Тыңла, сөйлим…

Бөтенесенә дә кәҗәләр генә гаепле иде. Ышанасызмы, юкмы, ихтыярыгыз: кайчакта безнең тормышыбызны адәми затлар гына түгел, дүртаяклылар да җимереп ташлый икән, — дип башлый үзенең яңа әсәрен Н.Гыйматдинова.

Нэбирэ Г.Мин бәхетле идем… Бик иртә чәчәккә бөреләнгән акылым белән киләчәккә илтәсе юлымны, уңга-сулга тайпылмаслык иттереп, туп-туры сызган идем. Институтны тәмамлыйм, кияүгә чыгам, итәк тутырып балалар үстерәм… Кыскасы, мин – гөнаһлы Хәува анабызның дәвамы, гап-гади хатын-кыз сыйфатында, гап-гади, әмма шул ук вакытта кызыклы һәм мәгънәле дөньямны корам!

Ләкин хыялыма берничә адым калгач, шушы кәҗә дигән хайван мөгезе белән кадап бәхетемнең башын тиште…

Мин сызган юл Җир өстеннән сөртелде.

Суы кибеп, елга рәвешен югалткан чокыр сыртында Ильяс белән без дәүләт имтиханнарына әзерләнә идек. Монда шәһәр чите иде һәм тыныч иде. Яшел чирәмгә сузылып ятасың да китапка багынасың. Май кояшы студентның кыш буе салкын аудиторияләрдә бөрешеп утыра-утыра каткан сөякләрен җылытып, йокыга изрәтә. Тик егеттә генә ни уку, ни йокы хәсрәте юк, ул энәле-шырпылы кактус кочаклагандай, һаман саен күкрәген угалый иде. Менә ул алдыма сап-сары тузганак чәчәкләре китереп салды.

– Миннән сиңа – яз бүләге, Мәликә!

– Укыр идең, Ильяс. Иң катлаулы фән монысы…

– Качмас, укылыр, Мәликә.

– Әйт, – дидем мин, «кактус» егете бик каты чәнчә иде.

– Әйтим дип… Әтиләр каршы шул. Өйләнмә, диләр, башта аякка бас, диләр.

– Син туганнан бирле ике аякта бит инде!
Хисләрем ярларыннан ташып, дулкын төсле, йөрәгемә какты. Бу нинди уйламаган-көтелмәгән киртә соң әле?! Мин фаразлаган юл шоп-шома иде ләбаса!

– Апа котырта, ахрысы. – Ильяс карашын күккә төбәгән, әйтерсең, болыт белән гәпләшә иде. – Бай немецка тагылып Алманиягә киткәч, ул бик эреләнде. Атна саен өйдәгеләргә шылтырата, Һанс киявегезнең йорты иркен, энем, институтны тәмамлагач та, монда юыртсын, ди. Безнекеләр шат, янәсе, малайлары чит илдә рәхәт чигә.

Колакка ятышсыз «каршы» дигән сүздән кечерәеп, бөҗәк сыман, үлән арасына сеңдем. Тавышым да зәгыйфь һәм мескен иде. – Ә син нәрсә дидең?

Егет сузып-сузып уфырды:

– Көн саен Һанс та Һанс дип миемне черетәләр! Безнең әнинең бабасы сугыштан култык таягы белән кайта. Мәрхүм нык иде, туксан биш яшьтә генә үлде. Боларның төркемен фашист камый, пленга эләктермиләр, шарт-шорт маңгайларына аталар, ә бабайны озак җәзалыйлар, аякларын мишень итеп, көлә-көлә пуля яудыралар. Канга баткан солдатны партизаннар күреп, лазаретка илтә. Ике аягын да тездән кисәләр. Бабай соңгы көннәренә хәтле шул хакта әрнеп сөйли иде. Менә хәзер, аның оныгының улы, бәхет эзләп шушы немецлар иленә китә, имеш. Картның рухы рәнҗемәс дисеңме?!
Үткәннәрне бүгенге белән ялгап нәфрәтләнгән Ильяс, әлбәттә, көлке иде. Дөнья күптәннән бирле бүтән бит инде! Хәтта ки, бер үзгәрешсез тоелган күк йөзе дә, кояшы да, кар-бураннары да бүтән! Без яшәгән заман башка дулкынга көйләнгән иде.

Ләкин мин көлмәдем. Әз генә үртәп:

– Алайса, сиңа дошманның телен дә өйрәнмәскә кирәк иде, – дидем.

