Балтач — беренче, Теләче — бишенче

Түбән Камада легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш ярышлары тәмамланды. Бәйге вакытында иң шаккаттырганы Чистай командасы булды. «Чистайлылар» команда беренчелегендә дә югары күтәрелде, шәхси беренчелектә дә призлы урыннар яулады.

Хәбәр иткәнебезчә, Россиянең — сигез, Татарстанның — унике тапкыр чемпионы, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, татарча көрәш буенча Татарстанның Атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә көрәш бәйгесе быел 25нче тапкыр үткәрелде. Әгәр дә үзе исән булса, аның үзенә дә 70 яшь тулган булыр иде.

Әлбәттә, юбилейларга бай бәйгенең үзенә күрә бәйрәм төсен алачагы алдан ук билгеле булгандыр. Түбәнкамалылар тырышкан үзе. Ярышларның ачылыш тантанасына да әйбәт әзерләнгәннәр (бу урында шунысын да искәртергә кирәктер: тантанага хәтта район һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшин да килгән иде, соңгы елларда аны биредә беренче күрүем иде әле). Көрәшчеләргә, тренерларга, тамашачыларга тамак ялгап алу өчен футбол залын тутырып диярлек «ашханә» дә оештырганнар. Көрәшче һәм турнирга багышлап «Данил батыр» исемле китап та чыгарганнар. Приз фондының арттырылуы турында да язган идек. Кыскасы, бәйгегә шактый гына акча керүен чамалавы авыр түгел.

Дүрт келәм генә коткармый

Әлбәттә, чатаклыклар юк түгел, бар. Узган еллар тәҗрибәсен истә тотып, быел турнирны ике көн уздырырга килешенгән иде кебек. Әмма аны быел да бер көнгә «сыйдырырга» булдылар. Дүрт келәм җәелгән иде. Беренче әйләнеш тиз генә барган кебек тоелса да, ахырга таба вакыт, алҗыганлык үзенекен итте: ахыр чиктә, бәйге кичке җиделәрдә генә бетте. Көрәшчеләр Түбән Камадан чыгып киткәнче, сигез-тугызлар да булгандыр әле.

Быел юлда буран иде. Узган ел томан булу сәбәпле өйләренә 6-7 сәгать кайтучылар булды, дип беләм. Кыскасы, бәйгене ике көн уздыру кирәклеге янә көн тәртибенә килеп басты. Ни генә дисәң дә, турнирның тарихы бар, исеме һәм дәрәҗәсе бар. Шуңа да нефтехимиклар шәһәренә ел саен килүче көрәшчеләрнең саны арта баруы да аңлашыладыр. Әле бит тамашачыларга да урын кирәк. Кама арьягында көрәш бәйгеләре (рәсми ярышлар турында сүз бара) еш уздырылмый. Шуңа да анда Түбән Каманың үзеннән дә, якын тирә районнардан да тамашачылар күпләп килә.

Әлбәттә, биш келәм дә куярга була. Көрәш тагын да тизрәк барсын өчен. Ләкин, миңа калса, аннан инде бәйгене «для галочки» уздырган кебек кенә булыр иде. Әнә, дүрт келәмгә дә хөкемдарлар җитешмәде бит. Бик авырга туры килде судьяларга. Азрак тамак ялгап алырга вакытлары да бик аз иде. Шулай да, молодцы, әйбәт эшләделәр, ярыштан соң аларның эшчәнлегенә карата сораулар да бу юлы бөтенләй булмады диярлек.

Чистайда көрәш үсәрме?

