УЛ – ТЕРЕЛӘЧӘК!

Уйлап чыгарылмаган кыйсса

Назыйм хатынын, инде дүртенче мәртәбә операция ясатырга, Казаннан Новосибирскийга алып китте. Тилмерә, җанкисәккәе. Дүртенче тапкыр бит!.. Әйтергә генә ансат. Ничек түзәдер? Сәламәт кеше авыру хәлен белми, диләр. Белә, Назыйм, бик белә. Өченче баласын тапканнан соң сәламәтлеккә мантый алмады инде ул. Әллә күз тиюдән килде аңа бу бәла. Әллә кан алыштырудан. Бәбиләгәндә еш була торган хәл инде ул дисәләр дә, хатынының сәламәтлеген югалтуның башы шул булды, ахрысы. Әле бер төше, әле икенче җире авырта. Төрле дарулар белән дәвалый торгач, бөтен әгъзаларына да зыян ясадылар. Операция ясалмаган аягы белән башы гына калды инде. Алары да бу хәтле газаплар кичерүдән сызламыйча тормыйлар. Егерме сигез ел бит… Егерме сигез ел!.. Үзе һаман бирешми, көрәшә.

Соңгы эләккән авыруы бигрәк рәхимсез булып чыкты. Умыртка сөягендәге бүсер. Бер ясадылар – нервасына тигәннәр. Икенче ясадылар – пластинкалар куйдылар, авыртуына түзәр хәле юк. Өченчесен Чебоксарда – сызлануга чыдар чамасы калмагач, менә җәһәннәм тишеге – Новосибирскийга юллама бирделәр. Баралар инде, ничек бармасыннар. Күрәчәгең булса, гүргә керерсең, диләрме әле? Аллам сакласын!..

* * *

Поезд Казаннан чыгып китәргә бик ашыкмый, тәгәрмәчләрен рельс ялгаган араларга текелдәтеп, салмак кына бара. Биек күперлар аша чыкканда таныш урамнар аста кала, машиналар, кешеләр…

Купеда алар икесе генә. Башларында бүтән кеше кертмәсләр ярар иде дигән уй.

Бу тимер юл юнәлешендә Назыймга элегрәк тә күп йөрергә туры килде. Институтын тәмамлагач энесе Наилне, юллама биреп, Кемеровога җибәргәннәр иде. Аның хәлен белергә, шабашкада акча эшләп, янына барып кайткан иде бер. Аннан соң Себер татарларыннан авыз иҗаты җыеп йөрергә туры килде аңа шул Новосибирск өлкәсенең Бараба якларында. Төмән, Омск шәһәрләрендә төрле иҗат төркемнәре белән концертлар куйган чаклары булды. Аркылыга-буйга иңләде ул бу төбәкләрне. Күптән, кырык еллап вакыт үткән икән инде аңа. Һаман шундагы вакыйгалар, хатирәләр исенә төшә.

Әгерҗе вокзалының хәзерге мәһабәт бинасын күргәч, менә тагын шуларның берсе күңелендә яңарды. Әле мондый түгел иде аның ул чактагы рәвеше. Хәтерендә: кышын – шыксыз, салкын; җәен – тирә-юне пычрак, чүп-чарлы, тузан… Бергә институтта укыган дусты Бари үзенең авылына кунакка алып кайткалый иде. Авыллары матур, табигате ямьле булып исендә калган. Шул кайтудан соң ияләшәеп китте ул бу авылга. Җитмәсә, үзенең авылындагы өзелеп сөйгән яры – Тәслимәсе, укытучылыкка укып чыккач, практикага монда җибәргәннәр. Янына барасы килүенә чыдар әмәле калмагач, Бари белән парфюмер фабрикасында, вагон бушатып, акча эшләргә уйладылар. Сентябрь ае, укулар башланган инде. Ике студентка, исле май шешәсе тутырылган вагонны бушатырга куштылар. Эш хакы унбишәр сум, диләр. Заманына карата андый сумма хәйран гына санала. Исәпләре эшне алты сәгатьтә тәмамларга. Бер уйласаң, нәрсә инде бер вагон ике таза егеткә?..

Берзаман болар кырыеннан тагын йөк вагоннары үтә башлый. Бари, нигәдер, кычкыра:

– Ят, җиргә сең, күрмәсеннәр!

– Кем күрмәсен, ни өчен?

– Кач, ящиклар артына пос! Авылдашлар күрергә мөмкин…

– Каян булсын монда авылдашларың?

– Күп сөйләшмә, күрсәләр беттек!.. Позор! Укымыйча вагон бушатучы булып эшлиләр икән алар, диярләр.

– Соң, бу состав пассажирский түгел бит!

– Вәт, әнәңне… Ят, дим мин сиңа!

Назыймга үзләре бушата торган вагон астына кереп ятарга туры килде… Бигрәк әче шуның тавышы. Кешеләр ишетер, бүтән кычкырмасын өчен генә дә күнәрсең, Бариның яшелле-кызыллы чинавына, билләһи.

Состав үтеп китеп, еракка барып туктагач кына, өсләрендәге тузанны каккалап аңлашырга керештеләр.

– Безнең авылның алкашлары бик еш монда килеп вагон бушаткалыйлар, – дип сүзен башлады Бари. – Безне күреп, авылга кайткач ни гайбәт таратмаслар, көт алардан.

Алты сәгатькә чутлаган эшләрен сигез сәгатьтә тәмамладылар. Унбиш сумлык интегүләре утыз сумлык өс киемнәрен эштән чыгарды: күлмәк теткәләнгән, чалбар умырылган, майка ертылган, трусик тишелгән. Әле ул эшләгән акчаларын шундук кулларына да тоттырып җибәрмәделәр – өч көннән соң килеп алырсыз, диделәр. Нишлисең? Акчасыз кайтырга туры килә. Мәхәббәттә киртәләр юк. Поездга икесенә бер билет алып, юлга чыктылар. Ярты сәгать үтүгә, контролерлар «куяннар» юк микән дип билет тикшерә башладылар. Боларның эше харап. Вагон эче пассажирлар белән шыплап тулган, басып торырга да тыгын. Контролерлар вагонның ике башыннан кереп, уртага таба кысып киләләр. Эләккәннәргә шунда ук штраф салалар. Бари белән Назыйм бер-берсенә кул җитәрлек ара калдырып басарга уйладылар. Шулай итсәләр, кемне алдан тикшерәләр, шул билетны астан икенчесенә бирәчәк. Әлбәттә бу куркыныч адым, сизсәләр – бетәчәкләр. Аллага шөкер, боларның шулай иткәннәрен күрмәделәр. Назыймны тикшерүләре булды, Барига әле килеп җитмәгәннәр, билетны учына йомарлап, аңа төртте. Котылдылар. Булды. Билетны ертып ук ташладылар.

Инде, иншАлла, бер бәласез кайтып җиттеләр дигәндә вагон ишеге төбендә проводница яңадан билет тикшереп тора башлады. Вәт, хәерсез…

Бари әйтә:

– Син сүзгә күршегә кереп тормыйсың, стенага кысыбрак макта үзен! – ди.

– Аңладым, син шул чакта баскычтан җайлап кына шыласың…

– Точно!

Назыйм проводницага терәлеберәк, имеш пассажирлар кыса… тотынды моны мактарга.

– Вы предоставили нам прекрасную возможность увидеть бескрайние просторы Татарстана. Я с моим русским другом, который приехал из столицы нашей страны города Москвы хотели бы оставить запись благодарности в книге отзывов…

Бари әкрен генә Назыйм артыннан шуып перронга төште дә кычкырып җибәрде:

– Сикер!

– Ах, әнәңне сатыйм, кычкырмасаң ни була?! Сине урыс дип әйтеп торам бит, алдалап, ә ул?

Назыйм портфелен Барига ыргытып аска сикерде. Проводница:

– Ваши билеты? – дип, Назыймның арт шәрифенә калын табанлы ботинкасы белән тибеп калды. Алар вокзал артына йөгерделәр.

* * *

Әгерҗе урамыннан кузгалган машинаның әрҗәсе Барилар авылы юнәлешенә кайтучы кешеләр белән тулы иде. Каршыга очраган сирәк машиналар аларны тончыктырып тузанга күмеп китә, әрҗәдәгеләр, ара-тирә тизлектән барлыкка килгән җилдән файдаланып, кагынып куялар. Көзгә кергән көннәрнең соңгы тузаннарыдыр инде бу – яңгыры һаман күренми, кояшы да болыт астында.

Юраган юш була, диләр. Назыймның һава торышына эчтән зарланып кайтуы – яңгырга әйләнә башлады. Әгәр ул җәй көне яуса – уңышка, диярләр иде, менә хәзергесе – черетүгә генә китерер, мөгаен. Хәер, әле башланды гына бит, бәлки озакка китмәс, туктар. Ә бәлки, мәхәббәткә уңыш ясар?! Берән-сәрән генә төшкәли башлаган яңгыр тамчыларын шуңа юрады Назыйм. Әлбәттә, сагынгандыр Тәслимәсе. Менә көтмәгәндә каршына килеп бассын әле сөеклесе. Нишләр икән? Шундый була ул чын ярату! Уку качмас, дип, бер кич булса да күрим дип, килә ич ул.

Бариның әнисе Галимә апа бик җылы каршы алды аларны. Чәе куелган, өчпочмак, бәлеш, пәрәмәчләр пешкән. Өстәлдә ниләр генә юк! Искитәрлек!

Кайту белән, өс киемнәрен алыштырып, кәчтүм-чалбарларын юеш марля белән ышкып чистартты да үтүкләргә кереште. Аңа карап торган Бари:

– Әни, борчылма, бөтенесен хәзер үзебез эшлибез, – дип үтүккә ябышты.

Янәшәдәге урындыкка утырган Назыйм белән әнисе Бариның зур осталык белән чалбарына туры сыр ясавын күзәтеп тордылар. Үзе сөйли:

– Әни, тулай торакта үтүк юк. Без Назыйм белән чалбарны матрас астына салып ятабыз.

– Нишләп алай итәсез, улым? Бөгәрләнә бит ул.

