Тукай иҗаты ул – чиксезлек

Бүгенгедәй исемдә: Зөфәр абый белән Резеда апа Төркиягә җыеналар. Фатирларын тапшырдылар да Тукайга кагылышлы хезмәтләр белән тулы бер шкафка төртеп күрсәттеләр: «Без кайтканчы бу материаллар белән танышып чыгарга тырыш!» Мин аларның чиреген дә укырга җитешмәдем. Кулыма алган һәр хезмәттә темама бәйле мәгълүмат белән күзгә-күз очрашкач, диссертацияне язарга материал күп дип уйладым.

Алия Мөбаракшина – өметле яшь галимнәребезнең берсе. Ул Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Тукайны өйрәнүчеләр төркемендә эшли. Бүгенге әңгәмә нәкъ менә аспирант кызыбызның шагыйрьгә мөнәсәбәтле фәнни эзләнүләре хакында булыр.

Алия– Алия туташ, Сез зур фәнгә журналистикадан – мәртәбәле «Мирас» редакциясеннән килдегез, бу адымны ясавыгызның сәбәпләрен әйтеп узсагыз икән.

Университетны тәмамлауга, диплом җитәкчем профессор Резеда Ганиева нәсыйхәте белән, мин ТӘһСИнең текстология бүлегенә аспирантурага укырга кердем. «Чын мирас», соңрак «Безнең мирас» журналы редакциясе хезмәткәре булганда ук параллель рәвештә Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышы буенча фәнни тикшеренүләр алып бардым. Фәнни-популяр журналда эшләү фәнгә булган кызыксынуны арттыра гына төште дип уйлыйм. Татар дөньясын гына түгел, төрки дөнья әдәбияты, мәдәнияте, тарихын яктырткан әлеге журналда, үзебезнең галимнәр белән бергә, Русиядән читтә яшәүче тюркологларның да хезмәтләре басыла бит. Журналистлык һәм фәнни эшчәнлек бер-берсен тулыландыра гына ул. Редакциядә эшләү чорымны фәнгә ныклап керер өчен әзерлек һәм чыныгу вакыты булды диеп саныйм. Институтта Тукай группасы оешып, Тукайның персональ энциклопедиясен төзүдә катнашырга чакыргач, бик теләп риза булдым.

– Студент чагында беркем дә аспирантурага калам да Тукайны өйрәнәм дип хыялланмый, әллә нинди яңача һәм оригиналь яңгырашлы, урыс фәнендә популярлашкан темалар белән кызыксына, чит әдәбиятларны укуга күп вакыт сарыф итә, ә Тукайга олыгая-олыгая гына килә…

Мин университет елларыннан ук тукайчы галимнәр Зөфәр Рәмиев һәм Резеда Ганиева гаиләсенең еш кунагы идем. Чәй артында аларның еш кына Тукайчылар сафы сирәгәя, Тукай фәнен өйрәнүчеләр олыгая, фәнгә яшьләр килми, дип борчылып сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Аспирантурга нинди тема өстендә эшләячәгемне белеп килмәдем. Теманы Резеда Кадыйр кызы тәкъдим итте. Шулчак үзем дә югалып калдым. Тукай иҗатын өйрәнү эше катлаулы булачагын чамалыйм, ерып чыгасыма артык зур ышанычым да юк кебек…

Җитәкчеләремнән берничә тапкыр консультация алгач, темам белән шактый кызыксынып киттем. Бүгенгедәй исемдә: Зөфәр абый белән Резеда апа Тукай конференциясенә Төркиягә җыеналар. Фатирларын миңа ышанып тапшырдылар да Тукайга кагылышлы хезмәтләр белән тулы бер шкафка төртеп күрсәттеләр: «Без кайтканчы бу материаллар белән танышып чыгарга тырыш!» Билгеле, мин аларның чиреген дә укырга җитешмәдем. Кулыма алган һәр хезмәттә темама бәйле мәгълүмат белән күзгә-күз очрашкач, диссертацияне язарга материал күп, тиз генә язармын да чыгармын, кыенлыклар булмас, дигән ләззәтле алдануым – фән юлында беренче ялгышуым булгандыр.

