«Турнирмикрофон» җанатарларны көтә

Тамашачыларның, артистларның, журналистларның күпсанлы сораулары буенча быел «Турнирмикрофон» исеме астында узучы сәнгать әһелләре катнашындагы мини-футбол бәйгесе янәдән уздырылачак. Турнирда сигез команда катнашырга теләк белдергән.

«Быел бәйге өченче тапкыр оештырылачак. Бер ел тәнәфестән соң турниры янәдән уздырырга булдык, чөнки анда катнашуны һәм уздыруны сорап бик күп сораулар булды, — дип белдерде «Турнирмикрофон» проектын башлап җибәргән кешеләрнең берсе Фәнил Вакказов. — Максатыбыз һәм төп идея сәнгать дөньясында яшәүчеләрне берләштерүгә, сәнгать дөньясында катнашучылар арасында дуслык элемтәләре урнаштыруга  кайтып кала».

Фәнилнең сүзләренә караганда, турнирда барлыгы сигез команда катнашачак:

  1. Татар эстрадасы җырчылары
  2. Тинчурин театры артистлары
  3. «Болгар радиосы» командасы
  4. Татар алып баручылары һәм шоуменнардан төзелгән такым
  5. «Татар радиосы» егетләре
  6. Татар журналистлары командасы
  7. Татарның теле- һәм радио легендалары командасы
  8. Бию, фольклор коллективларына мөнәсәбәте булган музыкантлар командасы.

Күренә ки, ярышта катнашучыларның составы да көчле булачак. Әйтик, җырчылар командасында (сүз уңаеннан, даими рәвештә шөгыльләнүләр алып баручы егетләр бирегә җыелган) Филүс Каһиров (капитан), Раяз Фасыйхов, Алмаз Шәрифуллин, Игорь Дмитриев, Илнар Ялалов, Инсаф Бәдретдинов һ.б. җыелган.

Алып баручылар командасы шулай ук алдагы турнирларда катнашкан иде, составы да тотрыклы икән: Рәдиф Әхмәдиев, Газинур Фәйзуллин, Илшат Вакказов, Рамил Шәрәпов, Рузил Гыйльфанов, Илшат Исхаков һәм башкалар булыр дип көтелә. Көтелә дип ник язам, чөнки күп кенә сәнгать әһелләренең шушы көннәрдә гастрольләре дә бар яки килеп чыгарга мөмкин.

Быел яңа команда барлыкка килгән. Җәй көне татартелле радиолар арасында волейбол ярышларында беренче тапкыр үзләрен сынап караган легендалар командасы мини-футбол да уйнап карарга булган. Капитаннары — Зөлфәт Зиннуров. Бу командада «Курай» радиосы легендалары Нур Алиев, Гали Урманов, «Болгар радиосы» легендасы Илнур Фәйзрахманов, Илнар Яркәев, «Татар радиосы»н танытуга зур өлеш керткән Фәнил Вакказов, Ильяс Газизов, шулай ук легендар Әмир Исламов кебек егетләрне күреп булачак.

Ярышлар Казанның «Ак Бүре» спорткомплексында 16 декабрьдә, иртәнге 9да башланачак. Ярыш нәтиҗәләре буенча турнирның иң яхшы уенчысы, иң яхшы капкачысы, иң яхшы ярымсакчысы һәм иң яхшы һөҗүмчесе бүләкләнәчәк.

Алдагы ике турнирда тамашачыларның шактый булуын истә тотсак, быелгысында җанатарлар тагын да күбрәк булыр дигән ышаныч бар. Чөнки егетләр үзләре үк инде бер-ике атна пиар-реклама эшен дә алып баралар.

1

Комментарий язарга