Театр артистлары Сабантуйда рәхәтләнде

24 нче июнь Әтнә районының Каенсар урманында XI республикакүләм театрлар Сабан туе узды. Күркәм традициягә әйләнгән Сабантуйда бу елны Татарстанның унике дәүләт театры катнашты. Әлеге бәйрәмне оештыручылар – ТР Мәдәният министрлыгы, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Әтнә районы администрациясе.

Әтнә районының матур табигате, Каенсар урманы, үзенә хисле һәм табигатьнең үзе кебек олы талантка ия затларны, артистларны, гына түгел, ә аларның иҗатына мөкиббән киткән, яраткан спектакльләренең төп геройлары белән очрашырга дип килгән күпләгән тамашачыны бергә җыйды. Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да бәйрәмне тамаша кылды.

Театрлар Сабан туе ТР ның Мәдәният министрлыгыннан килгән кунаклар, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле – Равил Әхмәтшин һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры – Фәнис Мөсәгыйтовның сәламләве белән башланып китте.

Әтнә үзешчәннәре тарафыннан куелган театраль күренешләрдән соң, Сабантуйның төп өлеше – уеннар башланып китте. Каенсар урманы кояшы, кунакларын үзенең нурларында никадәр генә иркәләргә теләсә дә, кояшта кызыну түгел, ә һәр театрның төп максаты – уеннарда җиңү яулау, төп бүләк – «Лада Веста» машинасын оту иде. Бердәм һәм бергә булып, артистлар һәм театр хезмәткәрләре куйган максатларына ирешә тордылар, уеннар кояшның кызуы белән чагыштырганда, меңнәрчә тапкыр “ялкынланып” тора иде. Уеннар белән беррәттән, сәхнәдә артистлар һәм театр хезмәткәрләре тамашачыны, үзләренең коллективларын җыр-бию белән дәртләндереп торды.

XI республикакүләм Театрлар Сабан туенда үзләренең театрына дан-шөһрәт алып килгән җиңүчеләр: чүлмәк вату ярышында: 1 нче урын – Елена Голобокова (Яр Чаллы Курчак театры), 2 нче урын – Айдар Фәтхрахманов (К. Тинчурин театры), 3 нче урын – Әминә Шәрәфетдинова (Буа театры). Таяк тартышында җиңүчеләр: 1 нче урын – Айгөл Фәррахова (Минзәлә театры), 2 нче урын – Алеся Шагимарданова (Әлмәт театры), 3 нче урын – Светлана Гурлева (Яр Чаллы Курчак театры). Ир-атлар арасында таяк тартышында җиңүчеләр: 1 нче урын – Минвәли Габдуллин (Г. Камал театры), 2 нче урын – Рамил Шәйхетдинов (Буа театры), 3 нче урын – Илнур Гарифуллин (ЯТТ (ТЮЗ)). Бию марафонында җиңү яулаучылар: 1 нче урын – Г. Камал театры (Шайдуллин Артур, Шәкүрова Айгөл), 2 нче урын – Түбән Кама театры (Хөсәинов Алмаз, Шамарданова Гүзәл), 3 нче урын – Яр Чаллы театры (Фахрутдинов Рәзил, Мингазова Гөлинә). Хатын-кызлар арасында аркан тартышуда җиңүчеләр: 1 нче урын – Минзәлә театры, 2 нче урын – Яр Чаллы театры, 3 нче урын – Буа теары. Ир-атлар арасында аркан тартышуда җиңүчеләр: 1 нче урын – Минзәлә театры, 2 нче урын – Г. Камал театры, 3 нче урын – К. Тинчурин театры. Хатын-кызлар арасында армрестлинг ярышында җиңүчеләр: 1 нче урын – Лузия Чупашева (Түбән Кама театры), 2 нче урын – Ләйсән Нургалиева (Яр Чаллы театры), 3 нче урын – Лилия Махмутова (К. Тинчурин театры). Ир-атлар арасында армрестлинг ярышында җиңүчеләр: 1 нче урын – Айзат Абзалов (Әлмәт театры), 2 нче урын – Алмаз Токушев (Курчак театры), 3 нче урын – Руслан Ильматов (К. Тинчурин театры). Хатын-кызлар арасында капчык киеп йөгерү ярышуда җиңүчеләр: 1 нче урын – Ләйсән Заһидуллина (Әлмәт театры), 2 нче урын – Дилә Гумерова (К.Тинчурин театры), 3 нче урын – Миләүшә Имамова (Яр Чаллы театры). Ир-атлар арасында капчык киеп йөгерү ярышында җиңүчеләр: 1 нче урын – Илдус Габдрахманов (Г. Камал театры), 2 нче урын – Ильяс Юнысов (Буа театры), 3 нче урын – Рәис Әхмәтзакиров (Г. Кариев театры).

Милли көрәш батырлары (70 кг га кадәр авырлыкта): 1 нче урын – Фаяз Хөсәинов (Әтнә театры), 2 нче урын – Илфат Гибадуллин (Г. Кариев), 3 нче урын – Фәнис Сахабутдинов (Яр Чаллы театры). 80 кг га кадәр авырлыкта җиңүчеләр: 1 нче урын – Илдар Әхмәдуллин (Г. Кариев театры), 2 нче урын – Алмаз Фәтхуллин (К. Тинчурин театры), 3 нче урын – Раушан Мөхәмәтҗанов (Әлмәт театры). 80 кг һәм аннан да югары авырлыкта җиңүчеләр: 1 нче урын – Илназ Хисмәтуллин (Минзәлә театры), 2 нче урын – Нәфис Гайфуллин (Минзәлә театры), 3 нче урын – Айрат Арсланов (Г. Камал теары). Милли көрәшнең абсолют батыры һәм «Лада Веста» машинасы белән бүләкләнүче – Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры баянчысы Илдар Әхмәдуллин.

Матур традициягә әверелгән Театраль Сабантуй, алдагы елларда да, артистларны һәм тамашачыларны очраштыру урыны булып яшәвен дәвам итсен иде. Сәхнә яулаган артистларның, мәйдан яулавына бер генә тамашачының да исе китмәде, чөнки артист халкы бар яктан да килгән: талантлы һәм булдыклы!

3 4 2

Комментарий язарга