Татарстан барыбер беренче!

Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал кубогы» турниры төгәлләнде. Киеренке көрәштә Татарстан командасы — беренче, Башкортстан – икенче, Пермь һәм Чиләбе командалары өченче урынны яулады.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан командасы быел әлеге турнирга яшьләр арасында да, ир-егетләр арасында да тулы составта киткән иде. Бу хакта биредә укырга мөмкин: Татарстан «Урал Кубогы»на тулы команда белән бара

Ә узган ел исә Татарстан данына Уралда бары бер генә көрәшче яклаган иде, Лаешта Риназ Гарипов анда икенче урынны яулады: «УРАЛ КУБОГЫ»ННАН МЕДАЛЬ БЕЛӘН

Быелга ярышларда яшьләр арасында чемпионнар булып Фәннүр Кәшәфетдинов (Башкортстан), Альмир Деникеев (Пермь крае), Илназ Димиев (Татарстан), Айнур Кинзәбаев (Башкортстан), Азамат Сөбхангулов (Башкортстан), Нәсим Габидуллин (Татарстан), Газинур Шаһабиев (Татарстан) танылды.

Ир-егетләр арасында исә чемпионнарыбыз бергә артыграк. Җиңүчеләр түбәндәгеләр: Фирзәр Гыйниятуллин (Татарстан), Рамил Хәкимҗанов (Татарстан), Булат Гадершин (Татарстан), Илнур Гайнанов (Башкортстан), Илдар Моратов (Башкортстан), Айнур Сыртаев (Башкортстан), Константин Морозов (Татарстан). Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Пермь2 Пермь Пермь1

 

Комментарий язарга