Тукай премиясенә кандидат Әхәт Гаффар турында

Без – аның аша үтешлиме, әллә – ул бездән үтешлиме? Анысы табышмак. Ахрысы, шуңадыр, Әхәт Гаффарның кыска-кыска хикәяләрен яратам. Тулы бөтенлегендә аны нибары үзе бар кылган Зат кына күрә-ваемлый алган, безнең өчен гомеребез буена фрагмент булып калган тормышның үтеп барышлый мизгелен чагылдыра ул хикәяләр.

Әйтерсең, сагышлы-якты манзараны төшерер өчен палитрага махсус сайлап алынган рәссам буяулары да сеңгән аларга, ниндидер үтә таныш көй-аһәңнең тымызык… боек… әмма тоташ нур белән өретелгән сулышы да ягылып калган…

KSF_1302

«Бу минем сагышым, минем яктым» дип укыйсың. Деталь-образлар сине үз экзистенцияң буйлап сәяхәткә алып китә, башлангычыңа әйди. Туфрак, җир, туган нигез, үзеңнең каян (нәрсәдән) башлануың – болар Әхәт Гаффар иҗатының төп темалары.  Импрессионистик сурәтләү аша тормышның, кеше яшәешенең ни дәрәҗәдә иллюзор, уалучан-нәзберек булуын үзенә генә хас бер осталык, нечкәлек белән җиткерә белә укучысына бу язучы.

Бар да – туктаусыз әверелештә, үзгәрештә ул тудырган әсәрләрдә. Төгәл генә, анык җаваплар да юк диярлек, булсалар да, эзләп, михнәт белән табып алына алар. Бер генә яклы хакыйкать турында да сүз була алмый, хакыйкать – һәркемнең үзенеке, ситуациягә бәйле, субъектив, тотрыксыз… Әмма һәр каһарманны тынгысызлый торган тормыш куемтысы бар – аның эчендә син һәр мизгелдә һәр адымың өчен җавап тотасың.

Шуңа да менә бу язучы торгызган тормыш-яшәеш моделе, умырткасы, дияргә, асылда, мөмкин түгел. Чөнки, адәм баласы дөньяга яратылган мизгелдән башлап, үлеменә кадәр үткән вакыт эчендә бу пространство-континуумда тотрыклы гына берни дә юк икәнлеген аермачык исбатлый Әхәт Гаффар геройлары. Бар да бер мизгел эчендә хәл ителә ала, һәм аннан гомерлеккә төзәтеп булмаслык вакыйгалар чылбырына әверелә. Бүгенге фәндә бик популяр булган «параллель дөньялар», «яшәеш модельләренең вариантлары» төшенчәсе дә ят түгел Гаффарга. Аның әсәр каһарманнары бу уйны кабат-кабат үзе аша кичерә, нигездә, сайлаган вариантыннан канәгать диярлек кала. Гәрчә, сайламаганы өчен әрнү, үкенеч, аны юксыну әчесе һәрчак төер булып утырып калса да тамак төпләрендә.

ahat-1

Мәхәббәтне сурәтләгәндә дә бер үк вакытта нечкә-поэтик яссылыкта торып эш итүенә карамастан, шактый прагматик һәм аек акыллы позициядә кала бирә автор. Үзәктә – җир-туфрак, табигать-мәңгелек белән өзлексез бер чылбырдагы кеше экзистенциясе тора. Ялгызлыгы. Гаиләдә булсынмы, социумдамы, үз галәмендәме – адәм баласы барыбер ялгыз. Мәңгелек суфый.  «Кеше-функция», «кеше-продукт» кебек төшенчәләр турында, каһарманнарын экзистенциаль вакуум эченә урнаштырып, көтелмәгән, бик гадәти генә «шартлау» тудырып, уйландыра Әхәт Гаффар. Минем өчен һәр укылышта көчен һәм көтелмәгәнлек элементын җуймый торган «Төш» хикәясендә бу аермачык чагыла. Гади генә сюжет – тормышның үтә таныш бер фрагменты. Абхазиягә ял итәргә барган гаиләнең пляжда ятканда килеп туган гәпләре, параллель кичерешләре. Бер-берсе тирәсендә әйләнгән (асылда космик бушлыкта япа-ялгыз бәргәләнеп йөргән) «ир» вә «хатын» дигән планеталарның орыну нокталарын, һәм арадагы упкыннарын сурәтли хикәяләүче. Бу икәүне тоташтыручы җеп булып кызлары тора, дип басым ясый ул. Һәм асылда аларны башлангычы – үз асыллары белән тоташтыручы булып та әнә шул йөрәктән өзелеп төшкән балаларының «сары башлы» балачагы тора.

Тыныч кына, җайга салынган механик тормыш агышын ирнең төннәрдән бер төнне күргән һәм бимазалап торган төше бүлә. Һәм ул үзенең балачагына әйләнеп кайткандай була. Авылга кайтырга кирәк, дип тәкрарлый, Гаградан бер кәрзин конфет күтәреп алып кайта да, балачакта кәнфит урлаганын искә төшерә.

