Тинчурин театры дөнья чемпионатына ниләр әзерли?

14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда, футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионат көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры казанлыларга һәм башкала кунакларына барлыгы 11 спектакль тәкъдим итәчәк.

Бу хакта театрның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Афишадан күренгәнчә, театр спектакль исемнәрен татар, рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим иткән. Шулай итеп, тинчуринлылар да быел җәйге ялга соңрак китәчәк. 29 июнь көнне «Алай түгел, болай ул» спектакле белән сезонны ябарга җыеналар.

✨ 14 ИЮНЬ, ГОМЕР БУЕ СИНЕ КӨТӘМ / Я ВСЮ ЖИЗНЬ ТЕБЯ ЖДУ

✨ 18 ИЮНЬ, НАЗЛЫ КИЯУ / ПРИВЕРЕДЛИВЫЙ ЖЕНИХ

✨ 19 ИЮНЬ, ЕФӘК БАУЛЫ БЫЛБЫЛ КОШ / СОЛОВУШКА С ШЁЛКОВЫМ ПОЯСКОМ

✨ 20 ИЮНЬ, МӘХӘББӘТ БАСКЫЧЫ / ЛЕСТНИЦА ЛЮБВИ

✨ 21 ИЮНЬ, АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ / ЭТО ТАК! ДА НЕТ, ВОТ ТАК!

✨ 22 ИЮНЬ, АЛТЫН КӨЗ / ЗОЛОТАЯ ОСЕНЬ

✨ 25 ИЮНЬ, ӨЗЕЛГӘН ЯФРАКЛАР / ЛИСТОПАД

✨ 26 ИЮНЬ, ЭХ, АЛМАГАЧЛАРЫ! / ЭХ, ЯБЛОНЬКИ МОИ!

✨ 27 ИЮНЬ, КИЯҮЛӘР / ЖЕНИХИ

✨ 28 ИЮНЬ, ГОМЕР БУЕ СИНЕ КӨТӘМ! / Я ВСЮ ЖИЗНЬ ТЕБЯ ЖДУ!

✨ 29 ИЮНЬ, АЛАЙ ТҮГЕЛ, БОЛАЙ УЛ / ЭТО ТАК! ДА НЕТ, ВОТ ТАК!

3

Комментарий язарга