Тимур Сөләйманов: «Үсеш – лотерея түгел, җитди эволюция процессы»

Тимур Сөләйманов белән «Сәләт-Биләр» форумында очрашырга сөйләштек. Форумга кунаклар берөзлексез килеп тора, аларның һәрберсен директор Тимур абый («Сәләт»тә абый, апа дип эндәшү гадәткә кергән) үзе елмаеп каршы ала, матур итеп озатып кала. Без әңгәмә корыр алдыннан гына да Тимур Сөләйманов бер төркем чит ил кунакларын алар телендә сөйләшеп, аралашып алды. Һәр сәлкешкә елмаеп сәлам бирә, кул биреп күрешә ул. Олыга да, кечегә дә – һәммәсенә бердәй хөрмәт белән караучы җитәкче белән әңгәмә кордык. Бүгенге көн лидеры кем ул? Яшь җитәкчесе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Ул киләчәкне ничек күзаллый? Гомумән, яшь лидерны бүгенге көндә ни борчый һәм ул нинди уй-хыяллар белән яна? Шундый һәм башка күп кенә сорауларны «Сәләт» фонды директоры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов белән ачыкладык.

 сул1

Тимур, Сезне балачактан ук бик актив, иҗади бала булган, диләр, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешүегезне дә беләбез. Шулай да, җитәкче булу өчен лидерлык сәләте дә кирәк бит әле. Җитәкчелек маһирлыгы Сезгә кайдан килә?

Иң мөһиме – кешегә сыйфатлы, тиешле мохит кирәк. Икенчедән, әлбәттә, ул – укытучылар. Менә шул ике кретерийны үземә «Сәләт» бирде. Мин кечкенәдән «Сәләт»тә. Башта ун яшьлек бала, башка олы сәлкешләр белән бергә «Сәләт» аланнарына йөрдем. Ул чакта барысын да аңлап та бетерми идем, чөнки дәрес программалары күбрәк унөч-унбиш яшьлекләргә, олимпиадаларда җиңгән балаларга атап төзелгән иде. Әмма шул ук вакытта мохит йогынтысында мин һаман алга омтылдым һәм төрле өлкәләрдә, ел дәвамында мәктәптә үземне күрсәтергә тырыштым, татар теле, әдәбият, икътисад һәм башка фәннәрдән төрле чараларда, бәйгеләрдә катнаштым. «Сәләт»кә минем нинди дә булса олимпиадада җиңеп киләсем килде. Лидерлык сыйфатларын, профессионаллыкны үстерер өчен, кайсы өлкәдә алсак та, мохит һәм укытучылар кирәк. Әлбәттә, гаиләдән дә күп нәрсә тора. Әмма әти-әни һәрвакыт эштә, вакытлары җитми. Җиде яшькә кадәр балалар һәрвакыт әти-әнисе белән. Унөч яшьтән алып, балалар күбрәк үзара сөйләшә, сорауларына җавапны мәктәптә, дус-ишләреннән ишетә. Алар инде әти-әнигә артык күп сорау бирми, кызыксынганнарын интернеттан эзли. Шул яшьтә балага аеруча зур игътибар бирергә кирәк, нәкъ шушы вакытны югалтырга ярамый. Унөч-уналты яшьтә балалар әле үзләрен эзли һәм аларга мөмкинлекләр мохитен булдыру әһәмиятле. Шәхсән үзем өчен мине тәрбияләүдә «Сәләт» – беренче, хәзер дә шулай.

vHhZ1qSH0EI

-Бер ел дәвамында Испаниянең Гранада университетында белем алу тәҗрибәсе Сезгә ни дәрәҗәдә ярдәм итте? Җитәкчеләргә чит илдә белем алу, чит телләр белү кирәкме?

