Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга бар

“Эх, замана, замана”, “Бас әле станокка”, “Әткәй йорты”, “Без – керәген җегетләре” кебек җырлары белән танылган, быел исә “Көттермәсәк иде әнкәйләрне” җыры белән тагын да популярлашкан керәшен егете Вадим Захаров тормышында күңелле вакыйга бар.  Мамадыш районы Җөри авылында узучы Питрау бәйрәмендә җырчы Вадим Захаровка “Татарстанның атказанган җырчысы” исеме бирелде. Мәртәбәле бүләкне аңа ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды, дип хәбәр итә intertat.ru

29a51ae7f12b05227c5b897421e546aa_L

Комментарий язарга