Мин Әхәт Гаффарның мондый төр хикәяләрендәге детальләрне яратам. Алар мине гүяки су төбенә төшеп күмелгән Атлантидама алып кайта: көтү көтәргә төшкәч, көлгә тәгәрәткән бәрәңгеләр булсынмы ул, Пасхага йомырка җыюлармы, кайчандыр күкрәп торган, хәзер исә чүп үләне басып киткән ташландык болыннарда бүзәреп йөргән бахбайлар белән колыннармы… Балачакның тагын башка бик күп ырымнарымы… (Һәр әсәренә тукталып, ул мулдан кулланган образ-детальләрне санап тору, аларның символик кодын ачу – озын-озак һәм, бәлки, мәгънәсез дә эш булыр иде. Мин бу тыйнак, кыска кына язмамда укучыны аларны эзләр өчен Әхәт абыйларының әсәрләренә сәяхәткә чыгарга чакырам – шулай дөресрәк булыр. Һәркем үз җеп очын табып алыр…)

Һәм менә галәми масштабтагы Ялгызыкны һәм Сызлануны тойган, кем беләндер орыну-кушылу сулкылдавы белән өзлексез ымсынып-әрнеп яшәгән җан юанычны кайта-кайта җирнең кендек каны тамган бер «аршинында» таба. Шулай итеп, «кече ватан» төшенчәсенә алып чыга безне язучы. «Авыл прозасы»ның совет чорына караган кайбер «маңгайга бәргән» үрнәкләрендәгечә, ачыктан-ачык туфракны олылау, мактау, зурлау аша түгел, ә тәэсирле психологик алымнар аша. Аның балачак болыннарына, чатырманнарына аяк басам да, хәсрәттән җиргә кадалып җан тәслим кылган ләкләкне, Бәхтизар картның үз яшенә карамастан зирәк оныгы Каюмны күзаллыйм… Кеше белән туфракның, кеше белән табигатьнең гармониясен һәм ул гармония бозылудан төзәтеп булмаслык хаталар килеп чыгуын сурәтләгән Гаффар хикәяләре кинәт кенә Распутинның «Прощание с Матерой» әсәре белән аваздаш булып китә. Тиздән станция төзелеп, су астында калырга тиешле җирләрне карарга, барларга чыккан, үзе кебек уяуларның гына күзенә күренгән Утрау ияседәй, баба белән онык та төнге сакта тора. Аларның нәсел тегермәннәре сүтелеп, инеш, хәтта авыл үзе үк юкка чыгарга мөмкин чөнки:

– Син зиһенле бала. – Бабасы дәү, кытыршы учы белән аның чәчен сыйпап алды. – Иртә уянган халык озаграк яши.

– Кешеләр – халык дигән сүзме?

– Кешеләр йокласа да ярый. Ә халык… халык ул көне-төне уяу торырга тиеш. Бер йокыга китсә, бүтән күзен ачмый
ул.

– Чү! Төн җиткәч, бөтен кеше йокларга ята ич! Бөтен кеше йоклагач, халык та йоклый булмыймыни?

– Үзебез йокласак та, безнең зиһен белән хәтер йокламый, улым, – диде Каюмның бабасы.

– Хәтер ул – төшмени? – диде малай, әзрәк уйланып утыргач.

– Ник? – дип сорады бу юлы бабасы.

– Үзем йокласам да, минем төшем йокламый. Кино шикелле, ут кабынгач, кояш чыккач кына сүнә.

Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде. Аннары зур учы белән битендәге елмаюны сыпырып алды да моңсу күзе белән генә түбәндәге авылларына, дөресрәге, инде авыл булудан туктаган җиргә ишарәләп күрсәтте:

– Хәтер әнә шул инде ул.

Әнә шундый контрастлар аша «милли экзистенция» дигән төшенчәгә алып чыга безне язучы. Һәм ул гадәти сыктау тарафдары булудан бигрәк, психологик детальләр, агымнар, катламнар белән эш итүгә йөз тота. Кечкенә генә бер язмыш аша олы проблемалар турында оран сала.

Әхәт Гаффар турыдан-туры хикәяләүче, әйткәнемчә, маңгайга бәреп ишарәләүче каләм әһеле түгел, ә читләтеп сөйләүче, укучысына үзенә уйланырга калдыручы. Шул ук укучыга сайлау хокукын да бүләк итүче: кем син – үз асылыңны таба алмый йөрүче бер ялгызакмы, әллә Олы Җир Тарихының хәтер кодын саклаучы бер фрагментымы?

Болар туры килми икән… бәлки, Табышмак чишүчеседер?

Кайчандыр Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә: «Мин табышмак чишәм нәселемә…»

Комментарий язарга