Минем исемем — Трактор…

“Шәһри Казан” газетасының бер санында Рабит абый Батулланың Йолдыз Шәрәпова мәкаләсенә кайтавазын укырга туры килде. Айробика, Гомосфер, Богема…нинди генә сәер һәм моңа кадәр ишетмәгән кеше исемнәре белән таныштым. Автор фикеренчә, утызынчы еллардан башланган төрле иҗтимагый вакыйгага мөнәсәбәтле, ата-аналарның балаларына кушкан исемнәре татарның таркалуын күрсәтә.

Хәзерге көндә кеше исемнәренең ниндиләре генә юк.

Әлбәттә, ата-ана баласына үзе теләгән исемне кушарга хокуклы. Ләкин ниндине? Исем кешене түгел, ә кеше исемне бизәсә дә, беркемнең дә Трактор исемен йөртәсе килмәс иде кебек.  Баланың әле шул исем белән яшисе бар. Халык, чор вәзгыятенә бәйле рәвештә, балага исем бирә. Совет чорында Дамирлар туса, Октябрь инкыйлабыннан соң Артурлар үсә. Соңрак инде чит ил сериаллары актерларының исемнәрен татар балалары йөртә башлый… Шулай итеп, бала үсә, һәм, исеменнән канәгать булмыйча,  аларны алыштыра башлый.

Танышлар арасында уздырылган сораштырулардан соң исем алыштыру теләгенең берничә сәбәбе ачыкланды: мәсәлән, Айсылуның үз исемен Таңсылуга үзгәртәсе килгән, чөнки кечкенә чагында аңа “Таңсылу искиткеч матур исем” булып тоелган. Апасы Лилия белән гел бутаганга, Ләйләгә шулай ук үз исеме ошамаган.  Ә менә Регина укыган сыйныфта, Региналар күп булу сәбәпле, аның бу исемне йөртәсе килмәгән.

Әлбәттә, исем алыштыру теләге төрле факторлар тәэсирендә туа. Мәсәлән, Түбән Новгородтан Виктор исемле егет, исемен рәсми рәвештә алыштырмаса да, үзен  Шәрифулла дип таныштыра. Ул татар егете булуына карамастан, рус исемен йөртә. Виктор моның сәбәбен Совет заманында татарларга яшәве җиңел булмаганлык белән аңлата. Шуңа бәйле рәвештә, татар халкының күпчелеге үзләренең исемнәрен русныкына алыштырган һәм балаларына да татар исемнәре кушмаган. Бу егетнең дә язмышы шулайрак. Ә әтисе аны Шәрифулла дип атарга теләгән булган.

Кеше үз исемен, 14 яшь тулгач, законлы рәвештә алыштырырга хокуклы. Һәм күпме тели — шуның кадәр. Моның өчен тиешле урыннарга документлар гына тапшыру кирәк.

Исемнәрнең кеше тормышына да тәэсире көчле икәнен беләбез. Алай гына да түгел, кеше исеменең баш хәрефләре дә аның язмышына йогынты ясый диләр. Мәсәлән, Кукмара егете Илнур 20 яшен тутырганда, исемен Илназга үзгәртә. Чөнки “нур” сүзе “ут” мәгънәсенә ия. Шуңа күрә мондый исемнәр кушу хупланмый.

Ислам дине буенча, балага исемне җиде көн эчендә кушу кирәк санала. Ә зур яшьтәге кешеләр исем үзгәрткәндә, аларны кыйблага каратып утырталар һәм азан әйтәләр.

Шуңа күрә исемнәрне кабаттан яңартып йөрисе булмасын өчен, балаларга исемне уйлап, мәгънәсен аңлап кушу кирәк. “Ярамаган тагы бала-чагага” дигән мәзәктәге кебек килеп чыкмасын тагы.

Фото: playcast.ru

Фото: playcast.ru

Комментарий язарга