Уен автоматларын аулаучы егет

Законсыз уен автоматлары салоннарын ябу белән шөгыльләнә торган «Агент» федераль проекты һәм «Ярдәм» фонды каршында оешкан «Тренд» мөселман яшьләр үзәге җитәкчесе Ринат Нуриев турында язма.

Хөкүмәт җитәкчеләре республиканы уен автоматларыннан чистартырга дигән әмер биргәч, законсыз уен автоматларына каршы көрәш ничә еллар дәвам итсә дә, аларның тамыры һаман корымый. «Интернет-салон», «интернет-кафе» яки башка исем артына качып яисә яшерен урыннарда эшлиләр, әле дә бичара халыкның акчасын талыйлар. Бер танышымның ире ун еллап инде уен автоматларына бәйлелектән арына алмый. Ике катлы йортлары, машиналарыннан колак каккач та акылга утырмады. Хатыны, мескен: «Автоматларда маймыл куа-куа үзе маймылга әйләнеп бетте инде. Ичмасам, каһәр дә сукмый шул уен салоннарын», – дип зар елый. Аның кебекләр йөзләгән һәм бу проблема яшьләребезне дә борчуга сала. Язмамның каһарманы шуларның берсе, законсыз уен салоннарын ябу белән шөгыльләнүче – Ринат Нуриев.

IMG_8067Ринат Түбән Кама шәһәрендә туа. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, көллияттә икътисадчы һөнәрен үзләштерә дә Казанга килә. Яшьлек дәрте ташып торган егеткә Түбән Кама шәһәрендә тар, кысан була, күрәсең. Биредә КФУның икътисад бүлегендә белем эсти, параллель рәвештә юрист белгечлегенә укый. Шул ук вакытта «Ярдәм» фонды каршында оешкан «Тренд» мөселман яшьләре үзәген җитәкләргә алына. Җәмәгать эшләренә исә көллияттә укыган елларда ук тартыла. Казанга килгәч тә, «Яшь Гвардия» Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы егет-кызлары белән бергә сайлаулар, митинглар үткәрүдә катнаша.

– Дөньяви мохиттә тәрбияләнсәм дә, кечкенәдән әбиләремнән догалар, Коръән сүрәләре өйрәнеп үстем, – дип сөйли Ринат үзе турында. – Башкалага күченгәч, дингә якынаеп, намазга бастым. Аллаһның рәхмәте белән өч ел инде Хак Тәгалә юлыннан атлыйм. Намаз укый башлаганда банкта эшли идем әле. Мәчет картлары, дин әһелләре белән якыннанрак аралашкач, шәригать кануннары белән партия эшчәнлегенең бер казанга сыймавын аңладым. Банктагы хезмәтем бөтен тынычлыгымны алды, чөнки анда процентлар белән эш итәсе, ә ислам динендә риба тыела. Шуңа да партиядән дә, банктан да киттем. Шул чагында миңа балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатуга һәм законсыз уен автоматларына каршы көрәшә торган «Агент» федераль проектын җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Дин әһелләре белән киңәшкәч, уен автоматларын бетерү мөселманнар өчен дә кирәкле эш, әлеге афәтләргә каршы көрәшү динебезнең дә абруен күтәрәчәк, дигән фикергә килдем һәм проектны җитәкләргә ризалаштым.

Ринат уен салонын ябу операциясендә беренче мәртәбә Түбән Камада яшәгәндә үк катнаша. Аңа уен автоматлары урнашкан бинага керергә, уйнарга, уен барышын видеога төшерергә һәм активистларның килгәнен көтәргә кушалар. Егет ул чагында күңелендә курку хисе булуын да яшерми. Ни дисәң дә, уен салоннарының күбесе тормышын җинаять белән бәйләгән кешеләр кулында икәне берәүгә дә сер түгел. Ә андый бәндәләрдән теләсә нинди ахмаклык көтәргә мөмкин. Шулай да Ринат тәвәккәлләп уен салонына кереп китә, бер автомат артына барып утырып уйный башлый. Башта 100 сум сала. Билгеле, уйнау тәртибен белми, бер-бер артлы төймәләргә тик баскалый. Һәм һич уйламаганда бер мең сум ота. – Уенга шундый итеп бирелеп китәсең, тагын-тагын акча саласы килә, – дип ул вакытта алган хис-кичерешләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем. – Ставканы 300 сумга күтәрәсең, ә алда откан теге бер мең сум акчаның юкка чыгуы турында уйламыйсың да. Шулай әкренләп кешенең башы әйләнә, зиһене чуала, күпме сумма югалтканын чамаламый. Кесәсендәге соңгы тиене беткәнче уйный.

