«Идел» журналы — Казахстанда (ФОТО)

Бүген Казахстанның иң борынгы калалаларының берсе Төркестанда Әхмәт Ясәви исемендәге университет базасында Төрки халыкара әдәби журналлар мөхәррирләренең 8нче конгрессы үз эшен башлап җибәрә. Конгрес эше 3 көн дәвам итәчәк. Биредә бөтен төрки илләрдән әдәби журналларның баш мөхәррирләре җыелган.

2017 елда Төркестан төрки дөньяның  мәдәни башкаласы дип игълан ителгән. Конгресс эшендә Татарстаннан «Казан утлары» баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире  Фидаил Мәҗитов, «Сувар» газетасының баш мөхәррире Константин Малышев һәм «Идел» журналының баш мөхәррире Радик Сабиров катнаша.

SgZ12Il5sUc jegdheFQFTE XUAXO-1okA8

Комментарий язарга