Россиядә Үлеләр көнен билгеләп үттеләр…

Мексика командасы дөнья чемпионатындагы беренче тынлыкны бик уңышлы файдаланган. Алар Мексика җанатарлары йортында Үлеләр көненә багышланган милли кичә оештырганнар.

Гомумән алганда әлеге бәйрәмне 1-2 нче ноябрьдә генә уздыралар, әмма Россия халкы мексикалыларның гореф-гадәтләрен бәяли алсын өчен, күрсәтмә парад уздырганнар булса кирәк бу юлы.

Мексика һиндлары үлемне һәрвакыт якты башлангыч дип саныйлар, шуңа күрә Үлеләр көнендә барлык кешеләр дә үлекләр һәм скелет киемнәрен киеп күңел ача икән. Бу көнне үле җаннар, үзләренең якыннары белән бергә вакыт уздыру өчен, җиргә кайта дип санала. Үлеләр көнен төрле чәчәкләр һәм буяулар белән бизәлгән баш сөягеннән (Катрина стиле) башка уздырып булмый. Иң элек Катрина Мексика рәссамы Хосе Гуадалупенең цинк гравюрасы гына була. Катрина образын Мексиканың югары катламнарыннан көлү өчен файдаланганнар. Соңрак ул Мексиканың мәдәни кодында ныклап урнашып калган.

Мексикалылар Футбол паркы урнашкан Кызыл мәйданга карнавал ясап бармакчы булганнар. Әмма соңрак әлеге йөрештән сәбәбен дә аңлатмыйча баш тартканнар.

Кичә җанатарлар йортында узган. Беренче ике сәгать эчендә әлеге бәйрәмгә 5 мең кеше килеп өлгергән. Теләгән бөтен кешегә баш сөяге ясаганнар. Ә шул арада сәхнәдә биегәннәр һәм җырлаганнар. Шулай итеп, Мәскәү үзәгендә Мексика бәйрәме узып китә.

4

Комментарий язарга