Тукай белән багланышым

Фатыйх абый янына бардым. Ул да, барып керүгә, йөрәгемне әрнетеп: «Туташ, Тукай үлде бит», диде. Мин: «Шулай икән шул, нигә үтердегез?» –дидем. Ул: «Мин синнән сорыйм, нигә үтердегез?» Мин: «Аны алып калырга янында түгел идем бит. Сөйләп-сөйләп тә димли белмәдегез бит», – дидем. Ул: «Сезне Тукайга соратып Чистайга хат яздым. Аннан отказ хәбәре килде» дигәч, күзләрем атылып чыгардай булып, Фатыйх абыйга карадым.

Тукайның Зәйтүнәгә мәхәббәте хакында шактый әсәрләр язылды. Аларның барысы да диярлек әдәби әсәрләр һәм, әлбәттә, әлеге мәхәббәт тарихы авторларның хыял куәтенә бәйле. Шунысы шиксез: бөек шагыйребезнең берничә мәхәббәт шигырен әдәбият белгечләре Зәйтүнәгә багышланган, дип исәпли. Моны Тукайның замандашлары да раслый. «Чын бәхетледер кулың тоткан колың!» – дип икърар итә шагыйрь.

Зәйтүнә Мәүлүдова затлы нәселдән зыялы кыз була. Безнең бәхеткә ул Тукай белән багланышларын истәлекләрендә үзе язып калдырган. Әлеге язмалар 1942 елда кәгазьгә төшкән икән. Зәйтүнәнең улы, күренекле язучыбыз Атилла Расих әлеге хатирәне заманында «Казан утлары»нда чыгарган инде. Озак еллар үткәнгә без аны, кыскартып, бүгенге укучыга да тәкъдим итәргә уйладык. Әйтергә кирәк, Зәйтүнә ханым озак еллар көндәлекләр язган (кайбер өзекләре улының «Ишан оныгы» әсәренә кергән), А. Расихның язуына караганда, истәлек язмалары да шактый булган. Әгәр шуларны җыеп, китап итеп чыгаручы булса, ул әдәбиятыбыз тарихы өчен генә түгел, халкыбыз тарихына да олы бер өлеш булыр иде.

Ркаил Зәйдулла

1907 ел җәй көне без Чистайдан күчеп Казанга, абыйлар янына торырга килдек. Абыйлар Казанда Әбрар Бәхтиев кибетендә приказчик булып эшлиләр иде.
Билгеле, ул елларда татар матбугаты нисбәтән бик алга бара торган чак. Төрле газета-журналлар һәм китаплар чыга. Абыйлар исә барлык яңа китап-газеталарны алып кайталар. Без һәр яңа нәрсәне йотлыгып укыйбыз, тагын киләселәрен сабырсызлык белән көтәбез.
Җәй үтеп, сентябрь ае керү белән, без апам белән русско-татарская школага укырга кердек. Ул вакытларда апа унҗиде-унсигездә, миңа ундүрт яшь тулган. Без һәркөн уникегә кадәр укыйбыз да кайтып эшкә утырабыз. Әни икенде, ахшам арасында эшләгәнне бер дә яратмый, күзгә зарары бар, бәхет ким була, дип, безне ул вакыт эшләтми иде. Без дә кич белән, абыйлар эштән кайтканчы, урамга йөрергә чыгадыр идек.
Габдулла Тукайның Казандагы татар матбугатында шигырьләре басыла башлагач та, мин аның шигырьләрен аерым бер дәрт һәм ләззәт белән укыйм һәм яңаларын түземсезлек белән көтә идем. Шулхәтле матур, туры, рухка азык бирә, үзең телең белән әйтеп бирә алмый торган нәрсәләрне матур, үткен каләм белән әйтә белүче кешене күрәсем, шигырьләрен укыганын үз авызыннан ишетәсем килә башлады.
Без Бәдриҗиһан апам белән һәрвакыт бергә йөри, бер-беребезне яхшы аңлаша идек. Апам белән сөйләшеп, Тукай белән танышу юлларын эзли башладык. Без кичләрен йөрергә чыккан саен хәзерге Г. Тукай урамындагы «Чаткы» кинотеатры каршысында торучы Шәкүр Аппаковларның Фатыйма, Гөлсем исемле кызларын алып чыга, бергә йөри идек (алар гимназиядә укыйлар иде).
Мин, гадәтемчә, беркөнне Аппаковлар өенә керсәм, анда Фатыйх абыйны (Фатих Әмирханны – ред.) очраттым. Билгеле, мин аның белән күрешмәдем. Ул вакыт без ирләрдән кача идек. Мин ишектән күренү белән ул минем кем икәнлегемне сораган. Сеңелесе Фатыйма: «Чистайдан килгән Зәйтүнә исемле кыз. Тукайны күрү өчен үлә язып йөри инде», – дигәч, Фатыйх абый: «Элек үзем белән күрешсен, мин Тукай белән күрештерермен», – дигән. Мин моңа бик шатланып, апам белән бергәләп килергә вәгъдә бирдем, тугрысы, Фатыйма аша әйттердем. Шатлыкны апам белән уртаклашырга чаптым.
