Лилия Вафина: Безнең өчен һәр эш яңалык!

Интернетны ачып җибәрсәң, кемнең нәрсә белән генә шөгыльләнгәнен күрмисең. Соңгы елларда халык кул эшләренә, иҗатка бигрәк тә нык тартыла башлады кебек. Берәүләр күңел рәхәтлеге тапса, икенчеләр моның керем чыганагы икәнен дә чамалап алды. Сабада яшәүче Лилия Вафина тарафыннан нигез салынган “Ихлас Татарстан” тауарларын да республикабызда белмәүчеләр сирәк.

Әйтик, татар бизәкләре чигелгән мендәрләр хәзер инде күпләрнең өенә ямь биреп тора. Аларны бүләккә яки истәлеккә дип башка төбәкләргә, чит илләргә дә яратып алып китәләр. Мендәрне син теләгән бизәк яки язу белән дә ясап бирү мөмкинлеге бар.

– Лилия, татар бизәкләре төшерелгән мендәр ясарга нәрсә илһамландырды?
– Без гаилә белән бер урында гына утырып тора торганнардан түгел. Гел эзләнү, гел хәрәкәттә булырга омтылабыз. Бервакыт интернетта казынганда, игътибарны чигелгән әйберләр җәлеп итте. Озак уйлап тормастан, тәвәккәлләп тә куйдык – чигү машинасы сатып алдык. Шуннан бирле тегү-чигү эшеннән башыбыз чыкмый. Дөресрәге, шул дөньяда яшибез. Кечкенә мендәрчекләрне үзебез тегәбез. Чигәсе рәсемне компьютерда ясыйбыз, һәр чигү юлын салып чыгабыз. Бу – күп вакыт сорый торган хезмәт. Рәсемгә татар хәрефләре дә кергәч, ул аерым программада эшләнә. Соңыннан шул бизәк машинага күчереп чигелә һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле матур әйберләр – иҗат җимеше килеп чыга.
Татар бизәкләренә килү, әлбәттә, очраклы түгел. Иң элек ул безнең рухыбызда бар. Моңарчы татар милли бизәкле бүләкләр юк иде, нигә әле аны үзебезнең яшәеш-тормышка, кулланылышка кертмәскә дип уйладык. Шул ук өйне “киендерә” башласак та, милли бизәкле әйберләр, җиһазлар табып булмый, юк дәрәҗәсендә. Барысы да шул “шаблон” җиһаз инде. Бүләкләр дә бертөслегә китте. Ә бит безнең татар хуҗабикәләре элек-электән өйләрен матур чигүле, үзләренә генә хас чигү үрнәкләре белән бизәгән. Шул рәвешле тормышларына ямь керткәннәр, кул эшеннән тәм тапканнар, авырлыкларын, мәшәкатьләрен онытып торганнар. Шулай итеп, чигү ысулларына кызыксынуыбыз безнең өчен принципиаль мөһим булган миллилек темасына барып тоташты. Бертөрлелектән туйган мәлдә туды, дисәк тә була бу фикерләр…
Бизәкләргә килгәндә, аларны төрле чыганаклардан эзлибез. Иң элек интернет челтәренә таяндык. Ләкин безнең чигү программасында куллана торган әзерләр юк, әлбәттә. Шуңа да үзебезгә ясау кирәк иде. Шунлыктан, бизәкләр тарихын өйрәнәбез. Милли музей нык ярдәм итә. Бик бай ул, хезмәткәрләре дә белемле, рәхәтләнеп сөйлиләр.

– Шактый вакыт шөгыльләнәсез. Шушы гомер эчендә кәсепчелек өлкәсендә үзеңә нинди ачышлар ясадың?
– Бу шөгылебезгә керешкәнгә 5-6 еллап кына әле. Әлеге өлкәне өйрәнәбез генә. Күп осталарның эшләренә сокланып, нинди юнәлештә барырга кирәклеген аңлыйбыз, русча әйтмешли, “есть к чему стремиться”.
Безнең өчен һәр эш яңалык! Чөнки нәселебездә кәсеп итүче юк, ирем белән без дә һөнәрләребез буенча бу өлкә кешеләре түгел. Шуңа да җай чыгуга халык ихтыяҗын өйрәнәбез, күзәтәбез, бизнес буенча оештырылган семинарларда катнашабыз.

