Тинчурин театрында «Алай түгел, болай ул» спектакле премьерасы була

21, 29 июнь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Алай түгел, болай ул» спектакленең премьерасы була. Шул рәвешле, Тинчурин театры театраль сезонны традицион рәвештә премьера белән ябачак.

yfwzHzcm06U

Спектакльнең жанры комедия-скетч дип билгеләнгән. Режиссеры һәм сценография авторы – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Хореографы – Раушан Шәехов.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – мәңгелек гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул кешелеклелек, яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.

Кәрим Тинчурин  театры матбугат хезмәте

Комментарий язарга