– Тел – гаепсез! – Ильяс үзалдына кайнарланды. – Кабахәт Һитлер уйлап тапмаган аны, прагерман теленнән ярала ул! Син монда демагоглар күпере төземә, Мәликә! Тарих ялганнан биегрәк!

Яр астында ап-ак кәҗәләр чемченә иде. Мин күз кырыем белән генә аларны күзәттем. Берүк, безнең яныбызга килмәсеннәр! Берүк мине танымасыннар! Чөнки мин «катымөгезлеләр»нең карендәше идем, минем кушаматым «Кәҗә» иде. Авылда исем- фәлән белән «вакланмыйлар», кем кызы? – Кәҗә Габдрахман кызы.

Мин бу кушаматымнан зерә хурлана идем, шөкер, шәһәрдә ул йомылган сер һәм аның турында иң якын кешем – Ильяс та белмәскә тиеш иде.

– Ботка куера-куера көймәгәе, Мәликә.

Егетнең хәвефле тавышы уйларымны кисте:

– Ә? Нәрсә?

– Әтиләр өйдән куа. – Ильяс Казан егете, аларның гаиләсе Каенлык бистәсендә үз йортлары белән яши. – Ә без синең белән аптырамыйбыз, диплом алгач та, Себергә җилдерәбез! Анда алман теле укытучыларына кытлык ди.

…Ә сакалбайлар акрын гына өскә үрмәләде. Адәм исе сизгән дию кебек иснәнә-иснәнә, алар туп-туры безнең өстебезгә килә иде. Әй, кешеләрдән өркеп, кире аска төшәрләр әле дип, тынычланып, егетне юаттым:

– Кайгырма, синең-минем башлар Себердә дә югалмас, әйе бит?
Чынлап та, сез кемнәр, дигәндәй, көтү биш-алты адым кала шып туктады.

– Ай-һай, әрсез бу кәҗә халкы! – диде Ильяс һәм кулын шапылдатты: – Комачауламагыз, без белем ташы кимерәбез!

«Төркем» каршылыкка очрап, як-якка сибелер дисәм, ялгыштым: иң алдагысы – кәкре мөгезлесе (мөгаен, ул әйдаман иде) тоягы белән җирне тырмаштырып холкын күрсәткәч (янәсе, батыр!), миңа таба теркелдәде. Йа Аллам, сөтлебикә миңа шул¬кадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!

– Әй син, ак пәри! – дип «ишемә» кизәнгән Ильяска мин:

– Сукма! – дидем. – Аның миңа йомышы бар шикелле.

Кәҗә ханым, нәрсәдер күргәндәй, башын уңга каерды, без дә шул якка карадык, тик анда күз очына эләктерердәй әйбер юк иде, аның каравы, безне җиңел генә алдаган Ак пәри алдымдагы сары чәчәкләрне чәйнәп маташа иде.

– Тәмлеме? – дидем мин, көлеп. – Тамактан җиңел үтә, чәнечкеле розалар түгел бит.

– Әйе, минем кебек хәерче студентка төрттерәсең инде! – Ильяс моны үз бакчасына ыргытылган таш дип кабул итте. – Хәзер машинамны сатам да… – Ул яр битендә «кызынган» иске «Жигули»га ымлады. – …Акчасына миллион роза алам!

– Сәлимә!

Куыклы лампа эченнән чыккан җенмени, каршыбызга бер карт килеп басты. Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләр – ап-ак, чәч-сакал – ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән. Хәтта ки, кулындагы таягы да акка буялган иде. – Сәлимә, дим, азынма, дим. Кайт өйгә, дим!
Аның сөйләнүе әкәмәт иде. Нинди Сәлимә, кайда ул? Монда без өчәү генә: мин, Ильяс һәм әрсез кәҗә… Бу урында шайтан аунагандыр, мөгаен: укыйсың, укыйсың, һич башыңа сеңми. Инде саташкан карт…

– Бабай, адаштыңмы әллә? – диде Ильяс, миннән аермалы буларак, ул хорафатларга ышанмый иде. – Әллә карчыгың качтымы?

– Адашмадым, улым. Вәт шушы йөремсәк аякларыма ял бирми. – Карт таягы белән кәҗәнең корсагына җиңелчә генә төртте. – Сәлимә, җүри йоклаганга салышма, дим.

Бу чын мәгънәсендә түләүсез кәмит иде. Бая гына чәчәгемне умырган «Сәлимә» башын җиргә игән дә «йокы»га талган, аның күзе йомылган, торыклары сыгылып, гәүдәсе изрәгән иде.