– Фәнни киңәшчегез Резеда апа Ганиева үзе дә зур тукайчы бит әле. Сез, аның шагыйрьгә кагылышлы хезмәтләре Тукай фәнен юнәлешне нинди планда алга җибәрде, дигән карашта торасыз?

Резеда апа, беренче чиратта, һәр әдәби күренешкә фәлсәфи-эстетик планда якын килә, карашларын фәнни нигезле һәм дәлилле итү өчен, бар көчен куя, теләсә кайсы әдәби текстны һәм каләм иясен дөнья әдәбияты җирлегендә карый һәм бәяли белә. Ул Тукай иҗатын шул рәвешчә өйрәнгәндә, шагыйрьнең әдәбиятта нинди зур фигура икәнлеген ачып, аңлатып бирә алды, аңа башка халыкларның мөнәсәбәтен үз укучыбызга да ирештерде. Мин, аспирант дәрәҗәсендәге тоюым-аңлавым белән, әлегә шуларны әйтә алам.

Бу урында җитәкчем Зөфәр абыйга да тукталмый булдыра алмыйм. Аның текстолог, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше икәнлеген беләсез. Ул Тукай темасының комплекслы һәм тирән ачылуын кайгыртты, моның фактик җирлеген ныгытты, миңа Тукайга бәйле ачылырга мөмкин калган якларны да билгеләргә булышты.

– Күпләр Тукай өйрәнеп бетелгән инде, иҗатының, тормыш-көнкүрешенең һәр ягы яктыртылган энциклопедия дә басылгач, әлеге юнәлеш бөтенләй сүрелеп калыр, акрынлап юк дәрәҗәсенә килер, ди бит…

Тукай энциклопедиясен төзүдә катнашмасам, тукайчы текстологлар һәм теоретиклар арасында эшләмәсәм, аның иҗаты буенча диссертация язмасам, үзем дә шулай уйлар идем. Тукай темасы – ул мәңгелек. Нибары егерме җиде ел фани дөньяда яшәгән татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгән саен сораулар арта гына бара. Авылдан авылга, йорттан йортка, кулдан кулга күчеп тәрбияләнгән татар баласының мәдрәсәне тәмамлагач та үз почмагы-йорты булмый, кунакханәдән кунакханәгә йөреп көн кичерә, шуңа күрә дә шәхси әйберләре һәм кулъязмалары бик аз сакланып кала.

ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Татарстан китапханәләрендә барысы да сакланмавы, төрлесе төрле җирдә чәчелеп ятуы сер түгел, Тукай хезмәттәшлек иткән кайбер газета-журналларның да табылмаган саннары шактый. Ул яшәгән чордан безне бары бер генә гасыр аерып торса да, бик күп фактлар тарих тузанына күмелеп калган.

ТӘһСИ текстологлары тарафыннан шагыйрьнең алты томлы Академик басмасы эшләнде. Бу – татар әдәбияты тарихында беренче персоналий. Галимнәребез, аңа Тукайның иҗаты тулаем кергән, дип кистереп әйтми. Әйтик, шагыйрь үзе эшләгән һәм сан саен әсәрләрен бастырып та барган «Фикер» газетасының барлык саннары да әлегә кадәр табылмаган. Энциклопедия – Тукай фәненең хәзерге дәрәҗәсен күрсәтә, бүгенге көндә ирешелгән нәтиҗәләрне яктырта. Бу әдипнең тормыш һәм иҗат юлына карата булган кызыксынуны, киресенчә, арттырыр гына дип уйлыйм.

– Бүгенге көндә Тукайны өйрәнүнең иң актуаль яссылыклары дип кайсы проблемаларны саныйсыз?