– Менә шулай иткәч, хәзер монда үтүк белән ясалган стрелка килеп чыга. Минеке булды, инде Назыйм үзенекен эшләсен, кияү буласы кеше, кәләше – Фатыйма апаларда.

– Әллә ул монда укытырга килгән яңа укытучымы?

– Әйе. Шул.

– Алай икән…

– Нигә, әни, аптырап куйдың? Чибәр кыз бит…

– Әйе… бик чибәр…

Галимә апа тынып калды. Сүзен дәвам итмәкче кебек иде дә, тик нигәдер эндәшмәде.

Ишек шакыдылар.

– Әйе, керегез!

Алларына, Авыл хуҗалыгы институтының соңгы курсында укучы студент Сәлим килеп басты.

– Бәрәч, син дә бу авылныкымы мәллә? – дип кулын кысты Назыйм.

– Ник, белми идеңмени? – диде, Сәлимне кочаклап, Бари.

– Нишләп вакытлы-вакытсыз йөрисез, егетләр? Укулар башланды бит инде?

– Назыйм менә үз эшләре белән йөри, ә мин – иптәшкә. Ә синең үзеңә бу сорауны бирсәк ни диярсең?

– Бик мәшәкатьле изге уйлар мине мәҗбүр итте әле кайтырга…

Аннан Сәлим дусларына чартлатып уч сукты да:

– Кичкә хәтле, пока! – дип чыгып китте.

Галимә апаның йөзенә курку кунды. Мич артына улын чакыртып, нәрсәдер әйтте. Бари Назыймны ишегалдына сөйләнергә әйдәде:

– Синең эшләр менә мондыйрак икән, дустым.

– Ничегерәк?.. Нәрсә булган?..

– Сәлим синең кызга өйләнергә йөри, менә шул. Син салкын баш белән уйла – киләчәгеңне ул кыз белән күрәсеңме? Үзең беләсең, ул сиңа караганда олырак яшьтә. Әле синең дүрт ел укыйсың бар, аннан соң – армия…

– Син нәрсә? Сәлим яклымыни инде?! Мине үгетләп маташасың.

– Юк, син ныгытып уйлап дип кенә әйтүем. Әгәр сиңа ул бик кирәк икән, ансыз яши алмыйсың икән, мин синең өчен сугышырга чыгам. Кыз – чибәрләрнең чибәре, ләкин чибәрлек белән генә тормыш корып булмый. Син аңа үлеп гашыйк, ләкин гашыйк булу белән генә дә тормыш кору барып чыкмаска мөмкин.

– Һм…

– Тагын башка дәлилләр китерәм. Бу дәлилләр синең өчен уңай түгел. Алар чын-чынлап йөриләр икән инде. Бөтен авыл халкы белә. Сәлим начар егет түгел – тәртипле, уңган-булган. Председатель малае. Ә син әле, дөресен әйтим, үпкәләмә, очып йөри торган төклетура! Әйдә, тынычланыр өчен чоланга керик – йөз грамм!..

– Каршы түгел.

– Бүген Тәслимәң янына барасың. Күңел түрендә ни ята – сөйләшәсең. Ниятен беләсең. Күп сөйләшмә, ялынма!

Бариның Сәлим белән дә аерым сөйләшүе булган икән.

– Син, Сәлим, Тәслимәңә ышанасыңмы? – дип сораган ул.

– Ышануын ышанам да, ләкин шикләнәм… Назыйм бик талантлы, ис китәрлек кеше бит! Мин аның янында – бер простой колхозник кына.

– Алай димә! Син дә аннан ким түгел.

– Барсы да синең Тәслимәңнән тора. Ә бүген сине якларга капка төбенә килгән дусларыңны тарат, көч белән чишә торган мәсьәлә түгел бу.

– Ярар. Синеңчә булсын!

– Син миңа гаепне өеп калдырмакчы буласыңмы?

– Юк. Күңелдә ачу бар. Менә синең иртәгә өйләнәм дип йөргән кызың янында егет кеше төн кунып чыксын әле?..

– Әллә берәр нәрсә булыр дип куркасыңмы?

– Ничек курыкмыйсың инде?

– Назыйм син түгел ул, кешедән сөйгәнен тартып алмый.

– Ул да – аның сөйгәне бит.

– Йә, ярый, кызма. Әллә көчләп тартып алып бәхетле булырмын дип уйлыйсыңмы?

– Ярар, синеңчә булсын. Бер кичкә түзәрмен!

– Әгәр Тәслимә фикеренә таянып эш итмәсәң, гомерлеккә түзәргә кирәк булачак!

– Ай-яй акыллы кеше икәнсең син, Бари.

– Төрттермә! Тормыш өйрәтә ул. Мин бу мәсьәләләрдә бер генә ялгышмаган.

Кичкә таба Назыйм Тәслимә торган өйнең тәрәзәсен шакыды. Сөйгәненең, яран гөлләре арасыннан башын төртүе булды, аның Тәслимә турында ишеткәннәренең дөреслегенә шиге калмады. Шулай да Тәслимә ишекне ачты. Назыйм бернәрсә дә белмәгән-ишетмәгән кебек утырды. Чәйләр эчтеләр. Хуҗабикә дә кайтып керде. Ишекне ачуга ук:

– Монысы кем тагы? – дип аптырап калды.

– Авылдашым, – диде Тәслимә җавапка.

– Әйе, – диясе генә калды Назыймга.

Юк-бар сөйләшә торгач караңгы төште. Капка төбенә егетләр җыелды. Назыйм Бариларга кайтып куначагын әйтте. Тәслимә:

– Ашыкма! – дип, китәргә җыенган Назыймның кулыннан тотты.

– Китсеннәрмени егетләр?

– Әйе. Сине күрмәсеннәр. Җә бәла-каза чыгарырлар.

– Шул хәтле дәрәҗәгә җитәрләрмени?

Тәслимә эндәшмәде. Назыйм өчен барысы да ачык. Каты бәгырьле булып сөйләшсәләр дә, эчтән икесе дә елый иде.

Назыйм өй алдына гына чыгып ятты да, таң беленә башлау белән, җәүяләп Бондюгка юл тоты. Озатучы булмады. Барига сугылып тормады. Кәефе юк.

«Эх, Тәслимә!.. Син мин яраткан элеккеге фәрештәдәй саф кыз түгелсең икән инде, дип уйлады Назыйм. Бар иде бит синең өзгәләнеп, сагынып сырпалана торган чакларың. Кулларын да сузмады, килеп керешкә үк күргәч тә кочмады да. Үбү турында уйлаганы да булмады, ахрысы. Шундый гына булгандыр инде яратуың. Шундый гына.

Әллә миңа карау белән сизде микән кара көеп керүемне. Күрсәтергә тырышмаган идем, югыйсә. Аңлашырга кирәк дигән уй гына иде бит башымда. Шул гына иде…

Ялганмады шул, ниятләрем аныкына. Ялганмады…

«Аңа кияүгә чыкма!» – дип ялыныйммыни инде? Бәлки ул шул сүземне көткәндер?.. Юк, мин алай дип әйтә алмыйм. Мин әле үземнең кем икәнлегемне дә белмим бит. Белмим… Өйләнеп, тормыш корырга әзер кеше түгел мин. Түгел! Йөз, мең тапкыр сорасалар да мин бу мәсьәләгә уңай җавап бирә ала торган кеше булып җитешмәгәнмен әле. Җи-теш-мә-гәнмен! Уку, дисәм, укуым тәмамланмаган; торыр, яшәр җирем юк. Ул мине көтеп ята алмый. Тәслимә-ә! Хуш, сау бул, бәхет телим киләчәк тормышыңда!..»

Юл ерак. Тәпи-тәпи кайтасы бар, бәлки юл уңай берәр машина очрап, утыртырлар да кызганып. Һәм шулай булды да. Кояш баеганда Бондюгта иде ул. Каравылчысы күрмәгәндә генә бер оешманың ишегеннән кереп, җылырак бүлмәдә урындыклар тезеп, йокларга ятты. Урын-җир каты булгангадыр, ахрысы, тиз уянды. Дусты Рөстәм Фатыйхов исенә төште. Аның әнисе Зәйтүнә апа шушы яклардан бит. Очрашкан чакларында «Бакыр заводын» еш искә төшерәләр иде. Менә ул шунда килеп эләкте түгелме соң? Боргаланып ята торгач таң да атты. Мыштым гына качып бинадан чыкты да, ишегалдында кабынган килеш эшләп торган вахта автобусының кая барганын сорап, арткы утыргычына бер белмәгән кешеләр арасына кереп утырды. Чаллыга бара икән. Аңа нәкъ шунда кирәк тә. Алай-болай кем син дип сораштыручы булмады, Чаллыга кайтып җитте. Монда инде туган як, монда әти-әни, туганнар… Әнә аларның авылдагы өйләренең тәрәзәсеннән күренеп торган Түбән Кама заводларының биек торбалары. Төтен чыгарып, кайберләреннән ялкын бөркелүләренә хәтле күренә якын…

Яхшы егет иде Рөстәм. Бик тә яхшы! Оста оештыручы, режиссер. Казандагы Мәдәният институтын гына бетергән түгел, Мәскәүдәге данлыклы Васильев театрында остарган кеше. Америка һәм Канадада спектакльләр уйнап йөргән артистларның иң күренеклесе. Ул Назыймга шаяртып:

– Син боздың минем тормышны, – ди иде.

– Нишләп?

– Синең үгетләвеңә каршы килә алмыйча кердем бит мин Мәдәният институтына.

– Анысы шулай инде.

– Әйбәт кенә белгеч идем заводта. Хезмәт хакым шәп иде. Портретым – почет тактасында. Үзем җыя идем бит төсле телевизорны. Алдандым синең сүзләреңә. Синең кебек кәттә егет буласым килде. Җырлыйсың, биисең, баянда уйныйсың, рәсем ясыйсың – гомумән, кулыңнан нинди генә эш килми синең! Бөтен кызларның күзе синдә!

– Рөстәм, анысы шулай.