– Уян, дим, Сәлимә, әнә, иптәшләрең тарала, дим. Җыештыр шуларны, Алла колы!

Бездә уку дәрте сүнгән иде инде. Җитмәсә, Сәлимәгә кадәр «куерган ботка» эчне пошыра иде. Себергә китәбез, Себер… Элек ул якларга безнең бабайларны көчләп куганнар, ә без үз иркебез белән китәбез… Юк, минем илемнән-җиремнән аерыласым килми! Шулай ук яраткан кешемнән дә колак кагасым килми!

– Бабай, әйдә, без сиңа булышабыз! – дидем. – Әйеме, Ильяс?

– И балакайлар, Сәлимәнең капчыгы тулы хәйлә, үлеп тә күрсәтә әле ул кайчак. Сыртыма гына салырыем, картайдым шул.

Мин егеткә боердым:

– Күтәр!

Пәһлеван гәүдәле Ильяска бу кәҗә уенчык кына иде. Җиңел иде ул, чөнки тач минем сыңарым иде. Бервакыт, егет мине көчле кулларында тирбәтеп, туп төсле һавага чөйгән иде.

Сәлимә тыпырчынмады, ул, күрәсең, элек хуҗасыннан күтәртеп гадәтләнгән. Башка җан ияләренә «һайт» кына дидек, көтүләре белән безнең арттан иярделәр.

«Тояклы дуслары» белән Дәүләтша картны Әмәт бистәсенә кадәр озаттык без. Карт рәхмәтләр укый-укый калды. Кабат китапка төртелгән генә идек, яр астыннан мекердәгән авазлар ишетелде.

– Сәлимә! – диде Ильяс. – Бавыннан ычкынган, каһәр!

– Игътибар итмә! – дидем мин, ләкин безгә тыныч кына укулар язмаган икән, мөгезен уңлы-суллы чайкаган дәртле Сәлимә яныбызга ук менде.

– Күтәрмим, үтенмә! – Минем ялварулы карашымны тотып алган егет сәдәфләрен чишеп, күлмәген җилләтте. – Фу, юсаң да кәҗә исе аңкыр инде! Кичкә кадәр безне сакласын, бәлки, алманча сукалар.

Кәҗә минем белән янәшә чирәмгә ятты. Мин селкенгән саен ул да селкенә иде. Торып, яр буйлап атлаган идем, Сәлимә дә миңа тагылды. Туктаган идем, ул да үрә катты. Мондый уен кызык була башлады, аның ничек кызганыч тәмамланачагы миңа әле нәмәгълүм иде. Күрәчәгем ашкындыра дип уйласам иде, ичмасам! Без шулай, куыша-куыша, Дәүләтша бабайлар йортына якынлаштык. Карт турларында таптана иде.

– Әй, кәҗә балакай, шук та бит син, – диде ул, сукранып. – Бабаңны җөдәтәсең дә инде. Мөгезең белән капка келәсен каерырга кем үрәтте, җә?

Без өчәүләшеп ишегалдына кердек.

– Карчыгым үлгәннән бирле холкы бозылды. Хәдичәм иркәли иде үзен, шуңар аны юксына, бахыр. Сине, кызым, әллә дим, аңа охшатамы икән?

И кәҗә, кәҗә! Карчык белән кыз бала арасындагы аерманы күрмәслек дәрәҗәдә аңгыра микәнни син?! Әле тагы сезне акыллы хайван, диләр.

– Бабай, мин дә болар нәселеннән, – дидем. – Кәҗә Габдрахман кызы – Мәликә мин!

Шаяртуыма диккать итмәгән карт үзенекен сукалады:

– Ие, Хәдичәм белән бутый, рас, – диде. – Моңарчы алай кыз-хатынга ияләшми ие, Ходайның хикмәте.

– Карт көнеңдә нигә болар белән җәфаланасың, бабай? – Кәҗәләр озын агач тагаракта кишер кетердәтә, Сәлимә дә «сый табыны»на кушылган иде. – Мәшәкате күп бит.

– И-и, кызым, Аллаһның рәхмәте яусын, шушы ак фәрештәләрем минем гомеремне озайтты. Ашказаным тишелгән иде, брачлар өч айдан артык яшәмәс дигәннәр карчыкка. Миңа илле генә яшь иде. Чита каласында агу эшкәртә торган заводта эшлидер ием, фатирны саттык та Казан читендәге авыл сымак җирдән йорт алдык. Нигез нык, иншАллаһ, оныкларга да чыдарлык.