Фатыйх абый күрештерергә вәгъдә биргәч тә, без Тукай белән ничек күрешербез дә, ниләр генә сөйләшербез икән, дип апа белән хафага төштек. Аның шигырьләрен бик яратып укуыбызны, безгә аларның ошаганын, безне уятканын әйтсәк, ул көләр генә кебек тоела иде. Егетләр белән гомеребездә күрешкән булмагач, Фатыйх абый белән күрешүдән дә шүрлибез, уңайсыз кебек тоела. Бик мәгънәсез булса да, үзе белән күрешмичә генә безне Тукай белән таныштырсын иде, дибез. Ниһаять, вәгъдәләшкән вакыт җитеп, апа белән мәктәптән чыгуга Аппаковларга кердек. Ялгышмасам, Фатыйх абыйлар «Әльислах» редакциясе өенә торырга күчкәннәр иде. Алар югары катта торалар, Фатыйх абый белән туганы Ибраһим абый Әмирхан да бар иде. Күрештек, байтак кына сөйләшеп утырдык. Безнең калтырый-калтырый күрешкәнне күреп, ни дәрәҗәдә каушаган булуыбызны Фатыйх абый тиз аңлап алды.
Күңелле, җайлы, туган агалар кебек тәмле, йомшак сөйләшүе белән безне тиз тынычландырды. Күптәнге танышлар кебек сөйләшеп өч-дүрт сәгать үткәнен сизми дә калдык.
Фатыйх абыйның үзенә бик охшаган рәсемнәре булганга күрә, сурәтен тасвир итеп тормыйм. Беренче күрешүдә ул кайчан Казанга килүебез турында сорашты. Ияләшәсезме, Казан ошыймы, Чистайны сагынасызмы, диде. Аның үзенең дә Чистайда булганы бар. Минем туганнан туган Камилә апам Фатыйх абыйның әтисе Зариф хәзрәтнең энесе Нәҗип муллада кияүдә… Без Нәҗип хәзрәтне дамелла җизни дип йөртә идек. Фатыйх Әмирхан үзенең Чистай хатирәләрен сөйләп, безнең укуларның ничек баруы белән дә кызыксынды.
Аның яныннан чыккач, өйалдында гына апа белән сүз алышып, мин яңадан Фатыйх абый янына кердем дә: «Мишәр кызлары» исемле мәкаләне алмадыгызмы?» – дип сорадым. «Алдым», – дигәч, имзаны Бәдрелҗиһан Чистапүлия дип куегыз, дидем. Бу сүзләрне ишеткәч, Фатыйх абый, сезнекемени ул, бик яхшы мәкалә, мин аны, әлбәттә, бастырачакмын, дип калды. Мәкаләне без мәктәптә дәрес арасында гына язып, кайтышлый почтага ташлап киткән идек.
Шуннан соң байтак вакытлар үтте. Фатыйх абый авырып, аягына баса алмас булды. Ул бөтенләй редакциягә күчеп килде. Без еш кына анда кергәли башладык. Тагын Фатыйх абыйны йөдәтергә тотындык.
Аңар тәмам ияләндек, риясыз, туганнарча ачыктан-ачык сөйләшә башладык. Ул апаны димләмәк булып күрештерергә булгач, безгә ничегрәк үз-үзебезне тотарга, ничек сөйләшергә кирәк икәнен әйтеп, яхшы киңәшләр бирә иде. Без аны бик бимазалый башласак, «дүртегезне (үзенең ике туганнан туган сеңелесе, апа белән мин) берьюлы Тукайга тотып бирермен инде», – дия иде. «Зәйтүнә, сине дүртенче хатын итеп бирермен, яме», – ди. «Теләсәң дүртенче итеп, әмма Тукайга гына бир», – дим мин. «Аһ, Тукай шагыйрь бит ул, аның шигырь укыганын бер генә ишетсәм дә разый булыр идем әле, кая ул безне алу», – дия идем
«Син дисең, имеш ки, шагыйрьгә барам. Барма, барма, син әрәм, аңгар әрәм! Үз уеңча, шагыйрь ул җырлый дисең. Җыр исә тыңларга күңелле дисең…»
Шулай итеп, яз да якынлашты, 1908 елның яз ае Белмим март башымы, уртасымы, бер якшәмбе көнне апам белән хәзерге Г. Тукай һәм Татарстан урамнары почмагындагы Таһиров йортында торучы бер танышларыбызга эш белән утырырга бара идек, редакция яныннан узарга туры килде. Редакция тәрәзәсе ачык, Фатыйх абый исә тәрәзә янында утыра булып чыкты. Без шул якка чыгып, күрешеп узганда ул «Кая барасыз, озак тормагыз. Озакламый миңа Тукай киләчәк», – диде. Без аңа бара торган урыныбызны әйттек.