ХХI гасырда төрле телләр өйрәнергә, чит әдәбиятларны оригиналда укырга күп мөмкинлекләр тудырылган. Тукай фәненә килгәндә дә, берничә тел белеп килүең һәм дөнья әдәбиятыннан мәгълүматлы булуың аеруча мөһим. Бүгенге көндә шагыйрь иҗатын дөнья мәдәнияте, башка милли әдәбиятлар багланышы яссылыгында тикшерү, шигъриятендә интертекстларны тирәнтен өйрәнүгә зур басым ясау мөһимдер: әлеге юнәлештә эшләү зур нәтиҗәләргә һәм Тукай исемен дөнья аренасына чыгаруга китерер иде. Ул эш күпмедер башланган да инде, әмма дөнья күргән материаллар шагыйрьнең әдәби багланышларын тулысынча күзаллатыр дәрәҗәдә түгел.

Шул ук вакытта Тукай фәненең ирешкән уңышлары шактый зур. Бу дәрәҗәдә өйрәнелү әлегәчә бер каләм иясенә дә тәтемәгән. Совет чорына никадәр тәнкыйть белән карасак та, узган гасыр галимнәре Тукайны бөек Тукай итеп танытты, совет заманында каләм иясенә багышланган дистәләгән монографияләр дөнья күрде.

Тукай эзләре буйлап миңа Уральскида, Санкт-Петербургта, Истанбулда булырга туры килде. Җирле кешеләр белән аралашуым вакытында Тукайны һәркайда беләләр дигән фикергә килдем. Еш кына читләр авызыннан, үзебездә үк чыккан кайбер хезмәтләргә таяныпмы, әллә элегрәк таралган кайбер хата карашларның инде кире кагылганлыгын белмичәме, Тукай – революционер, дигәнне ишетергә туры килә. Совет идеологиясе китереп чыгарган нәтиҗәнең гомере озын булып чыкты. Әллә ышандырып кире каккан язмалар азрак дөнья күргәнме? Бу яссылыкта гына түгел, һәр ноктадан караганда идеология басымы астында өйрәнелгән Тукайны яңадан – инде ХХI гасыр күзлегеннән ачу, шагыйрь мирасына объектив бәя бирү зарур.

– Диссертациягез Тукай иҗатын ачуга багышлангач, инде ачышлар, нигездә, энциклопедиягә тупланды, дисәгез дә, сез әле шагыйрьгә мөнәсәбәтле фактик яңалыклар да эзләү белән шөгыльләнми булдыра алмаячаксыз.

Әлбәттә. Мин Тукай иҗатында төрек тематикасының яктыртылышын, нигездә, госманлы-төрек әдәбиятыннан интертекстларны өйрәнү белән шөгыльләнәм. Тукай иҗатын әлеге яссылыкта яктырткан хезмәтләрдә каршылыклы фикерләргә үз бәямне бирергә тырышам, яңа гасыр күзлегеннән – текст теориясе нигезендә дәвам итәм.

Шагыйрьнең «Төрекчәдән» дип аталган берничә шигыре, төрекләргә ияреп язылган, төрекчәдән тәрҗемә иткән әсәрләре бар. Беренчел чыганакларны табу, ике текстны янәшә куеп өйрәнү – минем бурыч. Төрек галимнәренең бу турыда үз фикерләре бар: Тукай татарчалаштырылган төрек әсәрләрен ачыклау мөмкин түгел, аерым бер шагыйрьнең әсәрен турыдан туры тәрҗемә иткән булса, Тукай, һичшиксез, кемнән алганын искәртер иде. Ул кайдадыр укып, йә кемнәндер ишетеп күңелендә йөрткән төрекчә текстларны үзенең поэзиясенә дә күчергән. Аларның сүзләрендә хаклык бар, «Күңел йолдызы»нда бит эпиграф итеп Г. Җәүдәтнең шигыреннән өзек китергәндә, кемнән алганын билгеләп куя. Төрле кыенлыкларга очравыма карамастан, эзләнүемне туктатмыйм.