Беренче әйләнештә көрәшәчәк егетләр исемлегенә күз салгач та, анда Башкортстан вәкилләренең күплегенә игътибар иттек. «Әһә, турнирның дәрәҗәсе тагын да артачак, күрше республикадан да егетләр килгән бит», дип уйлап куярга мөмкин иде. Ләкин, Башкортстан батырлары (арада башкортлар да, татарлар да бар), нигездә, Чистай командасы данын якларга килгән икән. Әйе, Альберт Рәхмәтуллин, Айнур Сыртаев кебек Россиякүләм ярышларда Татарстан егетләрен еш кына җиңгән батырларны күрәбез шәп иде анысы (Артур Зөлкәрнәевны Теләче командасында күрү гаҗәпләндерми инде хәзер). Тик… Көзен Татарстан чемпионатында да Чистай, Теләче, Лаеш өчен көрәшер дә, аннан Россия чемпионатына бармасмы икән алар? «Пропискалар» мәсьәләсе бер хәл ителгән кебек иде инде. Ә монда шул ук хәл. Альберт, Айнурлар сәгать заводында — анысы да юк инде — эшли башлавы кебек килеп чыккан бу. Әгәр дә Башкортстан егетләре Башкортстан әләме астында чыгыш ясасалар (көрәшчеләре дә җитәрлек идек ич), күпкә кызыграк булыр иде кебек.

Бу — ситуациягә бер караш. Икенче яктан караганда, әгәр дә чикләү юк икән, нигә әле теге яки бу төбәк көрәшчесе үзен чакырган район-шәһәр өчен көрәшмәскә тиеш? Аның да ашыйсы, киенәсе килә…

Өченчесе дә бар. Шәп көрәшчеләрне күреп, үзләрендә дә көрәш популярлашкан Әлмәт, Зәй төбәкләрендәге кебек, Чистайда да милли төребез уңай үзгәреш кичерсә, бигрәк тә шәп булыр иде…

(Куелган күпнокталарны үзегез тутырырыгыз)

Сүз уңаеннан, бу ярышта Зәй командасы — өченче урынны гына яулады. Беренче урында – Теләче егетләре. Балтач – икенче. Ә ел башыннан бирле уздырылган биш ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач егетләре беренче урынга чыкты. Аннан соң Әлмәт, Мамадыш, Кукмара, Теләче командалары килә.

Һәр үлчәүнең үз хуҗасы

Кайбер көрәшләргә күз салып узыйк.

60 кг.га кадәр авырлыкта моңарчы исемнәре әле күз-колакка чалынмаган егетләр алдынгылыкка килеп чыкты. Финалда Илһам Гайфетдинов белән Дамир Ишморатов очрашканда, ирексездән, Рузилләр, Нәфисләр, Фәһимнәр искә төште. Бер караганда, очып кына көрәшәсе үлчәү. Ләкин финал сөлге тотышы өчен көрәшкә ошап калды. Егетләргә афәрин, анысы. Чөнки финалга алданрак фаворит булып исәпләнгән Фирзәр Гыйниятуллин, Илсур Гимадутдинов, Шамил Чевиклар түгел, нәкъ менә алар килеп җиткән бит.

65ләр арасында финалда очрашкан Шамил Локманов та, Рәмис Саматов та — исемнәре таныш егетләр. Түбән Кама егете үз яшьлекләре арасында Татарстан, Россия беренчелекләрен отса да, олылар бәйгеләрендә стабиль югары нәтиҗәләр белән мактана алмый анысы. Рәмис Саматов берничә ел Казанның Идел буе районы өчен бил алышканнан соң, быел Теләче районы данын яклый башлады. Әлбәттә, Шамилгә финалда үз диварлары да ярдәм иткәндер.

70 килолылар арасында алдан ук фаворит булып исәпләнгән Артур Зөлкәрнәев җиңү яулады. Һәм үз җиңүендә артык сорау калдырмады да бугай.

75 кг.да Чаллыдан Ринат Шәйхетдинов чемпион исеменә лаек булды. Техник яктан бик яхшы әзерлекле егет. Финалдагы көндәше Альбер Рәхмәтуллин Россия чемпионатында бик ышанычлы җиңгән иде, Түбән Камада да үз арсеналында әллә нинди «корал»лар барлыгын исбатлап килде. Матур көрәшә Альберт. Еш кына татарстанлылар кулланмаган алымнар белән җиңә. Финалда җәрәхәт алган, диделәр.

80 һәм 85 кг.га кадәр үлчәүдә җиңү яулаган Рамил Синәкәев белән Ренас Кәлимуллин барлык көндәшләрен дә ышанычлы отып чыктылар, молодцы, егетләр!

