Удмурт татарча сөйләшә. Татар татарча сөйләшә алмый?

Бүгенге көндә туган телебез – татар теленә каршы бик каты, астыртып көрәш алып барыла. Татар теле дәресе мәктәпләрдә факультатив фән буларак кына укытылса, телебезнең, милләтебезнең киләчәге  булырмы икән?

Мин үзем удмурт авылыннан. 11 еллык рус мәктәбен тәмамладым. Туган телемне камил белмәү минем өчен бик оят күренеш иде. Ана телемне, аның тарихын яхшы белү өчен мин КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә укырга кердем. 2 ел эчендә үзем өчен шактый күп яңалыклар ачтым, һәм дөресен әйтәм, телем камилләшеп килә. Һәм мин моңа бик шат!

Авылымда удмурт халкы татарлар белән татарча сөйләшә. Бу күренешкә минем башта бер дә исем китми иде. Хәзер исә моңа бик кызыксынып карый башладым. Ә ни өчен шулай? Минем классташым гел әйтеп килә:  “Татар телендә миңа аралашу күпкә җайлырак. Мәктәптә дә татар теленнән “5”гә, үз телемнән “3” һәм “4”гә укыйм”. Бу сүзләр миңа туган татар телемә якынаер өчен бер сәбәп булды бугай.

Мәктәпләрдә дәресләрне кыскарту мөмкинлеге мәсьәләсе халыкта нинди фикерләр уяткан? Әлеге сорауларга җавап табар өчен мин кечкенә генә сораштыру үткәрдем.

— Татар теленең киләчәге бар, әлбәттә! Татар баласы канында булган туган телен берничек тә оныта алмас. Мәктәпләрдә дәресләрне кыскарту мәсьәләсенә килгәндә, күпмедер дәрәҗәдә ата-аналарның каршылыклы фикерләре белән килешәм. Рус балалары татар телен чит тел буларак өйрәнә, ул аларга аңлау һәм кыска репликалар белән укытылса, җитә дип уйлыйм. Программа таләпләре буенча грамматиканы укытып, без балаларның укуга теләген генә бетерәбез.

— Әлбәттә, бар. Әмма ул бүгенге көндә бик какшаган. Кешеләр әшәке хәзер. Әби-бабаларының телләрен бетерергә тырышып, халыкны котырталар. Барысы да үз урынына басар, Аллаһ боерса! Энгель абый Фәттахов телнең бетүенә юл куймас!

(Әлеге сораштыруда катнашкан кешеләр үзләренең исемнәрен күрсәтмәүне үтенделәр.)

Сораштырудан нәтиҗә ясап, үземнән шуны әйтәсем килә: татар теленең, милләтебезнең һәм, гомумән, татарларның киләчәге бары тик үзебездән тора! Милләтебезне үстерүдә көч куймасак, кем көч куяр? Ни өчен яшьләр урамда татарча сөйләшергә ояла? Ни өчен татарлар үзара русча сөйләшә? Бу бит туган телеңне хөрмәт итмәү! Күп кенә танышларым арасында миңа “Диляра” дип эндәшүчеләр бар. Бу нинди хәл? Син дә татар бит! Ни өчен син миңа “Диләрә” дип эндәшмисең? Бу сорауга мин бары “Миңа алай ошамый” дигән җавап ишетәм. Бу бик кызганыч! Туган телебезне яратыйк, хөрмәт итик, аны саклап калыйк!

Tugan-tel

Комментарий язарга