– Ә менә институтка мине түгел, сине алдылар.

– Сине нигә алмаганнарын мин һич аңламадым.

– Нигә алай булганы үземә дә караңгы. Югыйсә, Җәүид Котдусов – хор кафедрасы җитәкчесе «мин сине с ходу, почти без экзаменов алам» дигән иде. Үзе отпускада булып калды, ә аның урынына калган Курлов дигәне: «Назыйм Касыймов, вы не прошли», – диде. Менә шул. Шуннан соң документларны музыка факультетына илтеп бирдем – сразу алдылар.

Әйбәт егет иде Рөстәм. Әйтеп бетергесез.

Аннан соң Назыйм аның белән телевидениедә эшләде. Нинди кыю проблемалы тапшырулар төшерде ул анда? Совет системасының пыран-заран килгән чагы. Милләтләр, илләр шаулый. Казан гөрли… Бәйсезлек, азатлык хисләре һәр кеше күңелендә. Телевидение коридорында Рөстәмнең ялкынлы дусты Гасиман Ширгазин авазы гүләп тора. Ул шундый ук шәхес – милләт мәнфәгатьләрен алгы планга куеп байтак тапшырулар әзерләде. Шунда эшләгән чагында «Афәрин» исеме астында эфирга чыга торган популяр тапшыру аныкы иде. Тора-бара аны эфирдан сызып аттылар – цензура. Шул сәбәпле Гасиманның еш куллана торган сүзләре әле дә хәтердә: «Я понял Ваше телевидение!» Сарказм белән әйтелгән бу фраза күпне аңлата.

Андый фикерле егетләр телевидениедә озак эшли алмыйлар шул.

Казанда «Адымнар» театры ачып җибәрүче – Рөстәм Фатыйхов. Түбән Камада – ул. Тик менә шул шәһәрнең театры диварларында хезмәтен бәяләп, аны искә төшереп торучы бер генә фотографиясе дә куелмаган. Геройлар башка…

* * *

Назыйм, уйларыннан бүленеп, Зөбәйдәсенә күз сала – ул инде йоклый иде. Йоклый дип, шул сызлана-сызлана онытылып ала инде. Назыймның һаман тәрәзәгә карап уйланып баруын күргәч:

– Ят, арыгансыңдыр, – дип кенә әйтеп куйды да бик авырлык белән икенче ягына әйләнеп ятты. Әлбәттә арылган, ике кулына икешәр сумка күтәреп, шуның өстенә авыру хатынын җитәкләп поездга утырулар җиңел эш түгел.

Инде тәрәзә аша кырлар, урманнар да күренми. Караңгы төшкән. Анда-монда, бик еракта, сирәк-мирәк кенә утлар ялтырап ала. Юлның бу төшләрен көндез күргәне юк. Башкортстанның Красноуфимск тирәсен үтү һәрвакыт төнгә туры килә.

Красноуфимск дигәннән, шунда бер барырга туры килгән иде бит Назыймга. Әлеге дә баягы, телевидениедәге бергә эшләгән Гасиманның туган ягы ул. Менә шул кабаттан исенә килеп төште аның. Хәмзә Арсланов оештырып йөргән иде анда аларның концертларын. Зур кеше, өлкә Хезмәт сараендагы мәдәният бүлегенең баш инструкторы. Бераз акча эшләп алмакчы булгандыр инде Назыймнар белән. Әйтергә дә уңайсыз, хезмәт кешесенә шундый югары урында эшләп тә юньләп акча түләмәгәннәр – мохтаҗлык баскан. Үзе бик тыйнак кеше: «Болай гына йөрим, акчасы кирәк түгел», – ди диюен. «Элек үзем дә артист идем, Камал театрында уйнаган рольләрем булды, шуңа күңел кытыклана», – дигән була. Бәлки шулайдыр да. Бик җанын-тәнен биреп оештырып йөрде.

Шундагы урманда адашкан иде Назыйм. Гасиманнарның авыл кырые гел урман. Бакча артларыннан шактый киң инеш ага. Суы чиста, салкын, балыклары елык-елык килеп уйнап йөзә. Теләсәң күпме кирәк тот. Шул урман түргә үрли. Андагы җиләк, гөмбә – исең-акылың китәрлек! Гөмбәгә алданып, башкалардан аерылганын сизми калды Назыйм. Тауның икенче ягы тагын түбән төшә икән. Ул ягы да урман белән капланган. Менә шул охшашлык аны алдап ялгышынган – адашты ул. Кая таба атласа да, урманның кырыен таба алмый, авыл да күренми. Этләр өргән, әтәч, сарык тавышлары да колагына чалынмый. Менә сиңа мә! «Бетәм бит мин болай булгач», – дип уйлап куйды Назыйм. Инде караңгы да төшеп килә түгелме? Анда-монда атылма, Назыйм, уйла, уйла! Мондый чакта баш эшләми башлый – чыңлап тик тора. Нигә соң әле ул баш аңа әллә кайчангы вакыйганы искә төшертә.

Әйе, Актерлар йортында булган иде ул хәл. Назыймның иң якын дусларыннан берсе Республикабызның атказанган артисты исеме бирелү уңаеннан зур мәҗлес оештырган иде. Ул анда, чакырылмаган булса да, дустын һәм мәҗлестәгеләрне хөрмәт итү йөзеннән, бер ящик аракы алып барды. Кичәнең иң кызган чагына туры киленгән ахрысы, Назыйм үзенең мондалыгын белдереп, эчкә хәбәр җибәреп карады. Ярым ачык ишек катыннан, вахтер белән сугыша-ызгыша булса да, кул болгавы да нәтиҗә бирмәде. Дусты әллә күрмәде, әллә… Ахыр чиктә аның янына күптәнге дусты, сынчы, Фәнил чыкты. Ул, бер ящик аракы күтәреп торган Назыймны күреп, аптырап калды.

– Ник кермисең? – ди.

– Кертмиләр бит…

Фәнил эчкә кереп китте. Нигәдер, озак торды. Чыкты да:

– Сабыр бул, яме! – дип, ящикны күтәреп, үзенең остаханәсенә алып китте. Юл буе ул:

– Сабыр бул! Сабыр бул! – дигән сүзләрен кабатлады.

Менә шул сүзләр аның җанында мәңгелеккә уелып калды. Хәзер дә күңеленең соңгы ноктасыннан көчәеп шул аваз килә иде. Сабыр бул!

Тукта, инеш авыл буйлап аска ага иде түгелме соң? Тауның бер ягындагы үзәнлеккә төшим әле, бәлки анда инеш агадыр, шуның агымы буйлап барыйм. Һәм шулай итте дә. Чытырманнар аралап булса да, инешне тапты. Әйе, шул инеш – киңлеге дә, тирәнлеге бер чама. Агышына ияреп, түбәнгә атлады. Урман ачыла да куера. Аю, бүреләр очраса нишләрсең? Куркыта. Ниһаять, олы яктылыкка чыкты. Эт өргәннәр дә ишетелә. Ерактарак йортлар да күренә. «Котылдым бугай» дигән уй күңеленә җылылык кертте. Бер мәлгә хәлсезләнеп тә куйды. Түмгәккә ял итәргә утыруы булды, сикереп тә торды – кырмыска оясы икән. Хәлсезлек онытылды, кырмыскалар тешләвеннән сикергәли-кагына Гасиманнарга чапты.

Булды шундый хәл. Ул кичне аны бөтен авыл белән эзләп, өйләрдә ут алгач кына урманнан кайттылар. Назыймның, берни булмагандай, капка төбендә утыруын күргәч, шатлыкларының чиге булмады. Концерт соң башланды.

* * *

Уйларга бирелеп ята торгач, байтак вакыт үткән икән. Вагондагы утны киметтеләр. Йокларга кирәк. Кирәген кирәк – ә күрше купедагы берәү поезд рельстан чыгарлык итеп гырлый. Назыйм үзе дә кайчагында шундыйрак…

Кара инде… Үтер, кыйна, йоклый алмый бит. Телевидениедә Гасиман белән эшләгән вакытлар уйга керә. Шунда, язучыларга һәм башка иҗат өлкәсе шәхесләренә Тукай премиясенә лаеклы кандидатлар күрсәтү шаукымы барган чор. Назыйм үзенчә исемлек төзеде. Исемен болай дип атады.

«1992–1993 елларда сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителәчәк кандидатлар исемлеге»:

  1. Ширгазин Гасиман. «Понял я Ваше телевидение» дигән канатлы фразасы өчен. Үзенең пультта басып утыра торган өч кнопкасы тарафыннан тәкъдим ителә.
  2. Ибраһимов Хәбир. «Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз» дигән беренче татар эротик спектакле һәм «Җомга көн кич белән» тапшыруларында утырып торганы өчен әдәбият-сәнгать редакциясе тәкъдим итә.
  3. Фатыйхов Рөстәм. «Моңлану» исемле документаль фильмны эшли башламас микән дигән өмет белән Хәмзә Кашапов тарафыннан тәкъдим ителә.
  4. Гайнетдинов Хәйдәр. «Язучылар фикере»ндә еш кулланыла торган өч соравы өчен, бу тапшыруны даими карап баручы оператор Караваев тарафыннан тәкъдим ителә.
  5. Зарипов Әхтәм. Ишек алдындагы йөрми торган «Вездеходы» өчен, хатыны Җәмилә апа тарафыннан тәкъдим ителә.
  6. Сирматов Индус. Баш редактор буларак, «Кызыллар» килсә кызыл түбәтәен, «Аклар» килсә ак түбәтәен киеп, коридор борылышында берничә ел буе гөлләр үстереп, гөл төбенә күмеп куйган партбилеты тарафыннан тәкъдим ителә.
  7. Сәгыйтов Тәүфикъ. Студиянең иң зур түрәсен моң-зар елап экраннарда күрү теләге белдергән газиз тамашачылары һәм акча бирә торган көнне генә килә торган китапханәче тарафыннан тәкъдим ителә.
  8. Хәйруллин Илгиз. Шул кадәрле Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар белән сүгенми-нитми җитәкчелек иткәне өчен редактор Алмаз Хәмзин тарафыннан тәкъдим ителә.

