Укый алмасаң тыңла!

Татарча китаплар укырга яратучы, ләкин вакытлары бик күп булмаганнар өчен шәп яңалык. Татарстан китап нәшрияты татар әдәбиятын популяштыруда шактый зур эш башлап җибәрде — хәзер укучылар китапларны тыңлый да алачак. Махсус «Идел» укучылары өчен аудиокитапларга туры ссылтама да бирәбез!

Әлегә монда аудиокитаплар бик күп түгел, ләкин китапларны языру процессы бара. Планнар шактый зурдан диде Ленар Шәех «Әдәби марафон» да чыгышында. Татарча аудиокитаплар Вконтакте социаль челтәрендә дә «Татарча аудиокитаплар» группасында бар.

Ә нәшриятнең аудиокитаплраны менә бу ссылка буенча карагы:

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар

Сайтта китапларны тыңлау әлегә бушлай һәм теләгән файлны күчереп алу мөмкинлеге дә бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңларга була.

Әлеге проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникцияләр агентлыгы ярдәме белән башкарыла. Бүген студиядә эш кайный, әзер булган әсәрләр сайтка эленә бара. Габдулла Тукайның тылсымлы әкиятләрен, Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Мәҗит Гафуриның кабатланмас әдәби үрнәкләрен монтажлау төгәлләнде.
Китапларны Камал һәм Тинчурин театры артистлары, телевидение һәм радио дикторлары укый. Мәсәлән, татар халык әкиятләрен Хәлим Җәләй, Луара Шакирҗанова, Дания Нурлы, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Идел Кыямов, ә Фатих Әмирхан әсәрләрен Фәнис Җиһанша белән Зөлфия Шәмсуарова уку күздә тотыла  — идп яза нәшрият үзе әлеге проект турында.

Тагын бер татарча аудио китаплар audiokitaplar.com сайтында.

1YY5IBsoJq4

Комментарий язарга