Рәмзил Камалиев: Тегүче булу теләгемне якыннарым да аңламады

Тегүчеләр эше кызларныкы инде ул дип әйтүчеләр күп. Ләкин мин моның белән килешеп бетә алмыйм. Нинди генә танылгын дизайнерны алмыйк, күбесе ир-атлар. Менә мин дә шундый бер очракка туры килдем. Кукмара районының Туембаш авылы егете, дизайнер тегүчегә укырга кердем дигәч, авыл халкы шаккаткан. Ә хәзер инде Рәмзил Камалиев Worldskills чемпионаты буенча Мәскәүдә үтәчәк ярымфиналда Татарстанны яклаячак. Казан технология һәм дизайн көллиятенең йөзләгән тегүче кызлар арасыннан бер Рәмзил?!

— Ничек килеп кердең соң бу өлкәгә, Рәмзил?

— Кечкенәдән үк сериаллар, чит ил фильмнарыннан матур, зәвыклы киемнәр күрә башладым. Үземнең тегеп карарга теләк уянды. Җырлар тыңлап йөргәндә башыма мең төрле рәсемнәр килә иде. Шуларны тиз-тиз кәгазьгә төшерергә ашыктым. Сәләтем рәсемнән башланды да инде. Иҗатымны мәктәптә күрсәтергә яратмый идем. Шуңа да карамастан, дәрес вакытында иптәшем белән комикслар ясап, шигырьләр белән кызлар турында хикәяләр язарга ярата идек. Сыйныфта барлыгы 12 кеше укыдык. Барыбыз да 9 сыйныфтан соң төрле уку йортларына таралдык. Ә миңа көллиятне мех факультетын тәмамлаган авылдашым киңәш иткән иде.

— Иҗат кешесен гаиләдә ничек кабул иттеләр?

— Яшем үскән саен дизайнерлыгым үзен ныграк сиздерә башлады. Өйдәгеләр җитди кабул итмәделәр. Дуслар көлеп кенә  карыйлар иде. Авыл кешесе, гомумән, балаларын тизрәк берәр нинди аграр көллияткә кертергә ашыга, шул ук вакытта ялгыша да икән. Мин аграр өлкәсе белән бала-чактан ук кызыксынмый идем, ләкин мине дә шунда кертергә җыендылар. Дизайнер булуым турында белгәч, гаиләдә шактый гына тавышлар булды. Әрләштек тә еладык (көлеп). Аннан соң инде шундый сүзгә килдек, әгәр мин дизайнерга керә алсам — Казанда калам, ә инде үтмәсәм, кире Кукмараның аграр көллиятенә кайтам. Казанда документларны тапшырган идек, абый белән нәтиҗәләрне белергә килгәч, тегүчегә керә алмаганымны әйттеләр. Кәеф төште, еладым. Мин кергән елны, аяк киеме буенча яңа факультет ачканнар иде. Абый документларны шунда биреп карарга тәкъдим итте. Бәлки, киләчәктә үзеңне күрсәтсәң тегүчегә дә керә алырсың дип. Шулай мин аяк киеме юнәлешендә укый башладым.

— Worldskills бәйгесенә тегүче һөнәре белән ничек эләктең?

— Кайсы төшем ким соң әле минем, дип уйлап куйдым да, янә үз хыялыма кайттым. Мөстәкыйль рәвештә, паралардан соң калып, акрын гына тегәргә өйрәнә башладым. Тегүнең нигезләрен 4 курс кызлары өйрәттеләр. Аннары инде үзлектән өйрәндем. Интернетта төрле-төрле видеолар карадым. Авыр булмады дип әйтмим, бик тә авыр булды. Җәйге каникулларда жилет белән чалбар тегеп, сентябрьдә киеп килдем. Укытучылар шаккатты инде. Шуннан соң көллият эчендә тегүчеләр арасында бәйге булды. Җиңеп чыккач, «Волга» лагеренда  көллиятнең данын яклап чыктым. Конкурслар бары тик киләчәккә дәрт кенә уятты. Үз-үземә ышана башладым.

— Һөнәрләр арасында бәйге кирәк дип саныйсыңмы?

