Зөлфия Вәлиева: Татарларның танылуын яратып бетермәделәр

Бельгиядә яшәүче ханым: “Казанга кайтып та, үз телебездә иркенләп сөйләшә алмасак, бу – бик кызганыч” дип, бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.

Беренче курска Казанга укырга китәр алдыннан әти миннән: “кызым, укып бетергәч, син кем булып эшлиячәксең?”,  – дип сораган иде. Мин, уйлап та тормыйча, “мәктәптә татар теле укытачакмын, әти”,  – дип җавап бирдем. Әллә шунда “Алла теләсә” дип әйтергә онытылган, әллә инде ялгыш шунда укырга керелгән, әллә инде ялгыш татар баласы булып дөньяга киленгән, аңламый калдым…

Әйе, берәүләр, чыннан да, аптырашта калды, ә икенчеләр исә бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырышты: татар телен укытмау турында тизрәк төрле җиргә гаризалар яза башладылар.

Артистлар Бауман урамында “Туган тел”не җырлап, моңа протест белдерделәр, йөзләгән татар кешесе үз аккаунтларында Әлифбаны кочаклап төшкән бала сурәтен “ава”сына куйдылар, әле тагы бик күпләре видео мөрәҗәгать ясап, яралы йөрәкне тагы бер кат өркетеп алдылар. Күптән түгел генә Германиянең Бонн шәһәренә гастрольгә барып кайткан, К. Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистларының бу вәзгыятькә фикерләре ничек? Алар бу хәлләргә битараф түгелме? Татар телен укытуның әһәмияте ни дәрәҗәдә? Бу сорауларга биргән җаваплары белән сезне дә таныштырып китәсем килә.

Гүзәл Галиуллина (актриса)

Шәхсән үзем гастрольләр белән чит илдә икенче тапкыр: 2016 нчы елда без, К. Тинчурин театры артистлары, Финляндиянең башкаласы Хельсинки шәhәренә Г. Тукайның иҗатына багышланган «Сөй гомерне» дип исемләнгән шигьри спектаклен алып бардык. Быел исә Германиянең Бонн шәhәренә сәяхәт иттек… Безне бик жылы, матур каршы алдылар. Бирегә Германиядә яшәүче татарлар гына тугел, Бельгия татарлары да җыелган иде, без аларга Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» спектаклен күрсәттек. Әлбәттә, туган җирләреннән ерак яшәгәч, аларның телгә “сусаулары” күренеп тора. Һәр яңгыраган татар сүзен алар зур игьтибар, аерым бер ярату, ихтирам белән кабул иттеләр. Милләттәшләребезнең шундый бердәм булулары бик сөендерә, балаларына да борынгы татар исемнәрен кушалар… Спектакль тәмамлангач,  чәй өстәле артында без алар белән якыннанрак таныштык. Милләттәшләребезнең безнең белән саф татар телендә сөйләшүләре күңелне күтәрде. Татарстандагы вәзгыять турында үзләренең борчылуларын яшермәделәр. Бельгиядә яшәүче ханым: “Казанга кайтып та, үз телебездә иркенләп сөйләшә алмасак, бу – бик кызганыч” – дип, бу мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде.

Киләчәктә дә дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татар халкына үзебезнең яңадан-яңа спектакльләребезне күрсәтү мөмкинлекләре булып торсын, сәяхәтләребез матур традициягә әверелсен дигән теләктә каласы килә. Элемтәне эзмәсәк иде!

Зөлфия Вәлиева (театр һәм кино актрисасы)

Мин үзем шәһәр баласы, 80 нче елларда Казан мәктәбендә укыдым. Татар теле дәресе безнең мәктәптә, бөтен рус балалары укып бетергәч, җиденче дәрес булып керә иде. Әгәр дә алты дәрес икән,  татарлар җиденче дәрескә кала  яки берәр көнне нулевой дәрес итеп куялар иде: башка балалар тугызынчы яртыга килгән булса, без бер сәгать алдан, сигезенче яртыга, татар телен укыр өчен килә идек. Кызганычка каршы, без шушы сиксәненче еллар хәленә кайттык бугай. Шуны әйтәсем килә: тел күбрәк гаиләдә саклана. Әби белән үскәч, аның белән сөйләшеп, менә шулай сакланып калды минем тел.