Казанда Ринат тәүге тапкыр Мәскәү районы базары янындагы уен салонын ябуда катнаша. Аңа бу юлы да уенчы ролен бирәләр. Ә инде телевидение, полиция хезмәткәрләре килеп җиткәч сакчылар аларны, активистларны фотога төшерергә тотына. Шунда әңгәмәдәшемнең күңеленә янә корт керә. Баксаң, уен автоматларын кәсеп итүчеләр үзләрен аулаучыларны йөз-биткә танып-белү, уен салоннарына кертмәс өчен аларның базасын булдыра, һәркайсы турында мәгълүмат туплый икән. Хәзер инде Ринатны күп салоннарда таныйлар. Шуңа да карамастан, ул бу эшчәнлеген туктатырга җыенмый. Үзләренең операцияләре турында тәмләп сөйли.

– Уен салонының кайда урнашканын белгәч, иң элек аны күзәтәбез, – ди. – Берничә көн кереп уйнаган булып кыланабыз, андагы тәртипне өйрәнәбез. Администраторлар, каравылчылар тәмам танып бетергәч, бездән шикләнми башлагач, төп операциягә күчәбез. Салоннар өчен иң табышлы вакыт – атна азагы. Аларны ябарга да җомга, шимбә көннәрендә барырга тырышабыз. Гадәттә, биш-алты кеше бергә эшлибез. Кемдер администратор, каравылчы чыгып качмасын өчен ишекне саклый, кемдер видеога төшерә, кемдер хокук сакчыларын чакырта.

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, активистларның бу шөгыленә хокук сакчылары гына салкын карый, хезмәттәшлек итәргә атлыгып тормый. Бервакыт хәтта шундый хәл була: егетләр уен автоматлары торган урында бөтен кирәкле дәлилләрне туплап, шул районның участковыена китәләр. Ул аларны тыңлап бетергәч: «Сез салонга бара торыгыз, хәзер куып тотабыз», – дип озатып кала. Активистлар салонга килеп җиткәндә уен автоматларыннан, анда эшләүчеләрдән җилләр искән була. Хокук сакчылары кисәтергә өлгерә. Кайчак участковыйны чакырткач, ул уен автоматлары турында белмәгән кыяфәт ясый, соңрак аның салонның каравылчысы, администраторы белән таныш булуы ачыклана. Шуңа күрә дә уен автоматларының тамыры ник корымауга бер дә гаҗәпләнергә кирәкми.

– Бервакыт шундый тәҗрибә уздырдык, – ди Ринат. – Уен салонын ябарга баргач, хокук сакчылары, «Эфир» каналына хәбәр иттек һәм пиццага заказ бирдек. Кайсы беренче килер икән дип сынап карыйсы иттек. Беренче – пицца, аннары – журналистлар, шуннан соң гына полиция хезмәткәрләре күренде. Без ул арада пиццаны ашарга да өлгердек. Ә берсендә хокук сакчыларын өч сәгатькә якын көттек. Бу уңайдан «Агент» проекты Мәскәүдә кырыс эшли: активистлар үзләре ишекне каерып ача, видеога төшерә, шуннан соң гына хокук сакчыларын чакырталар. Дмитрий Медведев аларга Грант бүлеп биргән. Ә бездә салонның ишеген ачмасалар,
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен чакырту өчен ЭЭМнан рөхсәт алырга, башка инстанцияләрне узарга кирәк. Бу вакыт эчендә уен салонында эшләүчеләр качып бетә.

Ринат сүзләренә караганда, салонга өлкән яшьтәге кешеләр бик күп йөри, пенсия алуга, шунда уйнарга ашыгалар, араларында хатыннар да, ирләр дә бар…

Әңгәмәнең ахырын журналның апрель санында яки журналның

электрон версиясендә укый аласыз.

Комментарий язарга