Әтием

Ходайга меңнән мең шөкер, үскәндә генә түгел, олыгайганчы әтиле булып яшәдем. Бик өлкән, көч-егәре бик чикле булса да, әтиемнең исәнлеге зур шатлык иде. Чөнки, кирәк икән, көненә йөз тапкыр «әткәй!» дип эндәшә алам.

Мин инде үзем дә әни идем. Әни генә түгел, әби дә, ягъни оныкларыма «әнкәй» дә. Әмма шул ук вакытта бала да булдым…

Эльмира Ш.Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыенган көннәрдә тирә-юньдәге сәяси вәзгыять, бүгенге көндә Украинаның сугыш хәлендә яшәве күңелгә тия. Илебезнең үткәнен, нәселебезгә кагылышлы хатирәләрне яңартканда – бигрәк тә.

Өстәлемдә әткәемнең фотосурәтләре, сугышчан дусларыннан килгән хатлар, котлаулар…

Ул, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашып, нәкъ шушы җирләр өчен җан көчен куйган кеше. Тынычлык урнашып, тормышлар рәтләнгәч, украиннар үзләрен фашист илбасарлары тырнагыннан коткаручыларны очрашуларга чакыра башлады. 1981 елда, әткәемне озатучы буларак, очрашуларның Липецк өлкәсендә үткәрелгәненә мин дә бардым. Биредә иң беренче күзгә ташланганы – җирле халыкның ветераннарны олылавы, фәрештәгә тиңләгәндәй изгеләштерүләре иде. Ә табигатенең матурлыгына, очсыз-кырыйсыз далаларда кан кызыллыгы белән тирбәлеп утырган лалә чәчәкләренең күплегенә, гүзәллегенә хәйраннар калырлык…

Дала. Юлдан җилдереп килгән автобуслар район үзәгеннән егерме чакрым чамасы ераклыкта урнашкан «Кыяр» биеклегенә килеп туктады. Аннан күкрәкләренә орден-медальләр тагылган сугыш ветераннары, Кызыл Байраклы, Богдан Хмельницкий орденлы 74 Киев-Дунай укчы дивизиясе ветераннары төште. Утыз сигез ел үткәч, үзләре сугышкан җиргә икенче тапкыр аяк басты алар. Бер күрешү өчен килделәр.

Бер күрешү өчен!

– Таныдыңмы син аларны, Җир-Ана?

– Таныдым. Әмма аяк атлаулары икенче. Бөтенләй икенче.
Ихтимал. Чөнки бу биеклектән үткәндә, күбесенең янып торган егет чагы булган аларның. Ә хәзер маңгайларындагы катлам-катлам җыерчыклары, нәкъ синең тәнеңдәге яра эзләре кебек, Җир-Ана.

…1943 елның 26 гыйнвар таңы. Салкын 30 градуска җиткән. Немец илбасарларының берничә рәт итеп сузылган чәнечкеле тимерчыбыклары буйлап җил сызгыра, салкыннары белән аларның үзәгенә үтеп тыннарын куыра. Гүя туган җире, туган

Ватаны өчен изге сугышка күтәрелгән ил улларына табигать тә булышырга, ярдәм итәргә тели. Әмма дошман оборонасы 1942 елның 28 июленнән бирле хасиятләп, план белән ныгытылган. Траншеяләр, чәнечкеле тимерчыбыклар арасы ике яклап миналанган. Туры наводка белән ата торган хисапсыз күп пушкалар, көчле артиллерия һәм миномет утлары совет солдаты өстенә кургаш яңгырдай ява. Дошман утын беренче булып кабул иткән 148 дивизиянең күп өлеше шушы «Кыяр» биеклегендә мәңгелеккә ятып кала. 27 гыйнварда исә һөҗүмне әткәйләрнең 74 укчы дивизиясе дәвам итә. Ниһаять, оборона сызыгын өзеп, фашист баскыннарының ныгытмаларын таптап, изеп танклар үтеп керә. Солдатлар Ольшаное авылы яныннан ага торган Кшень елгасына килеп чыга. Алман траншеяләрендә көчле кул сугышы башлана. Коточкыч авыр минутлар була бу.

– Кеше ышанмаслык хәл, әмма үзем шаһит булдым: безнең солдат һәм фашист бер-берсенең күкрәгенә сөңге батырган. Ә җансыз гәүдәләре аяк өсте катып калган, – дип сөйли В.Е. Жеребкин. – Мин бу сугышта совет кешесенең көчле рухын, какшамас идеалын күрдем…

Очрашуның «Кыяр» биеклегендә билгеләнүе очраклы түгел. Бу – 74 укчы дивизия өчен дә, Бөек Ватан сугышы өчен дә зур әһәмияткә ия урын: беренчедән, «Кыяр» биеклегеннән караганда унбиш-егерме чакрым ераклыктагы дала уч төбендә кебек яхшы күренә, биеклекнең дошман кулына күчүе – әллә никадәр мөһим урыннардан колак кагу булыр иде. Икенчедән, нәкъ шушы биеклек аша Тербуны – Касторное тирәсендә удар позициягә күчәргә, Малоархангельск аша данлыклы Орел-Курск дугасына юнәлергә юл ачыла.