Без мәктәптән кайтуга гадәттә эшкә утыра идек. Абыйлар эшли торган кибет өчен күлмәк, мендәр тышлары чигә идек. Шуңа күрә бер минут эшсез тормый, кая гына барсак та, эшебезне алып бара идек.
Ул көнне танышларыбызда чәй эчүгә апа эшкә утырды. Мин Тукай килмәдеме икән дип белер өчен, әни бер йомыш кушкан иде, шунда гына кереп чыгам дип, чыгып киттем. Капкадан чыгуыма Фатыйх абыйның сеңелесе Гөлсем безнең арттан килеп җитте. «Фатыйх абый тиз килсеннәр, Тукай килде дип әйтергә кушты», диде ул. Мин тиз генә апам янына кереп: «Апа, тиз бул, әни бик ачуланып килде, бик тиз кайтып җитәргә кушты», – дип алдадым. Юкса, Фатыйма апа безгә әллә нәрсә пешерә башлаган иде. Ә ашап утырсак, Тукайның китеп бару куркынычы бар. Фатыйма апаның үпкәләвенә карамастан, без чыгып киттек. Аппаковларга барып кергәндә залдан Ибраһим абый килеп чыкты.
– Әйдәгез, кызлар, үзегез күптән «таныштыр, таныштыр!» дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм. Тизрәк булыгыз, Тукай китеп тә барыр ул, – дип, безне зал якка чакырды. Ул үзенең култыгын сузды: мин барып Ибраһим абыйга тотындым. Гөлсем миңа, апа Гөлсемгә, апага Фатыйма. Мин Ибраһим абыйдан, анда кемнәр бар, дип сорадым Ул: «Фатыйх, Тукай, «Әльислах» редакторы Вафа Бәхтияров», – диде.
Зур залда «Әльислах» редакциясе. Урам як тәрәзә каршында бер карават тора. Фатыйх абый шул караватка утырып тора, аның алдына кечкенә өстәлме дим, табуреткамы куелган. Башкалар Фатыйх абый тирәсенә урнашканнар… дурактан карта уйныйлар. Керүгә мин барып Фатыйх абый белән күрештем. Ул безне: «Туташлар, шагыйрь Габдулла Тукаев белән таныш булыгыз», – дип, безнең исемнәребезне атап Тукайга тәкъдим итте. Тукайның өстендә кара пинжәк, юллы күлмәк, кара галстук, аягында ботинка. Үзе яланбаш, чәче озын да, кыска да түгел. Без кергәндә генә күтәрелеп бер карады да, күрешкәндә урыныннан тора төшеп, кулларыбызга карап кына күреште. «Исән-сау йөрисезме» кебек сүзләрдән соң яңадан карталарга тотынып, шуларга текәлде. Мин исә һич күзләремне ала алмый аны күзәтәм. Әмма Тукайга бер дә рәтле карта керми. Фатыйх абый аңа каршы бик рәхимсез каты йөри. Ә минем алар арасына кереп, Тукайны рәнҗетмичә йомшак кына йөрисем килә, мәгәр җәсаратым җитми. Тукай карта алган саен, «шул инде, бәхетсез кешегә һәрвакыт кире килеп тора, бер бәхетсез булган кеше гел бәхетсез», ди. Ул буш кулы белән чәчен сыпырып зарланган саен минем йөрәгем әрни, аны бәхетле итәсем килә.
…Габдулла Тукайны без икенче тапкыр Рабига һәм Бәдриҗиһан апаларым белән Екатеринский (хәзерге Г. Тукай) урамыннан барганда очраттык. Безнең яннан гөрләп трамвай узды. Олы апам Рабига: «Трамвай тәрәзәсеннән бер рус башын селкеп узды, – диде. – Сезгә түгелме?» Бәдриҗиһан апамның күзләре үткен. Ул карау белән: «Тукай», – диде. Мин анык күрмәсәм дә, сәламләп башым идем. Трамвай ул арада дугасыннан чатыр-чотыр утлар чәчрәтеп борылды да күздән югалды. Бу вакыйганы искә алуым шуннан, озак та үтми, шагыйрьнең «…гә» исемле шигыре басылып чыкты.

Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген;
Ул шуңар да шатлана бит: чын җүләр түгел диген!
Күргәнең бармы әле Коръандагы мәдхияни?
Ул синең васфында: «ля шәркыйя, ля гарбия», – ли!
Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып,
Ул хәзер алган «Сабах»тан бер Кәләмулла сатып.

