Казанда бары тик татарча гына сөйләшәләр икән…

Туган авылымда яшәү дәверендә телевизордан барган татарча тапшыруларны карап, “Казанда бары тик татарча гына сөйләшәләр икән, менә бит ничек  чиста итеп телебезнең байлыгын күрсәтә беләләр», дип уйлый идем. Әлбәттә, барлык үз яшемдәге мәктәп укучылары кебек тизрәк укуны бетереп, шәһәргә китәсем, кинолардагы студент кызлар кебек кечкеә генә сумка күтәреп, студент булып йөрисем килгәнен хәтерлим. Татарча сөйләшәләр бит әле шәһәрдә дә дип уйладым.

Хыял канатларында йөзеп, «алсу» күзлекләремне киеп, бәләкәйдән үк яраткан башкалабызга чыгып киттем.

Казан үзенең җылы кочагы белән каршы алса да (абитуриетларның студентка күчкән вакыты, август ае ахыры), минем белән бер бүлмәдә яшәгән, бөтен “общага” га таралган Татарстанның төрле почмагыннан җыелган студентлар татарлар булса да, рус теленең күпчелек җирдә кулланылуын күрдем монда. Төркемдәш дус кызым белән тулай торак янындагы киоскта ипи алырга чират торганда, бер бәләкәй мәктәп малаеның телефоннан “Әни, тагын нәмә алырга куштың әле ?”, дип сөйләшкәнен әле дә онытмыйм. Ул малай ипи алгач та, без аны “Синең әти-әниең кайсы яктан?” дип сөйләштереп торган идек. Урамда татарча сөйләшкән кешеләр безнең өчен ят иде бу вакытта. Кибеттән әйбер алганда да үзем  сатучының татарча белү-белмәвен тикшерү өчен генә түгел, ә аңа үземчә якын итеп эндәшә алганны белү өчен дә беренче чиратта татарча исәнләшә һәм кирәк әйберемне сорый идем.

Дәүләт Советында татарча сөйләшкән мәрхүм Туфан абый Миңнуллин кебек бөтен җирдә дә татарча гына сөйләшеп йөреп булмады. Кая барсам, кая керсәм дә, татарча аңламаган кешеләр бик күп очрады. Урамда үткән кешеләрнең дә сөйләменә  гел игътибар итеп йөрдем: татарча гомумән бер-берсенә эндәшмиләр иде. Студент булуымның беренче ике елын искә төшерәм дә, үземне бик кыен итеп хис итеп йөргәнемне күзаллыйм. Русча гына сөйләшүчеләргә тора-бара колаклар ияләшеп бетте. Киресенчә, игьтибарымны  татарча сөйләшеп барган кешеләр җәлеп итә башлады. “ТНВ”га берничә тапкыр бару дәверендә  саф татарча, телемнең иң матур сүзләрен генә кулланып сөйләшкән яраткан алып баручыларым  да русча сөйләшә булып чыкты. «Мин татарча сөйләшәм» кебек акцияләрне оештыручылар да, сәхнәдән матур итеп татарча сөйләүдән бушагач, әлеге дә баягы русчага күчә торган яшьләр икән. Театр артистлары белән сәхнә йолдызлары да нигәдер өстенлекне башка телгә бирә, русча аралаша.

Аралашулар торган саен кими барды. Туган телемнең төбендә яткан иң матур хәзинәләрен файдаланып сөйләшүчеләр булып факультетыбызның укытучылары калды. Аларның матур итеп сөйләшүенә, үз-үзләрен тотышларына торган саен барлык студентлар да гашыйк була барганбыздыр, мөгаен.

Телебезнең көннән-көн барлык яктан да кысрыклана барыун күреп һәм шушы дәрәҗәгә җиткән хәлдә дә, без – татар яшьләре дә, телебез өчен җанын-тәнен бирергә әзер торган олырак буын кешеләре дә, рус мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да, Казан университетының  татар филологиясе юнәлешендә белем бирүче мөгаллимнәре, милли әйдәманнарыбыз — шагыйрь-язучыларыбыз да — һаман да телебез өчен үз сүзебезне бер әйтә алырбыз дип өметләнеп калам әле мин.

че5

Хөснетдинова Сөмбел 170 нче урта мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Комментарийлар

  1. Рузалия
    Янв 25, 2018 @ 20:42:26

    Хәзер газета-журнал редакциясендә корректорлар юкмы әллә? Туган тел һәм әдәбияты укытучысы язганга охшамый бу мәкалә.

  2. Ильдар
    Фев 07, 2018 @ 23:40:00

    Рузалия, сез ни очен шулай уйлыйсыз? Я вот прочитал и вроде бы все грамотно написано.

Комментарий язарга