Әлбәттә. Лидер булу өчен генә түгел, һәрбер кеше өчен кирәк. Яңа тел ул, беренчедән, яңа тәҗрибә, аны өйрәнгәндә син көчәя барасың. Икенче яктан, телне белгәч, тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачыла. Чит илдә уку минем өчен бик зур тәҗрибә булды. Син яңа җиргә килгәндә бер кешене дә белмисең, сине дә бер кеше белми. Димәк, яңабаштан үзеңне күрсәтергә, яңа дуслар табарга тиешсең. Мөнәсәбәтләрне чит телдә корганда ул тагын да авыррак. Беренче ай бик авыр булды, ә менә өч-дүрт айдан соң, яңа телне ныклап үзләштергәч, җайлырак. Минем өчен шундый зур сынау вакыты булды ул. Шул юл белән холыкны тәрбияләп була. Бөтен нәрсә әзергә-бәзер, менә ал дип бирелсә, син үз потенциалыңны берничек тә күрсәтә, ача алмыйсың. Телләрне өйрәнү бүгенге көндә аеруча әһәмиятле. Зур планнарны тормышка ашыру өчен, әлбәттә, инглиз теле һәм башка чит телләрне белү бик кирәк. Мәгълүмат ул бит төрле илләрлән, төрле телләрдә ирешә. Туксан процент мәгълүмат – инглиз телендә. Мин туган телем – татар телендә, шулай ук урыс, инглиз, испан телендә сөйләшәм. Калган телләрне, шул ук алман телен, мәсәлән, күпмедер аңлыйм, аралаша да алам.

-Сез җитәкчелек эшен башкарудан тыш фән белән дә ныклап шөгыльләнәсез. Читен түгелме?

Диссертацияне әле яклыйсы бар. Теманы үзгәртеп, «Сәләт» белән бәйләргә ниятлим. Хакимият, төрле оешмалар кеше капиталын үстерергә ничек ярдәм итә ала, сәләтле яшьләр Татарстанда калсын өчен бүгенге көндә нинди шартлар тудырырга кирәк? Безнең студентларның, яшьләрнең чит илгә китүре начармы, әйбәтме, менә шул мәсьәләләр бик кызыклы. Яшьләрнең чит илгә барып укырга теләкләре булуда бер дә начарлык та күрмим. Бу – алар өчен мөмкинлек, дөнья зур, матур икәнен күрсеннәр. Үзебезнең туган җиребезне матур, сыйфатлы, әйбәт, сагынып кайтырлык урын итәргә тырышырга тиешбез. Испаниядә бер ел укыдым, әйе, анда матур, мөмкинлекләр бар, яңа кешеләр күп, шартлар шәп… Әмма анда калмадым, туган җиремә кайтасым килде, чөнки монда да мөмкинлекләр җитәрлек. Иң мөһиме – Татарстанда шундый шартларны булдыру. Көч белән яшьләрне берничек тә тотып калып булмый, кирәк тә түгел ул. Барсыннар, чөнки алар безнекеләр, дөньяда никадәр күп булсак, шулкадәр әйбәт. Әмма карашларыбыз, уй-фикерләребез барыбер туган җиребез белән бәйле булырга тиеш.

с президентом2

-Җитәкче кеше һәрвакыт формада булырга, физик һәм акыл ягыннан гел үсешкә омтылса гына башкаларны үз артыннан әйди ала. Моның өчен ниләр эшлисез? Сез бик оста биюче дә бит. Бүгенге көндә әлеге сәләтегезне эшкә җигәсезме?

Мин футбол уйнарга яратам. Кичә менә дуслар белән, вакыт табып, баскетбол уйнап алдык. Җиде ел бал биюләре белән шөгыльләндем. Төрле зур халыкара чараларда ул һөнәремнең дә кирәге чыкты. Әйтик, 2015 елда Швейцариядә Давоста шәһәрендә узган зур форумда катнашырга туры килде. Форум кысаларында бию белән бәйле чаралар дабулды, вальс, фокстрот биедек. Әмма бию, спорт минем өчен – хобби гына. Спорт та холыкны тәрбияли. Җиңәсеңме-җиңеләсеңме, син һәрвакыт күнекмәләргә килергә, авырмы түгелме – аңларга тиешсең. Парлап биисең икән, син парың өчен дә җаваплы. Командада эшләү ул – зур җаваплылык. Спортта да, башка өлкәдә дә шулай.

