Туган көнең белән, Сиринә-якташым!

Бүген яраткан җырчыбыз Сиринә Зәйнетдинова үзенең туган көнен билгеләп уза. Шул уңайдан Фәрид Мифтахов аңа үзенең җылы теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле Сиринә Фәнис кызы!

Нурлат ягы талантларга бай төбәк. Нурлатны әдәбият-сәнгать илендә таныткан иң якты йолдызларыбызның берсе сез, Сиринә!

Төрле фестивальләрдә, конкурсларда, дәүләтебезнең зур чараларында Сез чыгыш ясаганда, без — якташларыгыз горурланып карыйбыз.

Сиринә Фәнисовна! Сезне туган көнегез белән якташлыгыбыз вәкилләре һәм шәхсән үз исемемнән кайнар котлыйбыз. Исәнлек, гаилә бәхете, шатлыклар телибез. Алга таба иҗади тормышыгызда уңышлар, югары бүләкләр күп булсын! Халкыбызның яраткан җырчысы булып озак еллар иҗат итегез!

Хөрмәт белән Ф.Ф.

Сиринэ1

Комментарий язарга