Шул ук Екатеринский урамында Тукайны мин тагын бер тапкыр очраттым. Без Бәдрижиһан апам белән «Әльислах» редакциясе яныннан узып бара идек. Тәрәзәдән генә Фатыйх абыйны һәм идарәдә утырган кешеләрне күреп уздык. Кеше күп булганга күрә керергә кыймадык. Ләкин күп тә китмәдек, апам: «Әнә, Тукаев килә», диде. Ул арада Г. Тукай үзе дә килеп җитте. Безнең белән гадәтенчә кыяр-кыймас кына исәнләште. Мин аның янына барып кул биреп күрештем. Апам да килеп күреште. Шагыйрь ашыккан сыман күренә. Ләкин мин, аның юлын кисеп, «Кая барасыз?» – дип сүз башладым.
Редакциягә. Фатыйх анда микән, сез булмадыгызмы?
–Тәрәзәдән күрдек. Кеше күп булганга күрә кермәдек.
Һәм мин аның ни эшләп йөрүен төпченә башладым. Ул исә әдәбият кичәсе оештырып йөрүләрен, шунда хор өчен кирәкле материаллар әзерләвен әйтте. «Сез килерсезме?» – диде. Барырга киңәш итте. Үзе сөйләшкәндә күбрәк түбән карый, миңа йөзенә карамаганда гына күз ташлый. Мөмкин кадәр карашларның очрашмавын тели, күрәсең, һәм дә тизрәк китәргә ашкына. Мин аның кулыннан тоткан килеш байтак вакыт сөйләшеп тордым. Яз көне булганга, аяк асты пычрак иде. Мин сөйләгәндә, ул аягы белән сулы балчыкны изгәләп тора. Бу лыбырдыкның сүзе озынга китте дигәндәй, миннән тизрәк ычкынырга тели кебек үзе. Мин бәлки аның безнең белән сөйләшәсе килмидер дип, бәлки кеше-кара күрүеннән хурланадыр дип уйладым. Җитмәсә, аннан аерылгач, апам мине орышырга тотынды. «Кешене шул кадәр аптыратмасаң. Беләсең бит, ул эш кешесе. Эше ашыгычтыр, синең белән сөйләшәсе генә килеп тормас. Ә син бер алдына, биш артына төшәсең. Шул хәтле чекрәя-чекрәя күзләренә карамасаң, күреп туймыйсыңмы әллә? Котым калмады. Бу инде: «Габдулла әфәнде, мин сезне сөям» дип әйтәме дип торам».
Габдулла Тукай белән без тагын әдәбият кичәсендә күрештек. Ялгышмасам, ул кичә мәдрәсә ташлап чыккан шәкертләр файдасына ясалды.
Фатыйх абый безгә контромарка бирергә һәм үзе янына беренче рәткә утыртырга вәгъдә итте. Кичәгә барганда ак күлмәк, ак калфаклардан барырга кушты. Апам, Фатыйма белән бергә, бик матур «тегермән» эчендә чәчәк, конфетти сатачак иде.
Кичә бик күңелле барды. Бигрәк тә минем кебек андыйны гомерендә беренче мәртәбә күргән кешегә һич онытылмаслык булды. Тукай үзенең «Утырышу» шигырен укыды. Кулында бөтәрләп тоткан бер кәгазь бар иде. Тавышы бик каты да, бик йомшак та түгел – уртача, яхшы итеп, интонация белән укыды. Бик озак кул чапканнан соң гына чыгып, тагын бер шигырен укыды. Сәгыйть Рәмиевнең нәрсә укыганын хәтерләмим. Шәкертләр хор белән «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр»не җырладылар.
Антракт булды. Мин тиз генә биш тиенлек конфетти барып алдым да сәхнәдән чыгуларын көтеп тордым. Тукай костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсенә калфактан, ирләргә кәләпүштән бару шарт итеп куелган иде. Минем күлмәгем ак булса да, калфагым кызыл хәтфәдән иде, ак төстәгесен таба алмадым.
Алдан Тукай килеп чыкты. Кулымдагы конфеттидан күп кенә алып аңа сиптем. Бөтен чәче, кәләпүш өсте матур кәгазьләр белән бизәлде. Соңра Сәгыйть Рәмиевкә бераз сиптем дә, калганын тагы Тукайга сибеп, аның кулын кысып, мүәффәкыйяте белән тәбрик итә башладым. Ул көлеп баш иде, рәхмәт әйтте. Аннан бер кырыйгарак китеп сөйләшә башладык.
Залда музыка танцы көйләрен уйный, кызлар-егетләр бии. Кызларның күкрәкләрендә чәчәк, егетләр әллә нинди бантлар таккан. Югарыдан кәгазь тасмалар төшерәләр дә бөтен биючеләр бергә шул серпантинга бәйләнеп бииләр. Без шул кызыкны карап торабыз.
– Ничек, кичә сезгә ошыймы? – ди Тукай.
– Бик ошый. Монда килгәч, мәктәбебез белән бер мәртәбә Большой театрда гына булдым. Мондый әдәбият кичәләрен күргәнем булмаганга, моннан артыгын күз алдыма да китерә алмыйм, – дим.
– Сез танцевать итмисезме, теләмисезме? – дип сорый.
