«Уйлый күңелем төрлесен…»

Марат Кәбировның «Бардырсың ла, Аллаһ…» дип исемләнгән хезмәтенә юлыгуым бик файдалы булды әле минем өчен. Күптән төрле китаплардан җыелган дини-фәлсәфи уйларның төгәл, ачык картинасын булдыра алмый эзләнүдә идем.

Аллага шөкер дияргәдер, кирәкле «пазл»лар табылды кебек: дини уйларымның очы очка ялгана башлады. Һәрхәлдә, хәзергә үземә шулай тоела, бәлки, соңрак тагын да яңа «пазл»лар кирәк булыр. Рафаил Хәкимнең «Татар рухы» китабындагы «Кайда безнең кыйбла?» хезмәте дә берничә ел элек шулай зур тәэсир иткән иде. Күптән борчыган кайбер сорауларыма шуннан җавап тапкан идем.

Мөселманнарның изге китабы Коръәндәге кайбер аятьләрне җаным һич тә кабул итәргә теләми иде. Шул хезмәттән мин Мәккә чорындагы Коръән аятьләре барлык кешегә дә, ә Мәдинә чорындагылары күбрәк VII гасыр гарәпләренә юнәлдерелгәнлеген белгән идем. Ә ул аятьләр бер-берсен инкяр итә, каршылык тудыра. Бер генә мисал китереп үтим. Мәккә чоры аятьләрендә ир-ат һәм хатын-кыз хокуклары арасында аерма юк диелә. Ә Мәдинә чорында хатын-кызларны ир-атлар белән хокук ягыннан тигезсез иткән аятьләр барлыкка килә: «Аллаһ мәхлукларны кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр акылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларны хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер», «Аллаһ балаларыгыз хакында булган мирасны бәян итәдер, үзегез үлеп, балаларыгыз калганда, ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер».

Совет мәктәбендә белем һәм идеологик тәрбия алган кешенең XXI гасырга кергәндә андый гадел булмаган принципларны кабул итә алмавы сәер түгелдер.

Инде менә яңа ачыш! Марат Кәбировның әлеге төзек мантыйклы хезмәте (язма гына түгел, нәкъ менә хезмәт!) җитди эзләнүләр һәм уйланулар нәтиҗәсе дип фаразлыйм. Автор биредә дөньядагы зур тәэсир куәтенә ия фәлсәфи һәм дини тәгълиматларны бер яссылыкка күчереп, аларның үзара бәйләнешен дәлилли.

Шул бәйләнешләр чылбырын дәвам иткәндә, Аурупа аша инде бездә дә киң таралыш алып килгән позитив психология һәм эзотерик әдәбият өлкәсенә караган фикерләрнең дә әллә каян алынмаганлыгын күрәсең.

«Бардырсың ла, Аллаһ…» хезмәтендә, мәсәлән, борынгы һинд чыганакларында бирелгән яшәеш картинасының берсе болай тасвирлана: «Тиз аңлашылсын өчен беркадәр гадиләштереп әйткәндә, болай була: галәм җиргә яшәү көче (энергия) бирә һәм үзе дә аннан көч ала. Җирдәге тереклекнең уй-кичерешләре эзсез югалмый, ә җирне чолгап алган катламга җыелып бара. Начар уй-тойгылар катламы исә җир белән галәмнең энергия алмашуы өчен кыенлык тудыра. Ә яхшы уй-хисләр, киресенчә, теге катламны чистарта, аралашуны җиңеләйтә.

Моңа инде фантастика дип тә карарга була. Ләкин борынгы китапларда сурәтләнгән күп күренешләрнең бүген фән белән исбатланып, рәсми чынбарлык рәвешендә яшәвен исәпкә алсак, артык гаҗәпләнерлек урын юк. Һәрбер фантастика – әлегә фән белән дәлилләнмәгән чынбарлык һәм ул идеяләрнең ялгышлыгыннан бигрәк, фәннең акрын кыймылдавын күрсәтә».