Бу исемлек, яшереп-качып, бөтен телевидение хезмәткәрләренә җиткерелгәннән соң, байтак шау-шу куптарган иде. Ул Габдулла Тукай премиясе тирәсендә купкан гаугага бер пародия итеп кабул ителде. Һәм зур резонанс алды. Шуннан соң Назыймны әлеге уңышы «Гыйтов, Нетдинов, милиционер, һәм сары марҗа» дип аталган хикәя-фельетон язарга этәрде.

«Радиокомитетның тавыш язу студиясе фойесына килеп керүем анда эшләүче Алмачы агрофирмасы буфетчицасының которынып сүгенү вакытына туры килде.

– Сволочь он, а не депутат! Всех перекупил, избирателям пачками чай раздавал, а нам кукиш показал. По три-четыре месяца зарплату не получаем, а он какие-то фестивали проводит, «Жигулей» дарит. Сам сейчас смывается…

Мин бу җәнҗалдан файдаланып, студиягә килгән кешеләрне кертмичә утыручы милиционердан качып, икенче катта эшләүче Шәмсия Җиһангирова янына шылмакчы булам, ләкин…

– Вы куда? Без разрешения нельзя, у нас порядок, – дигән милиционерның сүзеннән туктап, буфетчы каршындагы урындыкка утырдым. Көтим әле, бәлки Шәмсия үзе килеп чыгар.

Марҗа акырды-акырды да тынды. Хәле юк аның, кичәге «балдёждан» терелеп бетмәгән. Аннан аңкыган махмыр исе бөтен студиягә тарала, өстәгеләр борыннарын якалары белән томалап баскычтан төшәләр дә, урамга чыгып, саф һава сулыйлар.

Менә марҗаның аракылар, колбасалар, сагызлар урнаштырылган шкаф киштәсе кырыендагы ашханә ишеге ачылып китте. Аннан беркавым тәмле ис килгәндәй булды. Ләкин ул ис янәшәдәге бәдрәфнең ишеге ачылгач, кире ашханәсенә кереп югалды. Фойеда тагын марҗаныкы гына калды. Өстәге каттагылар берәм-берәм төшеп, ашханәгә керә башладылар. Күрәсең, милиционерның да ашказаны кычытып куйды, өстәленә өеннән алып килгән өч литрлы кәстрүлен чыгарып, шул килештән генә чөмерергә тотынды. Шул арада урам яктан кемнәрдер кереп, аның стаканын алып чыгып китте.

Менә бит эшләми дип әйтеп булмый, эшли бит студия! Әнә, Мидхәт Миншин дә үтеп китте. Радиодан бик кыю сөйли, молодец! Яратам мин аны. Ул да күреп йөри инде боларны – бу исерек марҗаны әйтәм, милиционерын да шунда… Күрәдер, күрәдер! Түзәдер инде, түзәдер!.. Яшәргә кирәк бит аңа да. Нишләсен соң, ул берүзе ни эшли ала?.. Бәлки Гыйтов Алмачида коттедж төзеп бетергәч, бар да җыйланыр…

Әнә, Рафаэль Ильясов марҗага матур итеп елмаеп ашханәгә кереп китте. И, инсафлы да кеше инде Рафаэль! Ул бөтенесен ярата. Нишләсен, яратмый булмый. Башыңа төшсә шушы марҗаны да яратырсың, ярты гомерең эштә түгел, гастрольдә узгач. Торсын марҗа, торсын, аны сакларга әнә милициясе бар, тимик без аңа, кирәк чакта ул безгә «козырь»!

Милициянең ашап алгач күзе йомыла башлады. Кызык, нәрсә уйлап утыра икән ул көне буе марҗага карап? Сатсын, эчсен, сүгенсен, миңа димәгәе, ди торгандыр. Чечняга җибәрмиләр бит әле, урыны җылы, ышык. Менә марҗа да пыр-тузып сүгенсә дә, начальнигын эттән алып эткә салса да, китәргә уйламый эшеннән. Чөнки бераз тама. Өстәге редактор Фәриткә дә әллә кая барып йөрисе юк, төшә дә ала яртыны. Кыйбатрак, билгеле, әмма якын, кибеткә чабасы юк.

Милиционер ялкау гына итеп бер күзен ачып миңа карады. Бу утыра икән әле дип уйлады бугай. Утырам шул, утырам. Кызык була башлады бит.

Шулвакыт алып чыгып киткән теге стаканны урамнан кертеп бирделәр. Бик эшлекле кыяфәттә стаканны алып калганнан соң милиционер миңа сүз катты:

– Вы к кому пришли?

– Шамсии Джигангировой, – дидем мин, Муса Джалил исеме кебегерәк яңгырасын әле дип.

– А у нас такая не работает, – диде бу бик белдекле чырай ясап.

– Ясно, – дидем дә кабат урыныма утырдым. – Чуртымны да белмисең икән син, хәсрәт капчыгы.

Мин хәзер ашыкмыйм да инде. Кызык бит, утырыйм бераз күзәтеп.

Менә тагын урамнан стакан сорап керделәр. Алар комитетка Гыйтов белән Нетдиновның кайтуын хәбәр иттеләр. Милиционер мине куарга ук тотынды.

Фәрит марҗадан тиз генә бер ярты алып бүлмәсенә менеп китте. Озакламый шул яктан татар халык җырлары агылыр. Агылсын! Бөтен тирә-юньгә яңгырасын! Афәрин, егетләр! Үзләренекен эчәләр, үзләренчә яшиләр!

Марҗа кинәт айныды. Җәһәт кенә чәчләрен тарап алды. Әле генә сүккән начальнигы Нетдиновка матур булып күренергә кирәк. Милиционер да кәстрүлен эчкәрәк яшереп куйды. Гыйтов күрмәсен.

Мин урамга чыктым. Анда Нетдинов белән Гыйтов инде китәргә дип «Волга»ларына кереп утырганнар иде. Түшләре киерелгән, йөзләреннән нурлар балкый. Канәгать алар дөньядан, бик канәгать! Әйдә, шофер ку машинаны мунчага!

Гыйтов кем дип сорыйсызмы? Зур кеше. Нетдиновның җырларын радио, телевидение аша яңгырата, колбасасын ашый. Менә Алмачыдагы коттеджын төзеп бетерсә, прощай, дорогой Нетдинов! Шулай кирәк, югыйсә, нәҗескә нык батылды.

– Әйеме, Нетдинов! – дип кычкырып әйтте ул соңгы сүзләрен.

– Әйе, – дип җавабын кайтарды Алмачы директоры хәйләле караш белән елмаеп.

Киттеләр. Каян килгәннәр, шунда киттеләр. Безнең өлешкә туры килгән вәхши заманның үз кешеләре бит алар, кыю йөриләр. Киткәндә Нетдиновның чак кына соңгы мизгелдәге тантаналы канәгать йөзе күз алдында эленеп калды.

Әйе, аның алга куелган барлык максатлары үтәлеп бара. Ул бүген гади шофердан данлыклы Алмачы агрофирмасы директоры, Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь, композитор! Аның кулыннан бар да килә. Чөнки бу дөньяда бар да сатыла һәм сатып алына. Милиция дә, хәерче халык та, начальниклар да, син дә иптәш Гыйтов!

– Әйе, син дә Алланың кашка тәкәсе түгел, дустым. Минем пүчтәк җырларымны «гениально» дип утырасың. Язучылар берлеге рәисе Мәдиев тә мактаган әле үземне, аңа ни кирәк инде? Колбасамы?.. Менә тагын бер «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» үткәрәбез дә, иптәш Гыйтов, минем җырларга беренче премия бирәбез. Шуннан соң карарбыз… Карарбыз, ул коттеджны төзеп бетерергәме-юкмы? Карарбыз, бәлки әле рәислектән дә очрыып төшерербез үзеңне. Карарбыз!.. Синең киләчәкне хәзер без бит үзебез хәл итәбез. Без бит әле депутат та! Карарбыз… Бәлки үзебез комитет председателе булырбыз. Ә, нәрсә, яхшы фикер ич бу! Шигырен үзем язам, көен үзем чыгарам, үзем җырлап та җибәрәм, үзем телевизордан күрсәтәм, үзем премиясен билгелим, үзем үк шуны алам, үзем бөек, үзем хан, үзем патша! Ха-ха-ха!

Мин әлегә кем түгел әле? Ә-ә, журналист түгел, президент түгел. Булабыз аны! Менә хәзер бу язманың астына үземнең исемне куям да шул минуттан журналист! Ялгышларын төзәтерләр, ә колбаса миннән. Ә президент булу соңарак, депутатларны «ашатып» бетергәч.

Менә, тыйнак кына итеп имзамны куям: Киләсе елга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә беренче кандидат – Нетдинов Ш. Т.»

Ул елларда алар үзләрен җир шарының кендеге итеп күрәләр иде. Ничек телиләр, шулай эшли алалар бит. Байтак еллар үткәч, Гыйтов Назыймны бүлмәсенә чакыртып алды. Иң беренче – нигә икән дигән уй килде аның башына. Бер дә кирәге юк бит инде югыйсә безнең кебекләрнең шундуй зур начальникка, дип уйлады Назыйм. Гыйтов аны кабул итү бүлмәсеннән чыгып ук каршы алды. Хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, үткән-беткән, онытылган язмаларга үпкә белдермичә, күн диванда җәелеп китеп сөйләшү башланды.

– Ну, Назыйм туган, теге вакытлар – син-мин эшләгән чакларны әйтәм, алтын чор булган икән. Соңгы көннәрдә шул баштан чыкмый. Нинди матур, тирән эчтәлекле, мәгълүматлы, гениальный проектлар төзеп тамашачыларыбызга, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт иттек. Ул, татар халкының милли күтәрелеш, азатлык идеяләре белән урамнарга, мәйданнарга чыккан вакыты иде. Телевидение халык сулышын тоеп, аңа нинди юнәлештә хәрәкәт итү юлларын күрсәтеп һәм шулай ук ялгыш адымнардан саклап эш йөртте. Мин шуңа күрә үземне чын-чынлап милли хәрәкәт башында торучыларның берсе итеп күрәм. Синең дә бу изге гамәлләр кылудагы ролеңне бәяләп бетергесез.