– Әле яна гына танцыга өйрәнә башладым, белмим. Мин өйрәнгәч, сезнең белән генә танцевать итәргә телим. Бергә танцевать итәрбез, яме? – дим мин.
– Мин дә яна өйрәнә башладым. Мин дә сезнең белән генә танцевать итәрмен, – ди ул, көлә.
Ул, кем белән килдегез, дип сорады. Апам белән килдем, кайтканда бергә кайтырбыз, халык киткәндә сез дә кайтасыздыр бит, дидем.
Тукай ризалык белдерде. Шуннан сон ул тәмәке тарту бүлмәсенә кереп китте. Мин, кәгазьләр алып, Фатыйх абый янына килеп утырдым да хатлар язарга тотындым. Бер ягымда Фатыйх абый, икенче ягымда Гани байның энесе диделәр, Мәхмүт бай (Хөсәенев – ред.) утыра. Бик күп энҗе белән чиккән кәләпүш кигән, күзенә бик калын итеп сөрмә тарткан, калын, озын, таза гәүдәле. Шул кеше күзләрен бик чекрәйтеп карый башлагач, тиз генә урынымнан торып, икенче креслога күчтем. Фатыйх абый көлә. Шундый матур итеп үзегезне яратып карап торган кеше яныннан ник шудыгыз, ди. Ул да дикъкать иткән икән. Гади генә киемдә булсам да, миңа күп кешенең күзе төшә, җазибәле күзләрем кешене бик тиз тарта иде. Уйнаклап тора торган шаян бер кыз идем.
Кичә тәмам булды. Мин, ни хәтле эзләсәм дә, Тукайны таба алмадым. Апа, әйдә инде, кешедән калабыз, дигәч, безне көтеп торган Ибраһим абый, Солтан Рахманкулый, Фатыйма, Гөлсемнәр белән кайтып киттек. Кичәдән Аппаковларга кайттык. Кичә ничек үтте, нәрсәләр ошады, ошамады – үзара анализларга тотындык. Мин кичәнең яхшы үтүен әйтеп, Тукай «Утырыш»ны укыганда бер дә күзен миннән алмады, «Һәрбер тешен карыйм, түшен карыйм» дигән җирен укыганда шулхәтле оялдым, дип әйтә салдым. Фатыймага шул җитә калды. Тукайның сиңа бик исе киткәндер инде, дип көләргә тотынды. Мин дә апам алдында мыскыл итүләренә бик-бик хурландым. Мин, тиле, үземне кешегә исәпләп, Тукай миңа карый дип сөйләп утырам. Тукай минем кебек ярлы мишәр кызына карамаса, монда гимназистка һәм курсисткалар беткәнмени! Укыганда күзе төшсә төшкән, әмма күңеле һич булмагандыр. Г. Тукай хакында шундый уйда булуым, ул үзен шулай олы тотканда, кыз башым белән аның янында шул хәтле кыю йөрүем оят бит. Ул һәрвакыт миннән көләдер, иптәшләренә дә әйтеп миннән көләләрдер кебек тоелды. Чынлап шулайдыр. Мин «бергә кайтырбыз» дигәч тә күренмәде бит. Безнең Болгар номеры яныннан узачакны белә бит. Ул йә безне көтми китте, йә без китсен дип чыкмый торды, дип тә уйладым.
Шәкертләр башкаруында «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр» шигыре безгә бик ошаган иде. Шуны кемнән булса да сорап аласыбыз килә иде. Тукайны күреп тә булмый, уңайсыз да. Бу кызлар сагыз кебек ябышты дияр төсле. Шулай да кичәгә катнашып йөргән Фәхрелислам Агиевтән (балалар журналы «Ак юл»ның редакторы) сорадым. Белмим, Агиев үзе әйткәнме, Тукай аны ничек ишеткәндер, бер көнне редакциядә эшләүче Таһиров әфәнде безгә шул шигырьне китереп бирде. «Менә сез сораган икәнсез, сезгә Тукай бирде», диде. Без күп рәхмәт әйтеп алдык һәм бик уңайсызландык. Миндә, Тукай безнең белән күрешкәндә шулай салкын торса да, безгә хәерхаһ, кемнәндер сораганыбызны белеп, шигырен җибәргән, дигән фикер туды.
Без Чистайдан Казанга, абыйлар янына торырга дип килсәк тә, Казанда тормыш бик авыр булганга, әни яңадан үз йортыбызга кайтып китәргә уйлады. Абыйлар приказчик, без көн-төн канва чигәбез. Алай да тормыш алып баруы авыр. 1908 елның җәй башында Казаннан китәргә әзерләндек. Абыйлар багажларны төшерә китте, әни аш әзерли, без, форсаттан файдаланып, апа белән тиз генә редакциягә киттек. Тукай очрамасмы, Фатыйх абый белән саубуллашып китәрбез дип барсак, бәхеткә каршы, Тукай шунда булып чыкты.
