«Балага фото күрсәтеп кенә, туганлыкны саклап булмый»

Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә, ди халык мәкале. Тамырыңны белеп, туганнарны барлап-җыеп, бердәм булып яшәүгә ни җитә соң? Саба районы Мәртен авылыннан чыккан Шәмсетдин белән Килдебәк кызы Хәбибә нәселенең дәвамчылары чын туганлык үрнәген күрәсәтә.

Хәбибә оныклары

– 1994 елны Кукмарада яшәүче туганыбыз Рәзифә апаның өй туена барган вакытта поездда туган фикер бу, – дип сөйләп китте шушы олы эшкә нигез салып, һәркемгә нәсел шәҗәрәсе эшләп тараткан Гүзәлия апа Шәмсетдинова. – Туганнар – Хәбибә әби оныклары – безгә бер көн билгеләп, очрашып алырга кирәк, дидек. Калган туганнар да моны хуплады. Өйгә кайткач, бик ашкынып очрашуга әзерләнә башладым. Бөтен туганнарны барлап, шәҗәрә агачын төзедем. Хәбибә әбинең алты баласыннан туган егерме биш оныкка җитәрлек итеп чыгарттым.

Беренче тапкыр алар 1996 елның 22 июнендә, Хәбибә әбинең бакча башында җыелалар…

– 22 июньне махсус сайладык. Сугыш башланган көн, арабыздан киткән туганнарыбызны да искә алырбыз, аларның рухына дога кылырбыз, дидек. Җыенга чакырылган кунакларның барысы да килде. Ул вакытта балалар да кечкенә иде әле. Барысына да ошады бу очрашу, балалар үзара танышты, олыларның да сөйләшер сүзләре бетмәде. Һәркемгә шәҗәрә агачы өләштек. Балаларга аеруча да кызык булды. Бәләкәйрәкләре, мин кайда, кайсы ботакта монда, дия-дия үзләрен эзләп, кызыксынып китеп туганнарны барлап чыктылар. Шулвакыт әлеге очрашуның балаларыбыз өчен бигрәк тә кирәк икәнен аңладык һәм һәр биш ел саен күрешергә сүз куештык…

Биш елдан соң алар кабат күрешәләр. Балалар да хәйран гына үскән, егетләр-кызлар булып килгән чак. Очрашулары сөйләшеп утыруга гына кайтып калмасын әле дип, күрешкән саен җыелышып, зиратка барырга да килешәләр. Әби-бабайларының һәм туганнарыбызның чардуганнарын яңарталар. Кемнең кайда ятканын балалары да белеп калырга тиеш, дигән фикердә тора алар. Туганнар ишәйгәннән-ишәя, инде дүртенче буын, ягъни балалар аерым да очраша башлый. Яшьләр җыенын Гүзәлия апаның улы – Фидәрис Ганиев башлап җибәрә. Һәр ел саен кыш көне туганнарны итекле хоккей уйнарга җыя ул. Кызганыч, Фидәрис, юл фаҗигасенә юлыгып, 26 яшендә якты дөньялардан китеп бара.

Күпмедер вакыттан соң, Хәбибә оныкларыннан күреп, авылда күп нәселләр шулай очраша башлый.

– Туганнарыңны барлау, нәсел шәҗәрәңне өйрәнү бик кирәкле әйбер ул. Балаларыбыз төшеп калганнардан түгел. Җәмгыятьтә үз урыннарын табып, халыкка хезмәт күрсәтүче Зөлфия Вакказова, Фәнил Вакказов, Илфар Кәримов, Илшат Вакказовларны белмәгән татар сирәктер. Әлбәттә, барысы да гаиләдән, тәрбиядән килә. Кайвакыт әбиләр Коръән ашларына оныкларын ияртеп киләләр. Күп кешенең моңа эче поша. Ә бит шушы кеше бала күңеленә туган булып кереп кала, алга таба ул алар белән аралашасы, дип белә башлый. Балага фото күрсәтеп кенә туганлыкны саклап калып булмый. Кечкенә вакытыннан ук аралашып, йөрешеп яшәсәң генә алар туган җанлы булалар, – ди Гүзәлия ханым.

Оныкчыклар һәм итекле хоккей

Хәбибә әбинең оныкчыклары, ягъни дүртенче буын, һәр ел саен Саба районы Мәртен авылына кайтып, итекле хоккей ярышлары уздыруны традициягә кертте. Бу да туганлык җепләрен ныгытуның бер үзенчәлеге.

– Итекле хоккей турнирын аның якты истәлегенә багышлап, һәр ел саен Мәртенгә кайтып уздырырга булдык, – ди Илшат Вакказов. – Фидәриснең исеме онытылмасын, кайчандыр үзе җан атып оештырган турнирда яшәсен, дидек. Уен вакытында һәр нәсел бер команда булып берләшеп, көч сынаша. Саный китсәң, без бик күп хәзер. Хәбибә әбинең онык-оныкчыкларын, туган-тумачаны кушсаң, йөздән артабыз. Кемнең кайсы нәсел дәвамчысы икәнен абайларга кыен. Чөнки ел саен яңа балалар туа, үсәләр, барысын да белеп бетереп тә булмый. Һәр команда бер нәсел булып, кеше күңеленә һәм тарихка кереп кала. Алга таба командаларыбыз да артыр, яңа буыннар өстәлер.

Казанда Фәнил каршылый

Туганнары Фәнил Вакказовка аеруча рәхмәтле. Ничәнче буын булуга да карамастан, авылдан шәһәргә, укырга дип чыгып киткән яшьләрне каршылап, урнаштырып, аларга авыр чакларында ярдәм итеп яши ул.

– Без туганнар, барыбыз да бер авылдан – Мәртеннән чыккан кешеләр, – ди Фәнил үзе. – Барыбыз да диярлек җыр-моңга гашыйк. Мәҗлесләр дә гармунга җырлау белән үрелеп бара. Кечкенәдән шундый мохиттә тәрбияләнгән. Бер-беребездән көнләшмибез, уңышларыбыз белән чын күңелдән сөенеп уртаклашабыз. Минемчә, хәзерге заманда туганлыкны саклауның иң төп шарты менә шушы инде…

5 4 3 6 7

Комментарий язарга