Татар теленең әһәмияте ни дәрәҗәдә дигәндә, шуны әйтәсем килә: мин танылган артистның сүзен ишеткәнем бар (исемен әйтеп тормыйм), ул үзе авылдан чыккан кеше. Ул әйтте: “нәрсәгә инде ул татар теле, мин баламның чит тел укып, илдән бөтенләй чыгып китүен телим. Аның тормышы шулай “җайланса”, мин бик бәхетле булыр идем”, – дип. Татарларны, ничек дип әйтим, танылуын, алга китүен яратып бетермәделәр. Менә мин хөкүмәт тарафыннан гаиләдә тырышып телне саклаучы әти-әниләргә берәр ярдәм күрсәтелүен теләр идем. Мин үзем генә дә андый бик күп гаиләне беләм, алар өйдә гел татарча гына сөйләшә, гел татарча китаплар укый. Менә без хәзер татар теле мәктәптә биш-сигез сәгать укытылсын өчен көрәшәбез, ә өйгә кайтып бала рус телендә сөйләшсә, ул тел барыбер керми, шуңа күрә, иң беренче чиратта, телне гаиләдә сакларга кирәк. Синең гаиләңә кереп беркем дә, бернинди закон да урнаштырмый. Син законны үзең урнаштырасың.

Резеда Сәлахова (театр һәм кино актрисасы)

Чыннан да, телебез мәсьәләсе буенча бүгенге көндә ниндидер мәхшәр дәвам итә. Һәм, әлбәттә, бу хәл күңелне борчый, чөнки республикабызның исеме үк татар сүзе белән бәйле һәм ничек инде икенче дәүләт телен, гомумән, мәктәпләрдә укытуны туктатырга мөмкин!? Бу бит башка сыймаслык нәрсә. Тел укытудан тукталдымы, димәк, ул әкренләп юкка чыгачак. Казан Федераль университетының филология факультетында укыганда, без юкка чыккан телләр турында да мәгълүмат алдык. Һәм татар теленең кайчан да булса, шушы исемлеккә керүен уйласаң, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Без гаиләдә телне сакларга тырышабыз, чөнки балаларыбыз үсеп килә, ләкин тел мәктәпләрдә укытылмаса ул онытылачак дигән сүз, ә бу милләтнең юкка чыгуына китерә. Әлеге мәсьәлә уңай хәл ителер дигән өметтә яшибез. Татар балаларына татар телен өйрәнү кирәк тә кирәк, ә инде башка милләт балаларының ата-аналары мәктәптә татар телен өйрәтүне кирәк санамыйлар икән, һичъюгы, күп телләр белүнең никадәр баш миенә һәм хәтергә яхшы тәэсир иткәнен аңласалар иде.

Салават Хәбибуллин (актер)

Татар теле — ул минем анам теле. Минемчә, татар теле дәресләрен мәктәпләрдә кыскарту, аларны факультатив рәвештә калдыру дөрес түгел. Бөек Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Хәсән Туфан һәм башка шагыйрьләребез укыган телне юкка чыгару зур фаҗига. Киресенчә татар теле дәресләрен арттырырга кирәк. Факультатив рәвештә калдыру ярамый! Без татарлар, без – тарихта эзлебез.

Татар теленең әһәмияте бүгенге көндә, кызганычка каршы, түбән, ләкин без – татар балалары үзебезнең телнең дәрәҗәсең төшермәскә, аны якларга, саклап калырга һәм яшәтергә тиеш.

Әгәр дә без үзебезнең татар телен саклап калырга теләсәк, аның өчен көрәшсәк, үз телебезгә битараф булмасак аның киләчәге якты һәм дәвамлы булыр. Үземнең милләттәшләремә шуны гына әйтәсем килә: татар телебезне саклыйк, татар телендә сөйләшик, аралашыйк. Аны бетерүчеләргә юл куймыйк. Яшәсен татар телебез!!!

Тинчурин

Комментарий язарга