Фатих абый янында кеше күп, ул бик мәшгуль иде, без ишектән генә Таһировны дәшеп, Тукайны чакыруын үтендек. Тукай килеп чыкты да, без бергәләп урам ягына таба киттек. Ул редакциядән чыкканда ике кесәсенә кулларын тыккан килеш иде. Күрештек. Үзебезнең бүген Чистайга бөтенләй китәчәгебезне әйтеп, «монда бары сезне күрергә килдек» дигәч, «бик жәл» дип куйды. Байтак сөйләшеп тордык. Хәл-әхвәл сорашылды. Ул: «Казан ошамадымыни?» ди. Мин: «Безгә бик ошый да, әниебез китәргә тели», дим. Ул: «Укуыгыз әрәм була», ди. Мин: «Ни эшлисең, моннан соң да дәвам иттерергә тырышырбыз», дим. Ул күңелсезрәк булгач, мин кат-кат аның исәнлеген сораштым. Аның бер күзендә аз гына ак бар иде, шуның нидән булганын сорадым. Ул: «чәчәктән» диде. Хат язарга адрес сорадым, хат язышырга булдык. «Кайсы пароход белән китәсез, кайчан? Мин сезне озата төшәрмен», – ди. Без сәгать уникедәме, икедәме (ачык хәтерләмим) «Савин» пароходы белән, дидек. Саубуллашып киттек. Без бик күпкә хәтле борылып карап кул изәдек. Ул фуражкасын селкеп калды да, без чатны борылганда кереп китте. Ул кергәч, без дә борылып киттек.
Шуннан соң мин Тукайны бер дә күрмәдем. Бары кеше аркылы гына хәбәрләр алдым.
Без, Тукай белән күрешеп кайтуга, тиз генә аш ашадык та пристаньга киттек. Безне озатырга ике абый, бер туганнан туганыбыз Ибраһим, монда абыйлар белән бергә эшли торган Чистай егете Кирам төшкәннәр иде.
Абыйлар әни белән өченче класста утыра калдылар, без дүртәү югары палубага мендек. Апам егетләр белән Идел ягына китте, мин, Тукай килмәсме дип, пристань якта калдым. Нихәтле карасам да, кызганыч, Тукай күренмәде. Белмим, килә алмадымы, әллә безнең янда егетләр барын күреп, монда мин артык, дигән фикер белән «күренмәдеме».
Без Чистайга кайткач та, матбугатта «Кызык гыйшык» дигән шигырь басылып чыкты. Аны безгә җизни «укыгыз» дип китереп биргән иде. Апам белән икәү тиз генә тау астына төшеп укый башладык. Безнең өй тау башында. Тау астында чирәмлек, елга ага. Шигырьне укыйбыз:

Бер хәбәр бар: ул хәзер киткән бугай,
Шәһренә күптән барыл житкән бугай…

Язуы Тукай стиле, әмма имза «Ялкын»да, «Шүрәле» дә түгел. Апа, моны Агиев язгандыр, диде. Мин дә шуңа күндем. Алар Агиев белән дус иде. Апа аңа карточкасын да биргән иде. Хәер, ул шагыйрь түгел бит, югыйсә.
Без «… шигырь язсам да, ялган кул куям» дигән сүзләрне искә алмаганбыз. Шигырьне укыгач, бер-беребезгә бик озак карашып тордык. Кем язганлыгын төшенә алмадык. Мин үзем турында язган дип уйлауны зур хата дип исәпләдем. Элекке фикерләремнең барысы да кирегә чишелә килгәнгә күрә, тагы бер тапкыр ялгышудан курыктым. Үземә ул миңа бары укуга дәртле, шат күңелле, ягымлы бер милләттәшем, татар кызы дип, агаларча, дусларча гына карый, дигән фикерне утыртырга теләдем. Мин бик яшь идем әле.
1909 елның язында безнең апаны кияүгә бирделәр. Мине дә сораганнар иде. Әнигә, ике кызыңа берьюлы туй ясыйк, диделәр. Тик әни, Зәйтүнәм бик яшь әле, ул китсә, бөтенләй ялгыз калам, дип бирмәде.
Ялгышмасам, август айларында Казаннан «Сәйяр» труппасы театр куярга килде. Шунда Тукай Габдулла Кариевка «Чистайга барсагыз, анда минем таныш ике кызым бар, шуларга контрамарка җибәр», дигән. Театр булачагын ишеткәч, минем бик барасым килде. Тик әни анда бармый, иптәш кызларым да шулай ук андый җирләргә йөрми. Театрга йөрүне ата-аналары бик начар эш дип хисаплаганга күрә, сорарга да куркалар. Рәтле иптәш булса, әнине күндереп була, тик бергә барырга, кеше генә юк.