– Бигрәк күп, унбишәү, – дидем мин, тагарактагы башларны санап. – Дәвага өчесе дә җитәдер, шәт.

– Миңа алар юаныч, көн итмешемдә бер нур, кызым. Җүри-марый гына орышам үзләрен, яратып кына. Аннары, кешеләргә дә игелегем тия шушылар аркылы. Әнәтерәк, теге Яңа бистәдәгеләргә… – Дәүләтша карт урман буендагы коттеджларга күрсәтте. – … тәҗел кирәк кәҗә сөте. Замана кыз-катыны баласын имезми, кызганыч ки. Бидон белән һәр кич нарасыйларына сөт илтәм. Әллә ниткән бияләй авызлы койрыксыз этләр асрый байлар, авызларыннан өзеп каптыралар, баладан артык очындыралар, ахырзаман шаукымнары. Сорагач, аларның дүртаяклы сабыйларына да өлеш чыгарам.

– Бизнес алайса, – дидем. – Акчасын түлиләрме соң?

– Әлхәмдүлилләһ, түлиләр. Оланнарыма базардан кишерен, кәбестәсен юнәтәм. Хуҗалыкка тиен-миеннәр ярап куя, кызым.
Ильяс ачуланыр, саубуллашыйм дигәндә генә, карт кулыма кечкенә чиләк тоттырды.

– Җилене шешкән, тотындырмый, синең кулың йомшак, кызым, иркәбикәне савып кына бирче!

Авыл кызы булсам да, гомеремдә дә кәҗә сауганым юк иде. Куркып кына Сәлимә кырыена чүгәләдем. Эш уеннан узган иде… Тоягы белән типсә, битеңне ярачак… Ләкин хайван тыныч, ул үзенең мөшкел хәлен белә һәм ярдәм көтә. Аның миңа иярүенең сәбәбе дә шул гына иде.

Чиләккә беренче сөт тамчылары чәчрәгәндә генә капка төбендә машина туктады. Ильяс!

– Точно монда! – Егет ачулы иде. – Сәер инде син, Мәликә туташ! Кара, кәҗә сава берәүсе!

– Тс-с, – дидем мин. – Тс-с, егеткәем! Тавышыңнан өркеп, чиләкне түгәбез хәзер! Сәлимә әйбәт кыз ул, акыллы кыз ул. Ильяс, капканы яп!

Егет тулай торакка хәтле битәрләп кайтты.

– Үзебезнең хәсрәт баштан ашкан! Алда җитди имтихан! Өстәвенә, әниләрнең ультиматумы! Ә бу, җилбәзәк, кәҗә-мәҗәләр белән уйный! Фу, сасы да соң исләре!

– Алар чип-чиста, аларны хуҗасы көнаралаш юа. Күрдең бит, йоннары ап-ак. Бабай үзе дә пөхтә, – дидем һәм беркадәр тупасланып: – Зинһар, куык кабартып шартлатма! – дидем. Кайчакта Ильясның һавалануына чик-чама юк, янәсе, ул шәһәр малае.

-2-

…Иртән кемдер колагыма пышылдап уятты: «Йөзек!» Бүлмәдәш кызлар йоклый иде. Ильяс бүләге – ахак кашлы йөзегемне, сауганда кәҗәнең имчәген тырнамасын дип, койма ярыгына кыстырган идем. Бармагым буш! Хәтерсез, мин аны оныттым лабаса. Әгәр хәзер автобус белән Әмәт бистәсенә барсам, консультациягә соңарам. Ярар, соңардым да ди, бу фәнне мин әйбәт үзләштердем, сынатмам, Аллаһ бирсә. Ильяс бар бит әле монда, Ильяс! Мин килмәсәм, аның өчен күктәге кояш сүнәчәк һәм егет тулай торакка йөгерәчәк. «Кайда Мәликә?!» – дип кызларның җелеген суырачак ул. Ә безнекеләр аны «тәкәббер» дип яратмый иде.

Мин ни үле, ни тере идем. Ильясның «баштан ашкан» хәсрәте минеке белән чагыштырганда тузан бөртеге иде. Вәгъдә бүләген югалтсам, егет мәңге кичермәячәк. «Әле нигезенә ярты уч салам да түшәмәдек, ә оябыз тузды…» Чү, минем тел белән кем лыгырдый анда? Нишләп ул «тегеләй дә болай» дип фараз кыла?! Тиз-тиз генә киендем дә, тукталышка чаптым. Автобус, чирләшкә кебек төчкерә-пошкыра, озак шуышты. Әллә инде бистәсен йөз чакрымга күчергәннәр иде.