Инде килеп, китап кибетләрендәге киштәләрнең шактый зур өлешен алып торган Л. Хей, А. Свияш, Д. Мерфи, В. Синельников, А. Казакевич һ.б. авторларның китаплары белән таныш кешеләр белә булыр: һәммәсендә уртак идея бар. Кеше УЕның көче – ул энергетик көч һәм кеше тормышын тамырдан үзгәртергә сәләтле көч! Бу идеянең Көнчыгыш фәлсәфәсеннән алынганлыгын авторларның күпчелеге таный, үзләренең нинди дә булса Остазның Шәкерте булуын горурланып ассызыклый. Инде Аурупа һәм Америка әлеге белемнәрне сату-алу индустриясендә азау ярды бугай: һәрдаим үткәрелеп торган тренинглар, семинарлар, әледән әле оешып торган клублар кешене үз энергиясен ничек дөрес кулланырга «өйрәтә». Русиядә дә әлеге бизнесның файдалы икәнлеген аңлап алучылар күбәя бара: кибетләрдәге урыс фамилияле авторларның артуы, интернет дөньясында бәхетле һәм сәламәт булырга теләүчеләрне тренингларга чакырып төркемнәр туплаучыларның саны арта баруы шуны раслый. Төрки фамилиялеләр арасында Мирзакәрим Нурбәковның китаплары һәм дисклары шактый популяр. Теләгән кеше аның системасы белән интернеттан да таныша ала: шактый кызыклы методиканы тәкъдим итә ул (тулаем алганда, кешелек дөньясының алдагы буыннары туплаган белемнәрне үзенчә эшкәртеп бирә).

Әлеге китапларның күпчелегендә «Галәм җиргә яшәү көче (энергия) бирә һәм үзе дә аннан көч ала» дигән көнчыгыш фәлсәфәсе үзәктә тора. Н. Правдина хәтта Галәм Кухнясы дигән метафора да бирә. Ул иксез-чиксез энергиягә – байлыкка ия, сорагыз һәм сораганыгызны алырсыз! («Вселенная изобильна!») Библиядәге «Просите, и дано будет вам; ищите, и найдете, стучите, и отворят вам» дигән юлларны Д. Мерфи кешенең аңастында («подсознание»не, ялгышмасам, Батулла абый шулайрак тәрҗемә иткән иде) туган уй-образ материальләшү белән тәмамлана дип аңлата. «Вы должны направлять свои эмоции в позитивное русло. Всегда сохраняйте веру в лучшее – несмотря на все обстоятельства, которые, казалось бы, говорят о том, что это невозможно. Упорно стойте на своем. Создайте вокруг себя психологическую атмосферу успеха – и успех непременно придет!» («Как найти душевную гармонию и счастье»).

Әлбәттә, диннәр барлыкка килгән вакытта аларның могҗизаи көченең күзгә күренә торган дәлилләре кирәк булган шикелле, бүгенге көн кешесенә дә коры сүзләр генә тәэсир итми. Һәр китапта, әгәр ул сайт икән, һәр сайтта рәхмәтле «терелүчеләрнең, уңышка ирешүчеләрнең» хатлары, йә тарихлары тәкъдим ителә. Дөресен әйтергә кирәк, алар ышандырырлык итеп бирелә. Ә кешегә тәэсир итү өчен шул гына кирәк тә бит. Плацебо – буш дару төймәләренең (пустышка) тәэсире мисалында да күрергә була моны.