– Бу уңайдан, Тукайның Тәнзимат әдәбиятына махсус игътибарын да ачуны бурыч рәвешендә билгеләмәдегезме?

– Һичшиксез, шулай. Тукай яратып укыган төрек Тәнзимат әдәбияты бүгенге укучыны да битараф калдырырлык түгел. Төрекнекен генә түгел, гомумтөрки әдәбият тарихын да югары үсешкә китергән әлеге чор вәкилләренең әсәрләрен оригиналда укыйм һәм Тукайга якын тема, мотивлар белән еш очрашам.

– Бу уңайдан әлеге проблемага ике тугандаш халык фәненең мөнәсәбәтендә аермалыклар бармы?

– Мин бик көткән сорау. Төрек галимнәре еш кына Тукай белән Тәнзимат әдипләре иҗатында булган охшаш якларны иярү, кабатлау дип түгел, ә параллельлек дип, ике империянең социаль-сәяси вәзгыяте охшаш булуы белән генә аңлатырга омтылалар. Мисал өчен, М. Акбаш бер урында Тукай замандашы Тәүфикъ Фикрәтне гомумән белмәгән, аны укымаган дип билгеләп үтә. Ике шагыйрьнең сатирасы, чорының социаль кимчелекләренә үткен тәнкыйтьләре, байлар-ярлылар каршылыгын, азгын, бозык муллаларның һ.б. образларны яктыртудагы охшашлыкны параллельлек буларак кына карарга ярамый, Тукай, һичшиксез, Фикрәт әсәрләрен үзенә үрнәк иткән. Замандашлары хатирәләрендә дә аның Т. Фикрәт әсәрләрен укуы турында сүзләр бар.

– Төркиядә фәнни командировкада булып кайттыгыз. Анда вакытлы матбугатның шактый өлеше әлегәчә төрекләр тарафыннан да ныклап өйрәнелмәгән. Димәк, Тукайга мөнәсәбәтле яңа материаллар табу мөмкинлеге калган?

Бу сорауга җавабымны алдагы сорауга бер өстәмә рәвешендәрәк тә кабул итсәгез икән. Төрек галимнәре һәрвакыт Тукай иҗатына зур игътибар белән карады. Без татарлар моның өчен аларга зур рәхмәтле. Госманлы матбугатында татар шагыйре турында беренче язмалар аның үлеменнән соң басыла башлый. Тукайның үлеме турындагы хәбәр Төркиягә беренчеләрдән «Төрек йорды» журналы аша тарала. Госманлы газеталарында кечкенә тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. «Тасвире әфкяр», «Ислам дөньясы», «Төрек йорды», «Төрек сүзе», «Кырым» журналлары Тукай хакында мәкаләләр бастыра. Госманлы газеталарында дөнья күргән тәгъзияләр, кайгы уртаклашуларның кайберләрен татар матбугаты да үзләрендә күчереп бастыра. ХХ йөз башы төрек матбугатын тикшерүгә керешкәнче, шул чор татар матбугатына күзәтү ясау да зур табышларга китерә. ХХ йөз башы татар-төрек матбугаты редакцияләре үзара тыгыз мөнәсәбәттә эшләгән: татар газеталарында төрекләрнең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыру, Төркия хәбәрләрен, анда барган иҗтимагый-сәяси, әдәби-мәдәни хәрәкәте турында мәгълүматлар бирү еш күзәтелә. «Сибирия», «Вакыт» газеталарында 1913, 1914 елларда «Шагыйрь Тукаев хакында Истанбулдан тәгъзия», «Истанбулдан», «Төрек матбугатында Тукай» кебек язмалар басыла.

Әлеге язмалардагы фикерләр татар галимнәре фикерләреннән берникадәр аерылып торуы белән кызыклы. Бездә шагыйрьнең гарәп, фарсы, госманлы сүзләре белән чуарланган башлангыч чор иҗатын «өйрәнчек еллары», «төрекләргә сукырларча иярү вакыты», «Мөхәммәдия» дәвере» дип йомшак шигырьләр буларак аталганда, госманлы матбугатында Тукайның башлангыч чор иҗаты югары бәяләнә.

