Тинчурин театрында яңа ел тамашалары башланды

20 декабрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында традицион Яңа ел тамашалары башланып китте. Башта театр фойесында урнаштырылган купшы чыршы тирәсендә интермедия оештырылды.

Бу өлештә балалар Кар патшабикәсе, Кара ханбикә, Фиксик Симка, Татар малае һәм башка  әкият, мультфильм геройлары белән бергәләп төрле кызыклы уеннар уйнады, җырлады, биеде. Әлбәттә, бәйрәм Яңа елның төп сәбәпчеләре – Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан башка гына уза алмый. Шуңа бәйрәмдә сабыйларга аларны күрү бәхете дә тәтеде.

DSC_7117

Соңрак нәни дусларыбызга Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин әсәре буенча куелган «Нәрсә соң ул Яңа ел?» әкияте күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Яңа ел көнне абыйлы-сеңелле Рөстәм белән Айсылу өйдә ялгызы гына калалар. Рөстәм, аңын компьютер шаукымы томалаган күп кенә замандашлары төсле, Кыш бабай белән Кар кызы  барлыгына  ышанмый. Айсылу исә, киресенчә, җирдә тылсым, могҗиза булуына чын-чынлап ышана һәм Кыш бабай килүен сабыйларча түземсезлек белән көтә. Әмма Кыш бабайга кадәр өйдә, иске авыл сандыгыннан,  Шым-шым атлы нәни бичура пәйда була… Бик күп тылсым, юмор һәм төрле могҗиза белән сугарылган әлеге әкият нәниләргә серле Яңа ел бәйрәменең асылын ныграк аңларга ярдәм итә.

DSC_7037

Исегезгә төшерәбез: Тинчурин театрында Яңа ел тамашалары киләсе елның 6 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Балаларга шулай ук тылсымлы маҗараларга бай «Али Баба һәм өч карак», «Шүрәле-online» әкиятләре дә тәкъдим ителәчәк. Спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән. Күмәк заявкалар буенча да заказлар кабул ителә.

DSC_7005

Тинчурин театры

Комментарий язарга