Белорус язучысы А. Казакевичның кешелек тарихында булган төрле гыйбрәтле һәм нәсыйхәтле хәлләрне туплаган китаплар сериясе бар. «Канатландыра торган китап», «Илһамландыра торган китап»… – күп алар. «Җиңел яшә» («Канатландыра торган китап») китабында танылган инглиз физигы һәм астрономы Стивен Хокинг язмышы сурәтләнә (бу йөзләгән мисалларның берсе генә). Егерме дүрт яшендә ул докторлык дәрәҗәсе ала, утыз ике яшендә академик була. Унике иң югары фәнни дәрәҗәгә һәм бик күп мактаулы исемнәргә ия. Аның «Вакытның кыскача тарихы» («Краткая история времени») китабы, кырык телгә тәрҗемә ителеп, ун миллионнан артык тираж белән бөтен дөньяга тарала һәм иң күп сатылган китап буларак, Гиннеслар китабына кертелә. Болар бар да әллә ни гаҗәп тоелмас та иде бәлки (талантлы кешеләр җирдә әледән-әле туып тора!), әгәр дә аның җирдә бик сирәк очрый торган Шарко чире белән авыруын белмәсәң! Егерме бер яшендәге студент егеткә әлеге диагнозны куйганда, табиблар бары тик ике еллап гомере калганлыгын яшерми. Ләкин, бәхетенә, аңа гашыйк булган бер кызның кияүгә чыгарга тәкъдим ясавы егетне тормышка кайтара. Юк, хәзер дә ул йөрми, сөйләшә дә алмый – кеше ярдәменә мохтаҗ инвалид. Ләкин дуслары, коллегалары, студентлар ярдәме белән аның әлегә хәрәкәттә булган ике бармагы электрон җайланма аша дөнья белән әлемтәдә тота: ул электрон тавыш белән лекцияләр укый (!), чыгышлар ясый, китаплар яза. Ни өчен болай тәфсилләп яздыммы? Бу очракта да автор кешенең рухы, яшәүгә омтылышы, ягъни УЕ белән очрашуын инандырырлык итеп дәлилли. Мөселман булган кешеләр Аллаһ ярдәме белән, дияр. «Сораганыгызны бирермен» дип, Югары Акыл иясе барча адәми затларны да үз рәхмәтеннән калдырмый, ярдәм итә түгелме?!

Уйның, әлбәттә инде, сүзнең дә яхшысы да, яманы да – энергия. Яхшы, чиста энергия яки кара энергия. Үзебезнең әбиләрнең элегрәк (сирәк кенә кайбер якларда хәзер дә бар бугай) яңгыр келәү йоласы бар иде. Менә бу да – күмәк энергиянең, уңай корылышлы энергиянең Күкләргә җибәрелгән заказы бит инде, баксаң. Уңай корылышлы, чөнки доганың вазыйфасы уңай: җиргә-тереклеккә яңгыр кирәк. Д. Мерфида да шундыйрак мисаллар бар: бергәләп дога уку, теләк теләү аның көчен, димәк, нәтиҗәсен арттыра. Исламда да җәмәгать белән кылган дога күбрәк кабул ителә, диелә. Бу хакыйкатьне төрле секта җитәкчеләре дә белгәнгә охшый. Догаларның, кайбер тәгълиматларда аффирмацияләрнең кеше тормышына китергән уңай нәтиҗәсе турында күп языла. Үзем сокланган бер кешенең генә язмышын кыскача сурәтләп китим әле. Георгий Сытин да үзенчәлекле дәвалау системасына нигез сала. Аның системасы кеше халәте белән сүз-образ, эмоциональ-ихтыярый тәэсир методы аша идарә итүне күздә тота. Интернет челтәрендә Сытин настройлары дип табып була аның кырык еллык хезмәт җимешләрен. Кемдер, бәлки, чираттагы шарлатан дияр. Шулай да сугышта каты яраланып, хәрби госпитальдән гомере берничә ай чамасы гына калган дип үләргә җибәрелгән яшь егетнең хәзерге көндә дә исән-сау һәм сафта икәнлеген өстәсәк, монда безнең өчен – могҗиза, ә белеклеләр өчен ихтыяр-энергия көченең нәтиҗәсе ачык күренә. Догалар һәм үз-үзен инандыру (самоубеждение) ярдәм итә аңа аякка басарга.