— Бәйгеләр турында  әйткәндә, һәр ярыш, нинди генә булмасын ул, кешене мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Мәсәлән, безне Worldskills ярышына әзерләгәндә,  тегү машинасы ватылса, кайчың югалып, җепләрең буталса, иң мөһиме бирешмәскә генә кирәк. Бу бит безнең киләчәк тормышка бик файдалы дәрес. Хыялланып кына йөреп булмый, әле бит чынбарлык бар. Тормышта нинди генә хәлләр булмый. Һәрберсенә дөрес юл табарга кирәк булачак. Үзебезгә авырлыкларны җиңәргә менә дигән тәҗрибә туплыйбыз.

— Кызлар белән егетләр һөнәре бер үк булуы белән килешәсеңме?

— Миңа “син кызлар һөнәрен сайлыйсың” дип әйтүчеләр күп булды. Хәтта туганнарым, якын дусларым минем белән килешмәде. Гади авыл гаиләсеннән нинди дизайнер тегүче чыгар дип уйлыйлар иде. Минем белән күбесенчә кызлар укый. Шуларның яртысының киләчәккә планнары түгел, хыяллары да юк. Гомумән, хәзерге тормышта әти-әни җилкәсендә яшәүчеләр шактый. Мине әниләр урнаштыра дип яшәп булмый бит инде. Шундыйларның күбесе начар юлга баса да инде. Хәзерге яшьләрнең  күбесенең башында ничек булса да тизрәк укып бетерергә дигән уй, гаилә корып, балалар үстерергә ашыгалар.

— Дизайн, мода дип сөйләшәбез… Үзең нинди дизайнерларны күзәтәсең?

— Үзем хыялый кеше булгач, хыялыйрак образлар карыйм, күзалларга тырышам. Шәхсән миңа Александр МакКуин коллекцияләре ошый. Күбесенчә, үземә якын кешеләрне эзләргә тырышам. Башкаларның трендларын карап,  шуңа охшатып нәрсәдер ясарга тырышмыйм. Мин җыр тыңлыйм, фильм карыйм, кешеләр илһамландыра. Җырлар тыңлаганда бигрәк тә инде. Күз алдыма шул музыкага охшатып киенгән, подиумнан тиз-тиз атлап баручы модельләр килә. Татар модасына килгәндә, Рөстәм Исхаков белән Солтан Сәлиев коллекцияләрен ошатып карыйм. Ләкин менә безнең эстрада җырчылары киемнәрен каян гына тектерәләрдер? Бик начар хәлдә эстрада.

— Кием дигәндә, үзеңә нинди стиль ошый?

— Кәефкә карап киенәм. Классика ошый, ләкин көн дә алай киенеп булмый. Үземә уңайлыны эзлим. Кара, ак, караңгы зәңгәр, кызгылтрак төсләр ошый. Бушрак футболка, трико кебек чалбарлар кияргә яратам. Кибеткә барганда берничә образны күзаллыйм, шунда ук тиз арада алам да. Кешеләргә дә булышам. Дуслар киңәш сорап керәләр. Тулай торакта иптәшләр, хәтта аларның дусларына кадәр чалбар, итәк кыскартырга, монысының кесәсен, тегесенең капюшонын алып ат дип килүчеләр шактый. Бигрәк тә менә бу ярышлардан соң. Хәзер бөтен вакытымны конкурска багышлыйм, андый әйберләрне әлегә туктаттым.

— Көллияттән соң планнар нинди?

— Минемчә, һәр башлангыч дизайнер үз киштәсен булдырасы киләдер. Хыялым — мода йортын ачу. Әлбәттә, үземнең коллекцияләр белән. Хәзерге вакытта инглиз телен үзләштерәсем килә.

Рэмзил ин беренче

Рэмзил

Рэмзил1

Рэмзил2

Рэмзил3

Рэмзил4

Рэмзил44

Комментарийлар

  1. фЭНИЯ АПАН
    Фев 23, 2017 @ 17:15:18

    МОЛОДЕЦ.ФИКЕРЕННЭН КИРЕ КАЙТМА.КИЛЭЧЭК ТОРМЫШЫНДА ТАЗАЛЫК,ЗУР УНЫШЛАР ,АК БЭХЕТЛЭР ТЕЛИМ.

Комментарий язарга