«Кыяр» сүзе – шартлы атама. Тау, күпмедер күләмдә озынча кыярны хәтерләтсә дә, ул вакытта (1981 ел) тоташ чокыр-чакыр, тоташ җөй, шәрә-шадра булып, сөрелмичә саклана иде. Егерме гектар җир!

Истәлекләр… Исәннәргә сөйләп калдырасы сүзләр… Никадәр күп иде алар! Менә Липецк өлкәсе, Волово районы, Зур Вишни авылында яшәүче 84 яшьлек М.М. Пикалова хатирәсе:

– 56 кеше иде. Имчәк балалары, үсмерләр, хатын-кызлар. Әнә шул урындагы кечкенә агач өйгә кертеп бикләделәр, – ди ул калтыранган куллары белән мәңгелек утка күрсәтеп. – Нәни генә тәрәзәсен томаладылар. Бензин сибеп, өйгә ут төрттеләр. Төрле яктан автоматлар белән сакка бастылар. 56 кешенең икесе көч-хәл исән калган иде, берсе – мич эченә, икенчесе мич астына кергән. Башка авылдашларыбызның кара күмергә әйләнгән сөякләрен генә күмдек…

Эльмира Шэр.

Һәр авыл саен туганнар каберлеге. Башка бик күпләр белән бергә татарлар да бар. Захаровка авылы туфрагына, мәсәлән, В.В. Наҗаров, Воловщик авылындагы каберлеккә рядовойлар Шакир Талип улы Мусин һәм Сәмигулла Шәрифулла улы Зиннәтуллиннар күмелгән…

74 дивизия составында Татарстан егетләре дә шактый була. Шуларның берсе – әтием Мөхәммәт Шәрифуллин. Бу килүендә үзе белән бер ротада иңгә иң куеп сугышкан Л.Г. Теняковны очратты ул. Леонид Теняковның: «Командирым минем!» – дип әткәйнең кочагына ташлануын күрү минем өчен әллә нинди кинолардан да тәэсирлерәк манзара булды.

Волово районында ул чакта егерме мең кеше яши иде. Хәзер күпмедер… Илгә өч Советлар Союзы Каһарманы биргән төбәк. Куенында – 21 туганнар каберлеге. Аларда ике мең солдат «йоклый». Ә үзенең 2562 улы һәм кызы чит җирләрдә ятып калган.

Бөек Ватан сугышы вакытында Волово җирен дошман ике тапкыр таптап уза. 2170 хуҗалыкны, барлык китапханә, клубларны, мәктәп һәм ашлык саклау урыннарын, 770 хайван абзарын яндыра.

Шушы кадәр михнәт, шушы кадәр авырлыклар, миллионлаган гомерләр бәрабәренә яуланган тынычлыкның бүген килеп тагын канга коенуы, гади халыкның тупка тотылуы, гөлбакчаларга әйләндерелгән җирләрнең, аякка бастырылган төзелешләрнең кабат җир белән тигезләнүе – тел белән аңлатып булмаслык афәт… Уңда – кан кою, сулда – җан кыю… Бетәсе бармы бу үтерешләрнең? Бетәсе бармы бу мәхшәрнең? Нишләп һаман тыныч тормышка тиенә алмый соң бу кеше?

Җир-Ана дәшми…

Әткәй үзе «Дан», «Ватан сугышы орден»нары белән бүләкләнгән. Күп медальләр алган. Өч тапкыр яраланып госпитальдә яткан, ләкин озаклап түгел. Тагын һәм тагын кайнап торган сугыш эченә кергән.

«Могҗиза белән генә исән калган вакытлар байтак булды. Ул Днепрны кичкәндә, ул Курск дугасында, сугыш бетәр алдыннан Австриянең Альп тауларында… Санап бетерерлекмени?!» – ди иде әткәй. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр генә түгел, аңарчы Фин сугышын да кичкән кеше ул!

Әйе, әткәй – тере тарих, гасыр яшьтәше. Торып-торып әллә нинди онытыла башлаган кыйммәтле хатирәләрне яңарта иде.

Мөгаллим булып эшләде ул. Ярты гасыр буе тарих, география укытты. Зөбәернең тарихын язды, авыл халкының шәҗәрәсен төзеде, мәктәптә «туган якны өйрәнү» музее ачты, укучыларын Баҗана елгасының башланган җиренә, «Дружба» нефть үткәргеченә, тагын әллә кайларга экскурсияләргә йөртте…

Өздереп, онытылып, бөтен дөньяларны моңга төреп пианинода уйный иде әле: «Галиябану», «Рамай», «Хафизәләм, иркәм», «Уракчы кыз», «Мөслим»… Туксан яшьлек карт шундук япь-яшь егеткә әверелә иде. Талпынып, канатланып, армый да, кысталмый да көйләр сибә. Миңа исә ул бу әсәрләрне иң нечкә вә татлы итеп уйнаучыларның берсе булып тоела…

Мин ул моңнарны һаман ишетеп яшим кебек әле…

Шуңа күрә дә йөрәгем чаң сугып: илләребез имин, һәр гаилә бөтен, тату булсын, дип тели! Киткәннәр исән йөреп, исән кайтсын да үз нигезендәгеләр бер-берсенә миһербан-шәфкать күрсәтеп яшәсен!

Әткәй әйтмешли, бәндәләребезгә мир алдында дәрәҗәбезне төшермәслек, һәр адымын уйлап атларлык акыл бир, Ходаем, Аллам!

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА

Комментарий язарга