«Эшемнән канәгатьмен»

Бер мәртәбә егетем белән ачуланыштык та, күңелсез булып китте, төшенкелеккә бирелдем. Андый вакытта хатын-кыз йөз-кыяфәтен үзгәртергә тотына.  Чәчемне йә зәңгәр төскә буятам, йә бик кыска итеп кистереп кайта идем.


Мөлаем, ачык, чибәр, шул ук вакытта горурлыгы, һавалыгы да үзенә килешеп торган Ләйсән Таишева белән әңгәмә.
Тамашачы аны, «Яланаяклы кыз» телевизион фильмының икенче өлешендә Зөлфия ролен уйнагач, таный башлады. Шуннан соң Ләйсән берничә җыр яздырып концертларда да катнашты, дискотекаларда чыгыш ясый иде. Соңгы арада ул үзен яңа яктан ачкан: «Яңа Гасыр» каналында «Һава торышы» тапшыруын алып бара башлаган.

– Ләйсән, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кызы икәнең берәүгә дә сер түгел. Заманында яшьләр абыең Фәрит Таишевның да җырларын яратып тыңлый иде. Язмышыңны иҗат белән бәйләүгә җырлы-моңлы гаиләдә үсүең йогынты ясадымы?

– Тормышымны сәнгать юлыннан дәвам итәргә теләмәгән идем. Мәктәпне тәмамлагач, ТР Президенты каршындагы Академиягә укырга кердем. Соңрак аны Казан финанс икътисад институтына куштылар. Персонал белән идарә итү белгечлеген үзләштердем. Һөнәрем буенча эшкә урнашкан идем, күңелемә ятмады. Хәзер «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә концерт оештыру белән шөгыльләнәм. Яңа елдан урыс телендә «Һава торышы» чыгарылышын алып бара башладым. Күрәсең, иҗат дөньясыннан ерак китә алмыйм инде, барыбер шунда әйләнеп кайттым бит.

– Соңгы арада җырламыйсың. Ни өчен?

– «Яланаяклы кыз» фильмында төшкәч, берничә җыр яздырдым. Аннары «Work and Travel» компаниясе аша эшләргә Америкага киттем дә җырлаудан туктадым. Океан артында бассейнда коткаручы вазыйфасын үтәдем. Бассейн зур түгел, шуңа да батучы булмады. Суга тончыккан берничә баланы гына чыгардым. Америкадан кайткач, җырлау бөтенләй онытылды, шундук башка эшкә чумдым.

– Америкада яшәп караган күп яшьләрнең кире Русиягә кайтасы килми. Синдә андый теләк тумадымы?

– Ул чагында тормышка карашым башка иде, әнине, өйне, туганнарны, дусларны бик сагындым. Хәзерге акылым булса, бәлки мин дә океан артында калырга тәвәккәлләр идем.

– Сәхнә тәмен бер мәртәбә тойган кеше сихерләнгән кебек була, җыр, концерт дип янып яши башлый. Синдә андый хис бармы?

– Әни гел: «Әйдә, җырла, җырлар яздыр», – ди. «Ярар», – дия-дия ничәнче ел уза инде. Бөтен кеше, нигә җырламыйсың, дип сорый. Ни өчен икәнен белмим. Бәлки вакыты җитмәгәндер. Ә менә өйдә үзем генә калганда концерт куям, җырлыйм, биим.

– Соңгы арада әниең дә сәхнәдә күренми диярлек.

– Ул хәзер күбрәк укыта. Мәдәният һәм сәнгать академиясендә, музыка училищесында белем бирә. Төрле чараларга чыгыш ясарга чакырсалар, теләп ризалаша.

– Әниең белән ике су тамчысы кебек охшагансыз дип еш әйтәләрме?

– Беренче карашка гына шулай. Күз һәм йөз төзелеше охшаган, ә калган яктан без икебез ике кеше. Сөйләшүем, көлүем абыйныкы кебек. Әти ягына тарткан.

