Вики-мәктәп шәкертләре ниләр белә?

Тимерхан Шәйхетдинов – унберенче сыйныф укучысы. Әмма аның эшләгән эшләренә олы кешеләрнең дә исе китәрлек! Шушы яшендә үк ул ТР Балалар оешмалары советы рәисе, ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе, «Сәләт Вики-мәктәбе», «Безнең фикер» татар телле дебатлар проекты җитәкчесе. Татар, рус, инлиз телләрендә камил сөйләшә. 1 октябрьдә ул ТР Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара элемтә буенча илчесе Минтимер Шәймиевтә кунакта булды. Сөйләшүебез әнә шул очрашуны искә алудан башланды.

Тимерхан, Минтимер ага белән очрашу ниндирәк тәэсирләр калдырды?

Июль аенда «Сәләт вики-мәктәбе»н гамәлгә куючы Фәрһад абый Фаткуллин дөнья күләмендә «Ел викимедиачесе» дип танылды. Бер газетада менә шул яңалыкны күргәч, Минтимер Шәймиев безнең белән очрашырга үз ниятен белдерде. Фәрһад абый үз вакытында Минтимер Шәриповичта синхрон тәрҗемәче булып эшләгән кеше, хәтта Халлари Клинтон килгәч, өчәү басып төшкән фотоларын да күргәнем бар. Ике сәгать ярым барды ул очрашу. Бик эшлекле булды, дип беләм. Аеруча менә хәзер татар теле язмышы кыл өстендә торганда. Минтимер Шәриповичны  «Википедия»нең мөмкинлекләре кызыксындырды – татар теле өчен ул нинди файда китерә ала? Бу темага глобаль итеп карадык. Чөнки ЮНЕСКО дөнья күләмендә Википедия белән хезмәттәшлек итә, ә Минтимер ага ЮНЕСКОның мәдәниятара элемтә буенча илчесе. Менә шул мөмкинлекне дә ничек куллана алабыз икән, дип кызыксынды ул. «Википедия»гә татар халкын һәм татар телле җәмгыятьне ничек җәлеп итәргә, дип тә фикерләштек. Дөресен генә әйткәндә, татар телен яхшы белүче, татар телендә яхшы язучы кешеләр «Википедия»нең чын мәгънәсен, аның миссиясен аңлап бетермиләр. Хәтта «Татар энциклопедиясе» институты белән дә әлегә уртак тел таба алган юк.

 1280px-Tatarstan_Wikimedians_Shaimiev_13

Димәк, Дәүләт Киңәшчесе яшьләргә хәерхаһлы? 

«Сәләт вики-мәктәбе» эшчәнлеген ул хуплады. Хәзерге вакытта көзге уку-укыту сессиясенә гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Теләк белдергән балалар һәм яшьләргә җиде сәгатьлек мастер-класслар үткәрү планлаштырылган. Иң кызыгы: бу проектта дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында яшәгән татар телле балалар канаша ала. Чөнки проект онлайн трансляциядә барачак. Әгәр биремнәрне үти икән, ул да программада катнашучы санала. Төп эшчәнлегебез – «Татар Википедиясе»нә мәкаләләр язу, рәсемнәр йөкләү, кагыйдәләрне үзләштерү. Язгы уку-укыту сессиясендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә күчмә семинар уздырылачак. Анда «Википедия»нең яшьләр белән эшләү буенча халыкара һәм федераль спикерларны чакырырга ниятлибез.

Тимерхан, әлеге вики-мәктәп үрнәге Русиядә башка юктыр, дип фаразлыйм. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем юк.

Әйе, «Сәләт вики-мәктәбе» мисалы ил күләмендә уникаль. Грециядә, Әрмәнстанда, Швейцариядә бар ул. Аларда балалар дүртенче-бишенче сыйныфтан башлап, «Википедия»дә язарга өйрәтәләр.

 

Татарстанның мәдәни объектлары буенча вики-сәфәрләр турында да укыдым. Алар гади сәфәрдән ни белән аерыла?

Бу онлайн экскурсия генә түгел, ә чын сәфәрләр. Төп максат – без барган объектны, аның турындагы чыганакларны өйрәнү, аннары «Татар Википедиясе»ндә контент булдыру. Ышанасызмы-юкмы, «Википедия»дә  Татарстанда урнашкан мәдәни объектлар турында мәгълүматлар юк диярлек.  Хәтта рус версиясендә дә 273 объектның җитмеш өче турында гына язылган.