– Юк инде, Гыйтов әфәнде, мин күңелем кушканны гына үтәдем, алай, сезнең кебек, ул хәтле бөек максатлар куеп яшәмәдем… Мин гади редактор гына идем, ә сез җитәкче кеше – сезнең бурычлар да шулай, үзегез әйткәнчә, масштаблы булырга тиеш.

– Алай бик мескенләнмә! Бәлки синең талантыңны без вакытында бәяли алмаганбыз, гафу ит. Менә хәзер, соңрак булса да, кулыңны кысып әйтә алам – син молодец!

– Көтмәгәндә шундый сүзләр әйтеп сез мине сагаерга мәҗбүр итәсез…

– «Сез» түгел, «син» дип генә эндәш. Беләсеңме, Назыйм туган, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырдай бер кеше юк.

– Дуслар да юкмы? Ташладылармы, үлеп беттеләрме? Әллә гел дошманнарың гына калдымы?

– Алай ук күңелгә тиярдәй сүзләр кузгатма инде? Мин сине теге вакыттагы кылган бөек эшләребез турында искә төшереп, чәйгә чакырган идем.

– Сөләйманович, күңелегезгә авыр алмагыз, минем чәйләр эчеп утырырга вакытым юк. Хәтердә ул вакытлар. Без эшләгән бина каршында йөзләгән халык «Долой Гыйтова!» – дигән плакатлар болгап, шактый озак кычкырып торганнар иде. Хәзер генә вакыйгаларны икенчегә борып утырып булмый. Онытылырлык түгел…

Онытып булмаслык вакыйгалар күп инде алар. Назыймның хәтеренә язучылар белән халык алдында чыгышлар ясап йөргәндә Тәслимә очравы искә килеп төште. Ул чакта аның Чаллы каласында мәктәптә укыткан вакыты булган. Инде шактый хәсрәтләр кичергән ханым рәвешендә күргәч, Назыйм бераз каушап калды. Ни әйтергә белми аптырап торганын сизеп, Тәслимә үзе сүз башлаган иде:

– Танып булмыймы әллә, Назыйм? – диде ул аңа карлыкканрак тавыш белән тамагын кырып.

– Ничә еллар узды бит, Тәслимә, очрашмавыбызга.

– Әйе шул. Инде син дә танымадың. Үзгәргәнемме?

– Бик нык. Гафу ит!

– Син мине гафу ит. Үпкәләттем, рәнҗеттем мин сине теге вакытта.

– Үткән беткән инде, Тәслимә. Аларны искә төшермә! Сәлим нихәл? Балаларың?

– Сәлим бу якты дөньядан ун ел элек китте шул…

– Ай, Аллам, белмәдем… Кызганыч…

– Ә синең хәлләрең ничек?

– Син тол калганда мин әле өйләнмәгән булганмын икән.

– Шулай бик соң гаилә кордыңмыни?

– Әйе. Бик матур хатыным бар, өч балам, ике малай, бер кыз.

– Син бик бәхетле икәнсең, Назыйм.

– Әйе, Тәслимә. Яңадан кияүгә чыктыңмы соң?

– Юк.

– Борчылма! Ходай Тәгалә ни язган шуңа риза булып яшик. Алдагы көннәреңдә бәхетләр телим сиңа!

Алар мөлдерәмә тулган яшьле күзләрен бер-берсенә күрсәтмәскә тырышып аерылышты.

* * *

Поезд тәрәзәсендә сызылып таң атканда Назыйм күзләрен ачты. Кояш нурлары, аның белән уйнарга теләгән шикелле, өстәлдәге чынаякка тутырылган су өстендә чагылып, күзенә төшә. Зөбәйдәсе уянып юыныргамы, әллә чәй эчеп алыр өчен кайнар суга киткәнме, күренми әле. Купе ишеге ярым ачык, кеше йөргән тавышлар ишетелми. Йоклыйлардыр, эшкә барасы юк бит.

Ниһаять, кружкага кайнар су тутырып хатыны килеп керде.

– Бүген тыныч йокладың, арыган булгансыңдыр. Бар юынып кер, чәй эчәрбез. Ашап ал, юлга дип пешерелгән ризыклар бозыла башлаганчы…

– Үзең ничек йокладың?

– Мине беләсең инде – юньләп йоклый алмадым. Йоклаган булып кына яттым. Күрше бүлмәдәге берәү ай-яй иште. Күк көлтери дип уйларсың. Синең гырлау аныкы янында назлау кебек кенә яңгырый икән.

– Ул гырлау, хатын, ирләргә табигатьтән бирелә. Табигый инстинкт.

– Шулай дигән бул инде.

– Юк, менә син тыңла әле мине. Борын-борын заманнарда, кешеләр тау куышларында яшәгәндә, алар җылынырга, ашарга пешерергә учак якканнар. Ә йокларга вакыт җиткәч, хатыннарын, кызларын, балаларын учак кырыена, җылырак урынга яткырганнар, үзләре алар тирәли түгәрәк ясап, читкәрәк җайлашканнар. Ул вакытларда ерткыч җәнлекләр күп булган. Динозаврлар да яшәгән чорлар бит бу. Учак яна, җылы – бөтенесе йоклый, ирләр дә. Тау куышлыгының ишеге-капкасы юк. Кая шул хәтле тишеккә капка куясың! Төн. Караңгы. Барысы да түнгән. Тәмле кеше исе сизеп, куышлыкка, әйтик, арыслан килә. Үзең беләсең ул ничек куркыныч ырлый. Сыер кебек кенә түгел инде акыруы! Арып йоклаган кешеләр шундый көчле тавышка да уянмаска мөмкиннәр. Арыслан акырып керер иде дә бөтенесен буып атар иде. Юк. Йөзләгән ир бердәм рәвештә гырлап яталар, ягъни йөз гыр тавышы арысланныкыннан гайрәтлерәк чыга. Ул вакытта бит кешеләр кабилә булып яшәгән, күбәү. Арыслан куркып якын да килә алмый. Үземне үтерә күрмәсеннәр дип, тизрәк качу ягын карый. Менә шул гадәт калган хәзерге ирләрдә. Гырлауны изге гамәл дип карарга кирәк, аңладыңмы?

– Шулайдыр әле ул, әйеме? – дип җөпләп куйды хатыны. – Кайлардан уйлап чыгарасың син боларны?

Поезд чәе эчә-эчә, Төмән киңлекләре буйлап баралар икән инде. Ишим елгасының ярлары беленми, тирә-якны су баскан. Телевизордан юкка күрсәтмиләр, коточкыч һәлакәтләргә китерә бит ул су басулар. Әнә, ниндидер авыл өйләренең түбәләре генә күренеп тора. Керү-чыгу юлларының эзе-безе дә чалынмый. Нишлиләр икән анда, кешеләре бар микән? Юктыр. Күчергәннәрдер. Диңгез бит бу! Океан! Поезд тимер юлдан су ерып барган сыман. Тәрәзәдән аска текәлеп карамасаң шулай дип уйларлык. Калкулыклар бик сирәк, хәтта юк дип әйтерлек. Тигезлек, чиксез тигезлек. Көнбатыш Себер тигезлеге дип юкка гына әйтмиләрдер инде моны. Кайчандыр Океан төбе булганлыгына һич шик юк бу җирнең. Хәзер дә, су басмаганда да, гел сазлык монда. Агачлардан каеннар гына күренә. Алары да нәзекләр, йә ауганнар, йә сынганнар, гаилә-гаилә булып тупланып үсәләр. Барасың-барасың, гел бертөсле күренеш.

…Кич инде, йокларга вакыт. Мәскәү вакыты белән иртәнге биштә уянырга кирәк. Аларча сигез була.

* * *

Назыйм хатыны белән кайчан да булса бер «Себер китәр» дип һич уйламаган иде… Новосибирскида вагоннан төшүләре булды, бер ир кеше бик итагатьле итеп:

– Әйберләрегезне кая илтим, – дип, арбасын Назыйм күтәргән сумкалары астына китереп тә терәде. Әйткәннәр иде аны Себер халкының ихтирамлы, мәрхәмәтле, ягымлы икәнлеген.

– Юк, рәхмәт, менә монда гына чыгабыз да, такси алып, барасы җиребезгә китәбез.

Элегрәк тә Назыймның бу шәһәрдә йөргәне булгач, таксиларның якында гына җыелып торганнарын белә.

– Ә сезгә такси кирәкмени? – диде дә бу, кесә телефоныннан: «Гена, Гена, людям срочно такси нужен, где ты ходишь, блин?» – дип, артларыннан калмый бара бирде. Күрсәң – инде бандит кыяфәтле берәү, халык арасыннан калкып, кулларын болгый-болгый боларга таба йөгерә үк башлады.

– Мин монда! Мин монда!

Безгә такси кирәкми дип әйтә алмый бит инде хәзер Назыйм. Авыру хатынын йөдәтеп, интектереп, кеше киңәше белән Казаннан ук өйрәтеп җибәрелгән икенче маршрут автобусына утырып бармаслар.

Вокзалдан ерак түгел ул хастаханә дисәләр дә, сумкаларын машинасының багажнигына тутыра башлаган (таксист, дисәң бер генә дә таксистка охшамаган) бәндәгә ризасызлыкларын белдереп утырдылар. Уйларында, кайлардан уратып йөртер икән инде бу – счетчигы да юк, «Такси» дип язылган язуы да, шакмаклы тамгалары да күренми. Хатыны да: «Бу кеше бик шикле күренә», – дигән сыман аңа карап ала. Назыйм да як-ягына каранып бара, ягъни шәһәр читенә алып чыкмыймы, берәр җимерек йортлар ишегалдына туктамыймы дигән уйлар башында. Шунда армиядән Мәскәү аркылы кайткандагы бер вакыйгасы искә төшеп куйды Назыймның.

