Тинчуринлылар кызу кояшның кайда икәнен белә

Җәй – күңелдә иң матур хатирәләр, җылы кичләр белән истә калган күңелле ял вакыты. Кояш кайда да шул бер кояш инде, диярсез, ләкин ул да бар җиһанны бертигез җылытмый. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары кояшның иң “кызуы” кайда икәнен беләләр!

Кемдер өчен Актаныш таулары аша иренеп кенә чыккан кояштан да ягымлысы юктыр, кемдер өчен Төркия кояшыннан да кызурагы, икенче берәүләр өчен Казанның Ривьера кунакханә комплексына “эленеп” торган кояш иң кайнары булгандыр.

Ә менә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары кояшның иң “кызуы” кайда икәнен беләләр!!! Һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан тамашачылары белән дә уртаклашырга әзер.

Айсылу Мөсәлләмова:
Җәйге ялымның бер өлеше – Башкортстанда, туган нигездә, якыннарым янында, әти-әнигә булышып узды. ТР Халык шагыйре, якташым Роберт абый Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь һәм җыр кичәсенә дә кайтырга насыйп булды. Иң истә калганы – Петергоф каласына сәяхәт. Тарихи Санкт-Петербург шәһәренең матурлыгына сокланып, күңелемә рухи азык алып, яңа сезонда иҗат итәргә илһам җыеп кайттым.

Тинч

Салават Хәбибуллин:
Җәйге кызу кояш минем өчен быел үземнең туган ягымда булды. Актаныш ягыннан чыкты, Казан ягында батты. 9 июльдән без җәйге ялларга таралдык. Чит илгә бармадым, үз туган ягым Актанышта ял иттем. Авылда эшләр күп, аларның бетәсе дә юк дибез, чыннан да шулай. Анда эш эшләве үзе бер ләззәт. Шулай ук үземнең туган ягымда урнашкан “Бүләк” ял аланында 21 көн дәвамында балалар белән дә эшләргә туры килде. Моның белән генә дә чикләнмәдем, “сәламәт тәндә сәламәт акыл” дигәндәй, спорт белән дә шөгыльләндем. Мин үзем футбол уйнарга яратам. Районыбыз турнирында катнаштым, призлы урыннарым да бар. Җәй дигәнең менә шулай сизелми дә үтеп китте. Яллардан мин бик канәгать калдым. Киләсе юбилей сезонына көчләр тупланган, яңа сезонга әзер! Тамашачыларыбызны бик сагындым. Алар да сагынганнардыр дип уйлыйм, шуңа күрә без сезне театрыбызда яңа 85 нче юбилей сезонында көтеп калабыз. Рәхим итегез!

Тинч1

Диләрә Фәттахова:
Театрда чираттагы сезонны ябып, эшлисе эшләрне тәмамлап, тыныч күңел белән туып-үскән йортка – әти-әни янына кайтып киттем. Бакча, йорт эшләрендә әти-әнигә булышу – минем өчен иң шәп ял. Аннан соң җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, алардан төрле тәм-томнар пешерү – үзе дә күңелле, рәхәт күренеш. Ял дип тә үзеңне артык җәелдерергә ярамый. Китаплар укып, үзеңне камилләштерүдән туктамаска кирәк: шуны истә тотып ял иттем. Аннан соң Төркиядә булдым. Чит илдә үзең өчен күп яңалыклар ачасың. Төркиядә иң ошаганы, әлбәттә, диңгез иде. Төрек теле татар теленә бик охшаган, аралашуда артык кыенлыклар тудырмый, шунысы куандыра. Шулай ук кыска гына вакыт эчендә булса да, Россиянең берничә шәһәрләрендә булырга туры килде. Аллага шөкер, мин ял иттем: рухи яктан да, физик яктан да. Эш белән көннәр тиз үтсә дә, озак ял итәргә яратмыйм. Эшкә барасы, спектакльләр уйныйсы килә. Театр, сәхнә сагындырды. Түземсезлек белән яңа сезон ачылганын көтәм, җиң сызганып эш башлыйсы килә.

Тинч2

Лилия Камалиева:
Дөресен әйткәндә, бу юлы миңа ял бик тәтемәде. Җәйнең бер өлеше съемкаларда төшеп үтсә, икенче өлеше машина йөртү таныклыгы алыр өчен имтиханнар биреп үтте. Шулай да, бик азга гына булса да, авылыма кайтып, әти-әнием, әбием янәшәсендә кунак булып алу бәхете елмайды. Җәй сизелми үтеп китсә дә, аның кояшы, җылысы организмның һәр күзәнәгенә үтеп кереп, сиңа бетмәс энергия, көч өсти, шуңа да үземне ял иттем дип саныйм. Яңа сезонны түземсезлек белән көтәм, сәхнә, театр тормышы бик сагындырды.

Тинч3

Комментарий язарга