90нар арасында төп фаворитлар Илмир Төхвәтуллин белән Марсель Гозәеров беренче әйләнештә үк очрашты. Илмир отты һәм, ахыр чиктә, чемпион да калды. Вакы калыргат-вакыт җиңү өчен артык көч түкмичә генә көрәште дигән тәэсир дә калырга мөмкин. Бу үлчәүдә соңгы араларда бераз югалып торган Алабугадан Илнар Галимовның да ышанычлы көрәшүен һәм өченче урынны алуын искәртеп үтәргә кирәктер.

100 килолылар арасында икенче урынны яулаган Айнур Сыртаев беренче әйләнештә Эльдар Хәмитов белән көрәште. Бәхәсле очрашуда отып чыкканнан соң, ул финалга кадәр үк килеп җитте. Соңгы Россия чемпионатында Айнур финалда Айвар Билаловка җиңелгән иде. Бу юлы әлеге үлчәү категориясендә һәрвакыт мактау пьедесталында булган Ришат Гайнетдиновка бирелде. Икенче тапкыр 100ләр арасында чыгыш ясаган Булат Мусин исә өченче урында. Әйтергә кирәк, Булат баштан ук авыррак көрәште. Бер караганда, яңа үлчәүдә беренче адымнарын ясау үз ролен уйнагандыр төсле. Ләкин әле беренче әйләнеш алдыннан ук тренерларыннан берсе Булат Хәбибрахманов белән сөйләшкән вакытта, аягы авыртудан зарлануын, авыртуны баса торган дару эчкәнлеген ишеткән идем. Тәҗрибәле Ришат белән көрәшкәндә әнә шундый “ваклык”лар да үз ролен уйнагандыр.

130 килолылар арасында Биектау батыры Раил Нургалиев “өйдә кем хуҗа” икәнен бик яхшы күрсәтте кебек. Финалда Радик Сәлахов белән очрашуын көттек. Шулай булып чыкты да. Раил югарыдан салып бер балл алгач та, Радик җәрәхәт алуы турында хәбәр итте. Өченче урында – Ринат Дәүләтшин.

Иң авырлар арасында җиңү яулаган Марат Мөхәммәтҗановка да “үз өеңдә диварлар да булыша” дигән әйтем ярдәм иткәндер. Ышанычлы җиңү яулады.

60 кг.га кадәр:
1 урын Илһам Гәйфетдинов, Мамадыш районы;
2 урын Дамир Ишморатов, Балтач районы;
3 урын Раил Исхаков, Кукмара районы.

65 кг.га кадәр:
1 урын Шамил Локманов, Түбән Кама;
2 урын Рәмис Саматов, Теләче районы;
3 урын Илназ Димиев, Мамадыш районы.

70 кг.га кадәр:
1. Артур Зөлкәрнәев, Теләче районы;
2. Илнар Муллахматов, Балтач районы;
3. Булат Юнысов, Мамадыш районы.

75 кг.га кадәр:
1. Ринат Шәйхетдинов, Яр Чаллы;
2. Альберт Рәхмәтуллин, Чистай районы;
3. Азат Нурмөхәммәтов, Яңа Савин районы.

80 кг.га кадәр:
1. Рамил Синякаев, Әлмәт;
2. Ринат Мингалиев, Яр Чаллы;
3. Рөстәм Хөснетдинов, Түбән Кама.

85 кг.га кадәр:
1. Ренас Кәлимуллин, Зәй;
2. Раил Сәләхетдинов, Кукмара районы;
3. Нәфис Галиев, Идел буе районы.

90 кг.га кадәр:
1. Илмир Төхвәтуллин, Яңа Савин районы;
2. Руслан Хәмидуллин, Зәй районы;
3. Илнар Галимов, Алабуга.

100 кг.га кадәр:
1. Ришат Гайнетдинов, Минзәлә районы;
2. Айнур Сыртаев, Чистай районы;
3. Булат Мусин, Яңа Чишмә районы.

130 кг.га кадәр:
1. Раил Нургалиев, Биектау районы;
2. Радик Сәлахов, Зәй районы;
3. Ринат Дәүләтшин, Яңа Савин районы.

Авыр үлчәү:
1. Марат Мөхәммәтҗанов, Түбән Кама;
2. Фирдүс Зәйнуллин, Яшел Үзән районы;
3. Фәнил Исмәгыйлов, Кукмара районы.

куреш

Комментарий язарга