Минтимер Шәрипович ярдәм кулын сузды: әлеге вики-сәфәрләр ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырылачак. Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә файдалы булачак ул. Викимедиа хәрәкәте яңа сулыш алыр, зур адым ясар, дип өметләнәм.

Безнең өчен бу очрашу бик кадерле, чөнки дәүләт кешесенең «Википедия»гә ярдәм итү максаты белән үзе мөрәҗәгать иткән бердәнбер мисалы бит!

Фәрһад Фаткуллин белән белән дуслыгыгыз кайчан башланды?

2016 елда ул оештырган «Сәләт вики-мәктәбе»нең беренче дәресенә дүрт кеше: мин һәм өч кыз килде. Ләкин кызларыбыз башка дәресләрдә күренмәде: уку елы дәвамында мин – вики-мәктәпнең бердәнбер укучысы булдым. Бер яктан уңайлы инде – игътибар миңа гына, белемне дә, тәҗрибәне дә яхшырак үзләштерү мөмкинлеге дигән сүз! Шул вакытта ничек аралашсак, хәзергәчә шундый дустанә мөнәсәбәттә без Фәрһад абый белән. Менә ноябрьдә бөтен телләрдәге «Википедия»ләрдә «Шәрык ае» марафоны бара, мин исә «Татар Википедиясе»ндә шәрык турындагы мәкаләләр бәйгесе җитәкчесе. Фәрһад абый исә яңарак кына Украинаның Львов шәһәрендә булган Урта һәм Көнчыгыш викимедиачеләр конференциясендә катнашты, «Татар Википедиясе», «Сәләт вики-мәктәбе» тәҗрибәсе турында сөйләде. Нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, фикер алышабыз. Вики-мәктәпнең уку-укыту сессияләренә остаз буларак килергә дә вәгъдә бирде.

«Сәләт вики-мәктәбе»н тәмамлаучыларга таныклык биреләме?  

Әйе. Мотивация бик кирәк! «Болгар-Туган тел» җәйге аланындагы мастер-классларда язгы сессиядә катнашкан балаларга бүләкләр тапшырдык. «Иң яхшы мәкалә» конкурсында җиңгән Теләче егете Хәбил Сәхәбиев исә Санкт-Петербургта узган вики-конференциядә катнашу өчен грантка ия булды. Тик әлегә берәүгә дә журналист таныклыгы тапшырган юк. Мәҗбүриләп, бернигә дә йөкләтеп булмый шул. Проектта, вики-сәфәрләрдә катнашу, мәкаләләр язу, таныклык алу кебек мөмкинлекләр бар. Калганы яшьләрнең теләкләреннән генә тора.

«Википедия» дигәч, сүзлекләр, энциклопедия хезмәтен күзалдында тотабыз. Басылып эшли торган эш. Җитди, җаваплы. Өлкәннәр сабырлыгы таләп итә торган. Яшьләрне «Википедия»гә тартырга тырышуыгыз утопия түгелме?

Бер стереотип бар шул – имеш, «Википедия»гә кырыктан, илледән узган кешеләр генә яза ала. «Татар Википедиясе» 2003 елда барлыкка килде. Шул вакытта әлеге идея белән янучы студентлар анда бик актив эшли башлады.  Хәзер алар гаиләле, барысының да эш урыннары бар. Ә менә алар урынына килүче яшьләр әле формалашмады. «Сәләт вики-мәктәбе»нең максаты – татар телле яшьләрне «Татар Википедиясе»нә язуга җәлеп итү. Әлбәттә, ул аларның гомерлек эше дә булмас. Ә буш вакытларда, ял көннәрендә дип әйтик, шул мөмкинлекләрне куллану, эшләү бик файдалы. Интернет челтәрендә бер кеше керткән төзәтмә мәкалә кешелек яшәгән бар дәвергә җитәчәк. «Википедия» серверлары дөньяның төрле илләрендә урнашкан. Кәгазь энциклопедияләр чоры тарихта калып бара. Онлайн энциклопедия – без гасырлар буе җыйган бөтен гыйлемне саклап калу өчен файдалы мөмкинчелек. Яшь кеше «Википедия»нең әһәмиятен һәм анда керткән өлеше бик мөһим булганын үзе аңласа, бар да яхшы булачак. Шуңа күрә мин һич иренми Казан мәктәпләренә, КФУ татфагына барып, мастер-класслар уздырып йөрдем. Һәр татар кешесендә шундый аңлауны булдырырга телим.