Сулышым кабып таныш капканың келәсен күтәргәндә Дәүләтша бабай агач тарак белән кәҗәләрнең йонын тарый иде.

– Бәрәкалла, кызым, синме соң бу?!

– Мин, бабай, мин, – дидем һәм сарай читендәге коймага ыргылдым. Әйтерсең, бер мизгел барысын да хәл итә, әйтерсең, ашыкмасам, йөзек үзалдына ярыкка чума иде.
Әмма алтын каядыр «аякланган» иде.

– Хе, хе, – дип кеткелдәде карт. – Ни эзләсәң, шул бездә, кызым.

Сөенечемнән балалар кебек кушаяклап сикердем.

– Йөзекме?!

– Үзе, кызым, үзе. Иртүк оча да куна койма башына бер саескан, оча да куна! Сәлимә, рәхмәт яугыры, ул кунган саен мөгезе белән койманы сөзә. Бу сиртмәкойрык ник безнең тирәдә угалана икән дисәм, тәтигә кызыга икән. Алтын әйбере кояшта ялтырый, ә саесканның, көяз кыз-катын кебек, шуңа күзе төшә. Быел бистәдә алар артык күбәйде. Ил-көн тынычсыз булыр ахры.

Мине зур бәладән йолып алган кәҗәкәем «сагыз» чәйни. Ул боек иде.

– Иртән саудырмады, – диде Дәүләтша бабай. – Җиңәрлек түгел.

Шатлыгымнан җиденче кат күктә таган аты¬на идем: «Йөзек табылды, йөзек!» Шуңа күрә әүвәлен-азагын уйламыйча:

– Кичкә киләм, Сәлимәне чирләтергә ярамый, – дидем.

…Ильяс тулай торак янында иске машинасына сөялеп көтә иде. Йөзе комач төсле кызарган. Димәк, бүлмәдәш кызлар белән бер-берсенең маңгаена сүздән әвәләнгән «чуерташ» атышканнар. Мин юри яңагымны учладым һәм ыңгырашып кына:

– Төн ката тешем сызлады, – дидем. – Син нихәл?

Егет муенын өскә сузып авызы белән һава йотты:

– Уф, синекеләр ир чырае күрергә тилмерсеннәр! Мине ничек үчеклиләр, ә!

– Сугыштыгызмы әллә?

– Алар белән кул пычратам ди! Мәликә өйдә кунмады, диләр. Берсен дә туй мәҗлесенә чакырма!

– Тынычлан, көнче күбәләк! – дигән саен егетнең ачу учагы дөрләде:

– Берсен дә! Ишеттеңме?!

– Ишеттем, ишеттем! Туй дисеңме? Ә кайда соң синең дугасына кыңгыраулар таккан атларың? Кайда? Әниеңнәр каршы дисең ич!

– Булмагае! Ә ат… менә ат. – Ильяс аягы белән машина тәгәрмәченә типте. – Ике шаһит белән без сыябыз аңа. Гафу, яме? Кыздым. Бу укулар ялыктырды, әйдә, кич Бауман урамында туңдырма ашыйбыз. Аңа хәтле тешең дә басылыр, ә, Мәликә?

– Кичме? Мин бушамыйм шул, Ильяс.

– Нишлисең?

– Нишлим? Мин, мин… – Ялганның койрыгын тиз кыскарталар, шуңа күрә яшермәдем. – Әмәт бистәсенә чакырдылар, – дидем. Миңа бер тыннан сөйләп калырга кирәк иде. – Сәлимә жәлке, ул авырый. Алар да кешеләр төсле боега икән. Карчыгымны юксына, ди Дәүләтша бабай.

– Уф, әкият осталары, үтерәсез, валлаһи! Кәҗә аңгыра хайван, аңарда кеше сыйфатлары юк!

– Алай кистереп сөйләмә инде, Ильяс! Әнә, этләрдә өч яшьлек бала акылы бар, диләр. Кәҗәдә ул күбрәктер дә әле. Әйдә, икәү барабыз! Йә, егет башың белән турсаймасана! Сәлимә терелгәнче генә бит, җаным.