Мәскәү зур бит. Вокзалдан чыккач, әллә ни вакланып тормый, такси ала да Казан вокзалына китә, янәсе. Һәм шулай итә дә. Ярослав вокзалы каршында өерелеп торган таксистлар янына килеп, берсенә Казан вокзалына илтеп куюын сорый. Җитмәсә әле, анда барганда, Мәскәү Кремле күренәме, дип тә сорый. Күренә, күренә, ди бу Назыймга. Китәләр. Кремль дә күренә. Счетчигы да саный. Келт тә келт – ун тиен. Иске акчага хезмәт иткән чаклар, бәрәкәте зур совет тиененең. Мәскәүне күрдем дип әйтүе өч тәңкә генә тормый, егетләр! Ниһаять, таксист аны Казан вокзалына китереп куйды да, үзе тиз генә сыптырды. Таксидан чыгып, фуражкасын салды – тирләткән, кулъяулыгы белән битен сөртеп, урамның каршы ягына караса – баягы, солдаттан кайтып төшкән вокзал бинасы, каршы якта гына тора. Назыйм, ирексездән як-ягына каранды – күрмәделәр микән алдаганнарын. Ул Мәскәүдәге Казан вокзалын белгән кеше түгел бит.

Зөбәйдәсе эндәшми. Бүтән чакта булдыксызлыгында гаепләр иде. Үзенә җайлы булсын тырыша бит ире, сәламәтлеген кайгырта. Әйбер күтәртми, җәяү йөртми. Инде терелә күрсен дип нинди генә хастаханәләргә яткырмады, кайларга гына җибәреп дәвалатмады, нинди генә әбиләргә күрсәтмәде, әфсен-төфсеннәрне әйткән дә юк. Инде хәзер менә дүртенче операциягә Новосибирскийга килделәр.

Приемныйда әллә ни озак тоткарламыйча Зөбәйдәсен палатага урнаштырдылар. Аңа нишләргә? Кая барырга, кайда төн кунарга? Казаннан килгәнчегә хәтле хастаханәгә кабул итүче медсестралар белән элемтә булып торды. Алар, килү-килмәүләрен сораштыра иделәр. Озата килүчегә кайда урнашырга булганын да әйткәннәр иде. Бик теләп фатирга кертүчеләр дә бар икән – телефон номерларын да бирделәр, бик яхшы шартлар, диделәр.

Назыйм шуларның берсенә шалтырата:

– Фатирмы?

– Әйе.

– Хөрмәтле ханым, миңа сезнең телефон номерын бирделәр, сезгә фатирга урнашып булыр микән?

– Кем бирде?

– Хастаханәдән.

– Ой-ой! Сезгә ничек җавап бирергә дә белмим. Әле генә менә, биш минут элек кенә берәүләрне керттем. Иртәгә алар китәләр, бернәрсә дә тапмасагыз, шылтыратыгыз!

– Рәхмәт, шылтыратырмын.

– Сездән звонок көтәм. Алла хакы өчен гафу итегез!

Назыйм премныйдагы кызлардан яңа номер бирмәсләрме икән дип сорады. Алар аңа бер визитка тоттырдылар. «Парк-Хостел» дигәннең номеры бар. Нәрсә икән инде ул? Теге мигрантлар өелешеп яшәп ята торган урын микән? Андый булса бармаска карар кылды Назыйм – ул бомж түгел лә. Телевизордан күргәне бар аларны. Аллам сакласын!

Инде караңгы төшә башлады. Кунакханәгә бармый булмас. Кыйбат булса булыр. Иртәгесен күз күрер. Ул бәяләрне белешергә тотынды. О-һо! Бер төн кунып чыгар өчен ике-өч мең кирәк икән. Монысы хәлдән килмәс. Хәер, бер кичкә, кер мичкә диләрме әле? Назыйм бу мәкальне үзенчә үзгәртте: «Бер төнгә – кер хостелга, ләкин бөлмә!»

Назыйм визитка биргән кыз янына барып:

– Кайда ул хостел? – дип сорады.

Тегесе:

– Әйдә, күрсәтәм, – диде.

Урамга чыкты, Назыймны ияртеп чаттагы светофорга хәтле килде. Өстендә бер кат ак халаты гына.

– Суык бит, туңасыз, – дип борчылды аның өчен Назыйм.

– Табибларга салкын тими, – дигән була кыз.

Шул урам чатыннан зур гына паркның түр башындагы колонналы капкасын күрсәтә.

– Әнә теге капка янындагы биек йортны күрәсең бит?

– Күрәм.

– Менә шул – «Яндерцевская-18», шуның подвалында – хостел. Табарсың.

Нәрсә дип әйтсен Назыйм. Рәхмәттән башка сүзе юк. Әйткәннәр иде ич аңа, Себердәге кешеләр ягымлы, итагатьле, ихтирамлы дип. Ул кем инде аларга? Ни брат, ни сват, дигәндәй.

Подвалны тиз тапты Назыйм. Кыюсыз гына керде. Караңгырак. Ишек төбендә аяк киемнәре тезелгән. Салып керергәдер инде. Ботинкасын салды да башкаларныкы янына куйды. Уң якта өстәл лампасы яктысында юан гына апа утыра. Холл уртасында озын өстәл. Түрдә телевизор. Өстәл артындагылар, диванга сузылып ятып хоккей карыйлар. «Металлург» белән «ЦСКА» уйный.

– Молодой человек! – дигән була, аңа карап, әлеге юан апа. – Сез безгәме?

– Шулай бугай…

– Мин дә сезне безгә килгәнсездер дип уйлыйм.

– Каян белдегез?

– Күзләрегездән.

– Мин дә сезнең күзләрдән күреп торам, сез мине монда кабул итәрсез.

– Бездә күзгә карап түгел, паспортка карап урнаштыралар.

– Рәхим итегез, менә паспортым.

– А-ха, сез Казаннан икән. Озаккамы?

– Әлегә белмим, хастаханәдәге хәлгә карап. Хатынымны операциягә алып килдем.

– Аңлашылды, монда НИИТОга.

– Әйе.

– Мин сезне бер төнгә урнаштыра алам, иртәгә монда зур төркем килә – аларга дигән бронь бар. Шуннан соң карарбыз.

– Яхшы.

Апа кеше аны бер бүлмәгә алып керде. Караңгырак. Аслы-өсле алты карават шәйләнә. Димәк, унике кешелек блок. Тәрәзә янындагы урын булса ярар иде дигән теләге кабул булды – аңа апа караватны шуннан күрсәтте. Ятып бераз хәл алгач, Назыймга чиста урын-җир әйберләре китерделәр. Аларны җәеп алганнан соң ул хостелда тагын нинди бүлмәләр барлыгын карап чыкты. Пешерсәң дә, юынсаң да була. Туалетлары да «как в лучших домах Лондона» икән. Гомумән, яшәр өчен ни кирәк – барысы да бар. Үз колагына үзе ышанмый торды ул түләү хакын әйткәч – тәүлегенә дүрт йөз сум. Мигрантлар да күренми. Монда яшәүчеләрнең һәммәсе дә юынып-нитеп, ашарларына пешереп, киемнәрен үтүкләп, кычкырмый-шаулашмый, бер-берсенә хөрмәт белән эндәшеп йөриләр. Назыйм фойедагыларга телевизор карашып утырды да, юлдан калган бананнарын ашап, чәй эчте һәм чалбар-кәчтүмнәрен мендәр астына салып йокыга талды. Арылган. Зур мәшәкатьләренең башы үтәлде – хатынының анализлары хастаханәгә салырлык иде. Алары ярамаса кире кайтып китешле бит. Өч мең чакрым чамасы ара – ике тәүлек, трык-трык, теке-теке…

Хәерлегә булсын! И, Ходаем, ярдәмеңнән ташлама! Хирурглар кулына тылсымыңны кызганма!

* * *

Икенче көнне иртә уянды Назыйм. Бүлмәдә унике урында биш кеше йоклап ята. Кемнәр алар, нишләп монда эләккәннәр?.. Үзенә дә, яңа кеше булгач, танышырга уңайсыз. Ныклап аралашырга вакыт җитмәс, бүген башка урынга күчәргә туры киләчәк. Кайда? Кем белгән? Башына төрле уйлар керә. Хатынына кайчан операция ясарлар? Ясарлармы? Янына кайчанрак барып кайтыр?

 Вакыты булып, шәһәрнең бу тирәсен булса да карап кайта алса иде. Кызык урам исемнәре бар монда. Ядринцевская… Ул нәрсәне аңлата икән? Назыйм болай уйланып ятып булмас дип юынырга чыкты, анда чират. Теге юан ападан сораштырырга тотынды:

– Ядринцев кеше исемеме ул? Әллә…

– Әйе, шундый кеше булган.

– Минем өчен сәер тоелды бу урам исеме, шуңа сорыйм. Кем инде ул?

– Ядринцев Николай Михайлович, талантлы язучы һәм публицист, Себерне, үзәк Азияне өйрәнүче галим, шуның хөрмәтенә 1906 елны бирелгән ул исем.

Бик белемле булып чыкты әлеге апа. Назыйм аны башта ук укытучы булгандыр бу пенсиягә чыгып монда утырганчы дип уйлаган иде. Шулай икән – тарих укыткан.

– Менә бу тирәдә тагын да кызыгырак исемле урам бар әле – «Шамшиннар гаиләсе урамы». Шунда «Себер хостелы» урнашкан. Сине шунда күчереп булмасмы икән, дип уйлап йөрим әле мин.

Сәгать уникеләрдә шылтыратып белешкәч, әйтермен сиңа, бер дә борчылма, урын табарбыз.

– Чыннан да, сез әйткән теге урам исеме кызык – «Шамшиннар гаиләсе урамы».

Китте сөйләп апакай.