Сүз дә юк, бәлки, 1918 елда «Кырым»да басылган Тукай хакындагы кечкенә мәкаләдән соң да башка төрек матбугатларында да язмалар дөнья күргәндер, ләкин алар татар галимнәре һәм төрекләр тарафыннан искәртелми. Аны ачыклау өчен, госманлы теле белгечләренең бу юнәлештә махсус эш балып баруы кирәк.

Соңрак, ярты гасыр вакыт узгач, Төркия татарлары кабат төрек матбугатына Тукай темасын кайтара. Абдулла Баттал Таймас, Рәшит Рәхмәти Арат, Әхмәт Тимер, Гали Акыш, Надир Дәүләт, Наилә Бинарк, Сәгыйдә Арсланбәк һ.б.ларның шагыйрь иҗаты турында фәнни-тәнкыйди мәкаләләре дөнья күрә, алар Тукайның шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итә башлыйлар. Әлеге хезмәтләр «Төрек культуру», «Казан», «Ени форум», «Азәрбайҗан», «Әмәл», «Кардәш әдәбиятлар», «Төрек дөньясы» журналларында чыга. Әлеге мәкаләләрнең бик сирәге Татарстанда татарчалаштырып басылды. Аларның барысын бергә туплап татарча җыентык булдыру да киләчәктә бер бурыч булып тора.

ХХ йөз урталарында читтә яшәүче татарларның Тукай иҗатына биргән бәясе аеруча мөһим: Россия галимнәренең шагыйрь иҗатын совет идеологиясе кысаларында өйрәнүләре чын хакыйкатьне ачып бетерә алмаган заманда читтәге татарларның язмалары объектив бәя бирүе белән кыйммәтле. Аларның һәркайсы шагыйрьнең дини, милли һәм балалар шигырьләренә зур игътибар бирде.

Төрек галимнәре дә туксанынчы еллардан башлап Тукай иҗатын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ф. Өзкан, М. Акбаш, М. Атнур, Я. Акпынар, М. Өнәр, Х. Ачыкгөз кебек төрек галимнәренең дә Тукай иҗаты хакында хезмәтләре бар. Әлеге материаллар барысы да Тукай фәне өчен кыйммәтле.

– Русия китапханәләрендә, архивларында, бигрәк тә Питердагыларда кеше кулы үтмәгән яшерен байлыклар барлыкка, кеше теше үтмәгән язмалар калганлыкка ышанасызмы?

– 2015 елда Татарстанның яшьләр грантына тәкъдим иткән проектны эшләр өчен, Санкт-Петербургтагы Русия милли китапханәсенә барырга туры килде. Г. Тукай Җаекта яшәгән елларда чыккан урыс вакытлы матбугаты белән танышу максатыннан барган уңайдан, «Фикер» газетасының 1907 елгы әлегә кадәр табылмаган саннарын да (югарыда инде атап үттем) эзләдек. Кызганыч ки, Русиядә иң бай китапханәләр исемлегенә кертелгән әлеге китапханәнең милли матбугат картотекасы тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән булуы билгеле булды. «Фикер»нең безгә кирәкле саннары аларда булып та, табып бирә алу мөмкинлеге юклыгы, аларның кулланылышка куелмавы ачыкланды. Моны миңа тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, илкүләм дәрәҗәдә уртак проектлар эшләү зарур.

Русия китапханәләре искиткеч бай. Андагы Тукайга нисбәтле материалларны барлау өчен ун көн – ике атналык кыска командировкалар гына җитми, бәлки айларга, хәтта елга да сузылган фәнни стажировкалар үтү сорала.

– Шушы эзләнүләрегез вакытында нинди фәнни мифларны юкка чыгара алдыгыз яисә үзегез моңа кадәр хакыйкать санамаган кайсы фикерләргә инде инандыгыз?