Тимур, белемнәрне тормышта куллану, күрсәтү, файдалану өчен нишләргә кирәк? Туктаусыз алга ыргылган тормышта ничек мәгълүматлы булырга?

Укырга кирәк. Хәзерге вакытта мәгълүмат кытлыгы юк. Минем эш сәгатем иртәнге җидедә башлана. Җидедән сигезгә кадәр иң шәп вакыт, чөнки әле шылтыратулар юк, син дә шылтырата алмыйсың, берәү дә әле ул вакытта эштә түгел. Юлда, хезмәткә керешкәнче шәхесне үстерүгә бәйле лекция-видеолар карыйм, мәкаләләр укыйм. Иртә белән без йокыдан торгач теш чистартабыз, юынабыз – ул гадәткә кергән. Һәр иртәдә мәгълүмат туплауны да шулай гадәткә кертү бик мөһим.

 -Үз тормышыңда нинди вакыйгаларны «Бу – минем тормыш юлымда иң зур баскыч» дип әйтә аласыз?

Үсү ул – эволюция процесс, ылотерея сыман, нәрсәдер булды да тормыш үзгәрде түгел. Эволюция вакытында һәр мизгел, тормыш дәресләре, укытучылар да бик мөһим урын алып тора.

Әле бию белән мавыкканда беренче өч елда гел ахыргы урыннарда идем. Әмма аңа карап кына туктамадым, тырыштым, ныграк көч сарыф итеп биедем. Нәтиҗәдә, берничә титулга лаек булдым. Бу – минем өчен яхшы сабак булды. Тагын берсе – җиңү дәресләре. Соңгы урынны алып, барыбер күтәренке кәеф белән дәвам итә белү – бер нәрсә, ә беренче урынны яулап, тагын да алгарак омтылып кара! 2005 елда «Ел студенты» премиясенә лаек булдым. Булды, җиңдем, бар да шәп, дип туктап та була. Испаниягә барып, яңадан үземне күрсәтә алуым шулай ук мөһим баскыч иде. Гаилә кору, бала туу да тормышымда зур вакыйгалар. Алар һәркайсы кеше тормышына йогынты ясый һәм шәхесне үстерә. Минем өчен тагын бер бик мөһим баскыч ул – «Студентлар лигасы», дүрт ел дәвамында шул оешманы җитәкләвем. Анда яңа команда тупларга, ректорлар белән мөнәсәбәтләр җайларга, беренче тапкыр Президент белән очрашуларда катнашырга кирәк булды. Хәзер инде туплаган белем-тәҗрибәмне «Сәләт»тә йөз процент кулланырга тырышам.

с президентом1

Җитәкче буларак Сезне нинди авырлыклар, кыенлыклар сагалады? Истә калырлык форс-мажорлар килеп чыкканы бармы?

