«Уңыш китерүче киемең бармы?»

Шушы сорау белән берничә гүзәл затка мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәсен үзегез ясагыз. Сезне дә сорашуда катнашырга чакырам. Бу темага кызыклы очракларыгыз булса, комментарийларыгызны языгыз.

LinaraЛинара: Минем бик бәхетле алкаларым бар. Университетта укыганда барлык имтиханнарымны тапшырганда тик шул алкаларны киеп бишлегә укыдым һәм кызыл дипломлы булдым. Бер тапкыр зачётны бирә алмадым,чөнки алкаларымны такмаган идем. Кием, күңелеңдә  чиста уйлар булса, һәрвакыт бәхетле була. Киемнең энергетикабызны үзенә сеңдерүенә ышанам, шуңа күрә аларны кемгә дә булса  киеп торырга бирергә ярамый.

Лиана: LianaАндый әйбергә, гомумән, ышанмыйм. Барысы да кешенең үзеннән тора. Ниндидер киемемне киеп уңышка ирешәм дип уйлау – үз-үзеңне ышандыру гына.

 

 

 

SombelСөмбел: Ни дисәң дә, кешедән мәҗүсилекне сыгып чыгарып булмый. Ул канга ныклап сеңгән. Шуннан килеп чыга да инде ул бәхетле-бәхетсез киемнэр. Әйберләр үзеннән-үзе уңыш китермидер ул. Әмма алар көченә ышанып, үзенне көчлерәк хис итәсең, уңыш шулай килә. Үземә килгәндә, ерак юлга чыкканда яки үзем өчен мөһим чараларга мәрхүм әниемнең йөзеген муен чылбырына тагып китәм. Икебез бергә барган сыман була. Сәфәрдәге каушау-куркуны басарга ярдәм итә.

Venera

Венера: Мин андый бәхетле киемем булсын иде дип бик хыяллана идем. Әбием тәрбиясе белән үстем, ул исә безгә андый сүзләргә ышанмагыз, дип әйтә иде.

 

 

Лилия: Киемнәрем арасында «бәхетлесе» дә, «бехетсезе» дә бар. Ышанмас җирдән ышанырсың! Тормышымда алар белән бәйле туры килүләр шактый. Студент вакытта бер жилетымны бары имтихан бирәсе көннәрдә генә кидем, гел «5»ле билгесе ала идем. «Уңышлылыгына» зыян килә  күрмәсен дип, аны юмый идем дә әле. Ул жилет хәзерге вакытта да шкафымда шул килеш эленеп тора. «Бәхетсез» киемем дип махсус тектерелгән кофта-итәк комплектын әйтә алам. Үзем бик яратам шуны, ләкин аны кигәч, нишләптер гел уңайсыз хәлләргә юлыгам.

Комментарий язарга