иткән буын –
Ышаналмый хаклыгына бу юлның.
Бар тарихның астын өскә китерүдән
Ни алырбыз, ни табарбыз, илдәшләр?
Айнымасак дәррәү кубып бәрелүләрдән,
Иминлекне күктән төшеп бирмәсләр…

Әлеге шигырь юллары көн үзәгендә торган мәсьәләләргә аваздаш һәм барыбызны да яхшыдан үрнәк, яманнан гыйбрәт алып яшәргә чакыра.

Сугыш чоры баласының, ир хатыны, әни, әби кешенең җан авазы бу! Кешеләр ишетик, аң булыйк, ут – күз белән сак булыйк.

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Булатова К. Гел кояшка карап. – Казан, Тат.кит.нәшр., 1981.
2. Булатова К. Хәтер тәрәзәләре. – Казан, Тат.кит.нәшр., 1989.
3. Булатова К. Миләш кагы. – Казан, Тат.кит.нәшр., 1991.
4. Булатова К. Келәү. – Казан, 2011.
5. Булатова К. Сәяхәтнамәләр. – Казан, Тат.кит.нәшр., 2013.
6. Булатова К. Күрдеңме син. – Казан, Тат.кит.нәшр., 2014.

Гөлия Нәбиулла кызы ҖАМАЛИЕВА,
Әлмәт шәһәре 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары

Комментарийлар

  1. Рим
    Апр 07, 2015 @ 09:31:15

    Клара апа, хичшиксез, Тукай премиясенэ лаек. Быелгы кандидатлар арасында бигрэк тэ. Тагын Камил Каримовны чыгарып булыр иде. Миннэн генэ торса икэн… Эдэбият елында премия алырга телэучелэр арасында тагын да дэрэжэлерэк исемнэрне дэ курэсе килгэн иде дэ, булмады быел

Комментарий язарга