– Танылган кешенең кызы булу рәхәтме?

– Гомер буе артистлар арасында үстем. Ә студент елларында әниемнең кем икәнен күпләр, бигрәк тә урыс милләтеннән булган төркемдәшләрем белмәде дә.

– Яшьләргә син Фәритнең сеңлесе буларак та таныш бит әле.

– Әйе, җырлап йөргән вакытта яныма килеп, гел аның турында сорыйлар иде. Фәрит миннән уналты яшькә өлкәнрәк. Ул – минем терәгем, киңәшчем, ярдәмен гел тоеп яшим.

– Әтиеңне хәтерлисеңме?

– Әйе. Ул мәрхүм булганда миңа җиде яшь иде. Фотолары, видеолары әле дә саклана. Әти исән чагында, туган көнемдә иртән йокыдан торып, гаилә белән «Заря» кибетенә «Татарстан» торты алырга барганыбыз истә. Бик озак чират көткән идек.

– Буш вакытыңны ничек уздырасың?

– Дуслар белән аралашам. Ләкин клубларга сирәк йөрим. Минем өчен өйдә яки берәр кафеда җыелышып, сөйләшеп утыру рәхәтрәк. Мавыгулар турында әйткәндә, пазл җыярга яратам. Кечкенә кисәкләрдән зур сурәт ясау кызык тоела. Китап кибетенә керсәм, алар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Сайлыйм да, кассага җиткәч, үз-үземә: «Ләйсән, син аны барыбер җыймыйсың» – дип кире урынына илтеп куям.

2

– Кемдер акча эшләргә тырыша, кемдер дәрәҗә артыннан куа. Тормышта синең максатың нинди?

– Тик торсам, мүкләнә башлыйм. Миңа гел хәрәкәттә булырга кирәк. Яраткан кешемә кияүгә чыгу, гаилә кору, балалар үстерү хыялы белән янам. Эшемнән канәгатьмен. Хезмәт хакым ашарга, яшәргә җитә. Өскә киемне күбрәк ташламалар вакытында алам. Акчаны акыл белән туздырам.

– Гаиләдә төпчек бала, өстәвенә, үзеңнән шактый өлкән абыең булгач, син иркәдер шикелле тоела.

– Юк, киресенчә, мин катырак холыклымын. Яшәеш кешене үзгәртә икән. Унҗиде яшьтә бала-чага сыман самими булсам, хәзер инде усалландым.

– Киләчәккә нинди планнар корасың?

– Хыял болытларында йөзмим, биш, ун елдан шундый-шундый дәрәҗәгә ирешәчәкмен, дигән иләс уйларга бирелмим. Телевидение «кухнясы» үземә ошый. Дөрес, һава торышын укыганда бәлки тәҗрибәм җитмидер. Матур басмыйм, сүзләрне дөрес әйтмимдер дип борчылам.

– Гаилә кору турында хыялланам, дидең. Яныңда тиң яр булырдай кеше бармы?

– Әйе. Әлегә туй турында сөйләшкәнебез юк. Егетем бөтенләй башка өлкәдә эшли, иҗаттан ерак.

– Чәчеңне кыска итеп кистергәнсең. Тышкы кыяфәтеңне кайчан үзгәртергә булдың?

– Бер мәртәбә егетем белән ачуланыштык та, күңелсез булып китте, төшенкелеккә бирелдем. Андый вакытта хатын-кыз йөз-кыяфәтен үзгәртергә тотына. Мин дә чәчтарашыма киттем. Йә зәңгәр төскә буятам, йә бик кыска итеп кистереп кайта идем.

– Камал театры артисты Нәфисә Хәйруллина: «Чәчемне кистергәч, әни бер атна минем белән сөйләшмәде», – дигән иде. Синең әниең бу үзгәрешләрне ничек кабул итте?

– Прическам аңа ошады. Үзе дә хәзер чәчен карэ итеп кистерергә кызыга.

Чәчәк ГӘРӘЕВА

Комментарий язарга