Елый кемдер урманда…

«Идел» журналының даими авторыннан янә бер шигъри бүләк:

Күл өстендә алсуланып
Нәфис май таңы ата.
Кем дип ачы газапланып
Елый кемдер урманда..?

Тып-тын урман таңнары,
Җанга рәхәт иркенлек.
Тик атылган вак кургашлар
Ал кан эзли- каберлек..

Һаваларны ерта-ерта,
Кургашлар..атылмакчы
Солдат күреп «тавыкта»-
Еллар аша атмакчы.!?

Күл өстендә кызыл байрак-
Тарих җиле җилферди.
Тынсыз кайтаваз мүк буйлап,
Солдатларны хәтерли..

Кошлар төркеме юксынып
Чаң кага калкулыкта..
Исемсез йөзләр сагынып
Елый кошлар урманда…
08.05.2018.

1d4de80c-52c9-4a94-b904-27620827f6a8

Комментарий язарга