– Беренче тапкыр Новониколаевскийга (Новосибирскийның авыл булган чагындагы исеме) Иван Дмитриевич һәм аның гаиләсе 1893 елда килеп чыга. Тәҗрибәле ишек тышлаучы, тәрәзә рамнары ясаучы Иван бөтен эшне белгән һәм бик ачык йөзле, тиз аралашучанлыгы белән аерылып торган. Гомумән, Шамшиннарның бөтен гаилә әгъзалары аңа охшашлар. Алар җирле социал-демократлар сафында актив эш йөрткәннәр, һәм йортлары да РСДРПның Обь төркеме штабы булып хезмәт иткән. Колчак армиясе тылында калгач та яшерен оешмадагы дуслары аңа җаваплы эш йөкләп Барнаулга җибәргәннәр. Аннан ул 1919 елда гына әйләнеп кайта һәм төрле совет органнарында эшли – халык судьясы була, соңрак Ипподром райкомы әгъзасы ролен үти. Ул Барнаулда чагында колчаклылар тарафыннан аның барлык гаиләсе диярлек атып үтерелә. 1935 елда алар яшәгән элеккеге Логовская урамы Шамшиннар гаиләсе исемен йөртә.

Менә шул урамның уналтынчы йорты астындагы хостелда Назыймга уналты көн яшәргә туры килә. Гадәттә хостеллар яртылаш подвал рәвешендә булган аскы катта урнашалар. Ни өчен дисәң, беренче каттагы фатирлар бик макталмый бит инде. Алар дым тарта, тавыш күп, ишекләр шак-шок ябыла, чебен-черки тула, тузан һәм башкалар. Шуңа күрә бу мәйданнарны бик теләп төрле кибетләргә, оешмаларга бирәләр. Менә әлеге хостел да шул вазгыятькә туры килеп, биш-алты бүлмәгә хуҗа булган. Өч-дүрт бүлмәсен йокы өчен, берсеннән кухня ясап, туалет, душлар эшләткән – кыскасы очсызлы һәм бай булмаган, урын табалмаганнарга менә дигән кунакханә килеп чыккан. Чисталык, тәртип, телевизоры бар – тагын нәрсә кирәк гади кешегә?

* * *

Новосибирскийга эштән сорап китү мәсьәләсе әлләни кыен булмаган иде Назыймга. Алдагы елларда кулланылмаган отпускасы, хатыны авыру сәбәпле берәр вакыт кирәге чыгар дип, исендә торды. Хезмәттәшләре, дуслары, барасы юлларыгыз һәм гамәлләрегез уңышлы булсынга бәләкәй генә озату мәҗлесе дә үткәреп алдылар. Сүз ара сүз чыга бит ул. Назыймның язучы дусты Рәдиф Сәгъди Новосибирскийдагы танышының адресын һәм телефонын бирде. Кирәге чыгуы мөмкин, чит шәһәрдә берүзең кая барып бәрелергә белмичә калсаң нишләрсең – алды. Ул – Гәрәев әмир Гимадислам улы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, андагы Региональ татар-мәдәни автономиясенең президенты, өлкә губернаторының киңәшчесе икән. Назыйм аның белән Казанда чакта ук шылтыратышып танышты. Бик ачык кеше, килеп җитү белән элемтәгә керерсең, диде.

Менә урнашуының икенче көнендә үк Новосибирскийда икәнлеген белдерүе булды, килеп тә җитте, алып та китте.

– Әйдә, башта безнең офиска барабыз, – ди.

Моңа кадәр таныш кеше булмаса да, күптән белгән-ниткән дуслар шикелле сөйләшеп киттеләр. Ул да, Назыйм да сәнгать, әдәбият, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче кешеләр – серләре, уй-фикерләре килешә. Хәл-әхвәлләр белешеп алгач, Назыйм мондагы татарларыбыз турында сораша башлады.

– Әмир туган, татарлар саны күпме?

– 2010 елдагы сан алу буенча шәһәрдә 9985 кеше яши. Өлкәдә татарлар 24158, урыслардан, алманнардан, украиннардан гына калышабыз – бу дүртенче урын.

– Кимисезме, артасызмы?

– Кимибез. Урыслашабыз бит. Телне бөтенләй онытып барабыз. Бүтән милләттән килен алабыз, кияүгә бирәбез. Менә мин сиңа бер статистика әйтәм: 1959 елны безнең халык өлкәдә 1,1% булган, 1979–89 елларда да шул килеш торган, ә менә хәзер 0,9% тәшкил итә.

– Шәһәрегезнең мин йөргән бу тирәсендә генә католиклар соборы бар, яһүдләрнең община үзәген күрдем. Мәчет тә бардыр инде?

– Әйе, ике мәчетебез эшли.

– Халык йөриме соң?

– Йөри. Дини бәйрәм көннәрендә басып торыр урын калмый.

– Бөтендөнья татар конгрессыннан нинди ярдәмнәр аласыз?

– Казан ерак. Алар булдыра алганча ярдәм кылалар инде. Бөтен Русиягә бер Казан бит ул… Килсәләр, кунак итеп җибәрергә тырышабыз, менә шул. Җырлыйлар, бииләр… Без яхшылап кул чабабыз, әйбәтләп озатабыз. Дөресрәге, үз казаныбызда үзебез кайныйбыз. Бик кызыксынсаң, үзәккә барып җиткәч, Раузадан сорарсың!

– Мин, әлбәттә, төпченмәсәм дә беләм инде хәлегезне. Рауза кем соң ул?

– Татар мәдәни үзәге директоры. Җырчы кыз, күргәнең бардыр синең аны? Менә килеп тә җиттек.

Әмир Назыймны «Төзүчеләр мәдәният йорты»ның бер бүлегенә алып керде. Анда ике яшь кыз һәм чибәр генә ханым эшләп утыралар иде. Җайлы гына, гөр килеп танышып алдылар. Кызлар Мәдәни үзәкнең хезмәткәрләре икән. Назыйм Рауза ханымны таныганын шундук әйтте. «Кайдадыр, кайчандыр, әллә телевизорда җырлаганын күргәнем-ишеткәнем булды», – диде. Аның белән капма-каршы утырып сөйләшеп тә киттеләр. Ягымлы йөзе, артистларга хас мөлаемлыгы, татарчасын рәхәтләнеп такылдый белүе Назыймны тиз әсир итте.

– Казан нишли?

– Гөрли!

– Халык?

– Эшли.

– Ил?

– Бетли.

Чыркылдашып көлештеләр. Теге кызлар да аларның сөйләшү рәвешенә колак салып утыралар икән. Әмир дә кунакның хуҗабикә белән тиз аралашып китүенә куанып булса кирәк, үз эшләрен көйләргә бүтән кешеләр янына чыгып китте.

– Рауза ханым, җырлыйсызмы әле?

– Иң зур куанычым шул инде.

– Шул гынамы?

– Гаиләм – зур шатлыгым.

– Тагын?

Бу соравымнан үзем үк уңайсызланып куйдым. Кеше ни уйламас… Ярый әле, Рауза ханым, беразга сузылган тынлыктан чыгар җай тапты.

– Әйдәгез, чәй эчәбез!.. Әзерләнгән әллә ни сыебыз юк. Ачык чырай, такта чәй, диләрме әле? Менә өйдән пешереп алып килгән пирог.

– О-о! Булган инде. Рауза ханым, концертлар куясызмы?

– Куябыз. Үзебез оештырган концерт белән бөтен Себерне йөреп чыктык.

– Яраталармы?

– Безне беләләр. Заллар тулы була. Күбрәк халык җырларын башкарабыз.

– Татарстаннан килүче артистлар бармы?

– Булгалый. Үткән ел Марат белән Артур килгәннәр иде. Шул хәтле матур җырлыйлар, репертуарлары көчле, үзләре чибәрләр… Концертларына тамашачы җыеп булмады. Белмиләр аларны.

– Элеккеге «Казан егетләре»н әйтәсең инде, әйеме?

– Әйе.

– Концертларга йөрмиләр шул. Менә мин, Рауза ханым, сиңа шуны әйтәм. Моннан егерме биш-утыз еллар элек Себердәге татар байлары үз халкына Казаннан артистлар чакырып концертлар куйдырта иде. Исемнәрен санап тормыйм, сез аларны бик яхшы беләсез. Баралар да кесә тутырып кайталар. Барлык кәттә артистлар сездә гомер кичерә башлады. Кайберләре кайтмыйча Себердә төпләнеп тә калдылар. Мондый хәл байларны биздерде болардан. Ә менә чакырып кара син аларны туган көненә, яки хатынының юбилеенда җырларга – бару юк. Ишеткән бар кайбер милләт җанлы байлардан: «Бушка түгел иде бит, түли идем», – диләр. Бер генә яклы була башлады дуслык хисләре һәм милләткә хезмәт итү дигән бөек бурыч. Акчага комсызлык – дуслык һәм вөҗдан төшенчәсе чагышмаслык дәрәҗәгә килде. Шуннан соң концертларны байлар бөтенләй оештырмый башладылар. Хәзер инде бу якларда ниндидер администраторлар барлыкка килде: Гөлияләр, Әлфияләр… Эшләр болайга әйләнде: Гөлиясе оештырса, Әлфиясе этлек эшли – «Аларның концерты начар, бармагыз!» – дигән хәбәр тарата, Әлфиясе афишалар ябыштырса – Гөлиясе ертып йөри. Нәтиҗәсе – залларда тамашачы аз. Ә үзләре зур миссия алып барган кебек сөйләшәләр. Янәсе, алар татар сәнгатен пропагандалыйлар. Бетте ул шундый хәлләрдән соң Себердә концерт куюлар. Шулаймы, Рауза ханым, дөрес сөйлимме?

– Дөрес!

– Менә минем дә сезгә бер тәкъдимем бар бит әле. Сезнең белән күрешергә теләвем дә шул максаттан иде. Казаннан ук уйлап килдем мин аны. Мөгаен, миңа монда байтак вакыт булырга туры килер. Хатыныма кайчан операция ясарлар, кайчан әле ул аягына басып кайтыр хәлгә килә. Шул арада мин шәһәрдәге татарлар белән очрашып, бушлай концерт биреп китәрмен дигән идем. Ике сәгатьлек тамаша: юмор, сатира, җыр – барысын да үзем язганнар.

– Әйбәт булыр иде дә…

– Нәрсә комачаулый? Әгәр кирәк дип тапсагыз, шылтыратыгыз, телефоным – Әмирдә, әнә үзе дә килеп керде.