Һәрвакыт ниндидер бер хәлгә тарыйсың инде, аларны хәзер генә сөйләү кызыклы. Шул мизгелдә исә һәрбер проблемалы ситуация форс-мажорлы. Иң истә калганы ике ел элек булды. «Сәләт-Биләр»гә Президентыбыз килергә тиеш, каршы алырга инде без әзер, остаханәләр башланды. Бөтен министрлар мәртәбәле кунакны каршы алырга әзер тора. Президент килергә биш минут калды дигәндә, зу-ур давыл купты! Башта тавышын ишеттек. Карасак, урман ягыннан ун-унбиш метрга тузан күтәрелде, дивар сыман яңгыр безгә таба килә. Чын мәгънәсендә гадәттән тыш хәл иде бу! Менә шул вакытта нишләргә белмәдек. Сәхнәгә йөгердем. Микрофонны алып: «Гадәттән тыш хәл, барыгыз да палаткаларга керегез!» – дидем. Ә монда өч мең биш йөз кеше! Ярый ла команда әйбәт, үз эшен тиешле югарылыкта башкарды. Чатырларга качтык. Яңгыр җиде минутта үтте дә китте. Табигать шартлары начар булу сәбәпле, Президентка очкычка утырырга рөхсәт бирмәгәннәрдер, дип уйладык. «Мондый хәл булгач, Президент килми ахрысы», – дип күпердән чыгып барганда ни күрим: безгә таба Президент атлый. Җәяү. Шаккаттык. Илбашы килгәч, кояш та күренде. Инде остаханәләрне яңадан башлап җибәрдек. Ул бит ике йөз кеше булганда бер хәл, өч мең биш йөз булса – икенче. Менә шундый хәлләр булды. Андый вакыйгалар балалар, әйдаманнар, әти-әниләр белән дә булгалап тора. Балаларның кайсыдыр: «Миңа монда ошамый, монда «слишком много татарского языка, не хочу», – ди. «Син монда татар телле мохит икәнен белмәдең мени?», – дип сорыйбыз. Ә ул: «Белдем, тик миңа не хочется», – ди. Ел саен икенче-өченче көнне ике-өч бала шулай кайтып китә. Без: «Сәләт» ул – бөтен кеше өчен, безгә барыгыз да килегез!» – дип әйтмибез юит. Теләкләре булган сәлкешләр, татар теленә карата кызыксыну хисләре белән килүчеләр, белемгә, фәнгә омтылган балалар өчен бөтен шартларны тудырабыз.

-Командам яхшы, дидегез. Зур эшләрне тормышка ашыру өчен яхшы команда, терәк һәм таяныч булырдай кешеләр кирәк шул. Аны ничек туплыйсыз?

Кешеләр белән аралашканда, команда туплаганда, үзем өчен карата ике төп критерийны ачыкладым. Беренчесе – намуслылык, әхлаклылык, икенчесе – профессионаллык. Профессионал ул – бер урында тукталып калмый, һәрвакыт яңа белемгә омтыла, мәгълүмат эзли торган кеше. Әй, мин аны беләм инде, дип әйтә икән, үсеш туктала. Фәндә дә, бизнеста да шулай.

Әйдаманнарга килгәндә, алар башта үзләре теләк белдерергә тиеш, аннары уку-укыту процессы аша узалар, төшеп калучылар да була. Барасым килә, укыйм, мин әзер, дигәннәр командага эләгә. Һәрбер әйдаман белән мин үзем әңгәмә уздырам. Иң мөһиме – эшләргә теләк булсын. Безнең корпоратив университет бар, «Сәләт»тә без семинарлар уздырабыз. Бу елдан, сентябрьдән башлап команданы махсус юнәлешләрдә өйрәтергә телибез. Аларны курсларга җибәрергә дип планлаштырабыз.

Яшь җитәкчеләргә хөкүмәт тарафыннан ярдәм бармы? Кайсы яклап ярдәм итүләрен телисез?

Хөкүмәткә без бик рәхмәтле. Ярдәм булмаса мондый шартлар тумас иде. Күп ярдәм булса да, аз ярдәм булса да, бу эшне без барыбер башкарыр идек, чөнки безнең яшәү мәгънәсе – «Сәләт»тә. Аны дәүләткә кирәкле көч дип саныйлар, ярдәм итәләр икән, бу безнең өчен бер яктан – бәя, икенче яктан – җаваплылык, чөнки без дә нәтиҗәләр күрсәтергә тиешбез. «Сәләр-Биләр» форумына ел саен Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм күп кенә махсус кунаклар килә. Кемдер матди яктан, кемдер оештыру ягыннан булыша. Моңа без бик рәхмәтле. Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ягынан зур ярдәм бар, министр һәрвакыт күзәтеп тора, булыша. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә олимпиадада җиңүчеләрне туплыйбыз, берничә уртак проектыбыз да бар, шул ук «Болгар-Туган тел», мәсәлән. һәрбер юнәлештә безнең партнерлар җитәрлек, чөнки бу – уртак эш. Балалар – бүгенгебез дә, киләчәгебез дә. Барлык ресурсларны без аларга бирергә тиеш, чөнки балалар шул ресурсларны кулланып үссә, без үзебез дә, дәүләтебез дә, Татарстаныбыз да көчле була.