Тукай Җаекта яшәгән елларда дөнья күргән Урал вакытлы матбугаты – «Уралец», «Уральский дневник», «Уральский листок», «Уральские войсковые ведомости» газеталары белән танышу барышында Тукай замандашларының язмалары, алар хакында мәгълүматлар һәм Тукай публицистикасында яктыртылган вакыйгалар турындагы мәкаләләргә тап булдык. Без тикшергән басмаларда Мотыйгулла хәзрәт, К. Төхфәтуллин, Х. Гаделшин, А. Гладышев, Ә. Сираҗетдинов, В. Хәмидуллин, Р. Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең язмалары очрый. Әлеге материаллар Тукай даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора.

ХХ йөз башы урыс матбугатында татарлар тормышы яктыртылмаган, яктыртылган очракта тискәре якларны бирергә тырышканнар, дигән фикерләрне моңарчы ишеткәнем бар иде. Үзем танышып чыккач, моның дөрес түгеллеген, һәм киресенчә урыс матбугатының 1905-1907 елгы революция вакытында татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеген танытып бару максатыннан объектив чагылдырганнар дигән фикергә килдем. Гомумән, Русия империясенең татарлар күпләп яшәгән җирләрдә – Оренбург, Уфа, Әстерхан, Чиләбе, Урта Азия һ.б.да дөнья күргән урыс матбугатын да әлеге яссылыкта өйрәнү зарур.

Профессор Р. Нәфыйков фикеренчә, Тукай, урысча публицистик мәкаләләр язып, «Уралец»та бастырган. Галим «Ш.», «К.», «К-в», «Кур-в», «Не мусульманинъ» имзалы материалларны Тукайга нисбәтли. Әлеге язмаларны без дә кулга төшердек. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар һәм фикерләр бер көн алдан йә шул көндә «Фикер» газетасында чыккан Тукай тарафыннан язылган татарча мәкаләләрдә күтәрелә. Язмаларның күләме дә, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан да аларның төрле булуы күзгә ачык ташлана. Урыс редакциясе хезмәткәрләре Җаекта яшәүче татарларның тормышындагы яңалыкларны яктырту өчен, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортаж бастырып барганнар, дигән фикердә үзем.

– Кайберәүләрнең, ул урысча да иҗат иткән, чөнки яхшы сөйләшкән, тик әлеге текстлар хәзергәчә табылмаган, ачыкланмаган яисә шагыйрьнең псевдонимнарын ачасы бар әле, дип сөйләшкәннәрен ишеткән бар. Үземне бу төр дәлилсез карашлар артык ышандырмый. Әйтик, мин, Яңа заман кешесе була торып та, үтә аз сандагы мәкаләләремне, күпчелек милләттәшләрем татарча аңламаганга гына, анда да теләмичә һәм чагыштырмача кыенлык кичереп кенә, урысча язарга мәҗбүр. Русча шигырьләремне исә бастырганым да юк. Ә инде Тукайның чит телдә иркен язганына, гомумән, шикләнеп карыйм. Шундый темп белән эшләгән, яшәгән шагыйрь егерме текст урынына берне язудан канәгать була алыр идеме икән? Бигрәк тә гомер сәгате соңгы көнеңнән хәбәр сугам-сугам дип торганда… Әлеге дә баягы тәҗрибә өчен һәм урыслар колагына да фикере ирешсен дип, бер-ике әсәр генә язса инде. Алайса нигә үз әсәрләрен башка кешедән тәрҗемә иттергән, дигән сорау да туа.

– Тукай замандашларының хатирәләренә карасак, шагыйрь, урыс-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле урыс телендә бер шигырь язып, «Уралец» редакторына бирүе һәм редакторның шигырьне ошатып, Тукайга гел шундый әсәрләр язып бирүен сораган дигән мәгълүматлар бар. Әлеге газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Бәлки, ул – уйдырма гынадыр да. Шунысы кызганыч, Мәскәүдәге Русия дәүләт һәм Санкт-Петербургтагы Дәүләти тарих китапханәләрендә дә (ГПИБ) әлеге саннар юк. Табылмаган саннарны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан эзләп, андагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәненә яңа мәгълүматлар һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек бирер иде.