Ильяс сыкранып кына ризалашты. Ләкин «терелгәнче генә» дип мин алдаган идем. Хәер, әлеге ялганда минем бер гаебем дә юк иде. Йә, кайсыбыз язмышын үзгәртерлек кодрәткә ия?! Андый илаһи зат Аллаһ кына. Сәлимәне дәвалап савыктырган гына идек, Дәүләтша карт егылып бот сөяген сындырды.

– Безгә ул ни туган, ни дус түгел, бистәдә бүтән болганмыйбыз, – диде егет. – Кызы каядыр читтә йөрмәсен, атасын тәрбияләсен менә.

Тәмле тел – хатын-кызның иң көчле коралы, мин дә, шуны файдаланып, егетне юмаларга керештем. Тамчы таш тишә, диләр. Минем телемнән тамган назлы-иркә сүзләр Ильясны бераз җебетте. Без аның машинасы белән коттедж хуҗабикәләренә сөт ташыдык. Клиентлар даирәсе үзеннән-үзе киңәйде, күрше бистәләрдән дә заказлар яуды һәм үзенә күрә бәләкәй генә бизнес оешты. Дәүләтша карт керемне санамады, аның өчен бала күк баккан кәҗәләре генә исән-сау яшәсен иде. Беркөнне ул, әүлиямени:

– Себер дә Себер дисез, кызым, андук еракларда тилмермәгез, никахлангач, миндә торыгыз. Ызбам сезнең карамакта. Бер генә шартым: кәҗәләремнең нәселен корытмагыз, – диде.

Куышка тиенү безнең өчен зур бәхет иде. Гаиләсе читкә тибәргән Ильяс бу тәкъдимгә бишкуллап риза, тик миндә «тәмле тел» булса, аңарда кубыз бар һәм ул шуны сызгыртып, биетергә остарган иде.

– Биш ел буе ми черетә-черетә тел өйрәнеп, кәҗәләр белән матавыкланырга тиле штоли мин! Минем шикелле егетләр алтын бәясенә тиң! Министрлыкның чит илләр белән элемтәләр урнаштыру бүлегенә эшкә керәм! Никакой мөгез, никакой тояк! – диде егет.

Мин ике ир затының ике шарты арасында кысыл¬дым. Бүре дә тук, сарык та исән булсын өчен нишләргә икән? Корбаннар кирәкми! ЗАГСта язылышкач та, ирем белән мөнәсәбәтләрне көйләдем:

– Син эшлә, – дидем. – Ә хайваннарны мин үзем карыйм.

– Һы, дипломлы кәҗә белгече! Оят түгелме?

– Түгел, Ильяс. Вакытлыча бит ул. Мин дә эшләр идем, Казанга туристлар агыла. Агентлыкларга тәрҗемәчеләр төркеме туплыйлар. Хезмәт хаклары да ярыйсы ди. Дәүләтша бабай кызганыч. Әйе инде, кәҗәләрне сатыйк, без бит яшьләр, үз тормышыбыз дисәк, ул карышмас.

– Йортыннан сөрә, валлаһи.

– Сөрми, Ильяс. Мин аңа җайлап кына аңлатырмын. Түз, әз генә түз, җаным.

«Бүген әйтәм, иртәгә әйтәм», – дия-дия көн арты көн туды. Ни хикмәт, «әйтәм» һаман артка чигенә-чигенә, теләк нокта кадәр генә калды. Агентлыклар мине кызыксындырмый башлады, чөнки миндә башка юнәлештәге талант ачылды: мин сату-алу мәсьәләсендә яхшы гына алдыртам икән лә. Тикмәгә генә ике «сәүдәгәр»дән тумаган шул: умартачы әти базарда бал сатса, әни халыкны сөт-каймак белән кинәндерә иде. Мәңгелеккә генә иртәрәк күченделәр… Сәүдәм матур гына табыш китергәндә, дипломга алданып «алтын сандык»ка бик салу үзе үк ахмаклык иде. «Министрлык» дип кәперәйгән иремнең кикриге тиз шиңде: төшемле эш тимәгәч, ул машинасын гаепләде.

– Сәләмә, кылдырча белән йөргән ир-атка мескен диләр бездә, әллә мәйтәм, яңа арба алабызмы? Искесендә син сөт ташырсың.
Мин әзрәк мая туплаган идем, шуңа кредит акчасы өстәп, иремә «тәгәрмәч» юнәттек. Ильяс канатланды:

– Юньле урыннарга киемеңә һәм тачкаңа карап алалар, бу факт, – диде.

