Татарстанның тагын бер зур җиңүе

2019 елда Казанда тагын бер дөнья чемпионаты узачак: Татарстан башкаласы үзендә WorldSkills Competition һөнәри осталык беренчелеген уздыру хокукына ия булды.

Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткән тавыш бирү процессында Казанның төп көндәшләре булып Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрләре торды.Тавыш бирүнең беренче турында ук Казан 28 тавыш җыйды (Париж – 24, Шарлеруа – 5). Икенче турда Татарстан башкаласы өчен 31 ил вәкиле тавыш бирде.

Россия делегациясен Сан-Паулуда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Соңрак ул үзенең социаль челтәрләренең берсендәге битендә болай дип язып куйды: «Татарстан башкаласының хаклы җиңүе! Бу вакыйга — дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен истә тотып, эшче һөнәрен популярлаштыруга тагын бер көчле импульс бирү мөмкинлеге!».

2013 елда уздырылган Универсиада, шушы көннәрдә генә тәмамланган, ФИНА тарихындагы иң яхшы турнир исемен алган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанны халыкара спорт башкаласы итте. 2018 елда исә биредә Футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларын кабул итәргә әзерләнәләр. Болар барысы да Татарстанның, Казанның дөнья күләмендәге үзенчәлекле, шәхси урынын билгели, республикага үсәргә, камилләшергә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов республикада эшче профессияләрне популярлаштыруга зур игътибар бирә. Хәзерге вакытта бу – республика алдында торган иң мөһим бурычлар рәтендә карала. Сәнәгать предприятиеләре белән берлектә алып барыла торган әлеге эшчәнлек Татарстан икътисадын үстерүдә дә шактый зур роль уйнарга тиеш. 2014 елда Татарстанда 5 махсус ресурс үзәге булдырылган иде. Агымдагы елда аларның саны 10 га җитәргә тиеш. Республикада исә аларның гомуми саны 25 булыр дип уйланыла. Өстәвенә, көллият һәм югары уку йортларының җирле товар җитештерүчеләр белән мөнәсәбәтләре дә үзгәрешләр кичерә, хезмәттәшлек ныгый, үзара элемтәләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла.

Тагын бер масштаблы халыкара чараны уздыру өчен көрәштә җиңү «Россиянең — өченче башкаласы»ның дөньяда танылып килүче шәһәр икәнен раслый алды кебек.

Казанның чыннан да күпкә сәләтле булуы турында WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин да белдергән иде:

— Казанның көндәшләре чыннан да бик көчле. Тик Казан Шарлеруа һәм Парижга караганда күпкә яхшырак. Беренчедән, биредә чаралар саны әллә ни күп түгел, икенчедән, мондагы инфраструктура сыйфаты ягыннан бик югары дәрәҗәдә.

Комментарий язарга