Таулар иле – горур Швейцария

Бу шигъри юлларны күптән язган идем. Ни өчендер мин кечкенәдән үк тауларга гашыйк. Биеклекләр, киңлекләр яратам, биредә күкләр дә якын, горур таулар кочагында йоклаган болытлар да йомшак, җылы булып тоела. Бәлки шуңадыр, таулар, күлләр иле булган Швейцарияне күрү теләге безне юлга чакырды. Ирем Мидхәт белән без һәм бер төркем сәяхәтчеләр Мәскәүдән – Брестка, ә аннан автобус белән Аурупага юл тоттык.

Таулар иле – минем хыял юлым,

 Мин тауларда бүген,эзләмә.

 Көндә чәчәк куям,шул көннәрдән,

 Күңелемдә калган эзләргә.

          Польша, Алмания кебек илләр аша узганда төзек юлларга, матур-матур бакчалы йортларга игътибар иттек. Аеруча Алмания чисталыгы, пөхтәлеге, төзеклеге белән хәйран калдыра. Урманнарда бер ауган агач күрмәссең, юл кырыйларын чәчәкле куаклар бизи. Беренче тукталышыбыз Алманиянең Эрфурт шәһәрендә булды. Готика стиле белән эшләнгән соборлары, үзенчәлекле кибетчеләр (лавочниклар) күпере белән истә калды ул шәһәр.

          Иртән без Швейцарияга юнәлдек. Күп кенә бөек язучылар, монархлар сокланып бу илне: «Җирдәге оҗмах», – дип атаганнар. Чынлап та, Аллаһы Тәгалә бу илгә барысын да мул биргән: текә таулар итәгендә урнашкан шәһәрләр, авыллар яшеллеккә күмелеп утыра. Сусыл үләнле болыннарда, Швейцариядә бик хөрмәт ителгән сыерлар утлап йөри. Аларның бик тәмле сөтләре данлыклы сыр, шоколад ясауда кулланыла. Шоколадлар ясаучылар бары тик ир-атлар икәнен генә белдек. Хатын-кызга ышанып җитмиләр ахрысы, яртысын ашап бетерерләр, дип уйлыйлардыр.

5

          Сыерларга килгәндә, алар арасында иң күп сөт бирүчеләр конкурсы да оештырыла икән. Бу малларга багышланган сувенирлар да бик күп сатыла, диләр.

          Ә инде Швейцарияның көнкүреш, яшәү шартларына килгәндә, ир-атның пенсиягә чыгу яше – алтмыш биш, хатын-кызларныкы – алтмыш дүрт яшь икән. Эш хаклары яхшы – ике мең өч йөз франк, ә ике балалы гаилә дүрт мең алты йөз франк ала. Безнеңчә – йөз җитмеш мең сум тирәсе, ә пенсия шуның җитмеш проценты икән. Биредә соң өйләнешәләр: егерме тугыз-утыз яшьтә генә гаилә коралар. Иминиятләштерү буенча елга бушка ике тапкыр бөтен төр табибка күренә алалар, әгәр ешрак булса – түләүле.

          Без бу илнең күңелдә калырдай биек тауларын, гаҗәеп матур күлләрен, шарлавыкларын күрдек. Бик биек, түбәсе болытлардан да узган Пилатус тавына без фуникулерлар белән мендек. Тау башыннан әкияттәге кебек гүзәллек ачыла: зәңгәр күк йөзе, текә, серле кыялар, кул сузымында гына кабарынкы болытлар сине хыял иленә алып кереп китә. Янәшәдә генә «Аждаһа куышы» дип аталган, кыяга чокып ясалган коридор тагын да бер сихерлелек өсти. Бары тик иң биек тауларда гына үсә торган эдельвейс чәчкәсен дә күрергә була биредә. Шулай бераз хозурланып, сокланып йөргәннән соң, безне таудан бик үзенчәлекле поезд алып төште. Ул, бу текә таудан тешле тимер юлдан төшә икән. Куркыныч та, кызык та булды бу сәяхәт.

          Икенче истә калган күренеш – Рейн шарлавыгы иде. Без аны өске күзәтү урыныннан да, бик якын килеп, кырыеннан да карадык. Бик матур манзара – шарлавык төрле төсләргә кереп, кояш нурында салават күпередәй балкый, вак су тамчылары биткә сибелә. Төрле илләрдән килгән туристлар фотога төшәләр, аеруча Кытайдан бик күп алар.

          Швейцарияда күлләр бихисап. Шуларның берсе – Женева күле, безгә зур диңгез булып күренде. Аның бер якка гына зурлыгы да җитмеш алты чакрым. Күл буенча безне көймәдә сәяхәт кылырга чакырдылар. Аның ярларына күп кенә шәһәрләр урнашкан, без шуларның берсенә тукталдык. Язучылар, рәссамнәр яшәгән Монтре шәһәре көяз аристократны хәтерләтә. Биредә уналты ел рус язучысы, танылган «Лолита»нын авторы Набоков  яшәгән. Ул торган кунакханә алдына аңа һәйкәл дә куелган.

          Без күргән Цюрих, Лозанна, Берн, Люцерн шәһәрләре һәрберсе үзенчә матур, үзенчәлекле. Кайсы кызыклы күперләре, кайсы бик биек фонтаннары белән истә калды. Швейцарияның башкаласы Берн шәһәрендә иң бай, бөтен ил кешеләренең акчасын туплаган Банкны да күрдек. Бу ил аеруча Бөек Ватан сугышыннан соң баеп киткән. Чөнки банкта сугышта һәлак булучыларның акчалары калган, бигрәк тә Алмания яугирләренеке күп, ди.

          Берн шәһәрен күрсәтеп йөрүче гид безгә, дәүләт теле булып өч тел саналуын әйтте – немец, француз һәм итальян телләре. «Бу телләрне мәктәптә өйрәнәләрме?» – дип тә сорадым әле үзеннән. «Әйе, бу дәүләт телләре, аларны белү, уку мәҗбүри», – дип җавап бирде ул. Ә мин үзебезнең  телебезнең аяныч язмышы турында уйлап куйдым. Нишләп бездә дә нигә алай  түгел икән?!

          Төркемебездә Казаннан татарлар ирем белән икәү генә идек. Сөендек: юлдашларыбыз башкалабыз белән бик нык кызыксынды. Һәрберсе диярлек сораштырды. Казанны күргәннәре шәһәрне мактады, ә  инде анда булмаганнары күрер өчен генә барырга җыенуларын әйтте.

          Яза калсаң, әле бик күп вакыйгаларны, кызыклы җирләрне тасвирларга  мөмкин, ләкин минем язмамны шушы күтәренке нотада тәмамлыйсым килә. Хыялдагы таулар илен дә гиздек, күлләрендә дә йөздек. Иң мөһиме, Казаныбыз турында күпме җылы сүз ишеттек. Хәтердә бу соклангыч минутлар озак сакланыр, дип уйлыйм.

          Мин тауларга гашыйк гомер буе,

          Юлларым да уза таулар аша.

          Үткәннәрдән килгән хыял атым,

          Әйләнә дә кыяларга менеп баса.

 

 

tapetus.pl

Комментарий язарга