Венецияне үзләре белән алып кайтканнар

Санкт-Петербург каласында яшәп иҗат итүче ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит абый һәм аның хәләл җефете рәссам, шагыйрә Халидә ханым Гыйләҗевлар белән берничә ел элек Казандагы остаханәләрендә очрашкан идек. Шуннан бирле, аралашып торсак та, күрешергә һич җай чыкмады.

Күптән түгел, төньяк башкалага баргач, Васильев уртавында урнашкан фатир-галереяләренә сугылып чыгасы иттем. Бу гаилә өчен эш, иҗат, гаилә, көнкүреш кебек төшенчәләр бөтенләй юк, иҗат кына бар һәм бу сүзгә бар тормышлары да сыйган, ул яшәү рәвешенә әйләнгән. Анда әле башкаларга да урын кала. Гыйләҗевлар ничә ел инде фатир-галереяләрендә «Гилазовские четверги» уздыра.

A65A3619

Фатир-галереянең дивары Рәшит абыйның иҗат эшләре белән тулган. Ул ясаган картиналарның саны меңләгән һәм алар бөтен дөньяга таралган, төрле илләрдә үз хуҗаларын эзләп тапкан. Бу кадәр күләмле хезмәткә оста илле елдан артык гомерен багышлаган. Аның кулына пумала алмаган көне дә юктыр, мөгаен. Юкса, шулкадәр бихисап күләмдә картиналар язылмас иде. Авторның нинди жанрны үз итүен аңлау өчен исә, рәсемнәргә күз салу җитә: пейзаж, портрет, натюрморт, монументаль сурәтләр – һәркайсыннан яктылык, җылылык, хисләр ташкыны бөркелә, аларга карауга гармония биләп ала.

Сиксәненче елларда Рәшит Гыйләҗев актив иҗат итсә дә, эзләнүләре күбрәк пәрдә артында кала, хезмәтенең нәтиҗәсен рәсем төшерелгән киндер генә күрә. Югыйсә, аның иҗат географиясе шактый киң: Италия, Франция, Алмания, Һолландия, Бельгия, Австрия, Кырым, Русия, Татарстан, Идел һәм Чулман буйлары… Һәр картина гомеренең бер өлешен чагылдыра төсле. Ничә язларны каршылаган Санкт-Петербург шәһәре, аның мәшһүр бистәләре дә күп хезмәтләрендә сурәтләнә. Каналлар, мәйданнар, Николь соборы, Фин култыгы – һәммәсеннән романтика бөркелә. Сәяхәт, ял вакытында саф һавада, табигать куенында картиналар бер сулышта язылганга, кая гына бармасыннар, рәссам этюднигы, пумала-буяуларын үзеннән калдырмый. Узган юлы очрашканда  Татарстанга бер кайтуларында биш көн изге Болгарда яшәп, уннан артык сурәт иҗат итүе турында сөйләгәне истә.

Юкка гына сүземне аларның яшәү рәвеше – иҗат дип башламадым инде. Фатир-галереядә уздыра торган кичәгә дә рәссамнәрдән тыш шагыйрьләр, музыкантлар, артистлар, сәнгать белгечләре, ягъни иҗат дөньясын үз иткән кешеләр җыела. Шуңа да кунаклар арасында галим, табиб, юрист кебек мәртәбәле һөнәр ияләре очрау да гаҗәп түгел. Диварларда Италия күренешләре төшерелгән картиналарның күп булуы игътибарымны җәлеп итте. Венециянең гондолалы Зур каналы, шәһәрнең гүзәл урыннары, Риальто күпере, Бурано утравы, диңгез култыгындагы гондолалар… Күптән түгел узган кичәләрнең берсе «Венецияне үзебез белән алып кайттык» дип аталган икән. Бу гаиләнең сәяхәт итәргә яратуын, бигрәк тә Аурупа илләренә барып, шунда берничә ай яшәп, сәнгать үрнәкләре, музейлар, галереяләр белән танышудан рухи азык алып, аннан дөньяны онытып, иҗатка чумуларын беләм. Соңгы сәфәрләренең берсе нәкъ менә Италиягә булган. Иҗат утында янган ике йөрәк айга якын Венециядә яшәгән. Диварларда да – әлеге сәяхәт хатирәләре. «Үзебез оештырган  кичәләрдә башкаларның да иҗатын тәкъдим итәбез, – ди алар. – Монысында Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенең әйдәп баручы концертмейстеры Виктория Пайкина, вокал бүлеге студенты Диләрә Бариева, «Зазеркалье» театры солисты Александр Сикорский чыгыш ясады. Кунаклар арасында ТР Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Р. Вәлиуллин,  шагыйрә, сәнгать белгече Г. Кекушева,  табиб Р. Бәхтияров, галим А.Лазарев, Русия рәссамнәре берлеге әгъзасы А. Бодров һ.б. бар иде». Гыйләҗевләр әнә шулай иҗатлары аша татар мәдәниятен, милләтебезне башкаларга таныта. Әлбәттә, кайтавазы чит илләргә дә барып ирешми калмыйдыр.

Мин әле бу гаиләне мәхәббәт, тугрылык, дуслыкның алыштыргысыз үрнәге буларак та күпләргә өлге итеп куяр идем. Тигез гомер кичерүләренә кырык елдан артык. Ә инде ике арадагы хисләрне аңлау өчен Рәшит абыйның «Муза. Халидә портреты» дигән полотносына бер күз төшерү дә җитә. Үзләре әйтмешли, алар унбиш яшьтән бергә бербөтен булып рәсем сәнгате дөньясын гизә.

Фотоларда Италиягә сәяхәт һәм  «Венецияне үзебез белән алып кайттык» кичәсеннән күңелле мизгелләр

DSC_3866 DSC_3927 DSC_3977 DSC_4786 A65A4501 (1) DSC_3734 DSC_3834 DSC_3825

Фотолар Гыйләҗевларның гаилә архивыннан алынды

Комментарий язарга