Минем күңелемә авыр уйлар оялаган, өйләнешкәннән бирле мин ни кайнатам, ни кайнанам белән күрешмәгән килмешәк килен идем.

– Әти-әнинең хәлләрен белешәсе иде, Ильяс, – дидем. – Аларга дигән бирнә бүләкләрем дә бар.

Ирем тупас кына:

– Башымны катырма! – диде. – Мине нигеземнән тибәрделәр, вот так!

– Син үчләшмә, оныт, – дип Ильяска сыендым. – Бәлки, алар нигә балабызны өйдән кудык икән дип үкенәдер, җаным. Мөгаен, безне көтәләрдер. Син, бу – киленегез дигәч, мин, исәнме әти, исәнме әни, диярмен. Йола буенча дәшәрмен.

– Нинди киленегез?! Син бит кәҗә хатыны! – Ильяс мине үзеннән этеп җибәрде: – Ничек оялмыйча синең белән таныштырыйм ди! Безнең әти дә, әни дә – профессорлар!

Ярты кисәгемнең әлеге сүзләренә үпкәләргә тиеш идем мин. Үпкәләмәдем, нибары кычкырып көлдем генә. Чынлап та, элек мин кәҗә кызы идем, ә бүген кәҗә хатыны!

Минем көлүемә Ильясның җен ачулары кузгалды:

– Авызыңны ерма, Мәликә! – диде ул. – Мәк¬тәптә укыганда авыл һавасы суласын дип, мине авылга – әбиләргә кайтаралар иде. Шунда мин Нәфыйга исемле кыз белән дуслаштым. Тик мине әби аңардан тиз биздерде. Улым, алар кәҗәләр нәселе, әрсезләр, сансызлар, кешегә кушаматны хайваннарга охшатып кушалар, диде. Нәфыйганы яратсам да, бүтән озатмадым.
Менә монысы көлке түгел иде инде.

Беркөнне Дәүләтша карт:

– Тормышыгыз рәтсез, кызым, – диде. – Киявең холыксыз нәстәкәй ахры, тиккә дә кырыла. Даулашып яшәүнең ни тәме! Без карчыгым белән инәдәге җеп төсле идек, дөньяның ямавын бергә тектек. Ә сез, тырт та пырт.

– Юк, бабай, безнең аралашу рәвешебез шун¬дый.

– Ир-ат имән күк нык терәк булыр ие, ә синең җегетең тал чыбыгы күк бөгелә дә сыгыла, аның кай төшенә ышыкланырсың икән, кызым.

– Нишләтим, бабай, мин аны шул килеш яраттым бугай инде.

– Минем кыз да, Кәримә, синең сыман, асыл ирләрне танымады, сукбай әртискә иярде әнәтерәк. Без – прастуй эшчеләрдән гарьләнде кыз. Сезнең тиреслектә казынырга мин кортмыни, алма күк яшьлегемдә дөнья гизәм, диде. Хәдичәм аны соңлап кына тапты, кырыкта гына. Өлгермәгән җимеш ачы икән, үтебезне сытты ул бала. Ни хаты, ни тилиграмы юк. Аллаһка рәхмәт, йортыма сине китереп кертте. Сәлимә монда сәбәпче генә, кызым. Илаһ кодрәте белән төенләнә хикмәт төенчекләре.

Картның ир-атлар турындагы беркатлы фәлсәфәсенә мин, әлбәттә, колак салмадым. Нинди генә агач исеме белән аталса да, Ильяс минем өчен бердәнбер һәм кабатланмас ярым иде. Еллар үткәч, яшьлегем җүләрлеген җилләр куып тараткач, Дәүләтша бабайның алтын сүзләре хәтердә яңгырар, билгеле. Хак икән, мәхәббәтнең күзе сукыр була икән, нинди генә күзлек кисәң дә, ул күрми икән. Югыйсә, иремдәге үзгәрешләрне беренче айларда ук чамаларга мөмкин иде. Элек билендәге билбавының бер очына бәйләгәндәй, мине ялгызым гына ни уңга, ни сулга атлатмаган көнче егетне гүя алыштырдылар. Хатыны нинди планнар кора, кемнәр белән очраша – аңа ике дөнья бер кәнди иде. Кыскасы, мин иреккә очыртылган кош кебек идем. Ильяс һаман акчалы эш табалмый, шуңа ул шәһәрдәге барча түрәләрне сүгә, шул исәптән, кәҗәләр белән мавыккан миңа да кара коела иде.

