Тиздән Казанда Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале узачак

«Һөнәр» фестиваленең географиясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Тольятти, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрен колачлый.

Фестиваль афишасына татар, рус, башкорт телләрендә 15 спектакль кертелгән. Спектакльләр Казанның 7 театраль мәйданчыгында күрсәтелә.
IX «Һөнәр» Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 9-14 декабрь көннәрендә узачак.
Фестиваль, традиция буенча, яшь режиссерларга үзләренең иҗади хезмәтләрен тамашачыга тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы ике театраль сезонда куелган спектакльләр, премьералар тәкъдим ителә.

Комментарий язарга