– Бүген кул эшенең кадере бармы?
– Әлбәттә, бар! Ләкин оста үз кулы белән эшләгән әйберне ясаганда күп вакыт сарыф итә, барлык энергиясен, җылысын сала. Шунлыктан хезмәтенә лаеклы бәя куярга тели. Бу исә оста өчен очсыз, сатып алучы өчен кыйбат тоела. Машина белән чиккәндә мәшәкате күп тоелса да, вакыт азрак китә, күләмлерәк эш башкарыла. Шуны да истә тоту кирәк, машина белән эшләү өчен без күп сарыф итәбез. Шул ук машина бәясеннән башлап һәм башкалар…

– Эшегезнең киләчәген ничек күрәсең? Ул үзен аклыймы?
– Тотылган чималга карап, үзен әле тулысынча акламады. Ә инде киләчәкне гаилә белән бергә эшләүдә күрәм. Бердәмлектә көч!

– Хәзер бит татар бизәкләрен төшерүчеләр дә күп. Конкуренция үзен сиздерәме? Үз йөзегезне саклап калу өчен ниләр эшлисез?
– Конкуренция һәрвакыт булырга тиеш. Ул бер урында тапталмаска яхшы этәргеч бирә һәм моңа куанабыз гына. Дөрес, авыр ягы да бар, үзебезгә хас бизәкләрне уйлыйбыз. Мәсәлән, аппликация һәм шул ук вакытта чигү ысулын кулланып әлегә без генә эшлибез. Моны Татарстан һөнәрчелек палатасы танып, безне 2017 елда республикабызның “100 иң яхшы товарлар” исемлегенә кертте.

– Клиентларыгыз күбрәк кемнәр?
– Төрле контингент. Ирләр дә бар, хатын-кызлар да. Яшьләренә килгәндә, әлбәттә, кем социаль челтәрләрдә утыра, күбрәк шулар.

– Эшегезне тагын да җәелдерергә нәрсә комачаулый?
– Эшне дәвам итәргә вакыт җитмәү генә комачаулый. Кайчак, нигә тәүлектә 25 сәгать түгел икән дип тә куям. Яңадан-яңа кызыклы идеяләр туып кына тора. Аларны тормышка ашырырга насыйп булсын! Моның өчен вакыт һәм сабырлык кирәк.

– Дәүләт программаларыннан файдаландыгызмы?
– Осталарга һәм халык кәсепчелеге белән шөгыльләнүчеләргә хөкүмәт тарафыннан азмы-күпме ярдәм бар. Әйтик, күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеге тудырыла. Татарстан буенча гына түгел, Русия төбәкләренә дә чыгабыз. Күпләр үз тауарларын шунда сата. Узган ел Мәдәният министрлыгы тарафыннан профессиональ җиһаз алу өчен грант бирелде. Бу бит искиткеч! Товарның сыйфаты бермә-бер яхшыра дигән сүз! Әйе, кемдер профессиональ җиһаз белән чиккәндә кул эшенең җылысы югала, дияр. Бу сүзләрдә күпмедер хаклык бар. Ләкин кул эшенең бәясе бик кыйммәт, сыйфатлы материаллар кулланганда ул тагын да арта һәм халыкның аны сатып алырга мөмкинлеге юк. Без исә татар халкының бизәкләрен үзендә булдырырга теләгән кешеләргә йөз тотып эшлибез. Шул ук вакытта матурлык һәм заманчалык турында да онытмыйбыз. Безнең мендәрләр, алъяпкычлар һ.б. милли төс өсти. Үз исеме чигелгән яки татар язуы төшерелгән бүләкне дә һәркем сөенеп кабул итә.

– Нинди теләктә каласыз?
– Милли бизәкле товарларны күбрәк һәм төрле итеп эшлисебез килә. Күргәзмәләрдә йөргәндә шуны аңлыйсың: Кытайда җитештерелгән очсызлы вак-төяк арасында безнең бәяләр (ул әле күпләргә үтемле) дә кемгәдер артык кыйммәт тоела. Шул мәсьәлә эчне пошыра. Аннан соң Кукмара – итек, чуен савыт-саба, Арча читек-түбәтәйләре белән дан тоткан кебек, без ясаган татар бизәкле мендәрләр Сабаның йөзенә әйләнсен иде. Чөнки Татарстанда андый товар башка берәүдә дә юк.

1 4 5 2 3
Фотолар социаль челтәрдән алынды

Комментарий язарга