 «Сәләт» – татар телле мохит дибез. Әлеге сүзләр ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килә? Бүгенге яшьләребезнең күбесе ана телен икенче планга калдырып килгән бу заманда татар телле мохитне булдыру, шул мохитне саклау авырмы? Әлеге җаваплы юнәлештә эшләүдә нинди тәҗрибәләрегез бар?

Һәрвакыт тарихка таянабыз, телебез турында беркайчан да онытмыйбыз. Тел һәм тарих – һәрвакыт бергә. «Сәләт-Биләр» форумының темасы – дүртенче сәнәгать эволюциясе. Аланнарның атамалары да хан исемнәре белән аталды – Атилла бабайдан башлап, Икрам ханга хәтле. Балалар кызыксыналар, дип уйлыйбыз. Тарихны кызыклы форматта бирергә тырышабыз. Төркемнең исеме, әйтик, Аспарух икән, алар барыбер, ник Аспарух икән, дип, өйләренә кайткач та эзләнәчәк. Аларда иң элек кызыксыну хисләрен уятырга кирәк. Телне дә җиде, унсигез көндә берничек тә өйрәтеп бетереп булмый. Балаларның күбесе мәктәптә унбер ел дәвамында көн саен диярлек татар теле укып та телне белми. Ни өчен? Чөнки үзләренең кызыксынулары юк. Кызыксыну булса, алар мәгълүматны үзләре дә ала. «Сәләт»тә балалар төрле актуаль темага мәгълүмат туплый, IT, инновация, робототехника һ.б.; алар белән уйнап, сөйләшеп карый һәм аннары бер фикергә килә: бу – кызык. Шуннан дәвам итеп, үзлектән өйрәнәләр. Татар телен бер дә белмичә киләләр, әмма кызыксынып, яңа сүзләрне өйрәнәләр, икенче елга, бәлки бер-ике елдан соң әйдаман булып монда яңадан кайтырга уйлыйлар. Әйдаман булып кайтырга телисең икән, синең татар телең менә дигән дәрәҗәдә булырга тиеш. Өйрәнә башлый ул. Тел белү дәрәҗәсе юк, әмма Канадага барырга тели икән, әйтик, «Сәләт-Монреаль»га тел белмәгән килеш барып булмый. «Сәмрух» премиясенә ия булырга телисең икән, рәхим итеп, телне өйрән. Бу – мотивация булып тора. Кирәк, кирәк дип бөтен кеше әйтә, тик ул мотивация түгел. О, мин бик каты Канадага барырга телим, ул бик кызык, шуңа күрә мин үзем өйрәнәм, ди бала һәм өйрәнә. Кирәк сүзен без әйтмибез. Юк, кирәкми, өйрәнмә, тик син бармыйсың, шул гына.

Телне саклау өчен мохит кирәк. «Сәләт» йортында планеркалар бөтенесе татар телендә генә уза. Безнең командада бер ел элек килгән, татар телен белмәгән кешеләр дә бар. Алар да бүген татарча чыгыш ясый инде. Без аларга булышабыз, ярдәм итәбез. Бу көлке өчен түгел, юк, ул бик җитди. Алар, әлбәттә, акцент белән сөйли, әмма тырышалар. Без моны бик хуплыйбыз.

 «Идел» журналына биргән бер интервьюда «Сәләт» – социаль лифт дигән идегез…

Лифт ул ничектер өскә-аска йөри. «Сәләт» ул – канатлар. Кешегә канатлану кирәк, син үзең оча аласың. Ул – мөмкинлекләр мохите. Социаль лифт дип тә әйтеп була, әмма миңа күбрәк канат белән чагыштыру ошый.