М. Кәбировның Ураза турындагы фикерләрен дә үзем өчен киңәш-күрсәтмә буларак алырга исәп. Яшереп тормыйм, ураза тотканым юк. Озын-озак эссе җәй көннәрендә бер тамчы су капмый торуны зарарлыдыр дип тә уйлыйм. Иң мөһиме: ураза тоту – чын күңеленнән дингә кереп, аның барлык кагыйдә-йолаларын үтәүче кешенең бурычы, ә минем шикелле икеле-микеле уйларын тәртипкә салып бетермәгән һәм нәкъ ислам кушканча яшәүне кабул итмәүче кешеләр өчен гавәмгә ярар өчен генә ураза тотуны фарс дип уйлыйм. Ураза тотуның файдасын автор болай аңлата: «Дөньяның барлык халыкларында да ураза тотуга охшаш күренешләр бар. Вакытлары һәм шартлары төрлечә булса да, нигезе уртак – сый-ләззәттән, явыз ниятләрдән, пычрак эш-гамәлләрдән тыелып тору. Мондый вакытларда хәтта сугышларны да туктатып торыр булганнар. Беренчедән, тыела белү – шәхеснең үз-үзен камилләштерүнең бер ысулы. Ә икенчедән, ул гомум җиһан өчен дә әһәмиятле булып чыга. Чөнки ураза вакытында кеше начарлыктан тыела, димәк, Җирне чолгап алган теге катламны пычратудан туктый, яшәү көче алмашуның яхшыруына сәбәпче була».

«Дога, яки гыйбәдәт вакытында кеше әнә шул халәткә керә (тынычлык халәтенә – авт.). Ә кемгәдер рәхмәтле булу (хәтта кемгә, яки нәрсәгә икәне дә артык мөһим түгел) ул – яхшы энергия, яшәү көче тарату дигән сүз. Димәк, һәрбер дога Галәм белән Җир арасындагы бәйләнешне ныгытуга сәбәпче була». Бу фикерне ныгыту өчен янә Д. Мерфига мөрәҗәгать итәсем килә. «Яңа фикер» дигән хәрәкәткә нигез салучыларның берсе булган дөньякүләм танылган дин белгече, фәлсәфәче, психолог Д. Мерфи түбәндәге концепцияне тәгълиматларының нигезе итеп ала: кеше җаны атомнар дәрәҗәсендә бөтен Галәмне колачлаучы Гомуми Аң белән бәйләнгән, димәк, бу, үз чиратында, безнең тормышны Галәмнең универсаль кануннары белән бәйли. Янә килеп «Сорагыз һәм сораганыгызны алырсыз»: син кем булырга телисең, шул була аласың. «По вере вашей дано будет вам»…

Озын сүзнең кыскасы: М. Кәбировның әлеге хезмәте белән таныш булмаганнарга укып-өйрәнеп чыгарга тәкъдим итәм. Үзегез өчен бик күп файдалы мәгълүмат алырсыз, дөньяга карашыгыз тагын да киңәер, яңа фикерләр белән баер дип ышанып калам. Ә тирә-юнебезнең тыныч, матур, имин булуын телибез икән, үзебезнең уйларыбыз һәм сүзләребезне бүгеннән җитди күзәтергә туры килер: яхшыларын гына үстерәбез, начарларына яралырга юл куймыйбыз.

Комментарийлар

  1. Кария
    Апр 02, 2017 @ 19:23:02

    Һәрбер фантастика -… чынбарлык ул.==Ай-хай,бик бәхәсле, алай әйтеп булмый .Уй фикер чиксез ул, фәннән аерылса-ул фантастика гына. Ул нинди тагы Югары Акыл иясе?Высший разум дияргә теләк булса — ул Галәмнәр иясе була. (Бездә акыл- мудрость, разум-зиһен) Аннары ураза вакытында начарлыктан тыелып кына, теге катламны яхшырту булдырып буламы икән? Шиксез,азрак яхшы тәэсир ителәдер.Мин шәхсән, аллага шөкер ,алла ярдәм итсен дигән-волшебные слова -шулай ук яратам,әйе, алар уңай энергия өстиләр , шул гына.. «По вере вашей дано будет вам»- Бу шулай ук психологик аксиома.Һәм дин тәгълиматына ышануны аңлатмый.

Комментарий язарга