Ә үзеңә бу проект зыян китермиме? Башка вазифаларың да бар ич?

Төп эшем – уку, мин унберенче сыйныф укучысы. Укудан тыш, балалар хәрәкәте, бала хокукларын яклау белән дә шөгыльләнәм. Болар барысы да «Википедия»дә язу өчен бер старт булды. Иң элек үзем кызыксынган темаларга яздым, «Татар Википедиясе»ндә урын алган беренче мәкаләләремнең берсе – ТР балалар хәрәкәте оешмалары турында иде. Бөтенесен алып барырга тырышам.

Тагын ниләр белән кызыксынасың, Тимерхан?  

Консерватив карашлы кешемен. Мин тыңлый торган музыка, плей-листны карасагыз: Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев җырлары, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов көйләре… күбрәк классика. Фейс, Скриптонит, Акселерон кебекләрнең иҗатларына тартылыш юк. Яшьтәшләремнең күбесе социаль челтәрләрдә, аларның бөтен социальләшү процессы шунда уза. «Ютуб»тан блогерларны тыңлыйлар, алардан үрнәк алалар. Хәзерге яшьләрнең кызыксынуларнына төгәл тасвирлама бирү бик кыен, чөнки төрле фикерле алар. Мәсәлән, укуга бирелгәннәре дә, укуны бер дә яратмый торганнары да бар. Кайсыдыр иҗтимагый эшне алгы планга куя, бию-җыр, сәнгать өлкәләрендә үсүчеләр дә җитәрлек.

Лидерлык тумыштан биреләме?

Юк. Минем очракта, мәсәлән, фәкать тәҗрибә. Бала вакытта, әти-әни кулын җитәкләп, берәрсе очраса, алар артына кача торган оялчан малай идем. Әмма 15-16 яшьләремдә бу оялчанлык каядыр эреп, югала башлады. Чөнки балалар хәрәкәте белән шөгыльләнә башладым, анда оялчан кешеләр кирәкми. Шул сыйфатны җиңеп, чыгыш ясау, ораторлык хасиятләрен өйрәнергә керештем. Хәзерге вакытта кирәкле күнекмәләрне үзләштердем.

Минтимер Шәймиев белән очрашуга барганда дулкынлану кичердеңме?

Аның резеденциясенә килеп кергәч тә, дулкынлану сизмәдем, чөнки бу очрашудан ыгы-зыгы ясамадылар, пафос булмады. Дәүләт җитәкчеләре белән очрашулар бик мәшәкатьле бит, беркетмә сине йөз мәртәбә тикшерә, җитәкче килгәндә, аның яраннары чыга, камера, фотоаппарат төшерә – каушар өчен сәбәпләр җитәрлек. Ә монда гадәти бер очрашуга килгән кебек кенә булды. Кабинетына кергәч, шундый бер дулкынлану хисе туган иде, әмма исәнләшкәч тә, юкка чыкты. Минтимер аганың бер сүзе җитте. Фәрһад абыйга: «Син бигрәк батыр кеше икән, ике Тимерне таныштырдың!» – дип әйтте. Бик җылы очрашу булды ул.

«Сәләт вики-мәктәбе» киләчәген ничек күзаллыйсың?

Татарстандагы викимедиачеләрнең мәркәзе итеп. Аеруча менә хәзер Татарстан мәктәпләренә «Википедия», викимедиа проектлары мөмкинлекләрен кертә башласак, шул яңалыкларның үзәге булачак ул. Чөнки нәкъ менә вики-мәктәптән без «Википедия» белән таныш булган, анда эшли алучы яшьләрне чыгарабыз. Иң мөһиме: мондый проектларның башка илләрдә, төбәкләрдә дә үсүе. Тугандаш халыклар белән кулга кул тотышып бару да бик кирәк.

 

 

Безнең белешмә:

Туган көне: 5 февраль, 2001 ел.

Туган җире: Казан шәһәре.

Кайда укый: Яшел Үзәндәге 16 нчы урта мәктәпнең унберенче сыйныф укучысы.

Иҗтимагый эшчәнлеге: ТР Балалар оешмалары советы рәисе. ТРның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый ярдәмчесе. «Сәләт Вики-мәктәбе», «Безнең фикер» татар телле дебатлар проекты җитәкчесе.

Девизы: «Башка кешеләрне хөрмәт итеп, төрле яклы үсешкә омтылам».

Комментарий язарга