Төркиядәге татар авылында Сабан туе узды (ФОТОЛАР)

Бу хакта «Идел» журналы хәбәрчесенә Татарстаннан Төркиягә укырга киткән Айгөл Кәбирова хәбәр итте. Айгөл, торган җирендә туган җиренең кешеләрен күреп, моңланган да, шатланган да.

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:
– Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! – диләр.

Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар – шул иске камчы, башкалык – тик фәсләре!

Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!

Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?

Без күчәрбез, иң злек күчсен безем әмсарымыз,
Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.

Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл).

Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт –  хөр Русия!
Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!

Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

– Если лучше вам,

Туда сами пожалте, господа!

Г.Тукай «Китмибез» (1907, май)

ЗараТөркиядәге, күчеп килгән татарлар тарафындан нигез салынган, Эскишәһәрдән 80 чакрым ераклыкта урнашкан авыл турында язам. Авылның рәсми исеме Османие, халык арасында Куруһөюк, Kuruhöyük: kuru – коры, höyük – ясалма калкулык. Фригия чорында элемтә чарасы буларак куллану максаты белән махсус ясалган мондый калкулыклар; Фригия үзәнлегендә Шарһөюк (Şarhöyük), Башһөюк (Başhöyük) кебек ясалма калкулыклар бар. Безнең авылыбызда су булмаган өчен исеме Куруһөюк. Османие исә, Osmaniye – падишаһның күчеп килгән халыкны урнаштырган җир анламында; Төркиядә –ия (-iye) белән беткән авыллар султан, хәлифә Абдул-Хамид II фәрманы белән корылган авыллар: Орһание (Orhaniye), Иһсание (İhsaniye), Месудие (Mesudiye), Решадие (Reşadiye), Һилмие (Hilmiye) һ.б. Габдулла Тукайның “Китмибез” шигыре дә хәлифәнең фәрманына кршы язылган шигырь.

Авылга 1895нче елда, 1893нче елны хәзерге Бөгелмә районы һәм Оренбург өлкәсендән күчеп килгән татарлар тарафындан нигез салынган. Ул вакытларда авылда 200дән артык кеше булган. Мәчете, ике мәктәбе, тегермәне, тимерче алачыгы булган. Игенчелек: бодай, арпа; бәрәңге, суган үстерү; терлекчелек: сыер, сарык асырау; тавык-каз асырау; умарта тоту, җиләк-җимеш үстерү белән көн күргәннәр. Безнекеләр Төркиягә ат арабасын керткәннәр. Төркләр моңарчы кагъны (kağnı) кулланганнар.

Хәзер исә авылда кышларын 15 гаилә, җәйләрен ике тапкыр күбрәк була. Авылда мәчет сакланып калган, мәктәпләр юк, берсе урынына 1996нчы елда Татар мәдәният үзәге ачылган. Балалар районга, ун чакрым чамасы ераклыктагы Чифтелергә барып укыйлар. Мин үзем бу авылны һәм анда яшәгән халыкны бу елның Сабан туенда белдем һәм таныдым. Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп кайттым, күпчелеге, аеруча яшьрәкләре, туган телебездә сөйләшмәсә дә аңлыйлар.

Төркия байрагы белән бергә, Татарстаныбыз байрагы җилфердәп тора, өстәлдә самаварыбыз җырлап утыра, Туган якларыбыздан килгән артистларның, Кирам Сатиевның халык коралларында уйнавы, Рамил Миндияр һәм Чулпан Әхмәтҗәнованың җырлары, Ренат һәм Татьяна Мифтаховларның дәртле биюләренә куелган көйләр җанга рәхәтлек биреп тора. Кош телләре белән сыйладылар да, Төркия җирләрендә булганымны онытып та җибәрдем. Бу авылны, халкын таныганым өчен чиксез бәхетлемен. Ходай үзләрен ташламасын, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда әһәмияте зур бу авылның.

Авыл үзенең күренекле кешеләре белән дә билгеле: фәнни хезмәткәр, Тюмата төркемен коручы һәм җитәкчесе Рахми Оруч Гүвенч (Rahmi Oruç Güvenç, 28/07/1948 –05/07/2017); фәнни хезмәткәр, Швейцариядә Аллергия һәи Астма авырлыклары Институтының (SIAF Swiss Institute of Allergy and Asthma Research) җитәкчесе Җизми Акдиш (Cezmi Akdiş); фәнни хезмәткәр, математика өлкәсендә профессор Эртугрул Өздамар (Ertuğrul Özdamar); фәнни хезмәткәр, машина төзелеше бүлеме җитәкчесе Айдоган  Өздамар (Aydoğan Özdamar)авылга нигез салучыларның оныклары.

1

Османие (Куруһөюк) авылы. Фригия чорында элемтә чарасы буларак куллану максаты белән махсус ясалган калкулыклардан төшерелгән фото.

Screenshot

“Сарык белән сыерлар һава эсселегендән ябык, төннәре далаларга чыгаралар иде. Син авыл төннәрен беләсеңдер: әллә нинди йолдызлар, утлар белән балкый. Без җәй көне җиргә ятып күккә карап йоклый идек”, — дип сөйли шушы авылда әти-әнисе туып үскән Якуп Акчура.

3

Авылның мәчете.

4.1

Элеккеге мәктәп урыны, хәзер монда Татар мәдәният үзәге ачылган (1996).

 

 

4.2

Элеккеге мәктәп урыны, хәзер монда Татар мәдәният үзәге ачылган (1996).

4.3

6

Фәкиһә апа – авылның иң бөек кешесе – 90 яшендә, 1926нчы елда туган.

7

Ат арбасына кадәр кулланылган кагъны (kağnı).

8.4

8.3

Авыл халкы тавык-каз асырый, умарта тота, җиләк-җимеш үстерә

9.3

Авылның урамнары, өйләре

10

Төркия байрагы белән бергә Татарстаныбыз байрагы җилфердәп тора, самоварыбыз җырлап утыра.

8.1 8.2 9.1 9.2 Фото 01.07.17, 10 28 21 Фото 01.07.17, 10 28 26 Фото 01.07.17, 11 06 27 Фото 01.07.17, 11 13 20

Комментарий язарга