«Сәләт» – лидерларны барлый, әзерли торган оешма, дидек. Күзәтүләрегездән чыгып әйтегез әле, Республикада өметле яшьләр, үсеп килүче лидерлар бармы? Алар белән ничек эшлисез?

Әлбәттә бөтен юнәлешләрдә дә бар. Ел саен яңа буын килә. Минемчә, зур юнәлеш – ул хәзерге заманда булган мөмкинлекләрне балаларга дөрес итеп күрсәтә белү. Чөнки миллион мәгълүмат бар. Китапханәгә барасы юк, энциклопедия эзлисе юк, интернетың ач та – күрәсең. Әмма аны балаларга дөрес итеп күрсәтергә һәм кызыксындырырга кирәк. Мин «Сәләт»тә 2002 елда сәлкеш булдым һәм без торган лагерь белән монда булганнарын чагыштырып та булмый. Хәзер монда бассейннар, мунчалар… Шәп шартлар. Әмма шул шартларның тәмен, рәхәтен күрә һәм рәхмәтле була белергә, дөрес иттереп кулланырга гына кирәк. Шуңа күрә без монда балаларның иң-иңнәрен чакырабыз. Шундый шартларда тудырабыз һәм хәзерге замана яшьләренә әйтәбез: менә бу сезнең старт позициясе. Сез бездән дә алдарак булырга тиешсез, чөнки без дәвам итәбез. Мин үзем әти башлап җибәргән эшне дәвам итәм, ул – минем остазым, укытучым. Хәзер без аның белән бергә һәм мин аның эшен дәвам итәм һәм мин күрәм: үсә торалар. Кичәге сәлкешләр, мәсәлән, Айгөл Габдрахманова – «Сәләт»тә минем сәлкешем булды. Хәзер ул сәлкешләр үзәгенең директоры. Безнең туксан процент хезмәткәрләр – «Сәләт»тә сәлкеш булганнар. Димәк, без үзебез өчен кадрларны менә шул аланнар, проектлар аша туплыйбыз. Кадрлар, лидерлар бар, яңалар килә тора. Сәлкешләр бик көчле. Алар социаль лидерлар.

 Сезнеңчә, уңышның сере нидә? Җитәкче кешегә нинди сыйфатларга ия булу кирәк? Лидерлыкка омтылган яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?

Лидер үзе өчен генә түгел, команда өчен дә җаваплы. Үз эшеңне әйбәтләп эшләү һәм җаваплы кеше булу – бер әйбер. Командада барыбыз да бер максатка таба барабыз, бер үк идея, принипларга таянабыз икәнлеген аңлау. Әмма лидер ул – төп җаваплылыкка ия булганлыгын тоя торган кеше.

Яраткан эшеңне табу – уңышның яртысы. Иң авыры – дөрес юнәлешне, кызыксынган эшне, хоббины эш итеп ясау. Икенчесе – хезмәт сөю. Эшләргә, эшләргә, эшләргә, шул эшнең рәхәтен, тәмен тоя белү кирәк. Менә шул булса, команда да, тырышлыгыңны күреп, хөрмәт белән карар һәм синең белән бергә башкарган эшне теләп башкарыр. Акчасы да килер, ресурслары да булыр, иң мөһиме – яраткан эшеңне табу һәм яратып эшләү.

Яшьләргә киңәшем шул: янып йөрү, эшләү һәм беркайчан да бер урында туктап калмау, әмма ашыкмау әһәмиятле. Әлбәттә, үзеңне төрле яктан сынап, тәҗрибә туплау яхшы бер яктан. Ә икенче яктан, инде бер юнәлешне сайлыйсың икән, шул юнәлештә нигезенә хәтле кереп китәргә, белергә, белгеч булырга омтылырга кирәк.

Комментарий язарга