– Әйдә, мин сине бер очрашуга алып барам. Өлкә мәдәни үзәгендә милли җәмгыять җитәкчеләренең яшьләр белән очрашуы була. Соңга калабыз, киттек.

Чыннан да, бик кызыклы очрашуга юлыкты Назыйм. Әмир аны почетлы урынга утыртты да, таҗик, әзәрбайҗан, яхут, казакъ, кыргыз җәмгыяте җитәкчеләре түрдәге өстәл артына урнашкач, кичәне башлап та җибәрде. Күренеп тора, болар арасында егетнең абруе зур. Зал тулы яшьләр җыелган. Президиумдагы һәр милләт вәкиле үзе белән таныштырып, гомер юлын, ирешкән уңыш-дәрәҗәләрен сөйли. Үзәкнең оештыру буенча инструкторы чыгыш ясаучыларны оста гына сөйләштереп ала. Гомумән, яшьләр өчен – яшәешкә осталык дәресе бара. Сорау бирүчеләр аз булса да, Икътисад һәм Хокук институтыннан бер студент кыз, шактый әһәмиятле мәсьәләләр күтәреп, остазларны кыен хәлгә дә калдырды. Назыйм өчен бигрәк тә хуш килгәне – аның кыюлыгы.

– Русия нинди җәмгыять төзи? – дип аптырашта калдырды ул президиумдагы кайбер профессор дәрәҗәсендәге җитәкчеләрне. Юньләп төгәл җавап бирүче кыюлар калыкмады.

– Нишләп дәүләтнең милли сәясәте юк? – дип өстәп куйды ул тагын, әле беренче соравына да җавап ала алмыйча. Яшьләр турында кайгырту, эшкә урнашу, фатир алу, хезмәт хакы һәм башка проблемаларны тезеп китте ул… Бу сорауларга җавап булмаячагын үзе дә бик яхшы белгәнен сизде Назыйм әлеге акыллы кызның.

– Бәлки, биргән сорауларыңның җавабын үзең беләсеңдер? – диделәр аңа.

– Беләм, диде ул, – ләкин сез дә белә торып җавап бирмәгән, шомартып кына киткән кебек, мин дә эндәшмим, – дип тәмамлады сүзен кызый.

Залдагылар аның соңгы төрткесен алкышларга күмделәр. Назыйм да зал белән бер фикердә иде.

Әмир, соңыннан аны бер әзәрбайҗан профессоры белән ресторанга алып кереп сыйлады. Әңгәмә, әлеге кызның сүзләрен җөпләп, кыюлыгы һәм дөреслеге турында барды.

– Яшьләрдә дары бар әле! – дип куйды Әмир сөенеп.

– әзәрбайҗан кызы! – дип өстәде профессор.

Назыйм тыныч кына Разил Вәлиев сүзләренә Илһам Шакиров җырлый торган «Бер алманы бишкә бүләек»не сузып җибәрде.

Бакчалардан былбыл качса,

Көзләр тисә алмагачка,

Кайгы төшсә безнең башка –

Бер алманы бишкә, бүләек!

Бергә булсак барлык авырлыкларны җиңәрбез дигән мәгънәдә кочаклашып урамга чыктылар.

* * *

Кемнәр генә туктамый да яшәми хостелда. Төнен уздырып чыгучылар да бар икән, айлар буе яшәүчеләр дә.

– Андрей, – дип күреште берсе Назыймның килеп керешенә. Әле үзе дә яңа гына урнашкан ахрысы, ботинкасын кулына тоткан килеш тора. – Ах, блин, домашний тапочкалар алырга онытканмын, монда шунсыз йөрергә ярамый икән бит.

Назыйм Себердә салкын булыр дип киеп килгән пәлтәсен гардеробтагы элгечкә элмәкче иде…

– Монда бит культурный икән обстановка? – дип, яланаяк идән чәпелдәтеп килә бу Назыймга таба, әле генә бармак араларының кычытуына чыдый алмый кашыганнан соң. Ул да курткасын элгечкә асты. Чалбарын салып, аслы-өсле караватның өске аратасына атландырып асылындырды. Сумкасындагы кирәк-яракларын янындагы тумбочкага бушатты.

– Полный кайф! – диде дә ятагына ауды. – Яшәргә була! Исемең ничек?

– Назыйм.

– Назим Хикмет?

– Син әдәбият белән кызыксынасыңмы әллә?

– Юк. Мин штурман-наводчик.

– О-һо!

– Ә син кем?

– Журналист, язучы!

– У-һу!

– Нигә тындың?

– Болай гына. Ярый, ныклап танышырбыз әле…

Икесе дә тынды. Арылган. Көне буе хастаханәдә йөрү, Зөбәйдәгә операция ясарлармы-юкмы икәнне белә алмыйча аптырау мәшәкатьләре хәлен алган.

Андрей да күзен йомды. Штурман-наводчик ди бит. Мондагы самолетларныкы микән? Әллә… Әллә, тегендәгеме?… Сириядәгеме?.. Назыйм үзен журналист дигәч, сагаеп калды ич ул. Теленә салынырга ярамыйдыр аңа. Күптән түгел байтак самолетларны кире кайтардылар, шуларның берседер әле…

Бик арысаң, йокыга китеп булмый. Борчылулар йөрәк тибешен арттыра. Шул сәбәпле күзләр йомылса да, уяу ятасың. Әнә күрше караватның да хуҗасы кайтты. Яшь егет икән. Шауламый гына чишенде, юынып керде. Кыштыр-мыштыр килеп, кибеттән алып кайткан сөт, май, ипи, йомыркаларын алып кухняга чыгып китте. Сәгать төнге унбер булса да, яшьләрнең ашыйсы киләдер шул. Назыйм аны үзеннән дә белә. Студент вакыты. Үтереп тамагы ачты. Кесәсе буш. Андый чакта ул әтисенең сеңелесе Дилә апага бара. Ул укытучы кеше, әле мәктәп яшендәге кызы белән коммуналканың бер бүлмәсендә тора. Ачкычы бар, керә, кухнядагы өстәлен актара. Күрә, тәлинкәдә – караҗимеш. Иң зурысын алып, авызына ыргыта. Җимеш тамагының иң түренә барып тыгыла. Ни кире чыкмый, ни йотып булмый. Бармагы белән каерып карамакчы иде, китте дә барды эчкә төше-ние белән. Беттең син, Назыйм, дип уйлады ул – үләсең! Ашау кайгысы югалды егетнең. Тулай торагына кайтырга уйлады – үлсә шунда үләр. Алай-болай юлда егылсам дип хастаханә кырыйларыннан үтә. Юк, яши бит әле, эче авырткан кебек тә итә, авыртмый да сыман. Кайтты, ятты, куркудан йоклап китте. Уянса – һаман исән. Җырлап карый – була, чүгәли – кыенлык юк. Тамак һаман ач, ашханә ябылганчы вахтер ападан акча алып, ашап кайтты – яши. Менә инде шуннан соң ничә еллар үтте, һаман исән, Аллага шөкер.

…Теге егет тә ашап керде. Назыйм, баш очындагы лампаны кабызып, көндәлеген тутыра башлады.

– Йоклап булмыймы әллә? – ди егет.

– Әйе шул.

– Нинди язмышлар ташлады сине монда, абый?

– Хастаханәгә операциягә килдек.

– Кайдан?

– Казаннан.

– Ерактан икән.

– Әйе, ерактан.

– Үзеңәме операция?

– Хатынга.

– Кешеләр хатыннарын карыйлар, аларның сәламәтлекләре өчен борчылалар… Әйбәттер ул синең?

– Зарланмыйм.

– Ә минеке мине куып чыгарды.

– Ни өчен.

– Аңа күп акча кирәк. Каян табыйм мин ул сораган хәтлене. Туймас җан. Көн-төн эшлисең – тиенләп түлиләр. Беләсеңме, абый, ирләрдә горурлык булырга тиеш – достоинство! Хатын җәберенә түзеп тора торган ир ирме инде ул! Өч урында, өч җирдә эшләдем – юньләп йоклаганым, ашаганым, киенгәнем булмады. Кулымнан эш килә минем. Ләкин, извини пожалуйста, мыскылга түзә алмадым. Кулларым алтын, башым – компьютер. Ә менә хатынның нәфесен тыярга акыл җитми. Эчмим дә бит. Эчсәң бәлки әйбәтрәк булыр иде. Кайтып, башка ирләр кебек, бер дулап алсаң, бәлки аңлар иде ир кадерен. Киттем мин аннан, йә берне ямап, төрмәгә эләгермен.

– Үзең Новосибирскийданмы?

– Юк. Бурятиядән.

– Нигә монда хәтле килдең соң?

– Анда эш табу кыен.

– Монда таптыңмы?

– Эзләп йөрим. Әлегә күңелгә ята торганы юк.

– Сиңа нинди эш кирәк соң?

– Профессиям буенча.

– Аның буенча кем син?

– Программист по компьютерам.

– О-һо! Бик кирәкле профессия. Ә хәзерге көндә кайда, кем булып эшләп йөрисең?

– «Ауро» гипермаркетында – грузчик.

Сөйләшә торгач, төнге уникеләргә хәтле утырдылар. Назыйм да аңа Казандагы тормышны аңлатты. Дөнья хәлләрен анализлап алганнан соң, үзебезнең илгә кайттылар. Түрәләрне сүктеләр, халыкның түземлелегенә шаккатып, ваемсызлыгыннан уфтандылар, ләкин революция ясарга ярамаганлыын аңлап, кул кысыштылар. Гомумән, бай кешенең ярлыда уе булмаганлыгына зарланып, бер фикергә килделәр – ничек булса да түзәргә. Бу илдә рәхәт тормыш бары тик тагын бер тапкыр Боз чоры килсә генә башланачак, чөнки барлык байлар ракеталарына утырып Венера планетасына күчәчәкләр – анда майларын эретерлек җылы.

(дәвамын журналның октябрь саныннан укый аласыз) 

 

Комментарий язарга