Тормыш шулай үтеп китә ул…

Тагын бер ел үтеп китеп бара. Һәрвакыттагыча үзеңә биргән сүзләр тотылмады, теләгән хыяллар барсы да чынга ашмады. Шулай булса да, Яңа елны шатлык белән көтеп алалар. Холодильник тулы ашамлыклар, тәмлекүшләр, шәраблар. Бер ай алдан бүләкләр турында уйланып йөри башлаган хатын-кызларның күзләрендә өметсезлек ялтырап узып китә.

Кайдан акча табарга, кемгә нинди бүләк алырга – бу уйлар хәтта мине дә төшенкелеккә китерергә мөмкин, әлбәттә. Ир-ат, нишлисең, 31 генә Яңа елга бүләкләр әзерли, холыклары шундый. Нервалары корычтай нык.

Бәйрәм дип чыршы үтереп йөргән кешеләрне яратам, бездә бәйрәм табигать моны сизми калырга тиеш түгел, дип әйтәләр кебек алар. Кемгә сөйлим соң мин моны, корбан чалган халыккамы?!

Мандарин вакыты килеп җитте, декабрь җиттеме һәр кеше мандарин кимерә башлый. Мин сезгә бер кечкенә генә сер ачырмын инде хәзер… Мандаринны хәзер ел дәверендә сатып алып була. Коммунизм инде күптән юк булды. СССР вакытлары үтеп китте.

Яңа ел, туган көн һәм Сабантуй – мин бу бәйрәмнәрне яратып бетермим. Туган көн инде билгеле картаю билгесе булганга. Сабантуйны яратмыйм, чөнки аның мәгънәсен хәзер мәдәният хезмәткәрләре дә белми бугай. Ә Яңа елны алданучы, өметләнеп йөрүче кешеләр генә ярата бугай. Ә мин реалист, беркатлы түгел. Ләкин туганнарыма, дусларыма бәйрәмне бозып булмый бит. Шуңа да мин бөтен булган сабырлыгымны җыеп, алар белән бу бәйрәмгә әзерләнәм.

Бәйрәм көнне туганнар, дуслар бер өстәл алдында җыелып утыралар. Хуҗабикәләрнең кичкә таба калак тотарга да көче калмаган була, ләкин алар барыбер бәхетле. Менә бер ничә мизгелдән соң могҗизалар башланырга тиеш кебек. Өстәл алдына утыргач аш, салат, икра, аракы әкрен генә кырылып бара. Корсаклар тулы, сөйләшергә сүз беткәч телевизорның тавышын арттыралар. Миңнеханов һәм Путинга кадәр “йолдызлар” биеп-җырлап күрсәтәләр. Гел шул ук таныш йөзләр. Гайдай-Рязанов кинолары гына караган саен туйдырмый.

Ноябрь ахырыннан Яңа елны көткән, дусларым, Яңа елдан соң язны, яздан соң җәйне, җәй җиткәч, ялны көтүчеләрем: тормыш шулай үтеп китә ул…

Киләчәк турында онытмыйча, бүгенге көн белән яшәү даһи сәләттер. Үпкәләрегез булса, аларны онытып, үзегез гафу үтенегез. Үпкә белән яшәү бәхетсезлеккә китерә. Туганнарыгыз белән аралашмасагыз, акылга килегез, туганнарны сайламасак та, алар безнең иң якын кешеләребез. Яратмаган эшкә көндә барырга туры килсә, (эштән китергә кушар бу җүләр кыз дип уйласагыз, ялгышасыз) эшегезне яратырга өйрәнегез! Әлбәттә бу теләкләр җиңел генә чынга ашмыячак, көн дә үз-үзеңне тәрбияләмәсәң, үзгәртмәсәң могҗизага ышанып утырмасаң да була.

Бәхетле булыйк, бәйрәмнәрсез, календарьда язылган даталарсыз, болай гына, һәр көнне. Бүгенге көн белән сине!

Лерон

Ләйлә Лерон

Комментарий язарга