Вакыт үзгәртәме?

Гади генә каникул турындагы сочинениены безгә кечкенә сыйныфлардан ук яздырып киләләр иде. Шул бер үк сочинение темасы, нигә узгәртмилэр соң, башка темалар да күп инде юкса. Ләкин, бактың исә, бу безнең узебез өчен кирәк икән. Кайчандыр кечкенә чактагы «Жәйге каникулларны мин ничек үткәрдем» дип, әниләргә булышканны, Казанга барасым килә дип хыялланып, ләкин барыбер бара алмыйча калган вакытлар турында язган булсам, хәзер нәрсә язырмын икән мин, узгәргәнменме, әллә шул кечкенә чагымдагы кебек булып калганмынмы?

-Синеңчә вакыт нәрсә ул?

Минемчә вакыт ул мөмкинлекләр мәйданы. Кемдер аны файдалы итеп үткәрә, кемдер нәрсә эшләргә белмичә йөри, кемдер ул вакытның бөтенләй булмавын, дөньядан китү теләге белән яши. Ә кемнәргәдер ул вакыт бөтенләй дэ житми, аз кебек тоела. Менә мин шундыйлардан. 2 курсны тәмамлап экзаменнарны биреп бетереп кайтканда, авылымда инде 23 нче июнь иде. Уйлап – уйлап йөрдем дә, “инде уку башланырга тагын 2 ай гына калган икән” дип борчылып та куйган чакларым булды. Кыскасы, иртән тору белән «Аллага шөкер, бүген әйбәт кенә тордым, эшләремне әйбәт кенә башкарып чыга алсам ярар иде» дип куям.

— Вакытны ничек файдаланасың син? Әйдә жәй айларындагы каникулларны алыйк әле. Синеңчә каникулларыңны үзеңә һәм якыннарыңа файдалы итеп уткәрдеңме?

Авылда әти-әнием торганга курә, каникул башлануга мин шунда кайтып киттем. Әти-әниемә эш азрак калсын дип чын күңелемне биреп эшләдем. Авыр эш, жиңел эш дип тормадым. Тиресен дэ чыгардым, печәнен дә чаптым, сезгә хәзер кузалдыгызга чалгы белэн килеп басканмындыр, ләкин юк, хәзер бит 21 нче гасыр, электр чалгыларын үзләштереп карадым. Үз-үземә файдалы эшләр эшләдемме икән, әйе, ниһаять мин үз-үземне атнасына бер булса да йөгерергә мәҗбүр иттем.

Дусларым белән атна саен диярлек бәрәңгеләр, сосискалар пешереп, төңге матур һавага карап яттым, җаным-тәнем белән ял иттем. Туган көнемне дә үземә охшаган итеп, җыйнак кына, гаилә белән генә уткәреп алдык, бу җәйдә мин 20 яшемне тутырдым. Ышанасы да килми, әле кайчан гына миңа 6 яшь иде ( аннан да кечкенә чагымны никтер хәтерләмим) ( бер ноктага озак кына карап торганнан соң сүзләрен дәвам итеп). Балалар яратам мин, кичләрен үземнән ике тапкыр кечкенә балалар белән төрле уеннар уйный идек, аяк салышмы ул, санжомы( гаҗәп башка районнарда аны төрлечә атыйлар икән, мәсәлән Балтачта санджо).

-Алдыңа куелган планнарны үтәп өлгердеңме?

Менә монысы булып бетмәде шул. Бер-ике мисалда гына эйтеп китәм. Бер көнне интернет челтәрендә узеңнең тән төзелешеңне ничек матурайтырга дигэн хәбэәргә юлыктым. Кем генә матур фотоларга карап үзенең шундый булуын куз алдына китерми инде ( көлә). Менә мин дә һәр көн диярлек пресс ясый башладым, ярый алдагы көннәр әйбәт кенә эшләдем, узгәрешләр дә сиздем, куандым, тик менә коненә 250 шәр тапкыр пресс мышцыларына авырлык килә башлагач түзмәдем, 30 көнлек күнегүләрне 10 көндә тәмамладым. Эх юк икән минем “сила воли” дигән нәтиҗәгә килдем. Менә шунсы өчен үкенәм. Ләкин мине яраткан кеше тән матурлыгыма кызыгуын теләмим, минем күңелемне яратсын. Матурлык бит ул вакытлыча гына, ә күңел матурлыгы гомергә.

Английскиемны әзрәк кенә яхшылатам дип көненэ 4-5 сүз өйрәндем. Бу эшемне дәвам итергә тырышам. Гарәп алфавитын әйбәтләп өйрәнеп кабер ташларындагы язуларны тәрҗемә итергә тырыштым, зыйратларга барып, кабер ташларын фотоларга төшереп йөрдем.

Минем максатым авылыбызның яшен билгелэп чыгару иде, танып булган саннар 1700 нче елларга туры килде. Ләкин зыйратыбызның башында шактый урын калган иде, ташлары булмаган, яки инде җир белән тигезләшкән, сөякләрен казып алып ничәнче елга туры килгәнен беләсем килә. Ләкин бу бик кыйммәтле процедура шул, ансы акчалар эшли башлагач дип өметләнеп торам. Ни өчен шундый эшләр белән шөгылләнеп йөрим дип сорасагыз, җавабым мондый, “кечкенә чагымнан ук минем археолог буласым килгән иде. Бәлки шул теләгем сүнеп бетмәгәндер инде.

-Мөмкинчелек булса вакытыңны кире кайтарып башкача үткәрер идеңме? Авылына кайтыр урынга берәр җылы якларга китәсең килмәдеме?

Кемнең генә китәсе килми соң инде ул. Әлбәттә, ләкин әти-әнием авылда эшләп, ә мин комда кызынып ятсам, минем куңелем тыныч булмый. Хыялым да бар, әти-әнием белән бер шундый матур якларга очып, дөнья күрсәтәсем килә. Аллаһы тәгалә исәнлек-саулык кына бирсен.

Нәтиҗә ясап әйтсәк, мин мәктәп чакларындагы каникулларымны да әти-әни янында үткәрә идем инде. Ләкин сизелэ, мин үзгәргәнмен, уйларым ничектер фәлсәфәлерәк, төптәнрәк уйланыла. Укытучыларыма язып бирмәсәм дә, гел «Мин җәйге каникулларымны ничек уткәрдем» дигән иншага бер фикерне язмый калдыра идем «Бердәнбер сөйгән ярымны көтеп яттым» дигән фикерне язмый идем. Ләкин ул бар һәм минем күңелемдә яши иде. Ә хәзер бу фикер ничектер үзенән үзе югалды. Килер әле, очрар әле үзе. Алма да бит яртылаш кына булып үсми, минем дә ярты алмам каядыр йөридер, ә бәлки мин аның белән инде таныш, ләкин үзем генә моны аңлап бетермимдер.

Комментарий язарга