Шагыйрьнең беренче тәрҗемә әсәрләре турында да әйтеп узыймчы. Тукай үлеменнән соң, «Оренбургская газета»да «Изгнанникъ» дигән имза белән шагыйрьнең шигырьләре урысчага тәрҗемәдә басыла башлый. Аның «Разбита надежда» («Өзелгән өмид») дигән тәрҗемә шигырен Питердан алып кайттык. «Изгнанникъ»ның тәрҗемәләре турында «Габдулла Тукайның мәҗмугаи асәре» керешендә Җ.Вәлиди һәм соңрак Р.Нәфыйков хезмәтләрендә искәртелә. «Изгнанникъ«ның урысча варианты сәнгати эшләнеше ягыннан йомшак булса да, алар беренче тәрҗемәләр буларак фәнни әйләнешкә кертелергә тиешле. Урыс теленә беренче тәрҗемәләр (үзе исән вакыттагы цензура өчен тәрҗемәләрне исәпкә алмаганда) фәнни мәкаләләрдә Мәскәүдә 1914 елда «Әш-шәргыять» җыентыгында басыла дип языла.

– Галимнәребез тәрҗемәләрнең авторын кем дип билгели соң?

– Җ. Вәлиди «Оренбургская газета»сының баш мөхәррире вә «Изгнанникъ» имзасы илә язучы» дип, ә Р. Нәфыйков «Подпись – «Изгнанникъ». Переводчик – Н. Охотин» дип билгелиләр. Монда да каршылыклы фикергә тап булабыз. «Оренбургская газета»ның баш мөхәррире – 1912 нче елның утыз өченче саныннан алып 1914 елның ике йөз кырык сигезенче санына кадәр урыс шагыйре Иван Николаевич Антонов (1878-1936) була. Шулай ук урыс әдәбиятындагы псевдонимнарны өйрәнүче И.Ф. Масанов сүзлегендә (Урыс язучылары, галимнәре, җәмәгать эшлеклеләренең псевдонимнар сүзлеге. 4 томда. Т.I. 1956.) И.Н.Антоновның «Оренбургская газета»да әлеге исем белән басылуы искәртелә. Телгә алынган хезмәттә Р. Нәфыйков атаган шагыйрь Н. Охотинның да «Изгнанникъ» тәхәллүсе белән еш басылуы әйтелә, ләкин аның «Оренбургская газета» белән бәйләнеше күрсәтелми. Фактларны янәшә куеп, үзегез гадел хөкем чыгара аласыз.

– Бу әңгәмә вакытында үзем дә әллә нинди сөенеч хисләре кичереп утырам. Инде сезне ихластан яшь тукайчы дип атамый мөмкин түгел. Фәннең шушы юнәлешендә эшләгән яшьтәшләрегезгә өстәп әйтер сүзләрегез бармы?

– Тукай иҗаты ул – чиксезлек. Исеме дөнья әдәбиятының даһилары Пушкин, Лермонтов, Гете, Гейне, Сабир, Хәйям янәшәсендә торган шагыйрь поэзиясенә бәйле меңәрләгән мәкаләләр язылган, дистәләгән монографияләр басылган, Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, Җаекта, Әнкарада, Истанбулда Халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырылып, җыентыклары дөнья күргән. Иҗаты күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукай фәнендә үзеңнең билгеле бер фикереңне җиткергәнче, әдип иҗатының өйрәнелү тарихына аерым игътибарны юнәлтергә кирәк. Тукай фәненә тиз һәм җиңел генә кереп булмый. Урыс, төрек, Шәрык һәм Гареб традицияләрен кыска гомерле, әмма бай иҗат мирасында яктырткан Тукайга чит телләрне һәм әдәбиятларын үзләштереп килү мөһимдер. Бу фикер алда да яңгырап узса да, тагын ассызыкламый булдыра алмыйм.

