Тормыш

Артта калды шаяру вә көлүләр.
Алда көтә җитди эшләр, биек үрләр.
Насыйп булсын иде киң юлларда
Кеше белән чын адәмчә “күрешүләр”.

Барган юлым шома, шәп идее.
Шунлыктанмы тая башлады.
Яңа юлга чыккач, өмет баглап
Көлке, шаяруы артта калды.

Шунсы кызык: яна юлда йргән чакта
Кайда ни ятканын белмисең.
Таш артында аны тапмагач та,
“Белмәве дә яхшы” — диясең.
Мин бирешмим, атлыйм һәрчак алга
Абынырга туры килсә дә.
Минем максат – шушы яңа юлда
Эзләр салу якты киләчәккә.

Мин ватарга әзер ул ташларны,
Күчерергә биек тауларны.
Үкенүем көчле үткәнемдә
Ясаганга ялгыш адымны.
Акыл аңлый артка юллар ябык.
Ача алмый күңел ачкычы.
Ничек кенә кыю атларга соң
Киләчәккә хата кылмыйча?

Комментарий язарга