Узем русча чыгыш ясасам да, татар теле минем өчен күпкә якынрак

21 февраль Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” гомуми урта, махсус һәм югары белем бирү йортларында укучыларның IX Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Аның Халыкара телләр көнендә үткәрелүе аеруча зур әһәмияткә ия. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел да Татарстан Республикасының күп кенә район һәм шәһәрләреннән, моннан тыш, Чувашстан, Якутия якларыннан, хәтта, Кытайдан килүчеләр дә бар иде. Конференция Елдагыча катнашучыларны теркәү һәм ачу тантансы белән башланып китте. Барлыгы 4 секция эшләп килде. Катнашучылар халык авыз иҗатын яктырткан, алынмалар, тәрҗемә белән бәйле темаларга, шулайук матур әдәбиятка, аерым әдипләр иҗатына багышланган чыгышлар тәкъдим иттеләр.

20180221_120825

Якутиядән килгән катнашучы Софронеев Прокопий “Себер төркиләрендә аю культы” темасына чыгыш ясады. Моңа кадәр алтай, тува, якут халыкларының мәдәниятен, этнографиясен тикшергән, шаманизм турында өйрәнгән. Алар әлеге теманы сайларга этәргеч биргән. Конференция турында ул мондый фикердә: “Барысы да бик ошады. Күңелгә иң ошаганы конференциянең татар телендә алып барылуы. Минем өчен бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Чөнки бездәге Халыкара конференцияләр, гомумән алганда,рус телендә үтә. Ә минем өчен татар теле рус теленә караганда күпкә якынрак. Шуңа күрә мин бик кызыксынып тыңлап, аңлап утырдым. Әмма үзем рус телендә чыгыш ясадым. Оештыру моментларына килгәндә, ачылу тантанасы, секцияләр утырышы – барысы да ошады. Бик җылы кабул иттеләр”.

20180221_124537

Айзилә Мингалеева Чувашстан Республикасы Комсомол районы Тукай авылыннан килгән. “Авылыбызның күңел җәүһәрләре: бәетләр” темасына чыгыш ясавы очраклы түгел. Үзенең авылы турында ул бик тә горурланып сөйли. “Тукай авылы – бик матур, күркәм авыл. Анда мәрхәмәтле, ягымлы, киң күңелле кешеләр яши. Мин үземнең шул авылда яшәвем һәм татар булуым белән бик тә горурланам” , – ди ул. Конференция Айзиләнең күңеленә хуш килгән. “Хис-кичерешләремне әйтеп бетергесез. Монда катнашуыма мин бик тә шатмын. Чөнки башка шәһәр, төбәкләрдән килгән кунаклар белән күрешү минем өчен үзе бер бәйрәм. Оештыру моменты, чыгышлар да бик ошады. Барлык катнашучылар да кызыклы темаларга чыгыш ясадылар, үзләре белән таныштырдылар, кайдан килүләре турында сөйләделәр. Башка катнашучыларның чыгышларын тыңлап үземә яңалыклар алдым, яңа темалар тупладым. Киләсе елларда шул темалар буенча әзерләнергә уйлап торам”, – дип үз фикерен белдерде.

20180221_123258

“Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар”  конференциясе – булачак студентлар, яшь галимнәр өчен фән дөньясына юл ача. Һәрбер катнашучы үзенә зур тәҗрибә генә туплап калмыйча, истәлекле бүләкләр – сертификат, диплом (мәктәп укучылары өчен) һәм конференция материалларын туплаган диск белән бүләкләнде.

Комментарий язарга