Туфан Миңнуллин

* **

Карап торам. Карап-карап
туймый торам,
Сокланудан сүз кушарга
кыймый торам.
Язмыш сине көнче ирдән
саклый күрсен –
Чибәрлегең көн дә тотып
кыйный торган.

* * *

Җүләр, димсең? Җүләр булгач,
җүләр инде,
Җүләр кеше җүләрләрчә көлә инде.
Минем сине яратканны Казан түгел,
Мәскәү белән Токио да белә инде.

* * *

Ачуланма мине, карчык, тиргәмә дә,
Минем өчен нервы бозып
чирләмә дә.
Яшьлегемнең яшьтәшләре
мине бутый –
Туфан абый, син яшь әле, дияләр дә.

* * *

Бу дөньяда кимлегеңне белдертәләр,
Елаталар, кирәк икән көлдертәләр.
Әнә, кара: атка камыт кидергәндә,
Аның башын ничек итеп идертәләр.

* * *

Яңа яуган кар өстендә эзләр кала,
Аерылганда, әйтелмәгән сүзләр кала.
Бар да үтә, бар да кала…
Иң авыры –
Мөлдерәмә өмет тулы күзләр кала.

* * *

Керфекләрең –
зәңгәр күлнең камышыдыр,
Танышуларның дәвамы –
кавышудыр,
Кавышуларның ахыры – гомер буе
«Син – елан!» – дип,
«Ә син – эт!» – дип ярышудыр.

* * *

Пар табыла шашып-шашып
сөйгәннәргә:
Таһир-Зөһрә, Фәрһат-Ширин,
Мәҗнүн-Ләйлә…
Әй, Матурым, шушы бөек исемлеккә
Туфан абый һәм Син булып
керик мәллә?

* * *

Карт түгел мин һәм
картаймам мәңгегә.
Ышандырып нәрсә әйтим
дәлилгә? –
Галиябану әби булмый һичкайчан,
Бабай диеп эндәшмиләр Хәлилгә.

* * *

Үтте язым, җәем, җитте инде
көзләр…
Бу сүзләрне шуның өчен язам,
кызлар:
Туфан абый, зинһар өчен,
картайма, дип,
Берегезнең, бәлки,
бераз күңле сызлар.

* * *

Хастаханә. Тәрәзәсе урам якта.
Карыйм шуннан
күңел төшеп киткән чакта –
Көн озыны тыз-быз чапкан
ханымнарның
Хет берәрсе уйлый микән
минем хакта?!

* * *

Син кыз чакта,
мин дә әле егет чакта,
Куып тотып үпкән чакта теге чатта,
Истән чыккан,
ни дип әйткән идең миңа,
Шул турыда язып җибәр әле хатка.

* * *

Ап-ак карлар явып үткән үзәннәргә,
Ак төс иңгән без табынган
гүзәлләргә…
Сокланып һәм моңсуланып
карап торам
Бабай диеп үзәгемне өзгәннәргә.

* * *

Сандугачны кем өйрәткән
җыр җырларга?
Чәчәкләрне кемнәр сипкән
болыннарга?
Зинһар өчен, ат буласын
белгертмәгез
Болыннарда уйнаклаган колыннарга.

* * *

Үтте кызлар: «Исәнмесез, бабай!» –
диеп,
Артларыннан карап калдым,
башым иеп.
Шунда кинәт, арандагы
яшь айгырдай,
Егет чагым кешнәп куйды,
башын чөеп.

* * *

Карап торам: чәчләреңә
бәсләр кунган,
Күзләреңнең каралыгы
шактый уңган.
Булды инде, җитте инде, тыел инде,
Ал намазлык, менә дисбе,
әнә комган…

* * *

Беләм инде, сиңа кызык
миннән көлү,
Миңа кызык – синең үртәгәнне белү.
Шулай инде, дорогая, нишләтәсең,
Картлык плюс яшьлек
һәрчак равно нулю.

* * *

Мәхәббәт ул нәрсә димсең?
Хикмәттер ул –
Бал ягылган ике телем икмәктер ул:
Бер мизгелдә балын
ялап бетергәчтен,
Ипи кимереп
икәү гомер итмәктер ул.

* * *

Салкын кышта яз башлана,
имештер…
Елның башы яз булырга тиештер –
Уйный кояш, яшәрә җан,
кайный дәрт –
Матур кызлар судан кайтып
килештер.

* * *

Кайдан алдың кашларыңның
кыйгачлыгын,
Кемнәр бирде күзләреңнең
көләчлеген?
Ходай димсең? Рәхмәт аңа!
Ләкин нигә,
Нигә миңа биргән
Мәҗнүн иләслеген?

* * *

Ах, Гүзәлем, биетмәче кашларыңны.
Күрмисеңме мәхәббәттән
шашканымны?
Йә, әйт, нишлим?
Кашларыңны канат итеп,
Очып китеп
упкыннарга ташланыйммы?

* * *

Күпме синең карашыңда серлелек,
Самимилек һәм дә әллә кемлелек!
Күзләреңә бер карасам, имәнәм,
Бер карасам, йөрәк тибә сөрлегеп.

* * *

Күзләреңдә яшең мөлдер-
мөлдерәмә –
Тамам, тамам, тамам, диеп
мөлдерәнә.
Кызганам да үзем сине,
сокланам да –
Син гүзәлсең хәтта шушы
хәлеңдә дә.

* * *

Күрегез, күр, атлап түгел,
йөзеп бара.
Сокланулы карашларны сөзеп бара,
Миңа да бер күзен сирпеп
карап алды,
Шул чагында «аһ!» димичә
түзеп кара.

* * *

Йә, нишлибез? Син – түрә,
мин түрә түгел,
Мин – бер гидай,
син үзеңә күрә түгел.
Мин шул инде – җыен юк-бар
сөйләп йөрим,
Ләкин синең дә сүзләрең сүрә түгел.

* * *

Яши-яши, киттем инде картаеп та,
Ара-тирә мәс булдым һәм аек та…
Шуны белдем: әдәбият дәрьясында
Бүре, кәҗә һәм кәбестә бер каекта.

* * *

Алсу, дымсу иреннәрең бөрелгән,
Назлы, татлы сүзләр тама телеңнән…
Бүтәннәрнең барысын да онытып,
Сине генә мактап язам бүгеннән.

* * *

Мичкә – пүлән, самавырга
шакмак кирәк,
Бии-бии җырлар өчен такмак кирәк.
Албастылар, җен-пәриләр
туй иткәндә,
Афәрин дип хуплар өчен
ахмак кирәк.

* * *

Шундый җыр бар: бер битең ал,
бер битең гөл.
Синең менә һәр ягың да
бербөтендер:
Йөзең кара, эчең кара, эшең кара,
Һай-һай, бырат,
яшәүләре бик читендер.

* * *

Туп типкәндә, аяк белән
уйнау яхшы,
«Гол! Гол!» диеп сызгыру һәм
чинау яхшы.
Ни кызганыч, аяк белән
уйлап булмый,
Ни әйтсәң дә, башың белән
уйлау яхшы.

* * *

Акчаң күпме? Юк-юк, әйтмә,
белеп торам.
Күп икәнен белгән килеш
көлеп торам.
Телисеңме, кешеләргә әйтер өчен
Син фәкыйрьгә бер җылы сүз
биреп торам.

* * *

Төшемдә мин таш гасырга
кайтып килдем,
Кыргыйларга шигырьләрем
укып йөрдем.
Шигыреңне ташка уеп яз, диделәр.
Шагыйрьлекнең ни икәнен
шунда белдем.

Комментарий язарга