Татар әдибенең иҗаты ХХI гасырда дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлеше буларак өйрәнелергә лаеклы. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы күп кенә ачыкланмаган фактлар, каршылыклы фикерләр, расланмаган дәлилләр безне куркытырга тиеш түгел. Бары тирәнрәк тикшеренүләр, эзләнүләр юлында сабырлык кирәк! Туган көнендә һәм юбилейлары вакытында гына түгел, Тукай – һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Татар милләте яшәгәндә Тукай да яшәячәк.

Әле менә шушы сүзләрне сөйләп торганымда, бер әсәр исемә төште. Күптән түгел Төркиядә яшәүче татар – Софья (татарча Суфыя буладыр бәлки) Корбанның «Күченү» дигән бәянын укып чыктым. Анда сөргенлек елларының корбаны булган, Русиядән китәргә мәҗбүр ителеп, Голҗада берникадәр гомер кичергәннән соң, Истанбулга кайтып сыенган татар гаиләсенең язмышы тасвирлана. Бәянның буеннан буена Тукай сүзләре изге Коръән сүрә-аятьләре кебек гел кабатланып килә, «Китап» дигән бүлек тулысы белән Тукай иҗатына сакчыл караш турында, Тукай әсәрләре – Кешелек иманы, дине кебек шәрехләнә. Тукай сүзләре, шигырьләре татар кайда гына булса да, аның белән бергә рухи азык булып күңелендә йөри, дигән фикер уздырыла.

Шуны да әйтеп узыйм әле: Тукай халык арасында символик образ буларак күзаллана, бәлки, шул совет чорындагы идеаллаштыру да моңа этәргәндер. Сирәк кенә булса да, мәчеткә кереп, Мөхәммәдгариф улы Габдулла рухына дога кылдырганда, кем икәнен аңламый гына укып китә мулла. Ә Тукайга дога багышларга иде дисәң, шаккаталар. Беренче тапкыр мондый хәл белән очрашабыз, диләр. Ул да бит безнең кебек үк кеше һәм рухы бездән дога өмет итәдер. Үлгән көнендә генә каберенә зыярәт кылу – безнең битарафлыктыр. Тукайның үзе белән сирәк кенә булса да төштә дә күрешүләр насыйп була. Ул фотолардан күргән ябык, кечкенә, бер күзенә ак төшкән зәгыйфь егет булып түгел, пөхтә киенгән костюм-чалбардан, урта яшьтәге ир булып, бик якты булып керә.

Беренче тапкыр төшемә шагыйрь Җаекка барыр алдыннан, кичәгә чакырып, күңелле булачак дип кергән иде. Чыннан да, Җаектагы Тукайга багышлап уздырылган берничә көн бик күңелле үтте. Соңгы тапкырында өстәлемнән үзенең кәгазьләрен, үзенең язган әйберләрен җыя, миңа бирми – бераз тарткалашып та алдык – моның әлегә ни өчен икәнен аңламыйм, төшемне шәрехли алмыйм, канәгатьсезлек белдерүе микән дип тә борчылдым…

Комментарийлар

  1. Hüseyin
    Апр 27, 2016 @ 18:01:18

    Sayın Rife Hanım
    Kıymetli sohbetinizi okudum. Ben «Abdullah Tukay ve Türk edebiyatı» adlı bir makale yazıp Kazan’a Fatih Kutlu’ya gönderdim. Bu makalem «Yenileşme Dönemi Türk Edebiyatının İdil-Ural Tatar Edebiyatına Etkisi (1860-1917)» adlı Doktora tezimde yer almaktadır. Bu konularla ilgili sizinle görüşmek isterim.
    Dr. Hüseyin Bargan
    İstanbul Üniversitesi

Комментарий язарга