УЩПОЩМАК WORLDWIDE!

Футбол буенча дөнья чемпионаты башланганга да 10 көннән артык вакыт үтеп китте. Югыйсә, бер 10 ел элек әлеге чемпионат башкалабызда үтәчәк дигәнгә бик гаҗәпләнгән идек һәм ул көннәр гаять ерактта кебек тоелган иде. Баксаң, килеп тә җитте, үтеп киткәнен дә сизми калырбыз.

Казаныбыз әлеге зур вакыйганы лаеклы каршы алды. Мондый зур ярышка әзерлек бик күптән башланды. Башкалабыз күзгә күренеп үзгәрде, тагын да матурайды. Чемпионат турында башкалар нинди фикердә икәне миңа бик кызык тоелды. Инде 10 көнләп интернет челтәрләрендәге язмаларны күзәтеп барам, башкаларның фикерләрен укыйм. Татарстанлылар исә тискәре фикерләре белән күпләп уртаклаша торалар. Башта төрле төзелешләр, юлларны ясап бөкеләр хасил булу белән канәгать булмый утырдылар. Ә хәзер Казанда кеше күп булуы, адым саен полиция хезмәткәрләре йөрүне өнәп бетермиләр. Вконтакте сайтындагы берничә фикерне тәгъдим итәм.

Марина Иванова: кайчан бетә бу мәшһәр???Урамда кырмыска оясы!
Лилия Ахметшина: чемпионат, чемпионат дигән буласыз. Нинди уңай ягын күрдегез соң шуның? Бензин бәясен, пенсия яшен арттырдылар. Чемпионат ахырына кадәр нишләтеп бетерерләр, уйларга да куркыныч.
Урамда чит ил кунаклары белән дә аралашырга туры килде, интернет челтәрләрендә дә аларның уңай фикерләрен күпләп укырга була.
Visha_regisha: “ УЩПОЩМАК WORLDWIDE!”- дип өчпочмакны мактаган. “Татар халык ашларын бик яраттым. Өчпочмакны искиткеч тәмле пешерәләр. Америкада да менюга әлеге ризыкларны кертергә тәгъдим итәм” – дип фикерен җиткергән.
Jonathan Will: Ә миңа иң ошаганы – таксиның тиз килеп җитүе. Йөртүчеләр исә ачык, бер-беребезне аңлар өчен тәрҗемә программасы кулланып сөйләштек.Әфәрин! – дип язып калдыргган.

Ә менә бер казанлы такси хезмәткәрләре турында, гомумән, тискәре фикердә: “Бу таксистлар чемпионат вакытында гомумән чыгырдан чыгаралар. Бәяләрне 2 тапкырга арттырдылар, күбрәк акча сыдырып алыр өчен, чит ил кунакларын гына йөртәләр.Безнең түземлекнең дә чиге бар. Чемпионат бетсен генә, юри такси чакыртып, машина инде килергә чыккач, үземнең заказымны кире кагачакмын” – дигән ул.

Әлеге язманы тәкъдим итмәс тә идем, бәлки, ләкин шушы көннәрдә үзем шундыерак хәлдә калдым. Кич, автобуслар йөрүдән туктаган гына вакыт, шәһәр үзәгеннән өйгә кайтып җитәр өчен такси чакыртырга туры килде. Чыннан да,бәяләр, баштагы белән чагыштырганда, 2 тапкырга кыйммәтрәк булып чыкты. Бер такси чакыргач, 5 минут көтәргә куштылар кушуын, ләкин мине кайтарыр өчен машина әле 15 минут үткәч тә табылмаган иде. Шуннан 2нче такси чакыртырга туры килде.Бу юлы да шуның кадәр вакытымны бушка көтеп уздырдым. Аптырагач, 3нче такси номерын җыярга мәҗбүр булдым. Тик бу юлы да машина эзләүне дәвам иттеләр, ә мин, сабырлыгым бетеп, җәяү кайтып китәргә булдым. 3-4 чакрым араны җәяү узганнан соң, калган юлны кайтып җитәр өчен 4нче такси номерын җыйдым. Тагын 20 минут көтүем бушка булды. Шулай итеп, җәяү йөрү буенча чемпионат уздырдым үземә. Бер уңай ягы, күптән таң каршы алырга хыяллана идем, хыялым чынга ашты.

Ә гомумән алганда, чемпионат башкалабыз да үтүгә мин уңай карыйм. Казаныбыз күзгә күренеп үсте, тагын да гүзәлләнде. Урамда йөрү үзе бер кызыклык бирә. Чит ил кунаклары белән аңлаша алган кадәр аралашабыз. Алар оялып тормыйлар, җырлыйлар-бииләр. Урамнарда бәйрәм атмосферасы тудыралар, үзләренең бердәм икәннәрен күрсәтәләр. Шундый бердәмлек булганда гына, һичшиксез, зур җиңүләргә ирешеп була.

zeml_kvas

Комментарий язарга