Шулай да Ибраһим абыйларга киттем, аның анасы «бармагыз» дигәндә дә Ибраһим, шиксез, барачак. Ибраһимның әнисе – җиңгине «барыйк» дип йөдәтеп тора идем, Ибраһим үзе кайтып керде. Ул энесе Исмәгыйльгә: «Зәйтүнәләргә бар, Казаннан артистлар килгән, аларга ике контрамарка җибәрделәр, Тукай бирергә кушкан», диюгә, мин килеп чыктым да, контрамаркаларны алып, без җиңги белән бергә театрга барырга булдык.
Ул ел шулай узды. Мин кышын балалар укытырга Курсага киттем. Үзем дә укыдым, яңа ачылган җәдид мәктәбендә балалар да укыта башладым. Җәен өйгә кайтып тагы канва чиктем. Мине тагы кияүгә чыгарга димли башладылар. Мин елап абыйларга хатлар язам, абыйлар әнигә «Зәйтүнәне көчләү булмасын», дип язгач кына бу эш туктала.
1910елның җәй айлары иде. Тәрәзә янында канва чигеп утырам. Капка төбендә сагыз чәйнәп, суга баручы һәр хатынга берәр сүз кычкырмый калмый торган тау асты Мәрьям апа: «Зәйтүнә, сезгә әллә нинди урыслар килә», – дип кычкырды. Үрелеп карасам, чыннан да, Ибраһим белән бер кеше килә.
Рөхсәт сорап өйгә керделәр. Ибраһим мине шунда Габдулла Кариев белән таныштырды. Быел да гадәттәгечә спектакль кую өчен бер хатын-кызлары житми икән, шуңа минем катнашуымны үтенеп килгәннәр. Самавар куеп чәй эчтек. Мин уйнарга каршы түгел, әнине Ибраһим күндерсә, мин риза, дидем. «Яшь хатын» драмасында миңа карт хатын ролен ятларга кушып, кунаклар китеп барды. Икенче көнне Ибраһим килгәч, әни яраткан энесенә каршы килә алмады. Бары: «Зәйтүнәне егетләр янында калдыра күрмә, зинһар, дип кенә Ибраһимнан үтенеп калды.
Театрда мине Габдулла Кариев каршы алды. Ул Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, В. Мортазин һәм башкалар белән таныштырды. Рольне яхшы ятлаган идем. Суфлер Касыйм Шамил иде.
Минем уйнавымны яраттылар. Беренче катнашуда ук булдыра алуыма канәгатьләнүләрен белдерделәр. Кариев мине озата барды. Әни өйдә юк иде. Чәй эчтек, иркенләп сөйләшеп утырдык. Кариев: «Тукайдан сезгә сәлам, – диде. – Тукай да монда килергә булып калды, иртәгә телефон белән сөйләшәм». Мин Тукайны бик ныклап чакыруын үтендем, үземнең бик күрәсем килгәнне әйттем. Номерга төшәргә кыен булса, зинһар, үзебезгә килсен, безнең өй кунакны бик ярата, дидем. Ул, Тукайның сезнең хакта язган шигырьләрен күргәнегез бармы, диде. «Юк, кайсы шигыре минем хакта?» дигәч, ул Г. Тукайның өченчеме, дүртенчеме шигырьләр җыентыгын алып, шундагы «…гә» дигән шигырьне күрсәтте. «Шигырьне язгач та миңа укыды, бу кем турында дип, миннән сорады. Мин бит Коръән хафиз, сезне белмәсәм дә, Зәйтүнә исемле берәр туташ хакындадыр дигәч, бик шатланды», – диде. Кариев миннән: «Шуны әйткәнгә ачуланмыйсызмы, дип сорады. Мин бик шатмын, бәлгакес, сезгә рәхмәт кенә әйтәм дип, Тукайны тагы бер тапкыр чакыруын үтендем.
Икенче, өченче көннәрне мин Кариевны күргән саен: «Тукай кайчан килә?» дип сораштырсам да, ул «сөйләшә, очрата алмадым», дип җавап бирде. Кариев миңа Тукайның фоторәсемен «Һәдияне һәдия» (Бүләкне бүләр – ред.) дип язып бирде, үзенекен дә калдырды. Ялгышмасам, үзем дә бер рәсемемне бирдем бугай.
Көзен мин тагын Курсага укытырга киттем. Берникадәр вакыттан соң мина Чистайдан бер якыным хат яза. «Фатыйх абый сине язучы Тукаевка димләп хат язган. Без «Үзенә яз» дип синең адресны җибәрдек», ди. Шуннан соң мин Казаннан Фатыйх абыйдан хат алдым. Тәассыфка каршы, анда мине башка кеше соратуы хакында әйтелгән иде. Элек бик сагынып сәлам язылган аннары – без Казанда чакны Фатыйх абыйлар белән кулларга сугып «песием-песием» уйный идек, – шуны искә алган. Кулларыңның сугылудан кызаруы беттеме әле, дигән. Үземнең хәлем, кәефем, ничек вакыт үткәрүләрем вә нинди хисләр белән яшәвемне белешкәч мине Вафа Бәхтияровның үзенә соратуын әйтә. Шуннан соң гына хатның бер почмагын бөкләгән дә шунда «Тукай сине онытмый», дип язып куйган. Үзенең дә бер дә онытмавын әйткән. Фатыйх абыйдан мондый хат килгәннән соң, минем кәефем бик кырылды. Әллә хатны ялгыш укыдыммы дип тә уйладым, бер җавап та бирмәдем, хатны кешегә күрсәтмәдем. Бары үзем белән бергә укыткан Сафия дустыма, бер кешегә дә әйтмәячәгенә ант иттереп (Сафия Галиева – язучы Мөхәммәт Галинең тормыш иптәше – А.Р.), Вафага сораткан җирен генә укыттым. Юкса, егетләрдән әллә нинди хатлар ала, дип уйлауларыннан курыктым.