– Хуҗалыкта булышмассыңмы икән? Үземә генә авыр, – дигәч ул, әнисе иркәләп бозган малай кебек борынын җыерып:

– Фу, күңелне болгатма! – диде. – Кәҗә исеннән сасыйсым юк!

– Мин аларны гел коендырам, Ильяс, алар чип-чиста! Нигә син гөнаһсыз җан ияләреннән җирәнәсеңдер.

– Стоп, Мәликә! Колак итемне ашама, яме? Үзең әйттең: син эшкә урнаш, ә мин кәҗәләр карыйм, дидең!

Ильясның тәкәбберлеге савытыннан ташый иде, мин аны әз генә киметергә уйлап:

– Ярар, килештек алайса, – дидем. – Министрлыкның чит илләр белән элемтәләр урнаштыру бүлегенең кәнәфиенә үк менеп кунакла, син ни җитте кеше баласы гына түгел, профессор улы бит! – дидем.

Ул атналар буе компьютерда казынды. Ә берсендә кайтты да:

– Хәл ителде, мин Һанс җизниләргә – Алманиягә таям, бәгырь! – диде. – Өйдәгеләр белән киңәштем, карарың дөрес, улым, диләр.

– Ниһаять, әниләрең белән дуслашкансың икән. Мин моңа бик шат, Ильяс, – дидем. Әле мин коточкыч хәбәрнең асылына төшенеп бетмәгән идем.

– Мин кайчан гаилә белән дошманлашкан ди соң? Алар сине өнәмәде, Мәликә! Сине! Давай, койрыгыңны борма, мин Алманиягә тәпилим дидем!

– Тәпилә, тәпилә, Ильяс!

– Туган илеңне яратырга кирәк дип нотык укыма, яме! Кай төшен яратырга аның, йә?! Мине әти-әни үстерде, әти-әни институтта түләп укытты, ә хәзер синең ватаның миннән кәҗә тизәге түктерәме? Ничек шәп яңгырый: югары белемле кәҗә асраучы! Прямо патриотик хисләрне уята! Ха-ха! Кайгырма, төпләнгәч, сине дә кайтып алам. Немец җизнинең йорты зур, ди, безне генә сыйдырырлар, бәгырь.

– Рәхмәт, миңа үзебездә дә рәхәт!

– Шулаймыни? Ха-ха! Сез – салалар, бакчадагы бәрәңгесенә мөкиббән ватанпәрвәрләр бит әле. Артыгызны туңкайтып корт чүпләгәндә: «Бәхетле, матур тормыш тик безнең илдә генә!» – дип җырлыйсыз, әйеме? Без инде космополитлар токымы, безне кайда кеше итеп хөрмәтлиләр, шунда яшибез.
Ирем «чит ил» дигән татлы кәнфитне суырыр-суырыр да, тәмен тоймыйча, төкерер дигән идем, ләкин ул өч көннән:

– Бәгырь, мин Герман илләренә очам! – диде. – Машинаны саттым инде, бәгырь. Билетлар кыйммәт икән. Акыртып талый бу сөекле илебез! Син озатып-нитеп мәшәкатьләнмә, кичке бишләргә такси чакыртам, – диде.

Биек таудан өстемә шыбыр-шыбыр каты әйбер яуды. Бу – хәсрәт ташлары иде… Кредитның яртысы да түләнмәгән, ә машина юк инде… Ильяс эшләсә, бурычларны бергәләп җиңәрбез дип өметләнгән идем. Нишлим? Бәдбәхет дип, ир бәндәсенең битен тырныйммы, әллә «ташлар» өеме астында сытылган җанымны юатыйммы? Түз, түз, җан…

Мин чарасыз, җебегән идем.

– Йә, моңсуланма, бәгырь, – диде Ильяс, кочаклап иренемнән үпте. – Җизнәкәең бай, ди апа. Шундук ике-өч мең «яшелләр» җиффәрәм. Шуның белән кредитны капларсың, бәгырь. Көт, скоро үзеңне дә кайтып алам.

Капка төбендә саубуллашканда мин шуны аңладым: ир кисәгем бернинди доллар да җибәрмәячәк. Кайтып та алмаячак. Аның иленнән генә түгел, миннән дә качып китүе көн кебек ачык иде. Ул такси ишегеннән аягын тыкканда мин, үпкәм күпереп, кычкырдым:

– Минем дә кушаматым – Кәҗә-ә-ә!

(Бәянның ахырын журналның март санында яки журналның электрон версиясендә укый аласыз.)

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

Комментарий язарга