Ул җәйне мин Казанга бара алмадым. Өйгә кайтып әзерләндем дә, әллә кемнәргә кияүгә бик сорый башлагач, тиз генә Бубыйга укырга киттем. Үзем ике ел балалар укыткач, миңа бу белем генә җитмәгәнлегенә төшенгән идем.
Уникенче елны җәен Буыйдан кайткач, Казанга бару белән Фатыйх абыйны күрдем. Һәрвакыттагыча Габдулла Тукайның хәлен сораштым. «Әле син анда бармадыңмыни? Ул бик авырый. Син хәзер үк шунда бар!» – диде Фатыйх абый. Мин, шул минутта ук Тукайның кайда торганын сорап, чыгып та киттем. Фатыйх абый үзе Арча кырында тора иде. «Болгар» номерлары янында трамвайдан төшеп, Тукай янына барганда Фәхрелислам Агиев очрады. «Туташ, кая барасыз?» – ди. Мин: «Тукаев янына, аның хәлен белергә барам», – диюгә: «Хәзер минем шуннан чыгышым, сез анда кермәгез», – диде. Мин, ничек, нигә минем аны күрәсем килә, хәлен беләсем килә дигәч, Агиев: «Туташ, зинһар кермәгез, Тукаевны харап итәсез, Тукайны сөйсәгез, аңа аз гына хөрмәтегез булса, кермәгез, һәлак итәсез аны», – диде. Мин, ни эшләргә дә белмичә, бу ни хәл, ничек мин Тукайны харап итим, дип аптырап калдым. Башым әйләнеп китте. Мин шулай да, башымдагы калфагымны салып, «Болгар» кунакханәсенең ишек төбенә килдем. Тәрәзә янында күз яшьләремне сөрткәләдем. Фатыйх абый, «хәзер үк бар», диде, монысы кермә ди, дип бераз уйланып торганнан соң, ишектән бер аягымны атлаган идем, «Тукаевны сөйсәгез, аңар хөрмәтегез булса, зинһар кермәгез харап итәсез», дигән сүзләр колагымда чыңлады. Мин ни хәтле күрәсем, керәсем килсә дә, Тукайга булган мөкатдәс хөрмәт хисем хакына үз теләгемне корбан итеп булса да, кермәскә тиеш дип җылый-җылый кайтып киттем. Икенче көнне иртүк Чистайга китеп бардым. Шулай итеп, Тукайны күрү насыйп булмады. Мин, ул терелер дә, икенче елларны күрешербез дигән өмет белән үземне юатып торганда, икенче елны аның вафат хәбәрен генә ишеттем.
Бу хәбәр мина бик каты тәэсир итте, әнинең күрше бүлмәдә генә утыруына да игътибар итмичә, үксеп җылый башладым. Әни минем янга чыкты. «Ник елыйсың?» – ди. Мин: «Тукай үлгән…» дигәч, мине орышырга тотынды. Үзең дә үләрсең әле син, ди. «Мин үлсәм дә ярый, ә Тукайга үләргә ярамый», дим.
Мин Казанга барсам, Тукай бардыр, исәндер кебек тоелды. Пароходны сабырсызлык белән көтеп алдым. Казанга килеп төшүгә иң элек каберлеккә киттем. Ул вакыт Тукай, кабере капка янында ук, бер калайга «Шагыйрь Габдулла Тукаев» дип язылган иде.
Фатыйх абый янына бардым. Ул да, барып керүгә, йөрәгемне әрнетеп: «Туташ, Тукай үлде бит», диде. Мин: «Шулай икән шул, нигә үтердегез?» –дидем. Ул: «Мин синнән сорыйм, нигә үтердегез?» Мин: «Аны алып калырга янында түгел идем бит. Сөйләп-сөйләп тә димли белмәдегез бит», – дидем. Ул: «Сезне Тукайга соратып Чистайга хат яздым. Аннан отказ хәбәре килде» дигәч, күзләрем атылып чыгардай булып, Фатыйх абыйга карадым.
Ул Тукайга соратудан соң нинди җавап булуы турында минем хәбәрем бар дип булса кирәк, Вафа өчен тәкъдим ясаган икән.

Комментарий язарга